text
stringlengths
351
80.9k
id
stringlengths
47
47
dump
stringclasses
96 values
url
stringlengths
19
399
date
stringlengths
20
20
file_path
stringlengths
125
155
language
stringclasses
1 value
language_score
float64
0.87
1
language_script
stringclasses
1 value
minhash_cluster_size
int64
1
221
top_langs
stringlengths
23
116
source
stringclasses
150 values
Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында яңа ел чаралары коронавирус пандемиясе аркасында тыелмаячак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Министрлык балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә күп кеше катнашындагы барлык чараларның тыелуын таный, ләкин "бу балаларның яраткан һәм көтелгән яңа ел чыршылары тыелачак дигән сүз түгел", диелә рәсми хәбәрдә. Яңа ел чараларын төркемләп һәм сыйныфлар үткәрү тәкъдим ителә, "Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәләчәк" диелә. Хәбәрдә шулай ук Татарстанда президент чыршысы чарасы да "кайбер чикләүләр белән" узачагы әйтелә. Чарада кунаклар саны чикләнәчәк, битлек кию мәҗбүри булачак. Мәскәүдә быел президент чыршысы чарасы үткәрелмәячәк, аның урынына телевидениедән бәйрәм чарасы күрсәтеләчәк. Мәскәүдә башка яңа ел чаралары, чыршы бәйрәмнәре үткәрелмәячәк, ләкин ачык һавадагы шугалаклар эшләячәк. Русиянең кайбер төбәкләрендә яңа ел тамашалары тыела, кайбер төбәкләрдә исә рөхсәт ителә. 18 ноябрьдә рәсмиләр Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусны 62 кеше йоктырган дип хәбәр итә. Рәсми саннарга караганда, республикада авыруны барлыгы 9 428 йоктыру очрагы теркәлгән.
<urn:uuid:29753f8c-5b75-4c6a-87dc-33da6455ef2a>
CC-MAIN-2020-50
https://www.azatliq.org/a/30956994.html
2020-11-26T18:03:46Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141188899.42/warc/CC-MAIN-20201126171830-20201126201830-00172.warc.gz
tat
0.999982
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999822378158569}
www.azatliq.org
2019 елдан «Башэлектросбыт» түләү квитанциясендә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа төр хезмәт барлыкка килде. Хәзер каты көнкүреш калдыкларын чыгару аерым коммуналь хезмәт булып санала. Әгәр элегрәк чүп чыгарган өчен сумма гражданнарга-кулланучыларга фатирның гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнгән булса, хәзер түләү фатирда яшәүче кешеләр санына турыдан-туры бәйле булачак. Бу яңалык «чүп реформасы» кысаларында тормышка ашырыла: киләчәктә РФ Хөкүмәте калдыкларны сортларга аеру һәм аерым җыю кертергә, табигый чүплекләрне бетерергә һәм каты көнкүреш калдыкларын күмү күләмен киметергә планлаштыра. Төбәк операторлары каты көнкүреш калдыкларын җыештыру өчен исәп-хисапларны башкарачак һәм хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге коммуналь хезмәт өчен түләү күләме Тарифлар буенча Башкортостан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән каты көнкүреш калдыкларын җыю нормативлары һәм төбәк оператор хезмәте күрсәтү бәясе нигезендә билгеләнә. «ЭСКБ» җәмгыяте «Дюртюлимелиоводстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән агент килешүләре төзеде. Аның шартлары буенча, төбәк операторы «ЭСКБ» җәмгыятенә БР кулланучылары-гражданнар өчен каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен түләүләр турында мәгълүмат тапшыралар. Шуннан соң бу сумма түләү квитанциясендә «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәт күрсәткән өчен» дигән яңа графада күрсәтелә. Мондый квитанцияләрне район кулланучылары 2019 елның февраленнән алачак. «Башэлектросбыт» клиент офисларында әлеге хезмәт күрсәтү буенча бәяләрне яңадан исәпләү, ташламалар һәм субсидияләр алу өчен документлар тапшырырга мөмкин. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәткә тарифлар турында мәгълүматны «Дюртюлимелиоводстрой» җәмгыятенең dmsrb.ru сайтында яки 8-800-511-84-20 «кайнар линия» телефоны аша алырга мөмкин.
<urn:uuid:1aabd7fe-106b-43fe-b7e5-b799188e08e8>
CC-MAIN-2023-06
https://mayakrbt.ru/articles/common_material/2019-04-04/bashelektrosbyt-kvitantsiyal-rend-ya-a-t-r-kommunal-hezm-tk-t-l-l-r-128119
2023-02-06T12:40:24Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500339.37/warc/CC-MAIN-20230206113934-20230206143934-00846.warc.gz
tat
1.000001
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 1.0000005960464478}
mayakrbt.ru
Хөрмәтле райондашлар! “Русия Почтасы” ФДУП һәм “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты берлектә үткәрүче агымдагы елның икенче яртысына район һәм шәһәр гәзитләренә ташламалы хакларга язылу ункөнлеге сишәмбе, 10 июльдә тәмамлана. Шуңа кадәр почтамтка, урындагы элемтә бүлекчәләренә, почтальоннарга, эш урыннарында вакытлы матбугат басмаларына яздыру өчен җаваплы кешеләргә, редакциягә мөрәҗәгать итеп, сез агымдагы елның июль-декабрь айларына “Игенче”гә 814 сум 20 тиенгә (Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II төркем инвалидлар – 713 сум 76 тиенгә), “Сарманай”га – 166 сум 20 тиенгә (льготалылар – 156 сум 96 тиенгә) языла аласыз. Редакциядән үзегез килеп алу шарты белән язылганда “Игенче” ярты елга 450 сум, “Сарманай” – 150 сумга төшәчәк. 14 июльгә кадәр язылу вакыты озынайтылуын хәбәр иткән идек инде, әмма 10ыннан соң хаклар беркадәр югарырак булачак (“Игенче”гә язылу 892 сум 20 тиен (льготаларга 791 сум 76 тиен, “Сарманай”га – 196 сум 20 тиен (льготалыларга 186 сум 96 тиен). Шул ук вакытта ахыргы күрсәтелгән хаклар белән 31 августка кадәр киләсе 2019 елның беренче яртысына алдан язылып куярга да чакырабыз. 1 сентябрьдән соң хаклар тагын да арта төшәчәк. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе үткәргән “Атна саен бүләк от!” акциясендә катнашкан хөрмәтле абунәчеләребезнең барысы да үзләренә тиешле бүләкләрне алып бетмәгән әле. Аблай авылында Кодаяров урамының 16 санлы йортында яшәүче Р.Янгировны чәшкесе белән чынаяк астын, район үзәгенең Латыйпов урамындагы 87 санлы йорттан Р.Заһидуллинаны термокружкасын, Свобода урамының 8 санлы йортының 3нче фатирында яшәүче Э.Фәхретдинованы салат савытлары җыемын, Строительная урамындагы 90 нчы йорттан Ф.Кадыйрованы кувшин һәм стаканнар җыемын, Юбилей урамындагы 12 санлы йорттан А.Бәдретдинованы чынаяклар җыемын кереп алырга чакырабыз. Үзегез белән паспортыгыз, ИНН, СНИЛС таныклыкларыгыз (яки күчермәләре) булсын иде. Район хәбәрләрен белеп барудан мәхрүм калмагыз, хөрмәтле дуслар! Комментарий калдырырга
<urn:uuid:c395b89d-53c4-4020-bb68-007a0dab9ed3>
CC-MAIN-2018-30
http://igenche.rbsmi.ru/articles/bash-bit/unk-nlek-t-mamlanyp-kil/
2018-07-21T03:48:05Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-30/segments/1531676592309.94/warc/CC-MAIN-20180721032019-20180721052019-00368.warc.gz
tat
0.999942
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999418258666992}
igenche.rbsmi.ru
Бүген, Казан шәһәренә эш сәфәре кысаларында, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе урынбасары, “Өлкә телевидениесе ” АҖ генераль директоры Олег Гербер җитәкчелегендәге делегация Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән танышты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Чиләбе өлкәсе кунакларына оешманың эшчәнлеге, регионнар белән берлектә уздырыла торган чаралар һәм проектлар турында сөйләде. Рәсми очрашудан соң аларны Бөтендөнья татар конгрессы бинасы белән таныштырдылар. Әлеге сәфәр Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе хөкүмәтләре арасында 2020 елгы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында уза. Килешү төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең төрле һөнәри чараларда үзара катнашуны оештыруны, норматив документлар, мәгълүмат һәм эш тәҗрибәсе белән алмашуны, дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге чараларда катнашуны күздә тота. Шуңа күрә Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе урынбасары Олег Герберның эш максаты булып «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан-Яңа Гасыр» телекомпаниясенең эш тәҗрибәсен өйрәнү тора.
<urn:uuid:ccf4452f-0036-402f-84af-a2a1210e24e8>
CC-MAIN-2022-49
https://tatar-congress.org/yanalyklar/chilebe-delegatsiyase-botendonya-tatar-kongressy-belen-tanyshty/
2022-12-01T07:38:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710801.42/warc/CC-MAIN-20221201053355-20221201083355-00570.warc.gz
tat
0.999912
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999911904335022}
tatar-congress.org
Июнь аенда шәһәр һәм авылларда да лагерьлар шактый гына уңышлы оештырылган. Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләп үткәнчә, "Бәдр” мәхәлләсендәге көндезге лагерь инде 4-5 еллап оештырылып килә, аңа йөрүчеләр саны да елдан-ел арта. Лагерьга 4 дистәдән артык малай килгән, әлеге смена 15 июльдә тәмамланачак һәм 16 июльдә кыз балалар өчен шулай ук ике атналык лагерь оештырылачак. "Әлеге лагерьның шул ягын билгеләп үтәргә кирәк: оештыруга мәхәллә халкы бик нык ярдәм итә. Кем ипи, кем бәрәңге, кем кайнатма һ.б. азык-төлекләр алып киләләр. Алга таба да мәхәллә халкы белән бергәләшеп изге гамәлләр оештыруны дәвам итәрбез”, - дип билгеләп үтте мөхтәсиб.
<urn:uuid:20519696-00b0-479f-8d29-33b263dc78f1>
CC-MAIN-2023-23
http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/vakyjga/balalar_jalyn_oeshtyruga_m_kh_ll_khalky_zur_jard_m_k_rs_t/2-1-0-14494
2023-06-02T09:30:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224648465.70/warc/CC-MAIN-20230602072202-20230602102202-00068.warc.gz
tat
0.999957
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999569654464722}
www.tatar-islam.com
Заявкалар 10 февральгә кадәр кабул ителә. Казан федераль университеты студентларын иҗтимагый, социаль һәм экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән «Достижение» социаль бизнес-проектлар халыкара конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурсның максаты — 18-23 яшьлек студентлар арасында социаль эшмәкәрлек инициативаларын ачыклау һәм популярлаштыру. Аның бурычларының берсе — үз тормышы өчен җаваплы, иҗтимагый тормышны үзгәртүдә эшлекле, баланслы һәм дөрес карарлар кабул итү өчен эрудицияле булачак лидерларны тәрбияләү. Конкурста катнашуга БМО тотрыклы үсеш максатлары проблематикасын турыдан-туры яки күчерелмә рәвештә хәл итә торган социаль эшмәкәрлек проектлары рөхсәт ителә. Конкурс Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән компанияләр төркеме тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектка акча меценатлар — Берләшкән Милләтләр Оешмасының кыйммәтләрен хуплаучы физик затлар тарафыннан бүленгән, эшчәнлек РФ законнары һәм халыкара хокук нормалары белән регламентлана. Конкурста катнашу өчен түләргә кирәкми. Заявкалар 10 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурсны үткәрү этаплары һәм сроклары: 1 этап — БМО тотрыклы үсеш максатлары экосистемасында нигезләнгән заманча проблемалар һәм чакырулар турындагы беренчел агарту кампаниясе (2021 елның гыйнвары — феврале); 2 этап — гаризалар бирү һәм проектларны эшләү (февраль — 2021 елның апреле); 3 этап — иң яхшы 10 проектны сайлап алу, финалистларны сайлау, гомуми нәтиҗәләр чыгару, призлар тапшыру (2021 елның мае). Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә. Автор: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге
<urn:uuid:c3e56113-2ee2-45db-8023-c868d5055cbd>
CC-MAIN-2022-49
https://darelfonyn.kpfu.ru/kfu-studentlaryn-dostizhenie-biznes-proektlar-konkursynda-katnashyrga-chakyralar/
2022-12-05T01:19:51Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446711001.28/warc/CC-MAIN-20221205000525-20221205030525-00394.warc.gz
tat
0.999933
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999326467514038}
darelfonyn.kpfu.ru
11 июньдә Украинаның Полтава өлкәсендәге Кече Перещепина авылында Кубрат хан хәзинәсе табылган урынга куелган һәйкәл янында үткән чарада Запорожье шәһәренең "Алтын ай" татар мәдәният үзәге вәкилләре дә катнашты. "Бу һәйкәл моннан 15 ел элек күпләгән Евразия халыклары һәм шулай ук Идел буе татарларының уртак бабасы булган Кубрат хан истәлегенә куелды. Бу минем өченче сәфәрем иде. Минем мәрхүм Исхак бабам: "Без бит борынгы болгар халкы", дип әйтә килде. Болгарларга, бөек Кубрат ханга кан тарта", ди "Алтын ай" җитәкчесе Рәхимә Әхмәрова. 20 ел дәвамында "Алтын ай" оешмасына җитәкчелек иткән Рәхимә ханым үзен "мин мишәр татары" дип белдерә. Моннан күп еллар элек үзлегеннән болгарларның үткәне белән кызыксына башлый. Эзләнә, күп укый. Үзен болгар тамырларының дәвамчысы дип белдерә ул. Белгәннәрен кызыксынучылар белән уртаклаша. Якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләре вакытында да укучыларына болгарлар турында сөйли. "Кубрат хан варисларын җыя" дип аталган чарага ул татар телен өйрәнгән укучысы Сабина Басыйрова, аның кызы Илмира Басыйрова белән барган. Запорожье шәһәреннән юлга чыгучы 18 кеше арасында дүрт татар да була. Әхмәрова фикеренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең болгар тамырларына игътибары җитәрлек түгел. "Хөкүмәт тә бу хакта ишетергә теләмиме, әллә ишеттермиләрме. 15 ел дәвамында үтә торган бу чарага да бөтенләй кызыксыну юк", ди активист. Русия белән Украина арасындагы катлаулы вазгыять кайчан да булса җайланыр һәм Татарстаннан да килерләр әле дип өметләнә ул. Аңа Русиядә яшәүче татарлар арасыннан Украинага барырга шүрлибез, Русиядә кичермәсләр дип әйтүчеләр дә булган. Берничә ел элек Ялта шәһәрендә Галимҗан Ибраһимовка истәлек тактасы ачкан вакытта Рәхимә ханым бу чарага килгән Татарстан галимнәренә Кубрат хан истәлегенә дә ел да очрашулар оештырылуын җиткерә, әмма "аларның исләре китмәде", ди ул. 52 ел Запорожье шәһәрендә яшәүче Рәхимә ханым Пенза өлкәсенең Али авылында туа. Бу авыл Ульян, Сарытау һәм Пенза өлкәләре чигенә урнашкан. Әхмәрова татарлыктан баш тартмый, болгарлыкны татар халкының бер тамыры буларак таный. "Мин туган якларда татар авылларында яшәүчеләр дә үзләрен болгар дип беләләр, әмма яшь буынга хәзер болгарлык турында җиткерүчеләр азая. Интернетта болгарлар турында мәгълүмат бик күп, укы, йөрән, әмма кирәген генә сайлап ала бел", ди ул. Аның сүзләренчә, Запорожье шәһәрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында болгарлар белән кызыксынучылар арта. Болгарстан ярдәме белән Запорожье университетында болгар мәктәбе ачылган. Әхмәрова Шәһри Болгарда да була. Шунда аларны каршы алырга чыккан татарларның йөзләрен күреп нәкъ безнең авылдагы кебекләр икән дип куана һәм бу хәлдән соң күңелендә болгарлык хисләре көчлерәк кабынганны әйтә. 11-12 июньдә үткән "Кубрат хан варисларын җыя" чарасын халыкара бәйрәм дип атарга була. Анда, Әхмәрова сүзләренчә, Украина, Молдова, Романия, Болгарстаннан галимнәр, сәсәятчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, медиа вәкилләре, сәнгатькәрләр катнаша. Чара вакытында Кубрат хан һәйкәленә чәчәкләр салалар, Полтава һәм Кече Перещепины авылларындагы тарихи музейларны карыйлар. Болгарларга багышланган яңа китаплар тәкъдим ителә. "Кайсы милләттән булуга карамастан, без – Кубрат ханның дәвамчылары" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе үтә. Концертта татарлар исеменнән "Киев сандугачы" төрки-татар һәм "Аккорды Хортицы" фестивальләре лауреаты 14 яшьлек Илмира Басыйрова курайда уйный. 15 ел дәвамында бу чара болгарларның Украинада чыгучы "Роден край" ("Туган як") басмасы баш мөхәррире Дора Костова җитәкчелегендә оештырыла. 1912 елның маенда Кече Перещепино көтүчеләре елга яр буенда хәзинә таба. Хәзинәдә барлыгы 800ләп уникаль әйбер, алар арасында 19 көмеш, 16 алтын савыт, алтынлап һәм кыйммәтле ташлар белән эшләнгән кында тимер кылыч һәм балдаклар да була. Википедия язуынча, хәзинәдә, шул чорга караган 800 данә тирәсе алтын һәм көмеш әйберләре арасында Кубратның Ираклий I сараенда югары статусын күрсәтүче грек телле титулы "ΧΟΒΡΑΤΟΥ ΠΑΤΡΙΚΙΟΥ", ягъни "Кубрат патриций" дип язылган балдагы да бар. Кубрат хан хәзинәсенең күп өлеше хәзер Эрмитажда саклана. Татарстан фәннәр академиясенең Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков Болгарда музей ачылгач Азатлыкка: "Эрмитаж фондларындагы Кубрат хан хәзинәләренең бер өлешенең копияләрен Болгар музеена куярга җыенабыз, алар безгә күчермәләрен эшләп бирергә вәгъдә итте", дип белдергән иде. Музей директоры урынбасары Андрей Фәтхетдинов сүзләренчә, бер ел чамасы элек Кубрат хан хәзинәсеннән берничә әйбернең копиясе Болгарга кайткан. "Алар арасында берничә алтын савыт һәм мөһерле балдак та бар", ди Фәтхетдинов. 2010 елдан Татарстан тәкъдиме белән галимнәрнең Халыкара болгар форумы үткәрелеп килә. Бу чараның беренчесе Болгар тыюлыгында үтте. Анда Татарстан, Русия, Болгарстан, Маҗарстан, Молдова, Украина галимнәре катнашты. Әлеге форум төрки-татар һәм славян дөньясы тарихында төп проблемнарны чишүдә әһәмияткә ия булачак, дип белдерелгән иде. Борынгы болгарларның матди, рухи культуралары, тирән тамырлары, үсеше һәм бүгенге элемтәләр әлеге форумдагы чыгышларда яктыртыла. Аннан соң бу форумнар Алтайда, Варнада (Болгарстан), Казанда үтте. Халыкара чараның җиденчесе 2-11 ноябрьдә Кырымның Ялта шәһәрендә үтәчәк. Ул "Евразия киңлекләрендә шәһәр һәм дала культурасы диалогы. Алтын Урданың тарихи географиясе" дигән темага багышлана.
<urn:uuid:3c38052c-3f93-4a9c-bf28-e0a8fcb8cf75>
CC-MAIN-2018-47
https://www.azatliq.org/a/27797477.html
2018-11-15T10:36:30Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-47/segments/1542039742666.36/warc/CC-MAIN-20181115095814-20181115121814-00415.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
29
{"tat_Cyrl_score": 0.9999967813491821}
www.azatliq.org
Ретро фотода – Олы Тәрбитнең Тройцкий чиркәве Ул чиркәүнең аянычлы язмышы һәм бүгенге хәле турында Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан Инни Драндрова сөйләде. – Авылыбызның яме булган Тройцкий чиркәвен халыктан җыелган акчага 1898 елда төзи башлыйлар.1910 елда агач чиркәү төзелеп бетә һәм аны шул ук елны Тройсын бәйрәмендә аруландыралар. Аруландырган көненә багышлап Тройцкий чиркәүе дип атыйлар. Чиркәүнең беренче атакае 30 яшьлек Никита Иванович Комиссаров була, псаломщигы – Василий Филиппович Чепаев, просфирня – Д. Ивановская була. 1904 елдан – иерей Алексей Филиппович Филиппов, 1911 – Александр Спиридонович Алексеев эшли. Камиссаров чиркәү ишегалдында күмелгәндер дигән фараз бар,анын урыны билгеле. Чиркәү 1901- 1937 елларда эшли. Шулай ук бу вакытта 2 приход мәктәбе улуы да билгеле. Чиркәүнең гөмбәзләрен 1937 елда кисеп төшерәләр. Үз куллары белән төзегән авыл халкы аны шул ук куллары белән юкка чыгара. Әлбәттә, замана шаукымына ияреп, бу “югарыдан” килгән әмер буенча эшләнә. Чиркәү такталарыннан күпер ясыйлар, тик изге йортны җимереп эшләнгән бу күперне 40 елларда су алып китә. 1937 елда чиркәү бинасында башлангыч мәктәп эшли башлый һәм 2008 елга кадәр хезмәт итә. Нәкъ менә шул елда яңа башлангыч мәктәбе төзелә. Чиркәү бинасын Олы Тәрбит авылы халкына, иман йорты итеп, Казан епархиясе карамагына тапшыралар. Атнаның ике көнендә слуңба үтә. Приходта 60 кеше бар. Службаны Турминский авылы Изге Троицк чиркәүеннән килүче атакай Николай Ермолаев алып бара. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз. Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
<urn:uuid:1823d155-ee5d-4571-b175-f92fd526b95b>
CC-MAIN-2024-18
https://tuganaylar.ru/news/tamyirlar-tarihka-totashkan/retro-fotoda-oly-tarbitnen-troickii-cirkave
2024-04-12T11:27:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-18/segments/1712296815919.75/warc/CC-MAIN-20240412101354-20240412131354-00387.warc.gz
tat
0.999818
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9998181462287903}
tuganaylar.ru
Реклама Көн вакыйгасы Чүпрәледә бергә озак еллар гомер кичерүче, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында узды. Бәхетле гаиләнең нигезе-сабырлык Шундый гаиләләрнең берсе Иске Чүпрәле авылыннан–Рәхматуллиннар. 53 ел дәвамында уртак сукмактан атлап, алар бер-берсенә булган мәхәббәт һәм хөрмәтне, гаилә бәхетен саклап яшиләр. Гаилә башлыгы Рифкать Летфулла улы Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1967 елда Иске Чүпрәледәге Буа эксплуатацион техник элемтә узелына эшкә килә. Соңрак аны ЛТУ-8 җитәкчесе итеп билгелиләр. Аннан соң ул элемтә узелында баш инженер буларак эшен дәвам итә. Бу өлкәдә ул лаеклы ялга чыкканчы эшли. Рифкать Летфулла улы-хезмәт ветераны. Күп кенә бүләкләргә ия: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы медале, «СССРның мактаулы радисты», «СССР элемтә министрлыгының социалистик ярыш отличнигы», “Таттелеком” җәмгыятенең атказанган хезмәткәре» күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы элемтә министрлыгының Мактау Грамотасы. Венера ханым Хәсәнҗан кызы да элемтә узелында озак еллар телеграфистка һәм телефонинистка булып эшли, биредәге хезмәт стажы аның 40 елга якын. Лаеклы ялга да шуннан чыга, ТР Элемтә министрлыгының Матау Грамоталары белән бүләкләнә. Рәхматуллиннар гаиләсе ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә алар: кызлары Эльмира ханым һәм уллары районда хезмәт итәләр, нәсел дәвамчылары булып, оныклар үсеп килә. Венера апа һәм Рифкать абый бәхетле гаиләнең нигезе –сабыр итә белүдә, диләр. “Сабырлык булса, тормыш үзеннән-үзе бара, тынычлык та, бәхет тә, саулык та була. Без икебез дә бер урында (ул чакта өчәр смена иде) эшләдек, балалар үстердек, үзем дә , бабаем да сабыр гына гомер иттек, Ходайга шөкер”, ди Венера апа. 60 еллык гаилә тарихы Ранцевлар гаиләсенең исә бергә 50 ел гомер итүләре бәйрәм көннәренә туры килә. Геннадий Николаевич хезмәт юлын «Борындык элеваторында» слесарь булып эшләүдән башлый. Казанда техник училищеда белем ала, хәрби хезмәттә була. Аннан янә «Борындык элеваторында» янгын сүндерү машинасында шофер булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Вера Тихоновна «Борындык элеваторында» лаборант, Казанның «Электроприбор» заводында электромонтажник, авылда мәдәният йорты директоры, Яңа Борындык авыл советы секретаре һәм икмәк пешерү цехы мөдире булып хезмәт куя. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда булуга карамастан, шәхси эшмәкәрлектә эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Авыл халкын көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итеп торалар. Вера Тихоновна «Район тормышында актив катнашкан өчен» медале иясе. –Без 50 ел гомерне бер-беребезне аңлап, бәхетле кичтек. Бүгенгесе белән дә шатбыз: өч бала үстердек, алмашка оныклар үсә, барсы да мең шөкер,-ди гаилә башлыгы. Ранцевлар үзләренең танышу тарихын, мәктәп тормышыннан ук икәнлеген бәян иттеләр. “Без 10 ел бергә укыдык, хәтта бер парта артында утырдык”, ди Вера Тихоновна. “Ул мине армиягә озатты, аннан көтеп алды, шулай итеп безнең 50 еллык кына түгел, ә 60 елдан артык гаилә тарихыбыз бар”,-дип сүзгә кушылды Геннадий Николаевич та. Дәвам итеп Бәйрәм белән котлап, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов Чүпрәле районының олы хөрмәткә лаек үрнәк гаиләләр белән дан тотуын билгеләп үтте. Рәхматуллиннар һәм Ранцевларны котлап, аларга сәламәтлек, тигез гомертеләде. Бәйрәм кысаларында Рәхмәтуллиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Ранцевларларга Рәхмәт хаты, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:da9c2f45-bc6d-473a-94d7-7f6f42c165ba>
CC-MAIN-2023-40
https://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/chprled-berg-ozak-ellar-gomer-kicherche-rnk-gaillrne-khrmtldelr
2023-09-25T09:49:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233508959.20/warc/CC-MAIN-20230925083430-20230925113430-00437.warc.gz
tat
0.999921
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999208450317383}
chuprale-online.ru
Карар Индонезиядә Гили Траванган утравында узган Шура утырышында 1 сентябрьдә кабул ителгән. Янгантау геопаркы белән таныштыру чарасы 3-6 сентябрьдә Индонезиядә алтынчы Азия-Тын океаны геопарклар челтәре симпозиумында узачак дип яза Русия басмалары. ЮНЕСКОның геопарклар челтәрендә дөньяның 41 иленнән 147-дән артык объект исәпләнә. Әлеге статус Янгантауга үзенең геологик һәм мәдәни-тарихи мирасын сакларга, дөнья күләмендә танылу алырга мөмкинлек бирәчәк. Янгантауның мәйданы 1,8 мең дүрткел чакрым тәшкил итә. Монда халыкара һәм милли әһәмияткә ия 20-дән артык геологик объект бар. Аларның иң билгелесе - Мәчетле авылы киселеше. Биредә пермь чорындагы (290 млн ел элек) таш булып каткан флора һәм фауна бар. "Янгантауны" ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертү мөрәҗәгатен республика 2017 елның ноябрендә биргән иде. Былтыр ЮНЕСКО белгечләре паркның статусын раслу өчен Салават районында булды.
<urn:uuid:f953f7b9-2177-4512-8ccc-5cb3201d3b43>
CC-MAIN-2020-16
https://www.azatliq.org/a/30142091.html
2020-04-10T11:32:30Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-16/segments/1585371896913.98/warc/CC-MAIN-20200410110538-20200410141038-00269.warc.gz
tat
0.999771
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9997705817222595}
www.azatliq.org
Мари Эл Республикасының элекке губернаторы төрмәдә поэмалар яза башлаган Мари Эл Республикасының элекке губернаторы Леонид Маркелов Мәскәүнең «Лефотово» СИЗО сында 3 поэма иҗат иткән, дип хәбәр итә ТАСС. Мондый хәбәр гражданнарның иректән мәхрүм ителгән урыннарда хокуклары саклану мәсьәләсен тикшерү буенча Җәмәгать тикшерү комитеты (ОНК) әгъзаларына сылтама белән бирелә. Алар изоляторга тикшерү белән килгән булган. Поэмаларның берсе — тарихи, һәм ул Кырымга багышлана, ә икесе авторның эше һәм тормышы турында, диелә хәбәрдә. Исегезгә төшерәбез, Леонид Маркелов вазыйфасыннан 6 июньдә - үз теләге белән, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә азат ителгән иде. Мари Эл җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Мәскәү яны Арбитраж суды рәисе Александр Евстифеев билгеләнде. Леонид Маркелов, ришвәт алуда гаепләнеп, 13 апрельдә тоткарлана. 3 июльдә Мәскәү шәһәр суды аны 12 сентябрьгә кадәр сак астында тотуны законлы дип таба. Ахыргы хәбәрләр - Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итик! - Шаян ТВ сайты хәзер инглиз телендә дә бар - “Татарлар”: Галим Җәүдәт Миңнуллин белән әңгәмә - “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе: ТУЛЫ РЕПОРТАЖ! - “Татарлар”: Чыңгыз Айтматовка багышланган конференция - "Шаян ТВ": "Калеб"тә кунакта Илгиз Шәйхразиев - ТНВда Карнавал! "Яңа Гасыр" телеканалы тамашачыларын "Яңа ел" кичәсен бергә уздырырга чакыра - Татарстанлыларга “акыллы исәпләгечләр” куела - “Ком сәгате”: кунакта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев - “Татарлар”: “Ак калфак”ның күчмә съезды
<urn:uuid:e8a93441-75ac-4137-8281-13cbc4fad14e>
CC-MAIN-2018-51
http://tnv.ru/tat/main1/novosti/kul_tura/mari_el_respublikasyny_elekke_gubernatory_trmd_poemalar_yaza_bashlagan/
2018-12-16T15:00:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-51/segments/1544376827769.75/warc/CC-MAIN-20181216143418-20181216165418-00418.warc.gz
tat
0.999934
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999343156814575}
tnv.ru
Реклама ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ Азнакайда юллардагы иминлек хакында сөйләштеләр Җирлегебез юлларында иминлекне тәэмин итү көн кадагындагы мөһим мәсьәлә булып кала. Ел башыннан районда дистәдән артык юл фаҗигасе булды. Аларда бер кешенең гомере кыелды. Бу хакта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Әлмәт ГБУ филиалы начальнигы Сергей Сураев катнашындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында ЮХИДИ начальнигы Ренат Гайнетдинов әйтеп узды. Эчкән килеш руль артына утыручыларның саны бер генә дә кимеми. Ул мототранспортта йөрү кагыйдәләрен сакламаган яшүсмерләргә карата аеруча игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады. Җәйге чорда урам-юллар челтәрен норматив халәттә тоту, чокырларны вакытында ремонтлау, юл билгеләре урнаштыру , чүп-чардан арындыру иминлек, тәртип саклауда зур роль уйный. УАД начальнигы Равил Гинатуллин, яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе директоры Рөстәм Дәүликамов, Актүбә бистәсеМУП директоры Илтөзәр Газизов шул юнәлештәге эшчәнлекләрен бәян иттеләр. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин исерек хәлдә руль артына утыручыларны ачыклау һәм аларны тиешле җәзага тарту, башкаларга да сабак булырлык профилактик чаралар күрү мәсьәләләренә аеруча басым ясап, яңа бурычлар куйды. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:cbdd5263-a3f3-4be6-ae47-6b38093b9fa5>
CC-MAIN-2024-10
https://aznakaevo-rt.ru/news/yul-khrkte-iminlege/aznakaida-iullardagy-iminlek-xakynda-soilastelar
2024-02-21T02:43:24Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947473360.9/warc/CC-MAIN-20240221002544-20240221032544-00879.warc.gz
tat
0.999913
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999129772186279}
aznakaevo-rt.ru
12-19 нче август көннәрендә Казанда мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадасы үтәчәк. Анда 89 илдән 300дән артык мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә. Россияне 4 кешедән торган 2 команда тәкъдим итәчәк. Россия командасы составында КФУ Лобачевский исемендәге лицей укучысы Әсхәт Сәхәбиев та бар. Беренче россия командасына Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе укучылары керсә, икенче команда – Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре һәм Татарстан укучыларыннан тупланган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Лобачевский исемендәге лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Әсхәт олимпиадада катнашу хокукын Тверь өлкәсе “Компьютерия” Бөтенрәсәй мәгълүмати технологияләр лагере базасында үткән җәйге сайлап алу сборларында булып алган. Олимпиаданың барлык турлары да Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында үтәчәк. Моннан тыш халыкара олимпиада кысаларында Казанга халыкара фәнни һәм техник комитет әгъзалары һәм төрле илләрдән кунаклар килүе дә көтелә. Командаларны Татарстаннан 200дән артык волонтер озатып йөриячәк. Катнашучылар, кунакларны бай мәдәни программа көтә. Казан университеты белән танышу да каралган.
<urn:uuid:0fd839ff-81da-423f-ba77-2d7bcca12712>
CC-MAIN-2019-18
https://darelfonyn.kpfu.ru/kfu-lobachevskij-isemend-ge-litsej-ukuchysy-informatika-buencha-halykara-olimpiada-katnashuchysy/
2019-04-20T22:39:56Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-18/segments/1555578530060.34/warc/CC-MAIN-20190420220657-20190421002657-00350.warc.gz
tat
0.999907
Cyrl
14
{"tat_Cyrl_score": 0.9999072551727295}
darelfonyn.kpfu.ru
Фарсы култыгы илләре Рамазан аеның башлануын кичектереп торырга булган, чөнки беркем дә яңа айның тууын күрә алмаган. Шуңа нигезләнеп, Согуд Гарәбстаны югары мәхкәмәсе Рамазан аен башламый торырга дигән карар кабул иткән. Рамазан ае башлануы мәсьәләсендә күп мөселман илләре Согуд Гарәбстаны фикеренә таяна. Шуңа күрә Катарда, Мисыр, Гыйрак, Тунис, Лүбнән, Кувәйт, Йәмән, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уразага 12 апрельдә кермәгәннәр. Әгәр бүген дә яңа ай тууын күреп булмаса, Рамазан гарәп илләренең күбесендә 13 яки 14 апрельдә башланыр диелә. Русиядә изге Рамазан ае 12 апрель кояш баешыннан соң башлана. Казанда ул 18.43кә туры килә. Беренче тәравих намазлары 13 апрельгә каршы төндә укыла. 13 апрельдән уразага керелә. 🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай! 🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!
<urn:uuid:c0e669b4-3dbc-43c7-921a-9a2fd62ef1a7>
CC-MAIN-2021-21
https://www.azatliq.org/a/31199366.html
2021-05-18T12:12:00Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243989819.92/warc/CC-MAIN-20210518094809-20210518124809-00499.warc.gz
tat
0.999847
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999847412109375}
www.azatliq.org
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татар морзалары оешмасы активы белән очрашу оештырылды. Очрашуда Татарстаннан килгән бер төркем татар журналисты катнашты, чараны даими вәкил Ренат Вәлиуллин алып барды. «Сәлим Хәсәнов – Петербургтагы милли хәрәкәтнең башында торган кешеләрнең берсе. Ул татар милли-мәдәни автономиянең рәисе дә булган иде. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта Татар морзалары оешмасын җитәкли. Оешманың филиаллары Казанда, Уфада, Мәскәүдә бар. Әмма иң актив эш Санкт-Петербургта алып барыла, чөнки Романовлар йорты белән элемтәне Сәлим Хәсәнов алып бара», – дип таныштырды ул. Ренат Вәлиуллин эшмәкәр, иң актив татар оешмаларының җитәкчесе Рәшит Мәһдиев турында да сөйләде. «Дини бәйрәмнәр вакытында ул хәтта унар сыер суйдыра һәм монда яшәгән татарларга – ялгыз әби-бабайларга, мохтаҗларга тарата. Елына ике-өч тапкыр шундый эш башкаралар», – диде ул. «Без мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнәбез. Безнең төп бурыч – татарларның мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләрен саклау. Әйтик, Санкт-Петербургта борынгы мөселман зираты бар, ул әсир кешеләр өчен 1842 елда төзелгән булган. Ел саен без анда өмәләр уздырабыз. Зират борынгы булганга күрә, анда кайбер каберләр каралмаган, ташландык хәлдә. Тәртипкә китердек. Иң элек, зиратны картайган, иске агачлардан арындырдык, зиратта кирәк-ярак әйберләрен кую өчен мәйданчык төзеп куйдык», – диде Рәшит Мәһдиев. Ул Татар морзалары оешмасы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән уртак чаралар оештыруларын искәртте. «Мария театрында озак еллар җырлаган опера җырчысы София Ялышеваның юбилей концертын үткәргән идек. Шулай ук, Сабантуйларны да оештырырга ярдәм итәбез», – ди ул. «Үз нәселеңне саклап калу бик кирәкле эш. Мәсәлән, минем нәселем 300 ел Санкт-Петербургта яши. Әби-бабаларым Петр I белән Санкт-Петербургка килгән. Безгә үзебезнең гореф-гадәтләрне сакларга ирек биргәннәр. Хатыным – татар, улым да татар кызына өйләнде. Татар гаиләләре кордык. Дөрес, тел мәсьәләсе бар. Татар телен мәктәпкә кертеп булмады әле. Курслар үткәрелеп тора», – диде эшмәкәр. Татар морзалары аларга мөрәҗәгать иткән барлык кешегә дә мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырышуларын әйтте. «Безнең төп бурычыбыз – кешеләрне берләштерү. Татарстан – Россия төбәкләрендә яшәүче халыкларны берләштерә торган республика. Татарстан барлык төбәкләргә үрнәк булып тора», – диде морзалар исеменнән Сәлим Хәсәнов. Чара барышында Ренат Вәлиуллин вәкиллек тарихына да тукталды. «1996 елның 25 маенда Санкт-Петербургта даими вәкиллекне оештыру турында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның указы булды. Безгә инде 27 ел. Мин биредә сигез ел эшлим. Бу – Мәскәүдән соң ачылган икенче вәкиллек. Без әле Төньяк-көнбатыш федераль округына кергән барлык өлкәләр белән дә хезмәттәшлек итәбез», – диде ул. «Даими вәкиллек дигән институт – ул әле икътисади, мәдәни, туристик мөнәсәбәтләр генә түгел, татар тормышы белән дә тыгыз бәйле», – диде Ренат Вәлиуллин. Чара ахырында Сәлим Хәсәнов Татар морзалары оешмасы әгъзаларына Изге Станислав Император һәм Патша орденын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
<urn:uuid:996b89c3-cb8a-4a7e-8d0a-db57669de711>
CC-MAIN-2023-06
https://tatar-congress.org/yanalyklar/tatarstannyn-sankt-peterburgtagy-vekillegende-tatar-morzalary-oeshmasy-belen-ochrashu-buldy/
2023-02-07T04:29:34Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500384.17/warc/CC-MAIN-20230207035749-20230207065749-00636.warc.gz
tat
0.999912
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999117851257324}
tatar-congress.org
Нурлат ярминкәсендә иң популяр товарлар шикәр комы, бәрәңге һәм ит булды Бүген, 2 ноябрь көнне, шәһәр үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Район һәм шәһәрнең барлык крестьян-фермерлык хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәрвакыттагыча үз товарларын киң ассортиментта тәкъдим иттеләр. Шәһәрлеләр аеруча ит, шикәр комы, бәрәңге, кәбестәне чират торып алды, шулай ук авыл җирлекләре шәхси хуҗалыклардан алып килгән йомыркага да сорау зур булды. Товарларның бәяләре дә кибетләрдәге һәм базардагы белән чагыштырганда күпкә арзанрак иде. Мәсәлән, "Нурлат шикәре" шикәр комын килограммын 26 сумнан тәкъдим итте, бәрәңгенең килограммы 10, кәбестәнең 8, онның 12 сум 50 тиен, йомырканың 45-50, итнең 220 сумнан башлап иде. Ярминкәдә мәдәният хезмәткәрләре Халык бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәренә багышлап зур концерт программасы тәкъдим итте, волонтерлар өлкән яшьтәгеләргә сатып алган продукцияләрен өйләренә кайтарырга ярдәм итте. Сәүдә рәтләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров карап чыкты, сатучылар һәм халык белән аралашты. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:b8c8b037-0146-4fc8-b903-f129154291fd>
CC-MAIN-2021-43
http://nurlat-tat.ru/news/shr/nurlat-1523271541
2021-10-23T21:52:04Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323585768.3/warc/CC-MAIN-20211023193319-20211023223319-00691.warc.gz
tat
0.999985
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.999984622001648}
nurlat-tat.ru
25 майда Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчет янында бик күп халык җыелган иде. Бәлки Төркиянең генераль консулы Исмәт Эрикан килүе турында ишеткәннәрдер? Хәер, гади шәһәр кешесенә диңгез артыннан килгән кунакның әллә ни зур кызыгы юктыр. Аны күрер өчен генә теңкәләребезне корытып бетергән бөкеләрдә утырырга кем дә теләми. Ләкин күпләп җыелган халык арасында мөфти Талип хәзрәт Яруллинның, шәһәр районы депутатлары һәм хәтта башлыгы да булуы ниндидер рәсми чара көтелүенә ишарәли кебек. Караштырып йөри торгач, эшнең нәрсәдә булуы ачыкланды. Бу халык Тарихи мәчет янында “Оч.вкусно” сәүдә маркасы астында ачылачак кибетне күрергә килгән икән. Дөрес, бу көнне Төркиянең генераль консулы да Тарихи мәчеткә килеп киткән, бәйрәмчә бизәлгән кибетне кереп караган, мөфти белән бергәләшеп чәй дә эчеп утырган һәм хуҗаларга Төркиянең хәләл товар җитештерүчеләрен дә тәкъдим иткән. Башлангыч дип әйттем дә, уйга талдым. Бу бит Гомәровларның кул белән эшләнгән хәләл ярымфабрикатлар сату буенча бишенче шәхси кибете ачыла! Нәрсә әйтәсең инде? Эш башлап җибәрүенә бер ел да юк, ә инде бишенче кибете өчен үтемле урында бина сатып алынган, чит ил җиһазлары кайтарылган, яңа суйган хәләл ит китереп сатучылар да табылган, җитештерүчәнлек тә көйләнгән һәм аны туктаусыз сату өчен шартлар булдырылган, хезмәткәрләре дә бер дигән… Болар барысы да бөтен гаилә ярдәме, тормыш иптәше Ренатның тырышлыгы, Гелиянең үҗәтлеге белән булдырылган, әлбәттә. Ул гына да түгел! Иң мөһиме – җитештерелгән продукция турында бөтен шәһәргә дә ишеттергәннәр һәм хәләл ризык базарында лаеклы урыннарын алып өлгергәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бизнесларының кинәт үсеп китүе пандемия чорына, күп эшкуарлар сату базарыннан киткән вакытка туры килгән! Гелия бик тәмле пешерә. Бу аның төп мавыгуы, – дип сөйли гаилә бизнесы турында Ренат Гомәров. – Бервакыт хатынымның дусты, кунакларын тәмле һәм файдалы ризыклар белән сыйларга теләп, кибетләргә чыгып киткән, ләкин үзе теләгән ашамлыкларны таба алмаган. Хатынымның тәмле пешерүен белә иде инде ул. Яхшысынмыйча гына Гелиягә мөрәҗәгать итте һәм, нәтиҗәдә, бик матур мәҗлес үткәрде. Шуннан соң без шәһәребездә сыйфатлы ярымфабрикатлар ясап сату турында уйлана башладык та инде. Күп тә үтмәде, үткән елның 30 гыйнваренда 5нче Просекада җитештерү цехы һәм беренче кибетебезне ачып җибәрдек. Хәләл товар базарында Гелиянең пилмән-мантылары сатылмас дип бер генә дә уйламадым, чөнки мин аларны үз ашказаным аша үткәреп, сыйфат экспертизасын даими ясап торам, – дип шаяра Ренат. Данияр СӘЙФИЕВ.
<urn:uuid:0d3fa5f3-aab5-4b16-979d-e8f32c8f717d>
CC-MAIN-2024-10
https://tatar-duslyk.ru/vakyt-kaderen-bel-chel-r-chen/
2024-03-04T11:42:02Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947476442.30/warc/CC-MAIN-20240304101406-20240304131406-00399.warc.gz
tat
0.999992
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999923706054688}
tatar-duslyk.ru
Магнитлы көннәр Якын көннәрдә көчле магнит давылы көтелә. Галимнәр, көчле магнит давылы 19 апрельдә башланачак һәм 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, ди. 17 апрельдә магнит давылының интенсивлыгы — 3 баллга, 18 апрельдә — 4 баллга, ә 19-21 апрельдә 5 баллга кадәр җитәчәк. 22сеннән аның көче янә 3 баллга кадәр төшәчәк. Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Беренче чиратта, хәвефле төркемгә хроник авырулары булган кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлтергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон — мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр. Шулай ук кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның аркасында кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар. Геомагнит активлыгы көчәйгән көннәрдә белгечләр сизгер кешеләргә эш белән ялны чиратлаштырырга, туклану һәм йокы режимын җайга салырга, күбрәк саф һавада йөрергә киңәш итә. Шул чагында Кояш активлыгы бик нык тәэсир итмәячәк, дип саный белгечләр. Чыганак Фото: татар-информ Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:b18c1396-55e9-4eda-8369-21d734ad1ffd>
CC-MAIN-2023-40
https://bavly-tat.ru/news/slamtlek/magnitly-konnar-1681737311
2023-10-03T14:44:05Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233511106.1/warc/CC-MAIN-20231003124522-20231003154522-00024.warc.gz
tat
0.999988
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999884366989136}
bavly-tat.ru
Белеме буенча- радиофизик һәм патентовед, һөнәре буенча-педагог, инженер һәм китапханәче... Болар барысы да рус шагыйрәсе, әдәбиятчы Ольга Полторецкая турында. Чистай үзәк китапханәсендә аның иҗат кичәсе булып узды. Ольга Борисовна Волгоградта яши. Соңгы елларда ул Чистайга еш кайта. Кама буендагы гүзәл шәһәребез һәрдаим аны үзенә тарта, чөнки ул биредә туган, монда аның балачагы узган. Ул - китапханәдә дә бик еш кунак була, биредә аның иҗади кичәләре, укучылар белән очрашулар уза. Бу юлы исә шагыйрәнең иҗаты белән танышырга политехник көллият укучылары килде. Шулай ук иҗади очрашуда китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Кичә җылы, дустанә шартларда үтте. Ольга Борисовна үзенең иҗаты турында сөйләде, ул аерча хәрби темага өстенлек бирә. Әлеге кичәдә дә ул билгесез солдат турында шигырьләрен укыды. Аның билгесез солдатка багышланган "Чтоб помнили свой род сыны..." реквиемы һәм "Ищу дедов" дилогиясеннән ике китабы бар. Ольга Борисовна үзенең буш вакытын иҗатка багышлый. Ул - 16 китап авторы, алар барысы да "Счастье земное" шигырьләр җыентыгына кертелгән. Полторецкая гомер буе яза, әмма шигырьләрен пенсиягә чыккач, өлкән яшьтә генә бастыра башлый. Аның беренче китабы туган шәһәре Чистайда басыла. Шигырьләрендә туган җир, матурлык, ана мәхәббәте, өмет- ышаныч, замана гаиләләре турында уйланулар, хис- кичерешләр... Үзенең күп кенә әсәрләрендә ул Кама киңлекләренә мәдхия җырлый. Шулай ук көнкүреш, аның авырлыклары турында язса да, аның шигырьләре матурлык, мәхәббәт, өмет- ышаныч белән сугарыла. Болар барысы да аның сокланырлык таланты, бу дөньяны нәкъ менә шагыйрьләр күзлегеннән күрә белүе турында сөйли. Ольга Полторецкая - "Ступени" (Чистай) һәм "Мамаев Курган"(Волгоград)әдәби берләшмәләре әгъзасы, "Филантроп" һәм "Александр Невский" халыкара конкурслар дипломанты (2014ел). Узган ел ул Кояш Тимбикова исемендәге премиягә лаек булды. Лауреат исеме бирелү турында Дипломны аның иҗат кичәсе вакытында муниципаль район башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова тапшырды, тынгысыз шагыйрәгә исәнлек, яңа иҗади уңышлар теләде.
<urn:uuid:26f4b158-0d78-41cd-9391-3c5b964ef53b>
CC-MAIN-2020-45
http://chistopol-rt.ru/news/jemgiyat/kitaphand-olga-poltoretskaya-shigyirlre-yagyiradyi
2020-10-20T02:52:51Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107869785.9/warc/CC-MAIN-20201020021700-20201020051700-00247.warc.gz
tat
0.999984
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999839067459106}
chistopol-rt.ru
Шулай да була Иске елның соңгы көнендә ел саен күрсәтелә торган бу фильмны карамый калган кеше юктыр. Шуңа охшаган очрак күрше Алабуга шәһәрендә дә була. Тик язма герое шәһәрләрне бутамый. Әйдәгез, ипләп кенә үзем сөйлим. ... Әллә замана шаукымына ияреп, әллә хуҗасы чит ил кешесе булган, анда кайчандыр “Манхеттен” һәм “Бруклин” дип аталган күңел ачу үзәкләре ачылган иде. Алар әле дә эшләвен дәвам итә бугай. Тик минем сүзем ул клублар хакында түгел, ничарадан бичара кыен ашаган бер егет хакында. Раифның дус егете Фәнис өйләнер алдыннан үзенең дусларын җыеп, шул ук көнбатыш гадәте белән, “мальчишник” ясарга уйлый. Җыелу урыны алдан әйтелгән төнге клубларның берсе була. Буйдак тормыштан ваз кичеп, камыт кию вакыйгасын төн уртасы узып киткәнче шундый нык бәйрәм итәләр, күбесенә такси чакырырга туры килә. Ә Раиф өе якында гына булгач, җәяүләп кенә кайтырга уйлый. Тик, саф һавага чыгуга, спиртлы эчемлекләр һәм кальян төтенненнән томаланган баш, аякларны икенче якка алып китә. Юл читеннән, чалыш-молыш атлап, аягында көчкә басып торган егетне бәлки берәр машина бәрдереп тә киткән булыр иде, әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә, аны патруль машинасы күреп ала. Милиция хезмәткәрләренең эшләре шул бит инде: туктап, егетнең документларын сорыйлар. Хәзер генә ул, паспортсыз бәдрәфкә дә чыгарга куркыта. Ул заманда кем инде ресторанга паспорт белән барсын. Документларсыз Раиф акланыр өченме икән: “Өйгә, Манхеттенга кайтам” – дип акланмак була. Тик, аны туктаткан хезмәткәрләр әллә Алабугадан булмый, әллә андый төнге клуб барлыгын ишеткәннәре булмаган, Раифның бу сүзләрен үзләреннән көлү дип кабул итәләр. Совет заманнары булса, айныткычка алып китеп ябып куярлар да иде, демократия җилләре искән чорда алары да ябылып бетте. Шуңадыр да, буш китмәс өчен егетне шәп кенә итеп тәпәләп аталар да, үз юллары белән китеп баралар. Милиционерлар белән очрашу һәм “кабыргаларын санау” Раифка ярдәм итә: ул тиз арада айнып китә, һәм бик тиз өенә кайтыр юл таба. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:760af171-cf49-4804-84a9-98cb2cc97346>
CC-MAIN-2021-49
http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/shulay-da-bula
2021-12-03T12:54:06Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-49/segments/1637964362879.45/warc/CC-MAIN-20211203121459-20211203151459-00455.warc.gz
tat
1.000001
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 1.0000009536743164}
nkamsk-rt.ru
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы һәм сәнәгать җитештерүе хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең авыр хезмәтегезнең төп нәтиҗәсе - безнең муниципаль берәмлекнең, бөтен республиканың гарантияләнгән азык-төлек куркынычсызлыгы. Бүген Бөгелмә районында фермер хуҗалыклары барлыкка килә, шәхси йорт яны хуҗалыклары арта бара, агросәнәгать эшмәкәрлегенә инвестицияләр салына, эшкәртү комплексы уңышлы эшләп килә. Боларның барысы да алга таба да икътисадның аграр секторын төпле үстерүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга ныклы нигез булып тора. Агросәнәгать комплексы яулаган үрләр - ул җирне эшкәртүче, анда иген үстерүче, ит һәм сөт, азык продуктлары җитештерүче хезмәт кешесе, шулай ук белгечләр, җитәкчеләр, җитештерү ветераннары, авылларда социаль-мәдәни өлкә хезмәткәрләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе. Сезнең тырыш- лык нәтиҗәсендә бөгелмәләр өстәле елдан-ел төрлеләнә. Җиргә булган хөрмәтегез, фидакарь хезмәтегез һәм районыбыз икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертүегез өчен сезгә зур рәхмәт. Саулык-сәламәтлек, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, аяз көннәр һәм мул иген уңышы телим. Линар ЗАКИРОВ, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.
<urn:uuid:7b125dcb-f7c3-44ef-a9fa-a7ff586c990c>
CC-MAIN-2023-50
https://bugulma-tatarstan.ru/news/tema-dnya/uyish-mul-bulsyin
2023-11-29T06:35:36Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100056.38/warc/CC-MAIN-20231129041834-20231129071834-00553.warc.gz
tat
1.000002
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 1.0000016689300537}
bugulma-tatarstan.ru
26 февральдә беренче тапкыр “Чувашстанда яшәүче татарларның Ульяновск өлкәсендә мәдәният һәм сәнгать көннәре” узачак. Чараны оештыручылар: Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм татар мәдәният Үзәге. Программада: - “Сембер-Ульян төбәге татарларының мәдәнияте һәм мәгърифәте” музеена сәяхәт; - “Җәмгыятьтәге глобализация шартларында татар гаиләсенең гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау юллары” темасына түгәрәк өстәл; - Чувашстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзалары М.Г.шакиров һәм В.Х.Камалетдинов рәсемнәре күргәзмәсен ачу; - Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни һәм Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтариятләре арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую; - Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты, танылган татар халык “Мишәр” ансамбле концерты. Коллективның җитәкчесе -Татарстан һәм Чувашстан Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов. Ульяновск татар мәдәният үзәгендә булачак тантана 15.00 сәгатьтә башлана. Ике төбәкнең уртак бәйрәменә рәхим итегез! Безгә Telegram'да язылыгыз.
<urn:uuid:02409987-b340-426f-9c28-4018ea3f4ab8>
CC-MAIN-2017-30
http://tatar-congress.org/yanalyklar/ike-tobeknen-urtak-beyreme/
2017-07-24T18:51:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-30/segments/1500549424909.50/warc/CC-MAIN-20170724182233-20170724202233-00617.warc.gz
tat
0.999911
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999105930328369}
tatar-congress.org
Рабигуль-әүвәл мөселманнарга шуның өчен кадерле: анда мөхтәрәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) мөбарәк туган көне бар. Исегезгә төшерәбез: Милади ел исәбе буенча 13 гыйнварда Рабигуль-әүвәл ае башланды. Ә Рабигуль-әүвәлнең уникенче көне, ягъни унбереннән уникесенә каршы төне Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туып, дөньяны нурландырган кичәседер. Бу көннән башлап, бар җиһанга ислам нуры җәелгән, күп могҗизалар пәйда булган. Пәйгамбәребез туган ай булганга күрә, Рабигуль-әүвәл Мәүлида ае дип йөртеләдер. Шул ук вакытта Мәүлид кичәсе хак Пәйгамбәребезнең вафат булган көне дә булып исәпләнә. "Мәүлид” - гарәп сүзе, туу дигән мәгънәне аңлата. Пәйгамбәребез (с. г. в.) вафат булганнан соң, аны яраткан, ислам диненә ихласлы падишаһ Әрбил дәүләте башлыгы Мөзәфәр Әбу Сәгыйд Күкбүри бине Гали Биктәкин үзенең ифрат дәрәҗәдә юмартлыгыннан, рәсүлебезнең шәфәгатен өмет итеп, зур аш мәҗлесләре оештырган, күп халыкны кунак итеп, хәер-сәдакалар бирүне гадәткә кертеп калдырган. Мәҗлестә ул күрсәткән юл белән баруны бик тырышып өйрәнгәннәр. Пәйгамбәребезне мактап шигырьләр, мөнәҗәтләр, касыйдәләр укыганнар. Бу күркәм гадәт тора-бара барлык илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган бәйрәменә әверелгән. Шул вакытлардан бирле Мәүлид кичәсе мөселманнар яшәгән бөтен илләрдә, шул исәптән Казан шәһәрендә һәм авылларда, һәр гаиләдә сөекле Рәсүлебезгә зур хөрмәт илә бәйрәм ителде. Быел бу мөбарәк көн 24 гыйнварга туры килде. Бу айда Мөхәммәдкә (с. г. в.) күп салаватлар әйтелде, Пәйгамбәребезнең тормышы һәм дини эшчәнлеге хакында вәгазьләр сөйләнде. Ә без исә башка айларда да Пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәнүне дәвамлы итеп, аңа салаватларыбызны әйтүдән туктамасак иде. Шунысы куандыра: халкыбыз дини торгынлык чорыннан чыгып, уянып килә. Ихлас мөселманнарыбыз бу көннәрдә "Сөләйман” мәчетенә дә Мәүлид бәйрәме уңаеннан акчалата һәм әйберләтә сәдакалар китерделәр. Әйтик, әле бүген генә дә Казанда яшәүче Кыяметдин улы Илфар һәм аның хәләл җефете Әсхәт кызы Эльмира мәчетебезгә хәйрия сәдакасы китерделәр. Аларга һәм шундый ук күркәм гамәл кылган башка кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын. "Сөләйман”ның икенче имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдановның әйтүенчә, безгә киләсе Мәүлид айларын да шул рәвешле бердәм үткәрүләр насыйп булса иде. Хатыйп ГӘРӘЙ
<urn:uuid:daed53ed-01cb-4e47-a86d-a071ef9698c6>
CC-MAIN-2023-14
http://www.tatar-islam.com/publ/m_kal_l_r/analitika/b_gen_rabigul_v_lne_so_gy_k_ne/3-1-0-14896
2023-03-22T16:32:19Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296943845.78/warc/CC-MAIN-20230322145537-20230322175537-00160.warc.gz
tat
1
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999995231628418}
www.tatar-islam.com
Сирәк-EarthCompositeCeramicSmeltingCrucible Продукциянең детальләре Продукция тэглары Деталь Сирәк оксид композит керамик эретү эре Ti-эретелгән материал - Ti нигезендә башка элемент өстәүдән торган эретмә. Ti һәм Ti- эретү продуктлары көчле, югары эретү ноктасы, түбән тыгызлык, искиткеч эрозия һәм җылылыкка каршы тору, яхшы механик үзлекләр, катгыйлык һ.б. үзенчәлекләренә ия, аннары авиация тармагында киң кулланыла, самолет двигателенең компрессор компоненты, структур компоненты. ракета, ракета, югары тизлекле самолет һ.б. Ti- эретелгән продуктларның кастинг технологиясе бер илнең сәнәгать көчен күрсәтә ала. Кастингның чикләнгән вакыты - түбән температурада башка материаллар белән реакцияләнгән түбән химик. Терминнар. Кастингта HP супер Hi-Temp кабул итәргә кирәк. Ti һәм Ti- Alloy белән сугарып булмый торган материал. HP Y203, HP Y203-Zr02 Каты чишелеш, HP Бариум цирконаты һ.б. керамик материаллар Ti & Ti-Alloy продуктлары өчен кастинг терминын канәгатьләндерә ала. Аларның эш температурасы 1600-2300 градус. Ti & Ti- эретелгән металл сыеклыклар белән ябышмагыз һәм дымланмагыз. Яхшы химик тотрыклылык һәм җимергеч каршылык. Бу металл Ti & Ti-Alloy, кыйммәтле металл эретү һәм кастинг сәнәгатенең идеаль яңа төре. Капка диварының түбәсен кулланып, эретелгән металлны аңа салу бик уңайлы, һәм шома арканың төбе андагы металлны шул ук температурага китерә. Шуңа күрә, эретү вакытын саклап кала ала.
<urn:uuid:e1cbd44c-d273-41f1-9dd6-6b2215b559d0>
CC-MAIN-2022-21
http://tt.funmeet-zirconia.com/rare-earthcompositeceramicsmeltingcrucible-product/
2022-05-18T00:21:34Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-21/segments/1652662520936.24/warc/CC-MAIN-20220517225809-20220518015809-00512.warc.gz
tat
0.999731
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9997308850288391}
tt.funmeet-zirconia.com
Елховка районы, Губан Күл авылында Лилия һәм Җәмил Ибәтовларның кунакчыл һәм көлеп торган җайлы йортын белмәгән кеше юктыр. Ул 27 ел буе бөтен урамга гына түгел, авылга да ямь өстәп, кунакка чакырып тора сыман. Рязань авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап авылга кайткан Җәмил Мөнир улының кулы бөтен эшкә дә килә: гомере буе агроном булып эшли, йорт-җире дә төзек, маллары да караган һәм тук. Хәләл җефете дә үзенә тиң – шушы авылда туып-үскән Лилия Ринат кызы бер эштән дә курыкмый: 27 ел эчендә почтада да, кибеттә дә эшләп өлгергән, ә хәзерге вакытта – социаль хезмәткәр. Эшнең яхшысы – начары юк, дип саный ул. Ә олы яшьтәге кешеләрнең тормышын ямьләндерү – Ходай кушкан иң саваплы эшләрнең берсе. 1995 елда гаилә корып җибәргән яшьләр гаилә тормышы алып бару серләренә ата-аналарыннан өйрәнгәннәр, әлбәттә. Бер-береңне хөрмәт итү, күрше-күлән белән ярдәмләшеп яшәү, намуслы һәм ышанычлы кеше булу гына аз. Авыл кешесе эштә дә уңган булырга, нәрсәгә алынса, шуны җиренә җиткереп эшли белергә дә тиеш, күршесе белән ызгышмаска, авылдашларына ачык йөз күрсәтергә, тәмле сүз белән күңелләрен күрә белергә кирәк. Ибәтовлар гаиләсенә югарыдагы сыйфатлар хас. Лилия – менә дигән хуҗабикә. Өйне дә пөхтәлектә тота белә, ашлары да тәмледән тәмле. Туганнарын һәм күршеләрен сыйлау өчен камыр ашлары гел әзер. Хуҗабикәнең бакчасы да ялт итеп тора. Ибәтовларны авылның хөрмәтле кешеләре дип атыйлар. Чөнки аларның мактанырлык балалары да бар. Уллары Альмир полициядә хезмәт итә, кызлары Алия дә, колледж тәмамлап, яраткан эшен тапкан. Шушы матур гаиләгә карап сокланмый мөмкин түгел: өйләрен дә яраталар, милли гореф-гадәтләрне дә саклап яшиләр, бер-берсен дә хөрмәт итәләр. Татьяна Бондарева.
<urn:uuid:ac53bed2-cb51-4caf-aeaa-b04cc7730b13>
CC-MAIN-2022-40
https://tatar-duslyk.ru/avylny-h-rm-tle-keshel-re/?utm_source=rss&utm_medium=rss&utm_campaign=avylny-h-rm-tle-keshel-re
2022-09-26T19:26:32Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030334915.59/warc/CC-MAIN-20220926175816-20220926205816-00777.warc.gz
tat
0.999988
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999881982803345}
tatar-duslyk.ru
Июньдә Казаннан Волгоградка һәм Ижевскига авиарейслар ачылачак Июньдә «Аэросервис» авиакомпаниясе "Казан" халыкара аэропортыннын 2 рейс ача. 2 июньдә Казань – Волгоград рейсы гамәлгә куела. Самолет Казаннан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 6.20 сәгатьтә очачак, ә 9.05 сәгатьтә Волгоградта булачак. Сишәмбе һәм җомга 16.35 сәгатьтә Волгоградтан күккә күтәреләчәк һәм 19.00 сәгатьтә Казанда булачак. 7 июньдә «Аэросервис» Казан-Ижевск маршруты буенча хезмәт күрсәтә башлый. Казаннан борт сишәмбе һәм җомга 6.20 сәгатьтә кузгалса, Ижевскидан - чәршәмбе (8.40) һәм дүшәмбе (5.20). Ахыргы хәбәрләр - Россиядә машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм бирү тәртибе үзгәрде - Татарстанда Сабан туен бәйрәм итү көннәре билгеле - Татарның үсеш стратегиясен барларга җыеналар - Туган тел укыту кыенлыклары “Таяну ноктасы”нда өйрәнелә - «Татарстан без коррупции» чираттагы катлаулы соравына җавап эзли - Җитәкче кешедән төпле әңгәмә һәм кызыклы тапшыру - Россия һәм Төркия Тышкы эшләр министрлыклары киңәшләшә - «Искиткеч әбиләр — 2017» бәйгесе тормыштан ямь табарга өнди - Бөтендөнья татар конгрессы - Сун Тао: "Казан — борынгы “Ефәк юлы”ндагы меңьеллык шәһәр" - Римзил Вәлиев: "Таяну ноктасы" - супер актуаль тапшыру"
<urn:uuid:cfd490d1-71ba-44d8-9ede-0c157a4e5e13>
CC-MAIN-2017-13
http://tnv.ru/tat/main1/novosti/kul_tura/iyund_kazannan_volgogradka_m_izhevskiga_aviarejslar_achylachak/
2017-03-27T12:28:07Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-13/segments/1490218189472.3/warc/CC-MAIN-20170322212949-00198-ip-10-233-31-227.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999975
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999750852584839}
tnv.ru
"Минзәлә-информ" журналистлары Медиа Сабантуйда катнаштылар Татарстанда "ТАТМЕДИА" АҖ юбилее уңаеннан журналистлар сабантуе узды Татарстанда "ТАТМЕДИА" АҖ юбилее уңаеннан журналистлар сабантуе узды (Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ") "Минзәлә-информ" делегациясе Татарстан Республикасының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә узган беренче журналистлар Сабантуенда катнашты. Чара "ТАТМЕДИА" АҖнең 15 еллыгына багышланган иде һәм барлык филиал-журнал һәм газеталар редакцияләре делегацияләрен җыйды. Журналистларга котлау сүзләре белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков мөрәҗәгать итте. Кунакчыл Саба җирендә бөтен республикадан җыелган журналистларны Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм район имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов сәламләделәр. Тантана республиканың алдынгы журналистларын бүләкләү белән башланып китте. Бүләкләнүчеләр арасында "Минзәлә-информ"вәкилләре дә бар иде. Җаваплы сәркатип Илшат Вагыйзов "Татмедиа" Республика агентлыгы грамотасы, ә smm-белгеч Дифиза Нуриева "ТАТМЕДИА"АҖ грамотасы белән бүләкләнде. Чын сабантуй кебек, чара кызыклы һәм күңелле спорт уеннарыннан башка узмады. Безнең баш мөхәрриребез, филиал җитәкчесе Илдус Шаһиев таяк тартышу буенча 3 нче урын иясе буларак, җиңүчеләр пьедесталына менде. Ә Дифиза Нуриева һәм тарату буенча менеджер Кадрия Мәрдәнова Сабантуйның төрле уеннарында бик күп бүләкләр оттылар. Веб-мөхәррир Марат Хәмидуллин көн дәвамында "Минзәлә-информ" филиалы социаль челтәрләрендә видео һәм фототрансляция алып барды Безнең белешмә «ТАТМЕДИА» АҖ 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырыла. Хәзерге вакытта бу Татарстан Республикасында иң эре региональ медиакомпания. «ТАТМЕДИА» АҖ составына 65 филиал керә. Бу-республика, шәһәр һәм район басма ММЧ редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы. "ТАТМЕДИА" АҖ интернет-массакүләм мәгълүмат чаралар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, шулай ук шәһәр, район, республика массакүләм мәгълүмат чараларының 78 сайты белән тәкъдим ителгән. Холдингның иң эре телеграм-каналы «Татмедиа». Аңа 26,1 меңнән артык кеше язылган. Медиакомпаниянең Telegram- каналларына барлыгы 150 меңнән артык кеше язылган. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:adf0fba3-9e4b-4901-bbe3-14666c6e5165>
CC-MAIN-2024-18
https://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-inform-zhurnalistlary-media-sabantuyda-katnashtylar
2024-04-20T06:52:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-18/segments/1712296817491.77/warc/CC-MAIN-20240420060257-20240420090257-00382.warc.gz
tat
0.999654
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9996542930603027}
menzela.ru
ЯҢА ДӘРЕС: ТАТАРСТАННЫҢ ҺӘР БАЛАСЫ СУДА ҮЗЕН БАЛЫК КЕБЕК ХИС ИТӘЧӘК! 8нче сыйныфны тәмамлаганда, күп кенә укучыларның умыртка баганасы кәкрәя. Бу исә мәктәптә физик культура белән шөгыльләнү өчен вакытында шартлар булдырылмауга бәйле. Мәктәпне тәмамлагач, балаларга сәламәтлеген яхшыртырга туры килә. Шуңа да башлангыч сыйныфларда йөзү дәресләрен кертү аеруча кирәклеге көн кебек ачык. Бу балаларның суда үз гомерләрен һәм башка кешеләрнең гомерен саклап калу өчен дә мөһим. Владимир Сальников, Бөтенроссия йөзү Федерациясе президенты: – Йөзү бит ул ләззәт алу гына түгел, ә сәламәтлек, тормышны тәэмин итү дә. Йөзә белмәү аркасында ел саен 260 мең кеше үлә. Моннан 8 ел элек Универсиада белән башланып киткән импульс үзенең җимешләрен бирә. Казанның Су спорты төрләре сараенда да хәзер дөньяда иң масштаблы ярышлар уздырыла. Татарстанда төзелгән бассейннар саны елдан-ел арта. Җитмәсә, мәктәп янындагы бассейннар пәйда була. “Балалар спорты ятим бала түгел” 31 октябрьдә Казанның 183нче номерлы гимназиясендә “Балалар спорты” партия проектының республика иҗтимагый советы утырышы булды. Әлеге чара өчен нәкъ менә шушы мәктәп сайлап алынуы да юкка гына түгел. Инде икенче елын эшләп килгән гимназиядә нәкъ менә йөзәргә өйрәтү программасын тормышка ашыралар да инде. Ольга Павлова, Россия Дәүләт думасы депутаты, “Балалар спорты” федераль проектының Татарстандагы координаторы: – Рөстәм Миңнеханов үзенең юлламасында, быелдан башлап, спорт федерацияләренә үз җайланмалары, методикасы, финанслары белән бергә мәктәпләргә бару бурычын куйды. Шулай итеп, бу мәктәпләрдә спортның артта калган төрләрен торгызып, аларга лаеклы урын алырга булышу максатыннан эшләнелә. Безнең балалар сәламәт, мул тормышта яшәргә тиеш. Бүген “Балалар спорт” проектында бөтен федераль юл картасын тормышка ашырабыз. Балалар спорты ул – ишек ярыгыннан апа-абыйларның спорт белән шөгыльләнгәнен карап торган ятим бала түгел. Ул – безнең яраткан балабыз, безнең киләчәгебез. “Кызларымны йөзәргә өйрәттем” “Всеобуч по плаванию” программасы нигезендә Татарстанның 2-4 сыйныф укучыларын йөзү күнекмәләренә өйрәтәләр. Бассейны булган һәм әлеге программа буенча эшләгән мәктәпләрдә атнасына өч тапкыр уздырылган физкультураның өченче дәресендә яки дәрестән тыш вакытта йөзү дәресләре уза. Хәзерге вакытта проектта республиканың 930 гомумбелем бирү учреждениесендә 71 меңнән артык бала шулай итеп йөзәргә өйрәнә икән. Программаның төп бурычлары: баланы мөстәкыйль рәвештә суда торырга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, физкультура тәрбиясенең мөмкинлекләрен арттыру. Дәресләр мәктәпләрдәге – 44, шулай ук өстәмә белем бирү оешмаларындагы – 4, муниципаль районнардагы 42 бассейнда уза. Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый күрсәткеч юк икән. Былтыр республикада 10 бассейн ачылган. Хәзер Казан, Нурлат, Мөслми, Биектау районнарында бассейннар төзелә. Укучыларны Макаренко программасы буенча өйрәтәләр. Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Спорт министрының беренче урынбасары: – Без зур ярышларны уздыргач, шундый фикергә килдек: балалар-яшүсмерләр спортыннан башка булмый. Ул – спортка тартуның нигезе. Шуңа да йөзәргә өйрәтүне мәктәп эскәмиясеннән башлау кирәк. Казанда узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатыннан соң, йөзү белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Мин үзем дә ике кызымны йөзәргә өйрәттем. Чөнки алар су акваторияләренә барганда, тыныч йоклыйсым килә. Былтыр суда 68 кешене югалттык. Аларның күбесе – яшьләр. Республикада йөзү буенча мәктәп лигаларын булдыруга старт бирергә кирәк. Без моңа өлгереп җиттек. Йөзәргә бушка өйрәнеп була! Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче мәктәптә “Всеобуч по плаванию” программасы буенча укыталар. Биредә физкультура атнасына – өч тапкыр уздырыла. Мәктәпнең өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары Виктория Хәлилова әйтүенчә, башлангыч, урта сыйныфларда өченче дәрес – йөзү дәресе. Шулай итеп, хәзерге вакытта 42 сыйныфтагы укучы 1262 кеше атнага бушлай йөзүгә өйрәнә. Нәтиҗәләре дә күзгә күренә торган: 1 нче сыйныф ахырында – укучы судан курыкмаска, суга чумарга, калкарга өйрәнә; 2нче сыйныф ахырында – 25 метрлык дистанцияне йөзеп уза; 3нче сыйныф ахырында – суда уздырылган эстафеталарда ярыша; 4 нче сыйныф ахырында – 50 метрлык дистанцияне йөзеп уза; урта сыйныфларда – брасс, кроль, баттерфляй стильләре белән йөзәргә өйрәнә; өлкән сыйныфларда – суда ГТО нормаларын тапшыра ала. 80 яшькә җитәргә теләсәң – йөз! Киләчәктә Татарстанда, бу спорт юнәлешен арттыру максатыннан, мәктәп спорт клублары, Президент спорт төрләре, ГТО фестивале буенча йөзү ярышларын уздыру да күздә тотыла. Кайбер балаларга йөзү киләчәк тормышка юллама да була ала. Шулай итеп, алар профессиональ спортны сайлап, кечкенә чемпионнардан зур җиңүчеләргә кадәр үсеп җитә. Россия Президенты халыкның гомерен 80 яшькә кадәр арттыру өчен шартлар булдыру бурычын куйган. Шунысы да бар: Россиянең “Мастерс” категориясендә йөзү буенча 93 яшьлек россияле Ольга Кокорина дөнья ярышларында җиңүчеләр пьедесталына менә икән! Ә мәктәпләрдә йөзү фәне кертелгәч, Татарстан балалары, олыгая төшкәч, шундый уңышка ирешә алмас, дип кем әйтә ала?! Шуңа, Ленин бабай сүзләрен бераз үзгәртсәк: “Укырга, укырга һәм йөзәргә дә өйрәнергә!”. Бу – кызык! – Хәзерге вакытта Татарстанда 234 бассенй бар. – 45 районның 38ендә бассейн эшли. – Бүген бассейн белән тәэмин ителеш республикада – 20, 83 процент (ил буенча бу күрсәткеч – 9,9%). – Татарстанда бер бассейнга 17 мең кеше туры килә, Россиядә – 32 мең кеше. – Республикада су спорты төрләре белән 33 058 кеше шөгыльләнә. – Йөзү шәхси спорт төрләрендә беренче урын алып тора, ә гомуми команда төрләрендә – 4нче урынны. – Йөзү спортын 43 спорт мәктәбендә үстерәләр. – Спорт мәктәпләрендә 8016 кеше йөзү белән шөгыльләнә. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз - 23 сентябрь 2021 - 17:19 - 22 сентябрь 2021 - 17:09 - 22 сентябрь 2021 - 17:04 - 21 сентябрь 2021 - 11:54
<urn:uuid:81346b3a-9462-4db7-88bc-cc9cfda3f0c2>
CC-MAIN-2021-39
http://yalkyn.ru/news/bu-tema/yaa-dres-tatarstanny-r-balasy-suda-zen-balyk-kebek-khis-itchk
2021-09-23T23:50:12Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057479.26/warc/CC-MAIN-20210923225758-20210924015758-00042.warc.gz
tat
0.999979
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9999788999557495}
yalkyn.ru
- 2022 елдан “больничный” акчасы тизрәк биреләчәк 2022 елдан эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләре бары тик электрон рәвештә генә тутырылып, алар буенча акча автомат рәвештә исәпләнеләчәк. Бу шулай ук йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие түләүгә дә кагыла. - КЫШ НИНДИ БУЛЫР? СИНОПТИКЛАР ФАРАЗЫ... Россиянең Европа өлешендә кышын һава торышы үзгәрүчән булачак - көчле салкыннар да, шактый җылы һава торышы да фаразлана. - КОВИДНЫҢ ЯҢА ШТАММЫ: ГАЛИМНӘР ЯҢА ВАКЦИНА ӘЗЕРЛИ «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналары коронавирусның яңа омикрон-штаммына каршы нәтиҗәле булып кала, әмма Гамалея үзәге, беркетмәләргә нигезләнеп, адаптацияне башлады. - БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘР МИЛЕК САТУДАН САЛЫМ ТҮЛӘМӘЯЧӘК Балалы гаиләләр күчемсез милек сатудан салым түләмәячәк. Әмма бер шарты бар: сатудан кергән акча әйбәтрәк яңа торак сатып алуга тотылырга тиеш. - IDЕЛ ЖУРНАЛЫ - МАРКЕТПЛЕЙСЛАРДА IDЕЛ журналын хәзер өйдән чыкмыйча заказ бирергә мөмкин - берәмләп тә, комплект белән дә. Сүз уңаеннан, журналыбызның яңасы - ноябрь ае саны дөнья күрде. - КЫЯМОВЛАР СӘХНӘДӘ “КЫЗДЫРА”! Татарстанда Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы төгәлләнеп килә. Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән елда туган телебезгә нисбәтле шактый гамәлләр үтәлә. Әлеге чаралардан журналистлар гаиләсе – Кыямовлар да читтә калмады. - ЯПОН ЕГЕТЕ ЮТО ХИСИЯМА ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТКӘН Япон егете Юто Хисияма ислам динен кабул иткән. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә. - ШӘРИФ КАМАЛ ПРЕМИЯСЕ ЯШЬЛӘРГӘ ҮЗЛӘРЕН ТАБАРГА ЯРДӘМ ИТӘ Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашырга теләүчеләрнең яшь чикләре былтыр уникедән башланса, быел ундүрт яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. - Төрле телләрдә шигырьләр АЧЫК ҺАВАДАГЫ ФОТОКҮРГӘЗМӘ Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында ачык һавада ТАССРның бер гасырлык юбилеена һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышланган уникаль фотокүргәзмә ачылды. Парк кунакларына гади татарстанлыларның тормышы, милли гореф-гадәтләре һәм төбәк тарихы турында сөйли торган 40 кадр тәкъдим ителде. Стендлар янында җыелган халык алдында «Татмедиа» АҖ генераль директоры, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйков чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә фотография - журналистиканың иң кулай һәм халыкчан төрләренең берсе, диде. «Фотографлар күп, ә үз эшенең чын осталары – бик аз. Бу күргәзмәнең максаты - республика тормышы турында сөйләү генә түгел, ә безнең арада мәгълүматны аеруча аңлаешлы итеп җиткерә белгән осталар барлыгын күрсәтү дә», — дип искәртте Садыйков. Ул тәкъдим ителгән фотография авторлары — үз эшләрендә иң яхшыларының берсе, аларның иҗаты республика тормышының барлык төрлелеген аның иң үзенчәлекле күренешләрендә ача, дип өстәде. Тәкъдим ителгән кадрларның формаль түгеллеген һәм тормыштагыча булуын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин билгеләп үтте. «Без бу күргәзмәдә республика тарихына кереп калган гади кешеләр тормышы турындагы кадрларны җыярга тырыштык. Фотографлар аның тормышын рәсми булмаган төстә төшергән. Чөнки ул тормыш трибуналарда түгел, ә авылларда, порт пристаньнарында, кырларда, шәһәр урамнарында бара», — диде Хәйруллин. Ул тарихи кадрлар хәзерге яшьләрне дә кызыксындырыр, алар бу рәсемнәр аша туган як тарихы турында күп яңалыклар белә алачак, дип өмет белдерде. Чыганак: Егор Никитин, Татар-информ Фото: Рамил Гали Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:18d41fd2-8ccc-495f-9c2c-1ba103fa029a>
CC-MAIN-2021-49
http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/achyk-avadagy-fotokrgzm
2021-11-30T15:01:19Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-49/segments/1637964359037.96/warc/CC-MAIN-20211130141247-20211130171247-00233.warc.gz
tat
0.99994
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999401569366455}
idel-tat.ru
13 декабрьдә иртәнге 9 да район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районының егерме тугызынчы утырышы булды. Көнбатыш Кама аръягы буенча: 2018 елның 13 декабренә. Алмашынучан болытлы һава. Биләр командасы волейбол буенча Алексеевск районы башлыгы кубогына ия булды. Ярышлар предприятие һәм оешмалар арасында Х Спартакиада кысаларында узды. Аларда җиде команда: аграр колледж, «Алексеевскдорстрой», 2 нче, 3 нче Алексеевск урта мәктәпләре, Биләр, Кр. Баран, Юеш Көрнәле командалары катнашты Истәлекле датага – Архив хезмәте төзелүнең 100 еллыгына «Заря» (“Таң”) газетасы редакциясе район архивы белән берлектә “Гаилә елъязмасы” исемле конкурс үткәрде. Йомгак ясап, яшь укучыбыз, конкурста җиңеп чыккан Саша Галанцеваның гаилә елъязмасын бастырырга ашыгабыз. Котыру кебек вируслы авыруның куркынычы турында без бер тапкыр гына язмадык инде. Авыру таралуны һәм кешенең авыруны йоктыру очракларын булдырмаска булышучы төп кагыйдәләрне бастырабыз. Районда Ватан геройлары көнендә ватанпәрвәрлек темасы белән бәйләнгән берничә чара булып узды. Якшәмбе көнне, 9 декабрьдә, Җиңү паркында Ватан геройлары көненә багышланган истәлекле митинг булып узды. Кадерле алексеевскилылар! «ТАТМЕДИА»АҖ сезнең өчен 2018 елның 20 октябреннән 2019 елның 15 февраленә кадәр призлар уйнатылуын хәбәр итә. Бүген татарстанлылар өйдән чыкмыйча гына исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыра, кулланылган электр энергиясе өчен түләүгә яки яңасын формалаштыруга квитанцияне бастыра алалар. Моңа “Шәхси кабинет” сервисы аркасында мөмкин булды. Эшмәкәрләр залогсыз 1 миллион сум күләмендә займ ала алалар. 13 декабрьдә иртәнге 9 да район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районының егерме тугызынчы утырышы булачак.
<urn:uuid:5956c25f-e37a-4e5f-9d4c-30347e1532c1>
CC-MAIN-2018-51
http://alekseevskiy.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/tape
2018-12-14T07:44:02Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-51/segments/1544376825495.60/warc/CC-MAIN-20181214070839-20181214092339-00041.warc.gz
tat
0.999937
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999371767044067}
alekseevskiy.tatarstan.ru
19 июньнән Татарстан мөселман уку йортлары кабул итү кампаниясен башлап җибәрде. Быелгы төп яңалык – укырга керү өчен документларны абитуриентлар дистанцион рәвештә тапшыралар. Мөселман дини белеме алырга теләүчеләр карамагында Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша, социаль челтәрләрдәге рәсми битләр, төркемнәр, чатлар аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер. Моннан тыш, дини уку йортлары абитуриентлар белән элемтә булдыру һәм килеп туган сорауларга җаваплар бирү өчен, туры эфирлар оештыра, булачак шәкертләрне уку йорты белән таныштыру максатыннан, сайтка видеороликлар, презентацияләр урнаштыра. Казан ислам университетының Госман ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең Инстаграм аккаунтында @sentrkhafizovkazan турыдан-туры эфирда КИУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Рим хәзрәт Камалов катнашып, абитуриентларның сорауларына җавап бирергә өлгерде инде. Кабул итү кампаниясенә ике ай кала, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе уку йортының эшчәнлеге хакында кыска видеоролик ясап, аны мессенджерлар, социаль челтәрләр аша таратты. Коронавирус пандемиясе чорында мәдрәсәләр һәм ислам уку йортлары мөһим һәм актуаль хәбәрләрне беренче чиратта үз сайтларында биреп барды. Сорау килеп тууга ук, мәдрәсә, вуз җитәкчелеге абитуриентлардан иң әүвәл сайтка керергә, материаллар белән танышырга, ә аннары гына сораулар буенча кабул итү комиссиясе номерына шалтыратуны үтенә. Шул рәвешчә уку йорты вәкилләре күбрәк кеше белән нәтиҗәле эшли һәм аралаша алачак. Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге үзенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында (Islamic_education_rt) татар һәм рус телләрендә атнага бер тапкыр – җомга көнне очрашулар үткәрә. Беренче туры эфир Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәмәтшин белән оештырылса, икенче эфир Болгар ислам академиясе кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ринат Нуриев белән үтте. Бу атнада әңгәмәгә Казан ислам университетының ислам фәннәре факультеты деканы Рәфикъ хәзрәт Йосыповның кушылуы көтелә. Әлеге очрашуларның видеосы саклана, аның теләгән һәр кеше үзенә уңайлы вакытта кереп карый ала. Мондый очрашулар алдагы атналарда да дәвам итәчәк: төрле мәдрәсә җитәкчеләре, дини уку йортын төрле елларда тәмамлаган шәкертләр белән дә әңгәмәләр оештыру планлаштырыла. Очрашуларда күтәрелгән темаларга килгәндә, күпчелек сораулар һәм җаваплар кабул итү комиссияләренең эшчәнлеге, документлар бирү тәртибе, имтиханнар тапшыру тәртибенә һәм көненә бәйле. Әңгәмәләрдә шулай ук Россиядә, Татарстан Республикасында дини мәгариф системасы, уку-укытуга булган таләпләр, дини уку йортларының үзенчәлекләре хакында сүз бара. Кичәге мәктәп укучылары гаризаларын көндезге уку формасына тапшырса, олырак яшьтәгеләр кичке һәм читтән торып уку мөмкинлеген карый. Гомумән, быел республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400-дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган. Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә. Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле дәрәҗәдәге белем бирә. Стандартка "Гарәп теле", "Дин тарихы", "Психология һәм педагогика", "Хокук нигезләре", "Татар теле һәм әдәбияты", "Татарстан һәм татар халкы тарихы", "Россиядә ислам тарихы", "Ислам дине тәгълиматы", "Коръәнне уку һәм ятлау", "Коръәнне уку кагыйдәләре (тәҗвид)", "Коръән белеме", "Коръән тәфсире", "Гыйбадәт кылу нигезләре", «Ислам хокукы", "Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы", "Хәдис белеме", "Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ сүзләре", "Вәгазь уку нигезләре һәм имамның бурычлары", "Исламның дини агымнары", "Ислам фәннәрен укыту методикасы", "Әхлак", "Ислам тарихы", "Мантыйк" кебек дәресләр керә. Татарстанның мөселман уку йортларындагы көндезге уку формасында "нигезле" дәрәҗәдәге белем 2 ел 10 ай дәвамында укуны күз алдында тота. Мәдрәсәләрнең күбесе "нигезле" укыту программасы буенча белем бирә. Мәдрәсәләр абитуриентларга дин әһеле һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәре белгечлеген алырга тәкъдим итә. Укып чыгучыларга "Имам-хатыйб, ислам дине нигезләре мөгаллиме", "Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы" квалификацияләре тапшырыла. Кайсыбер мәдрәсәләр үз шәкертләренә дөньяви мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек нигезендә параллель рәвештә дөньяви белем алу мөмкинлеген дә бирәләр. Мәдрәсәдәге урта һөнәри дини программаны үзләштереп, укуны Казан ислам университетында югары дини белем алып дәвам итәргә мөмкин. Көндезге формада уку дәвере 4 ел тәшкил итә, читтән торып уку һәм кичке уку формасы 5 ел дәвам итә (бакалавриат). Мәдрәсәдә укып чыкканнар тизәйтелгән укыту курсын үтәргә мөмкин. Россия ислам институты яки Казан ислам университетын тәмамлаучылар магистратурага керә ала. Күпчелек дини уку йортлары студентларга уку дәверендә тулай торакта бушлай урын һәм ашау каралган, кайсыбер мәдрәсәләрдә спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Дини уку йортларында квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта. Укырга керү өчен кабул итү комиссиясенә ДИСТАНЦИОН рәвештә тапшырыла торган документлар исемлеге белән уку йортларының сайты аша танышырга мөмкин. Документлар 14 августка кадәр эш көннәрендә 9.00-дән 15.00-га кадәр кабул ителә. Кабул итү имтиханнары хакында тулы мәгълүмат – уку йортларының сайтында. Көндезге уку формасына мәдрәсәгә укырга 9 яки 11 сыйныфларны тәмамлап чыккан 15 яшьтән алып кызлар һәм егетләр кабул ителә. Кичке һәм читтән торып уку формасына урта (тулы) гомуми, урта һөнәри яки югары белемгә ия ир-атлар һәм хатын-кызлар документлар тапшыралар. Уку дәвере 4 елы тәшкил итә. Документлар 2020 елның 5 августына кадәр эш көннәрендә 9.00-15.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Керү имтиханнары августта башлана. Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге дә "Дини оешмалар өчен имамнар һәм дини хезмәткәрләр әзерләү" юнәлешендә "Коръән гыйлеме" профиле буенча яңа 2020/2021-нче уку елына студентлар кабул итә башлады. Әлеге юнәлеш 4 ел дәвамында Коръәнне тулысынча яттан өйрәнү һәм Корьән гыйлеме бакалавры квалификациясе алу мөмкинлеге бирә. Укырга алганда төп таләпләр: – гомуми урта белем (11 класс), – Россия гражданы булу, – яшь 30дан артмау. Керү имтиханнары: – рус теле, – Коръәннең 30нчы җүзен яттан белү, – Ислам нигезләре. Документлар 1 августка кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 251-01-55. Электрон почта: [email protected]. Вконтакте: https://vk.com/centerxafizov Кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук сынау имтиханнары турында тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru сайтында алырга була.
<urn:uuid:c6b4d739-e07f-4a10-829a-694d78df31d2>
CC-MAIN-2020-29
http://dumrt.ru/news/news_24353.html?curPos=12
2020-07-03T23:55:02Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-29/segments/1593655883439.15/warc/CC-MAIN-20200703215640-20200704005640-00008.warc.gz
tat
0.999967
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999673366546631}
dumrt.ru
КЕРЕШ Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кую Россия Федерациясенең гомуми белем бирү системасында зур үзгәрешләр тудырды. Әлеге документ барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдә һәм таләпләрне үз эченә алган һәм укыту программаларының нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт булып тора. Белем бирү процессын Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләре буенча оештырганда «төп гомуми белем бирүнең эчтәлеген укучы нәрсә белергә (истә калдырырга, кабатларга) тиеш дигән сорауга җавап кына түгел, уку эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруны тәэмин итә торган шәхескә кагылышлы, коммуникатив, танып белү, регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны да» исәпкә алырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бөтен уку-укыту процессы универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм бәяләүгә корыла. Татар телен укытуга килгәндә, телгә кагылышлы теоретик материалны яхшы үзләштергән, үз туган телендә камил итеп сөйләшә, үз фикерен дөрес итеп формаштыра, башка телләр белән кызыксынучы, аларны ихтирам итүче, ТР ике дәүләт телендә аралаша ала торган билингваль һәм полилингваль шәхес тәрбияләү максаты куела. Мәгълүм булганча, һәр уку предметының эчтәлеге укытучы тарафыннан төзелгән эш программасында чагылыш таба. Укыту предметы буенча төзелгән эш программасы укытучының белем бирү эшчәнлеген оештыру системасын характерлый торган норматив-идарә итү документы(аңлатма язуы, уку предметының эчтәлеге, программаның бүлек һәм темаларны үз эченә алган календарь-тематик план, белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләре, әлеге нәтиҗәләргә ирешүне бәяләү юллары һәм формалары) булып тора. Ул укытучы тарафыннан үрнәк эш программасына нигезләнеп төзелә. Программаларны эшләү гомуми белем бирү оешмаларының уку-укыту, методик һәм норматив эшчәнлекнең аерылгысыз бер өлеше булып санала. Шул ук вакытта “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы 273 нче номерлы Федераль законы уку предметы, курсы, дисциплинасының (модуленең) эш программасы дигән төшенчәне үз эченә алса да, биредә әлеге төр программага куела торган таләпләр билгеләнми, шул сәбәпле укытучы эш программасын төзегән вакытта төрле сораулар белән очрашырга мөмкин. Әлеге методик тәкъдимнәрдә татар теле предметы буенча эш программасының моделен төзү буенча киңәшләр бирелә, эш программасының структурасы, төп өлешләре, аны төзү юнәлешләре билгеләнә. Эш программасының структурасын, өлешләрен төзүдә аерым уку предметының үрнәк программасының билгеле параметрлары хезмәт итә, чөнки үрнәк программа, югарыда билгеләп кителгәнчә, эш программасы төзү нигезләренең берсен тәшкил итә. Эш программасын төзегәндә аның максатларын, бурычларын һәм функциясен билгеләү мөһим. Эш программасының төп максаты – белем бирүнең билгеле бер баскычында төп белем бирү программасының, уку планында каралган сәгатьләр санына туры килгән аерым ук предметы буенча үрнәк программаның эчтәлеген, дәрестән тыш эшләр планын, өстәмә белем бирү сәгатьләрен тормышка ашыру. Эш программасының бурычларын түбәндәгеләр тәшкил итә: - гомуми белем бирү оешмасының белем бирү эшчәнлегенең максатлары, бурычлары һәм укучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып аерым уку предметының эчтәлеген, күләмен
<urn:uuid:3ade21b0-fe47-4e92-b395-aaf4785ca73e>
CC-MAIN-2018-09
http://shigapova.3dn.ru/load/metodik_ehshk_rtm_l_r/5_nche_syjnyf_chen_tatar_tele_predmety_buencha_ehsh_programmasy/3-1-0-52
2018-02-18T23:53:05Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-09/segments/1518891812293.35/warc/CC-MAIN-20180218232618-20180219012618-00347.warc.gz
tat
0.999961
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999605417251587}
shigapova.3dn.ru
Энҗе Ризванова 9 февраль “Ostа татар” проекты старт алды. Авторы – “Манзара” тапшыруы баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина. Беренче көнне үк проектта катнашырга илледән артык кеше килгән иде. Алар арасында беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Tatar Malay) һәм югары уку йорты мөгаллимнәре дә бар. Гыйнвар башы студентлар өчен күңелле яллардан соң печән өсте кебек кызу вакыт. Барлык студентлар дәррәү килеп сессия тапшыра. Кемдер башын бәрә-бәрә имтихан материалын ятласа, кемдер күчерергә өметләнеп керә. Кайберәүләр, гомумән, “халява”га ышана. Кем ничек әзерләнгәнен, нинди лайфхаклар тәкъдим иткәнен белү максатыннан татфак студентларына мөрәҗәгать иттем. Татарча көрәш буенча 1 нче категорияле хөкемдар Динар Зиннатуллин белән мини-әңгәмә тәкъдим итәбез. Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында укучы студентлар белән очрашу узды. УНИКС концертлар залында “Мең рәхмәт” хәйрия концерты булып үтте. Ул Казан хосписында дәваланучы балаларга һәм популяр җырлар авторы, бүгенге көндә Германиядә дәваланучы инвалид Ирек Габдрахмановка ярдәм итү теләге белән уздырылды. Хәйрия концертын ирекле журналист Рөстәм Исхаков оештырды.
<urn:uuid:24b86476-ce40-4590-aba6-991600805bc7>
CC-MAIN-2018-30
http://idel-tat.ru/authors/en-e-rizvanova/page/2/
2018-07-21T00:02:50Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-30/segments/1531676592001.81/warc/CC-MAIN-20180720232914-20180721012914-00110.warc.gz
tat
0.999588
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9995877146720886}
idel-tat.ru
Реклама Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга. Объектларда барган төзелешләр белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин һәрдаим танышып тора. Район җитәкчеләре бүген эш барган Әбде, Олы Мишә һәм Сауш авылларында булган алгарышларны карадылар, төзүчеләр белән аралаштылар. Көннән-көн ремонт үткәрелүче мәктәп биналары үзгәрә, үзләренең булачак финал кыяфәтләренә ирешә. Эльмира Әхмәтҗанова фотолары. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:242cb3b7-bdca-4931-9077-221582ff6a3d>
CC-MAIN-2022-27
http://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/rayon-bashlygy-avyllarda-buldy
2022-06-29T06:15:19Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103624904.34/warc/CC-MAIN-20220629054527-20220629084527-00518.warc.gz
tat
1.000003
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 1.0000032186508179}
tulachi.ru
ТАССР 100 ел - «Безнең җыр»да 16 яңа җыр иҗат ителәчәк Кичә Казаның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә «Безнең җыр» лабораториясенең яңа сезоны башланып китте. Иҗатчылар шобага тотышып төркемнәргә бүленделәр. Быелгы «Безнең җыр» проектының үзенчәлеге - командаларның булачак җырларына, шобага рәвешендә, юнәлеш һәм жанр да сайлаулары. Алар арасында балалар җыры, бәйрәм җыры, Татарстан турындагы җырлар бар иде. - «Безнең җыр» иҗат лабораториясе яңа сезонына чакыра «Калеб» яңа буын җыены иң масштаблы проектларының берсен -«Безнең җыр» иҗат лабораториясе яңа сезонын тәкъдим итә. - Кайсы трамвай, троллейбуслар кондукторсыз системага күчә? Пассажирлар өчен ишек төбендә валидаторлар урнаштырылган – алар офлайн режимда эшлиләр - Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең егерменче юбилей концерты узды Анда Рәшит Ваһапов исемендәге XX Халыкара татар җыры фестивале лауреатлары билгеле булды. «Музейлар төне» бөтенроссия акциясе беренче тапкыр онлайн узачак Әлеге чараның төп бурычы аудиториянең игътибарын музей шедеврларына һәм коллекцияләренә, тематик чаралар ярдәмендә - тарихка һәм мәдәни мираска җәлеп итү. 16 май көнне Татарстан Милли музее һәм аның филиалларында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе оештырыла. Ел саен үткәрелә торган Халыкара музейлар көненә багышланган традицион акция, Россиядә 14-нче тапкыр үткәрелә. Милли музей Татарстанда беренче булып «Музейлар төне» акциясен уздыра башлады, хәзер аңа республиканың башка музейлары да кушылды. 2020 елда беренче тапкыр «Музейлар төне» чаралары онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Акциянең темасы- Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Әлеге чараның төп бурычы аудиториянең игътибарын музей шедеврларына һәм коллекцияләренә, тематик чаралар ярдәмендә - тарихка һәм мәдәни мираска җәлеп итү. Татарстан Республикасы Милли музее «Музейлар төне» акциясен беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрәчәк. Без социаль челтәрләргә килүчеләр өчен махсус программа әзерләдек, ди проект авторлары. “Онлайн-килүчеләр музей дәресләрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы солдатларының киемнәре һәм кораллары белән таныша алачак. «Бу көнне без ничек якынайттык» традицион музыкаль марафон безнең партнерлар белән туры эфирда узачак, алар үзләренең иң яхшы музыкаль әсәрләрен күрсәтәчәк. Онлайн мастер-класслар килүчеләргә Җиңү символларын кәгазьдән ясау буенча җитезлекне һәм осталыкны тикшерү мөмкинлеге бирәчәк. Сугыш темасы Музей коллекцияләре һәм Бөек Ватан сугышы чорларының фотосурәтләрен, хатларын публикацияләү турында видеопрезентацияләрдә һәм яңартылган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей – мемориалы экспозициясе буенча экскурсияләрдә ачылачак”, - дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге. «Безнең шәһәр урамнары» дип исемләнгән рубрикада сугыш геройлары исеме белән аталган Казан урамнары турында сөйләргә җыеналар. «Музейлар төне» акциясен «Кунак Сарае табышмаклары: 1940-нчы елның кайтавазы...», театральләштерелгән онлайн уен һәм «Музейның Үлемсез полкы», видео-презентациясе йомгаклар дип көтелә. Теги: Җиңүгә 75 ел музей, акция Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:79167200-dc88-484c-adcb-8a22b389e7e4>
CC-MAIN-2023-40
http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/muzeylar-tne-btenrossiya-aktsiyase-berenche-tapkyr-onlayn-uzachak
2023-09-27T08:24:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233510284.49/warc/CC-MAIN-20230927071345-20230927101345-00225.warc.gz
tat
0.99997
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999701976776123}
idel-tat.ru
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, яшь рәссам-дизайнерлар һәм авторлар белән берлектә, “Евразия тарихы” исеме астында китаплар сериясен әзерләү һәм бастырып чыгару эшенә кереште. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, Россия тарихында беренче тапкыр дөнья күрәчәк әлеге басмалар мавыктыргыч, төсле рәсемнәр белән бизәлгән искиткеч зәвыклы булачак, дип белдерә Тарих институтының матбугат хезмәте. Төрки каганлык турындагы беренче китап 2009 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрер дип ниятләнә. Бүгенге көндә “Ибн Фадланның Болгар дәүләтенә сәяхәте”, “Болгар шәһәренең тормышы”, “Бөек Идел юлы”, “Алтын Урда” һәм “Минем борынгы башкалам — Казан” исемле китаплар өстендә эш алып барыла. Китаплар татар тарихын яктырткан академик басмаларга нигезләнеп, шул ук вакытта балалар психологиясен исәпкә алып языла. Һәрберсе 3 өлештән (китап-уенчык, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен рәсемле китаплар формасында һәм шул чор тарихын яктырткан сувенир) торган әлеге китаплар балалар бакчалары тәрбиячеләренә, башлангыч сыйныфлар укытучыларына, ата-аналарга һәм укучыларга адреслана.
<urn:uuid:e42ce4aa-52cf-49de-8a2f-2212a6074563>
CC-MAIN-2021-10
https://tatar-inform.tatar/news/society/25-12-2008/tarih-instituty-balalar-chen-evraziya-tarihy-dig-n-kitaplar-seriyase-zerli-5589240
2021-03-01T16:05:56Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178362741.28/warc/CC-MAIN-20210301151825-20210301181825-00336.warc.gz
tat
0.99995
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999500513076782}
tatar-inform.tatar
- ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде. - "ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал. - ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр. - ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан. - МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак. - ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный. - ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары! - РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим». 1 АВГУСТТАН ПЕНСИЯ АРТА Татарстанда 1 августтан 2019 елда эшләгән лаеклы ялдагы кешеләрнең пенсиясен арттырачаклар. Бу пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак. Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр. «Традицион индексациядән (ул вакытта пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка кадәр арта) аермалы буларак, августта пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул никадәр югары булса, пенсиягә өстәлгән акчаның күләме дә шулкадәр зуррак булачак», - дип искәрттеләр ведомствода. Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 285,3 меңнән артык татарстанлыга кагылачак. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сумга якын акча каралган. Чыганак: Эльвира Зәйнуллина, Татар-информ Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:744d8fef-cfac-4b73-88fe-fa9d717cf399>
CC-MAIN-2021-04
http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/1-avgusttan-pensiya-arta
2021-01-20T06:48:05Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610703519923.26/warc/CC-MAIN-20210120054203-20210120084203-00735.warc.gz
tat
0.999941
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999411106109619}
idel-tat.ru
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан – Кызыл Армиянең ныклы тылы була. ТАССРга 70ләп завод-фабрика күчерелә, сугыш елларында яңа 22 предприятие төзелә. Безнең заводларда 600 төрдәге корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерелә. Алар арасында – беренче тапкыр уйлап табылганнары да бар. Заводларда гадәттә хатын-кызлар һәм балалар эшләгән. Кайчакта цехлардан тәүлек әйләнәсе чыкмыйча хезмәт куялар. Ә эштән соң – үз теләкләре белән госпитальләрдә – табибларга ярдәм итәргә баралар.
<urn:uuid:c692a127-cb01-4257-a95f-6d2ecd1cdae3>
CC-MAIN-2022-21
https://tatar-congress.org/yanalyklar/video-boek-vatan-sugyshy-ellarynda-tatarstan-kyzyl-armiyanen-nykly-tyly-bula/
2022-05-17T00:18:21Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-21/segments/1652662515466.5/warc/CC-MAIN-20220516235937-20220517025937-00212.warc.gz
tat
1.000007
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 1.0000067949295044}
tatar-congress.org
Реклама Хөрмәтле төзүчеләр! Кадерле төзелеш тармагы ветераннары! Һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Төзүче һөнәре - иң борынгы, хөрмәткә лаек, кирәкле һөнәрләрдән санала. Төзүчеләр алар - авыл-шәһәрләргә яңа сулыш өрүчеләр, җирдә матур эз калдыручылар. Сезнең тырышлыгыгыз белән яңа предприятиеләр, торак йортлар, ФАПлар һәм клублар төзелә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр ремонтлана. Эшегезгә тугры булуыгыз һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә районыбыз яңа төсмер ала, уңайлана һәм матурая гына бара, бездә ел саен күп кенә республика программалары тормышка ашырыла. Без республикада торак төзелеше буенча алдынгылар исемлегендә торабыз. Болар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Сез киләчәктә дә Питрәч районының үсешенә зур өлеш кертерсез дип ышанабыз. Төзелеш тармагына гомерләрен багышлаган, шулай ук бүгенге көндә төзүче булып эшләүчеләрнең барысын да ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә фидакарь хезмәтегез, эшегезгә тугры һәм җаваплы булуыгыз өчен чиксез рәхмәт белдерәм! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, изге эшегездә уңышлар телим. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:8bfcbb01-8124-491b-aea9-e740b27427cb>
CC-MAIN-2021-21
http://pestrecy-rt.ru/news/madaniyat/kotlaular-1523435213
2021-05-19T01:45:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243991562.85/warc/CC-MAIN-20210519012635-20210519042635-00305.warc.gz
tat
1.000004
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 1.0000042915344238}
pestrecy-rt.ru
Ии, гомер дигәннәрең… Аллаh биргән гомеремне якты йөзле булып, кешеләргә бары яхшылык эшләп , рәхмәтләр ишетеп кенә яшәсәм иде, балаларыма тэуфыйкъ, михербан бирсәң иде, дип Ходайдан сорагандыр да, Аллаhнын «Әмин» дигән вакытына туры килгәндер Мөнирә апаның теләкләре. Әйе, чыннан да, якты йөзле, елмаеп тора торган, эчкерсез самими карашлы, яхшы куңелле ана, инде дуртенче буын өчен дәу әни булган олы йөрәкле, киң күңелле, зур хөрмәт hәм ихтирамга лаек гап-гади татар хатыны- Мөнирә апа хакында язмам. Мөнирә апанын бүген олы юбилее, аңа 95 яшь. 95 ел гомер иткән кеше турында кыскача гына язып та булмыйдыр ул. 1927 елның 16 июлендә Сөлек авылында Даутов Сөләйман белән Бибисрур гаиләсендә 4нче бала булып доньяга килә ул. Алар барысы 9 бала булалар. (Собеханалла, диясе генә кала. Чонки, 9 бала турында, ул заманнардагы җиткелексез тормыш турында язып торунын кирәге дә юктыр.) Ләкин, төрле сәбәпләр, төрле фаҗигаләр аркасында 9 баланың 5се бәләкәй чакта ук вафат була. Сугыш башланганда 7нче класста укыган вакыты Монирә апаның. Әлбәттә инде мәктәптә укуларның тәртибе дә китә. Авылдагы барлык ир-атларны сугышка озаталар. Сөләйман абый сугышка кадәр колхозда завхоз, бригадир булып эшләгән, hәм менә хатыны Бибисрурга 4 бала калдырып, 14 яшьлек кыз балага бер бәйләм амбар ачкычлары тоттырып, бригадирлыкны да Мөнирә апа өстенә йөкләп Сөләйман абый да яу кырына китеп бара. Авылда карт-коры, бала-чага, сабыйларын күкрәкләренә кысып, инде ничекләр яшәп китик соң, дип аптырашта калган хатыннар. Ә Мөнирә апа кулында бер бәйләм ачкыч, юка иңнәренә күтәреп алга таба авылдашларын яшәтергә, эшләтергә тиешле бригадирлык эше. Нәрсә эшләргә, кая барып тотынырга? Басуда бәрәңге утау, билчәннәргә кадала- кадала тары утау, колхоз малларына ризык әзерләу. 14 яшьлек кыз бала нәрсә эшли ала соң? Бер ни эшләп булмый, тормыш дәвам итә, чәчү чәчәргә кирәк. Куенына мичтә пешкән бәрәнге тутыра да, өй борынча 9-10 яшьлек малайларны җыеп, хәрберсенә берәр бәрәнге биреп җир сөрергә алып чыга бригадир. Ничек итсә итә, башкарып чыгалар җир сөрүне. Мөнирә апа әкерен генә, көйләп кенә сөйли дә, сөйли. Ә минем, шушы сабыйны кызганудан күзләремә яшь, тамагыма төер тыгыла. “Казанга семенага киттек”-, дип дәвам итә истәлекләрен Мөнирә апа. Атлар ябык. Бара алырдай хатыннар белән ерак, озын юлга чыктык. Аякларда чабата, өстебездә дә, ташка үлчим генә, кием. Җәяүләп 11 көн баралар Казанга. Юл газабы- гүр газабы, дигән әйтем бар татар халкында. Димәк, тәфсилләп язып тору урынсыз. Алай да, семенаны исән- имин алып кайтып җиткерәләр. - Авылда 2 карт- Гыймран бабай белән Габдрахман бабайлар бар иде, шуларны алып чыктык басу башына. Бабайлар өйрәтеп тора, hаман да шул 9- 10 яшьлек малайлар кул белән чәчү чәчәләр.-ди. Шулай итеп тормыш каршыга килеп кенә торган авырлыкларны җиңеп, сынмаска- сыгылмаска тырышып, уз агымы белән бара. Әтисе сугышта үлеп кала Мөнирә апаның. Нива елгасын кичкәдә, зур көймәләргә утырып кереп киткән солдатларны дошман самолеты бомбага тота. Су өсте кып-кызыл була... Сугыш беткәндә 19 яшьлек җиткән кыз була Мөнирә апа. Бригадирлыкны сугыштан исә- имин кайткан авлыдашына тапшыра ул. Ачлы- туклы булсак та, халык дәрт иде, иске генә, бәләкәй генә клуб та гөрләп тора иде, ди. Сөлек авылында клуб мөдире булып та эшли, фермада сыер да сава ул. Кич клубка чыгар өчен, бер әбинең идәннәрен юып, чишмәдән сулар китереп, эшләрен эшләп чыга идем, шунын өчен ул миңа галошларын биреп тора иде , ди.” Ииии, гомер дигәннәрең,”- дип көрсенеп куя да, тагын дәвам итә. Ул заманнарда райкомнан колхозларны тикшерергә уполномоченныйлар җибәрәләр иде. Безгә дә килде, сугыштан кайткан, солдат киеменнән, матур гына, кап-кара чәчле бер егет. - Авыл советы секретаре Сафия апа бар иде. Сөтле чиләк күтәреп авыл советы каршыннан утеп барам. Сафия апа тәрәз шакый, кер әле, ди, мине чакыра. И, Ходаем, ни булды микән, дим. Бик хормәтле, коры кеше иде, мәрхумәкәем, урыны Җәннәттә булсын. Кердем, ишек төбендә генә басып торам. Эшләрне, тормышларны сораштыра инде бу. -Минем сиңа бер сүзем бар әле, Мөнирә, -ди . -Тыңлыйм, Сафия апа, -дим. -Сине кияугә димлим әле мин,- ди. -И, Сафия апа, аягыма кияргә галошым, өстемә алмаш кулмәгем булмасын, нинди кияу,- дип борылып чыгып барам, каршыма теге уполномоченный килеп басмасынмы. Шул егеткә димләве икән. Узе кет-кет көлә, үзе яулык чите белән куз яшьләрен сөртә Мөнирз апа. Менә шулай 19 яшеннән кияугә чыгып 6 балага гомер бирәләр “Уполномоченный” Хәниф абый белән Мөнирә апа. Үз кыенлыклары, шатлыклары, мәшәкатъләре белән матур тормыш коралар алар. Хәниф абый агроном да, парт.оешма секретаре да, авыл советы председателе дә булып эшли. Бераз алга китеп әйтәм, бик оста итеп плакатлар, лозунглар да язган ул. Ул әле безнен фронтовик шагыйребез дә иде. Авыл китапханәсендә уз куллары белән язган шигырләр альбомы саклана аның. Вафат инде Хәниф абый. Шулай итеп, Хәниф абый белән Монирә апа 6 бала устерәләр. Мөнирә апа клубта эшли, аннан сон пекарняда, 16 ел коммутаторда телефонистка булып хезмәт куя. Безнен авылда Мөнирә апаны уңган пешекче итеп тә беләләр. Колхозга кайлардан гына, нинди генә җитәкчеләр килсә дә, берсе дә Мөнирә апанын зур, булары чыгып торган тәмле бәлешен авыз итми китмәгән. -Иии, ул заманнарда колхоз чөгендере эшли идек бит. 5шәр- 6шар гектар бирәләр иде. Эшләдек, Аллаhка шөкер, карышмадык.-ди Мөнирә апа. Әйе, басынкы да, унган-булган да, суз тынлаучан да булган Мөнирә апа. Аның талгын гына, йомшак кына тавыш белән сөйләгәнен тыңлау, истәлекләрен яңартып көлеп тә, елап та искә төшеруләре, куңелләрне әллә кайларга алып китә. Нинди тормыш кичкән, бугенге көндә дә куңеленең йомшаклыгын, күзләренең нурын саклап кала белгән АНА. Мөнирә апа иңнәр күтәрә алмаслык авыр кайгылар да, бала югалту ачысын да кичерә. Төпчек улы Ильгизенең хатыны үлеп киткәннән соң, 3 бала белән ятим калган улының күзләренә ничек карагандыр да, нинди сузләр таба алгандыр газиз ана. Ильгизе балаларын да ким-хур итми үстерә, беренчеләрдән булып ДОН комбайны алып кайтып, шул комбайнда алдынгы булып колхозда эшли. Ни кызганыч, Ильгизнең дә гомере кыска була. 3 онык та олы йорәкле, киң күңелле ана канаты астында була. Монирә апанын 5 баласы исән. Алардан туган 13 онык, 19 оныкчык, 4 оныклар баласы.Ә Мөнирә апа узе кече кызы, Ветераннар советы рәисе, инде узе дә лаеклы ялда булуга карамастан, район күләмендә оештырыла торган спорт ярышларында, авылыбыз клубында уза торган чараларда актив катнашучы, бер суз белән әйткәндә- авылыбыз активисткасы-Фәридә апа тәрбиясендә яши. Мөнирә апа бүген дә, авылдагы, районыбыздагы яналыклар белән кызыксынып тора. Кеше өзелми Мөнирә апалардан. Атна ялларына балалар, оныклар кайтып тула. Мөнирә апаның якты йөзен, яратып караган күзләрен, кытыршы учлары белән икәләгән кулларын, Фәридә апаның вакыт табып күп итеп әзерләп куйгап манты- пилмәннәрен, әнисе кебек оста итеп пешергән бәлешләрен сагынып кайталардыр алар. Фәридә апа, балаларны санап китә, -Казаннар, Чаллылар, Әлмәтләр, исемнәре белэн саный башласам, үзем дә буталам кай чагында, ди дә, янгыравыклы тавышы белән кычкырып көлеп тә җибәрә. Әйе, рәхәт итеп, җиткелек тормышта, гөл-бакчалы ихатада, матур итеп, балалар-оныклар кадер- хормәтен тоеп, рәхмәтләрен ишетеп яши Мөнирә апа. Чыннан да, теләкләре кабул булган Мөнирә апаның. Хормәтле Мөнирә апа, үз чиратыбызда без дә, Иске Дөреш авылы мәдәният йорты, авыл китапханәсе, авыл җирлеге хезмәткәрләре исеменнән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Киләчәк гомерегездә дә бүгенгедәй тормыш матурлыгын үз күзләрегез белән күреп, йомшак, назлы җилләрне тоеп, хәтфә үләннәргә уз аягыгыз белән басып, рәхәт итеп яшәргә насыйп итсен әле. 95 яшьлек юбилеегыз котлы- мөбәрәк булсын. Ләйсән Миннахметова /Автор фотосы Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:153899a3-697a-4f6b-b5ce-3365e97b9953>
CC-MAIN-2022-33
http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/ii-gomer-dignnre
2022-08-09T13:53:18Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882570977.50/warc/CC-MAIN-20220809124724-20220809154724-00160.warc.gz
tat
0.999983
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999829530715942}
tukai-rt.ru
Авылым - туган ягым Олы Чакмак авылы сайты 423993 РТ Мөслим районы Олы Чакмак авылы E-mail: [email protected] Олы Чакмак авыл хуҗалыгы үсеше Сугыштан соң 1948-50 елларда кадәр авыл советы председателе булып Гыймаев Гобәйдулла Гыймай улы эшли. Ул чорларда колхоз председателе Шәйхетдинов Дәүләтша була. Хатын-кызлардан беренче буларак. Нурҗиһан Абдуллина 1943-51 елларда партия оешмасы секретаре булып эшли, ә 1951-53 елларда авыл советы председателе була. Ул елларда Нурмиева Банат – бригадир, Җәрмиева Хөршидә - сарыкчылыкта мөдир, Сәлимова Мөршидә - хисапчы, Нуриева Тәзкирә кладовщик булып эшләгәннәр. Ул авыр елларда бөртеклеләрнең гектарыннан 6-7 ц уңыш алганнар. Сугыштан соңгы елларда колхозда кәбестә, кыяр, суган үстергәннәр. Яшелчәчелек бригадиры булып Салихҗан бабай эшләгән. Ул елларда колхозда сыер, сарык, каз, үрдәк, тавык асраганнар. Сыер фермасы һәр сыердан 300 л сөт савып алырга йөкләмә алган. 1956-58 елларда Олы Чакмак авылында авыл советы председателе булып Әхмәтов Гыйльметдин Әхмәт улы эшли. 1959 елга кадәр, авыл советы Рус Шуган авылы белән кушылганчы, бу постта Шаймиева Җәмилә Хаммади кызы эшли. Ә 1964 елның 17 февралендә колхоз да Рус Шуган авылы белән кушыла. Ул чорларда колхоз председателе Хөснетдинов Фәрвәҗетдин Зыятдин улы була. Дуңгызчылык фермасы мөдире Хамадиева Җәмилә (алгы планда уртада) хезмәттәшләре арасында. Хөснетдинов Фәрвәҗетдин колхоз ягулык станциясендә эш вакытында. Олы Чакмак авылы 1963-2000 еллар эчендә аеруча үсә, зурая. Күптөрле төзелешләр алып барыла. 1963 елга кадәр колхоз “Татарстан“ дигән исем белән йөртелә. 1968-1991 елларда “ Маяк“ исемен йөртә. 1971 елларга кадәр колхоз белән (Шуган авылы белән берлектә) Хафизов Гариф Хафиз улы җитәкчелек итә. I968 елда уңыш бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 38 ц алына. Г. Хафизовичка “Атказанган агроном” исеме бирелә. Бу елларда агроном булып тынгысыз, хезмәтен яратып башкаручы Фәхертдинова Зөһрә Гаяз кызы эшли. Ул 1964-1968 елларда Тәтеш техникумының агрономия бүлеген тәмамлый. Туган авылында ул I968-1991 елга кадәр агроном була, ә аннан соң ындыр табагы мөдире һәм шул ук вакытта профсоюз оешмасы рәисе вазыйфасын башкара. 1971 елда авыл уртасыннан агучы Баланны елгасы аша таш күпер салына. 1971-1984 елларда колхоз җитәкчесе булып Шәймарданов Әзһәм Шамил улы эшли башлый. Бу чорларда авылда төзелеш эшләре киң колач ала: сыер фермасы, ындыр табагы, 2 дуңгыз торагы, кормоцех төзелә. 1971 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 36 ц, ә чөгендердән 360-380 ц уңыш алына. 1976 елда яшьләр өчен торак йортлар төзелә. Авылда райпо магазины һәм общепит буфеты халыкка хезмәт күрсәтә. Буфетка сату өчен даими рәвештә азык-төлек, ипи, мичкәле сыра китерелә, анда кайнар аш әзерләнә. Олы Чакмак авылы олы юл өсте булып санала. Мөслим – Азнакай – Бөгелмә маршруты буенча йөк ташучы машина шоферлары бик яратып тамак ялгарга буфетка тукталалар. Мөслимнән Әлмәт юнәлешенә туры юл яңартылгач, авыл аша машиналар хәрәкәте азая һәм шуңа бәйле рәвештә буфетның да әһәмияте кими. 90 еллар башында ул ябыла, аның алты почмаклы агач йорттан гыйбарәт торагы сүтелә һәм аның урынында автогараж төзелә. Электр белән җылытылучы автогаражга янгын сүндерү машинасы, колхоз идарәсе машиналары кертеп урнаштырыла. 80 еллар башында авыл хуҗалыгында игеннәрне урып-җыю компаниясенә аеруча зур әһәмият бирелә башлый. Комбайннар парады үткәрү модага керү, комбайнерлар арасында социалистик ярыш оештырып, анда җиңүчеләргә район слетында коляскалы мотоцикл кебек зур бүләкләр бирү моның ачык мисалы булып тора. 1981 нче елда уракка төшәр алдыннан элекккеге Киров исемендәге колхоз (Мөслим авылы) белән “Маяк” колхозы арасындагы межада (Нарат чокырында) бу ике хуҗалык арасында ярыш формасында үткәрелгән комбайннар парады бигрәк тә күңелле була. “Маяк” колхозының Олы Чакмак бригадасыннан гына да дистәгә якын “Нива” комбайны тулы әзерлек белән бер сафка тезелеп баса. Ул комбайннарны Нәгыймов Әнвәр, Хөснетдинов Шәйхетдин, Фазлыев Фатих, Зәйнуллин Зөлфәт, Шәрифуллин Азат, Кашапов Рифкать, Мөфтиев Ренатлар иярли. Комбайнерлар үзләренең ярдәмчеләре белән берлектә жатканың мотовилосын сүтеп, аны подборщикка алыштыру буенча ярышалар. Ашлыкны суктырып карап, бөртек югалтулар дәрәҗәсе тикшерелә. Бу ярышта бер югалтуларсыз Нәгыймов Әнвәр җиңүгә ирешә. Бу елның бик эссе һәм коры килүе борчылу тудырса да, игеннәрнең югалтуларсыз җыеп алыначагына ышаныч арта. Урып-җыю чорында комбайнерларның көнлек эш нәтиҗәләре язып ашхәнә ишегенә эленә. Бу елларда колхоз буенча иген суктыруда Нәгыймов Әнвәр, Хөснетдинов Шәйхетдин алдынгылыкны бирми. Ашханәдә ике тапкыр кайнар аш пешерелә. Нәгыймова Асияның пешергән икмәген һәм ашын барлык механизаторлар да яратып ашыйлар. Барлык хезмәт стажын механизатор һөнәре белән бәйләгән Нәгыймов Әнвәр Нәгыйм улы 1932 елда туган. Ул күп еллар комбайнда ашлык суктырып, беренчелекне бирми, ә елның калган чорында “тимер атын” егәрли. Хезмәт чорында трактор белән ташкүмер ташу өчен күп тапкырлар Бөгелмә станциясенә рейска йөри, юл төзелешенә ком, гравий ташый. 1972 елда үзе барып, колхозга алып кайткан аның тракторы хәзер дә төзек. Пенсия яшендә булып та Нәгыймов Ә.Н. колхоз производствосында чөгендерне кагатларга ташуда алыштыргысыз өлеш кертте һәм хәзер дә нинди эшкә кушсалар да тракторы кузгалып китәргә әзер. Хәзерге вакытта мәчеткә намазга йөри. Хезмәтендәге казанышлары өчен 1986 елда СССР Верховный Советы президиумы указы белән “За трудовое отличие”, 1994 елда “За доблестный и самоотверженный труд в период Великой Отечественной войны”, шулай ук Бөек Ватан сугышының юбилей мелальләре белән бүләкләнә. Хөснетдинов Шәйхетдин Сәләхетдин улы 1930 елда Олы Чакмак авылында туа. Сугыш чорында яшүсмер чагыннан ук басу кырларда өлкәннәр белән эшли. 1948 елда ерак урманнарда агач кисүдә эшли. Аннан соң Кемерово өлкәсендәге шахтада эшли. 1956 нчы елда - Минзәләдә механизаторлар әзерли торган училищеда укып белем ала һәм Мөслим МТС ында эшли. Барлык техниканы колхозларга тараткач, авылга эшкә кайта. 33 ел буе комбайнда, кышын тракторда, ремонтлауда, кирәк булганда фермада эшли. Тырыш хезмәте өчен Шәйхетдин абый хөкүмәтебезнең мактау кәгазләрен, бүләкләрен ала. 1967 елда Шуган авыл советына депутат итеп сайлана. 1968 елда авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен Мәскәүгә ВДНХ күргәзмәгә җибәрелә. Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. “ За долголетний добросовестный труд” дигән медаль бирелә. Ул – хезмәт ветераны. 1990 елда лаеклы ялга чыкса да, язгы чәчү, урып – җыю чорларында булыша, тегермән тартуда эшли. Хөснетдинова Рәмзия Кашап кызы 1981 елда Олы Чакмак авылында туа. Мәктәптә уку елларында комсомол секретаре вазыйфасын башкара. Яшьтән үк җырларга ярата. 1955 нче елда төрле эшләрдә эшли, бозаулар карый. Кошчылык фермасында эшләгән елларында район буенча беренче урынны яулый. 1968 нче елдан дуңгызчылык фермасында эшли башлый. Шәйхетдин абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. “Ана даны” медале белән бүләкләнә. 1977 нче елда ул мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк ала. 1978 нче елда Рәмзия апа “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә лаек була. 1988 нче елда лаеклы ялга чыга һәм күпьеллык хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исемен ала. Кашапов Рифкать Кашап улы 1935 елда Олы Чакмак авылында туа. 22 ел шофер булып эшли. Аннан соң комбайнда алдынгылар рәтендә эшли. Тырыш хезмәте өчен Мәскәүгә ВДНХ күргәзмәсенә җибәрелә. Пенсиягә 1995 елда чыга. 1967 елда Бөек Октябрьнең 50 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән “Социалистик ярышта” югары күрсәткечләре өчен мактау мандаты тапшырыла. Пенсиягә чыккач та ветераннар советы рәисе булып эшли. Кашапова Сәрия Җамалетдин кызы 1939 елда Олы Чакмак авылында туа. 1952 елдан колхозда терлекчелектә эшли: сыер савучы була. 1970 еллардан дуңгызчылык фермасында эшли. Тырыш хезмәте өчен күп төрле мактау грамотасы белән бәяләнә. 1973 елның 22 октябрендә “Социалистик ярышта җиңүче” значогы белән бүләкләнә. 1975 елның 21 январендә авыл хуҗалыгын үстерүдә бронза медаль бирелә. 1974 – 1979 еллар эчендә “Районның иң яхшы дуңгыз караучысы” дигән почет тасмалары бирелә. Исеме районда “Бишьеллык алдынгысы” дип исемләнгән почет тактасында була. К. Сәрия күп бала анасы да. Рифкать абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.”Ана даны медале” бирелә. Халиков Таһир Халик улы 1927 елда туган. Гомере буе авылда тырыш хезмәт куя. Сугыш елларында урман кисүдә эшли, 1952 еллардан кырчылык бригадиры, сыерчылык фермасында мөдир булып эшли. Эшләу дәверендә мактау кәгазләре һәм бүләкләр ала. Иң авыр елларда кохозны аякка бастыру өчен көнне – төнгә ялгап эшләде ул. Шаймухаметова Маһинур Госман кызы 1940 елда Теләче районы Шәдке авылында туа. 1967 елда Олы Чакмак авылына килен булып төшә. Шул елдан фермага эшкә килә. Бозаулар карый, сыер сава. Аннан соң дуңгызчылык фермасында тырыш хезмәт куя. Эшләү дәверендә гел мактау кәгазьләре, бүләкләр алып тора. 1980 елда районның мактау тактасына куела. 1974 – 1976 елларда “Районның 5 еллык алдынгысы” дигән исем бирелә. 1976 елда Авыл хуҗалыгын үстерүдә аеруча тырышып эшләгән өчен ВДНХның көмеш медаленә лаек була. 1975 елда шундый ук бронза медаль белән бүләкләнә. 1975 елда Шуган авыл советы депутаты итеп сайлана. 1986 елның 29 августында СССР Верховный Советы президиумы указы белән “За трудовую доблесть” дигән медаль белән бүләкләнә. 1991 елның 14 февралендә “Хезмәт ветераны” дигән медаль бирелә. 1995 елда лаеклы ялга чыкканнан соң да терлекчелектә тырыш хезмәт куя. Районның “Иң яхшы дуңгыз караучысы” дигән лента – тасмалар бирелә. Бикташев Габдрахим Габдрахман улы 1930 елның 15 июлендә Олы Чакмак авылында туа. Яшьли ятим кала, Гизденисә әби тәрбиясендә үсә. Яшьтән “Кызыл төбәк” колхозы басуларында үгез җигеп эшли. Авылда беренчеләрдән булып пионер сафына алына. Армия сафында 1950 – 1953 нче елны хезмәт итә. Армиядән соң тимерчелектә беренче бригаданың бригадиры булып эшли. Аннан соң төзү бригадасында эшли. 1969 елда дуңгызчылык фермасына эшкә керә. Анда 22 ел тырыш хезмәт куя. Алар гомер буена ирле – хатынлы эшлиләр. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Габдрәхим абый тырыш хезмәте өчен районда беренчеләрдән булып җиңел машина белән бүләкләнә. Эшләү дәверендә диплом, грамоталар, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1991 елда Хезмәт ветераны медале бирелә. Лаеклы ялга 1990 елда чыга, Кызыл диплом белән бүләкләнә. Гадельшина Җәмилә Ахуновна 1929 елда Олы Чакмак авылында туа. 7 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшләргә кала. Сыерчылык фермасында эшли. Хезмәт стажы 43 ел. Эшләү дәверендә бик күп мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр ала. 1965 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеме бирелә. Шул ук елны “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. 1984 елда лаеклы ялга чыга. Шәйхетдинов Раиф Дәүләтша улы 1934 елның 10 июнендә Олы Чакмакта туа. 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мөслим сельхоз-техникасында трактористлыкка, Чаллыда комбайнерчылыкка укый. ДОССАФта шоферлар курсын тәмамлый. Туган җиргә мәхәббәт аны авылда калдыра. 1960 елга кадәр тракторист, урып - җыю чорында комбайнда тырыш хезмәт куя. 1960 – 1964 елларда механик була. 1964 – 1975 елларда кадәр “Маяк” колхозында комплексный бригадир булып эшли. Халык белән уртак тел табып эшли. 1975 елда шофер булып эшли. Хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан уңай бәяләнә. 1970 елда В. И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырыла. 1985 елда тырыш хезмәте өчен бронза медаль ала. Гомуми эш стажы 56 ел. 1994 елда лаеклы ялга чыкса да, колхозда шофер булып эшли. 1999 елда “Хезмәт ветераны” исеме бирелде. Салихова Мөзәянә Олы Чакмак авылында 1939 нчы елда туа. авылда, Мөслимдә укып урта белем ала. Ул 1956 нчы елдан башлап сыер сава, дуңгыз, сарык карый Һәм башка төрле тармакларда эшли. Ул елларда яшь кешегә эшләр авыр булган, барсы да кул көче белән булган. 1974 нче елда госстрахка агент булып кергән, үзенең авылында эшләгән. Эшләү дәверендә югары күрсәткечләргә ирешеп, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Аңа “Ударник Комунистического труда” грамотасы бирәләр. 1984 нче елда үз теләге белән, дуңгызчылык фермасына җитәкче, ферма мөдире итеп куялар. Читтән торып Минзәлә зоотехникумында белем ала. Ул эшләгән дәвердә фермада 400 меңнән артык дуңгыз була, аларны симертеп 1420 кг га җиткереп Бөгелмәгә (дәүләткә) тапшыралар, үсешләр югары була. Ана дуңгызларны 2-3 турлап балалатканнар. 1500 әр бала булган, үсешләр 350-400 г булган. Дуңгыз караучылар барсы да стажлы яхшы эшчеләр була. Салихова Мөзәянә Казанга алдынгылар җыелышына бара. 1986 елда авыл хуҗалыгындагы югары хезмәте өчен ферма коллективы белән РСФСР дәүләт советының 13 август указы нигезендә дуңгызчылык фермасына мактау грамотасы бирелә. Гарипов Фатих Рәшит улы 1940 елның 1 нче январендә Олы Чакмак авылында туа. Олы Чакмак мәктәбендә 7 класс, кичке мәктәпнең 9 классын тәмамлый. 1959 елга кадәр армия сафларына алынганчы колхозда эшли. Армиядә Тын океан хәрби диңгез флотында моряк булып хезмәт итә. Ул анда отделение командиры һәм минёр була. 54 мина шартлата. 1963 елда армиядән соң Волгоград шәһәрендә трактор заводында берничә ел эшли. Татнефтегазразведка трестында нефть эзләү канторасында тракторист булып эшли. Аеруча тырышлыгы өчен 1966-67 нче елларда почет граммоталары белән бүләкләнә. Гаилә хәле буенча авылга кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы колхозда тракторист булып эшли. Ул кайда гына эшләсә дә хезмәтне сөя, эшен намус белән башкарып бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары ала. 1975 елның 11 февралендә хөкүмәтебез аңа “За услуги в области механики сельского хозяйства“ дигән почет грамотасы, кыйммәтле бүләкләр һәм Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән исем бирелә. 1972 елның 27 мартында “За достижения в первом году девятой пятилетки“ дигән свидетельство белән бүләкләнә. Аның исеме районның Мактау китабына кертелә. Фатих абый лаеклы ялга чыккач та колхозда тырышып эшләвен дәвам итә. 2006 елның 25 нче маенда каты авырудан вафат була. 1985 елның март аеннан алып 1989 елга кадәр “Маяк” колхозын Зарипов Фатих Кәрәм улы җитәкли. 1990 елда колхоз Рус Шуган авылыннан аерылып чыга. Шуган “Новый путь” исемен йөртә башлый. ”Маяк” колхозына җитәкче итеп Чакмак авылы егете Гыймаев Радик улы билгеләнә. Ул эшләгән 1990-2000 елларда да авылда уңай якка үзгәрешләр була. Район күләмендә авылларны газлаштыру башлана. Авылда газ кертү 1993елда башлана. 1993 елда колхоз рапстан мул уңыш ала (һәр гектардан 26ц). Колхозга “Волга,” ”Жигули” машиналарын бүләк итәләр. Бу елда колхоз ”Миллионер колхоз” исемен ала. Авылга газ кертү өчен торбалар, газ краннары сатып алына. Газчы булып Хабибуллин Хәмит Хәмидулла улы эшли. Беренче итеп газны “Яшьләр” урамына тоташтыралар. Авылда хәзер бөтен хуҗалыкта газ кертелгән. Бу эшләрне газчы Сәлимов Дилүс башкарды. Бу елларда баш бухгалтер булып Хәертдинова Гөлия Халик кызы эшли. Хаҗиев Фарса Хафаз улы 1943 елның 23 майында Олы Чакмак авылында туган. 1950 – 1962 елларда Олы Чакмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1957 – 1962 елларда армия сафларына алынганчы колхозда төрле эшләр башкара. 1962 – 1965 елларда Совет армиясе сафларында Польшада хезмәт итә. Хезмәтнең соңгы ике елын “кече радиолинейная станция” начальнигы вазыйфасын башкара. Хезмәт иткән вакытта “Отличник Советской армии, 20 лет победы над Германии” медале белән бүләкләнә. 1965 елда армия хезмәтенә кайткач, кыска сроклы 4 айлык Минзәлә музыка мәктәбендә баян буенча музыка белеме ала. Шул ук вакытта кич белән АМК да шоферлыкка укый. 1965 – 1968 елларда кичке мәктәптә укып 10 класс урта белем ала. 1969 – 1972 елларда эштән аерылмыйча читтән торып Тәтеш совхоз техникумының агрономия бүлеген тәмамлый. 1972 – 1974 елларда колхозда үсемлекчелек буенча бригадир булып эшли. 1974 – 1990 елга кадәр Олы Чакмак авылында”Маяк” колхозы буенча комплекслы бригадир вазыйфаларын башкара. 1976 – 1978 елларда райондагы почет тактасына исеме кертелә. 1990 – 2000 елларда колхозда прораб булып, 2000 – 2003 елларда пенсиягә киткәнче агроном булып эшли. Колхозда эшләгән дәвердә күп мәртәбә Почет тактасына кертелә, кыйммәтле бүләкләр ала. “20 лет победы над Германией” медале өчен “Хезмәт ветераны” исеме бирелә. 2006 елда “Могҗизалар кыры” уенында ярышырга Мәскәү шәһәренә бару бәхетенә ирешә.Хәзер лаеклы ялда. Гыймаев Радик Гобәй улы 1954 елның 23 февралендә туа. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1975-1981 елда КСХИда белем ала. 1981-1982 еларда “Нектар” совхозында инженер булып эшли. 1982-1984 елларда район авыл хуҗалыгыгы управлениесендә “Начальник инспекции Госсельтехнадзор” булып эшли. 1984-1985 елларда ”Зам. управляющего СХТ (сельхозтехники)” булып эшли. 1985-1987 елларда председатель МРО мелеорации булып эшли. 1987 – 1989 елларда Калинин исемендәге колхозда председатель булып эшли. 1989 – 2000 елларда “Маяк” колхозында председатель булып эшли. Бу елларда колхозда уңай якка үзгәрешләр була. Колхоз районда алдынгылар рәтендә бара. Авылда һәр хуҗалыкка газ кертелә. Бөртеклеләрдән мул уңыш алына. Терлекчелек фермаларында күп продукция җитештерелә. Радик Гобәй улының оештыру сәләте көчле була. Аның хезмәтен хөкүмәтебез уңай бәяләп грамота, мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкли. 1998 елда “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. 2003 - 2004 елларда Татарстан президентының “Алтын билге”се тапшырыла. 2000 – 2005 елларда Алабуга районының администрация җитәкчесенең урынбасары булып эшли. Алабугада авыл хуҗалыгы управлениесендә начальник булып эшли. 2005-2006 елларда Мөслим районында ООО ВАМИНда генераль директор булып эшли. Бүгенге көндә гаиләсе белән Алабуга шәһәрендә яши, юл төзү идарәсендә эшли. 1994 елның апреленнән колхоз исеме бетерелеп, “Маяк” коллектив предприятие исемен ала, ә 1998 елдан “Маяк” крестьян-фермер хуҗалыгына үзгәртелә. 2003-2006 елларда хуҗалык җитәкчеләре бик еш алышына. Халыкка хезмәт хаклары вакытында түләнмәү сәбәпле, яшьләр авылда аз кала башлый. 2004 елдан басуда чөгендер игү туктатыла. 2007 елның башыннан хәзерге көнгә чаклы “Полимекс” ширкәтенә караган ООО “Чакмак” җәмгыяте белән Хәертдинов Илгизәр Фәтхи улы җитәкчелек итә. Җәмгыяттә барлыгы 62 кеше хезмәт куя. Хезмәт хаклары даими бирелеп барылмый. Авыл халкы нигездә ихатада мал-туар асрап, сөт сатканнан кергән табыш белән көн күрә. Баш бухгалтер вазыйфасын Нуриева Ландыш Расих кызы башкара. Авылга үзгәртү җилләре килеп керсә дә, халык тырышып эшләвен дәвам итә. Алдынгы сыер савучылар: 3 игезәк бала анасы Әхмәдиева Фәнүзә, Шәрифуллина Гөлнара, Нәбиева Рәйхангөл. Терлек караучылар: Бертуган Нуриев Наил һәм механизатор Нуриев Алмаз, ирле-хатынлы Бәдертдинов Атлас һәм Ләйсән. Алдынгы комбайнчылар: Шигапов Рөстәм, Хөснетдинов Илмир, тракторчы Сәлимов Гөлүс һ. б.
<urn:uuid:6b113792-3abd-4581-9253-6a25f556a815>
CC-MAIN-2021-31
http://der-chekmak.narod.ru/aval.htm
2021-07-30T23:36:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-31/segments/1627046154032.75/warc/CC-MAIN-20210730220317-20210731010317-00422.warc.gz
tat
0.999986
Cyrl
7
{"tat_Cyrl_score": 0.9999861717224121}
der-chekmak.narod.ru
Киңәшмә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды, анда Россия Федерациясе Спорт министры Павел Колобков катнашты. Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.
<urn:uuid:03cf7de6-e127-472e-8875-9580cc760f0d>
CC-MAIN-2020-10
https://metshin.com/tt/posts/21582
2020-02-24T21:35:36Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875145981.35/warc/CC-MAIN-20200224193815-20200224223815-00043.warc.gz
tat
0.999052
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9990515112876892}
metshin.com
Питрәчлеләргә урманда һәм шәһәрдә ничек адашмаска кирәклеге турында сөйләячәкләр Чараның спикеры булып «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды координаторы чыгыш ясаячак 20 апрельдә сәгать 10да Питрәчтә «Лиза Алерт» ирекле эзләү-коткару отряды координаторы Альбина Гәрәева белән очрашу булачак. Ул өлкән яшьтәге гражданнарга үзең белән урманга нәрсә алып барырга, анда үзеңне ничек дөрес тотарга, адашсаң нәрсә эшләргә һәм шәһәрдә югалып калсаң кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләячәк. Чара балалар иҗаты йортында (Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1 нче йорт) узачак. Оештыручылар - «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч районындагы социаль яклау бүлеге. «Лиза Алерт» ирекле эзләү-коткару отряды 2010 елда волонтерлар тарафыннан урманда адашкан һәм хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү максаты белән оештырылган. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:9bbcb1cf-db65-4cb6-9760-637677942552>
CC-MAIN-2023-23
https://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/pitraclelarga-urmanda-ham-saharda-nicek-adasmaska-kiraklege-turynda-soilaiacaklar
2023-06-08T10:59:31Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224654871.97/warc/CC-MAIN-20230608103815-20230608133815-00554.warc.gz
tat
0.99999
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999898672103882}
pestrecy-rt.ru
ХЫЯЛЫМДАГЫ МӘКТӘП. Әйе мәктәпкә һәрчак күңел тартылып тора.Мәктәп – безнең икенче йортыбыз.Балачагыбыз шушы мәктәптә беренче укытычыбыз янында үтә. ...Менә мин иртән торып мәктәпкә барырга чыгам.Мәктәп күршедә генә тора.Ул өч катлы бина.Эченә кергәч безне зуууур матур коридор көтеп тора.Коридорда тәнәфес вакытында без теләгән җырчылар җырлый. Менә мин үзебезнең класска керәм.Класс эче күзнең явын алырлык,әкияттәгечә матур.Укучылар утыра торган урындыклар гади генә түгел, серле һәм һәр партада компьютерлар көйләнгән . Ә класс алдына зур такта эленгән. Укытучыбыз Гөлсинә апа безгә шул такта ярдәмендә дәрес аңлата.Без кайбер күнегүләрне компьютер ярдәмендә эшлибез. Спортзалда да барлык шартлар тудырылган.Анда үзеннән-үзе гол ясый торган туплар бар. Спортзалның бер ягында бассейн урнашкан. Бу мәктәптә бер көн укып, бер көн ял ителә һәм көнгә өч кенә дәрес укытыла.Мәктәптә ашханә дә бар, анда төрле тәмле-тәмле ризыклар әзерлиләр.Андагы савыт-сабаны махсус машина юа.Мәктәптән кайтасы килми. Без спортзалда ,китапханәдә шөгыльләнәбез. Вакыт тиз уза. Ләкин болар барысы да хыял гына. Мәктәпле һәм белемле булу бар кешегә дә кирәк. Мәктәпне яратыйк,укытучыларны хөрмәт итик. Ахмадуллин Ильяс Әтнә районы Яңа Җөлби башлангыч мәктәбенең 4сыйныф укучысы
<urn:uuid:bee592c5-7f57-415e-8a5e-0c500e3c553d>
CC-MAIN-2018-30
https://educontest.net/ru/1673363/%D1%85%D1%8B%D1%8F%D0%BB%D1%8B%D0%BC%D0%B4%D0%B0%D0%B3%D1%8B-%D0%BC%D0%BA%D1%82%D0%BF/
2018-07-18T02:42:18Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-30/segments/1531676590046.11/warc/CC-MAIN-20180718021906-20180718041906-00589.warc.gz
tat
0.999921
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999207258224487}
educontest.net
Районнарда Татар үзешчәннәре Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге сәләтле балаларны ачыклау максаты белән “Йолдызлы яңгыр” вокал конкурсын игълан иткән иде һәм 19 ноябрьдә аның беренче этабы узды. Милләттәшләребездән музыкаль бәйгедә Кочко-Пожардан Диляра Гаязетдинова, Диляра Әхмәтбаева һәм Карина Климентьева, Грибаннан Айдар Секамов катнаштылар. Икенче этабы декабрьдә дуэт яисә трио формасында үткәрелер, ә Яңа ел каникуллары вакытында бу бәйге зур гала-концерт белән тәмамланыр. Иң яхшыларны, әлбәттә, бүләкләрләр дә. Сафаҗай спортчылары Пильна районы Сафаҗай мәктәбе уку-укыту буенча гына түгел, спорт ягыннан да районда беренчеләрдән булып санала. Үткән атнада Пильнада 2005 елда туучылар арасында уздырылган баскетбол чемпионатында тренер Рөстәм Хайретдинов җитәкчелегендәге малайлар һәм кызлар командалары беренче урыннарны яулаганнар, ә Камилә Абдрахманова белән Камил Абдулбәров иң яхшы уйнаучылар булып табылган. Суыксу тормышы Кызыл Октябрь районы Суыксу башлыгы Рәшит Хәсәнов белдерүенчә, авылда китапханә, клуб, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы эшли. Белем- тәрбия бирү учреждениеләренә 19 бала йөри. Быелгы төзекләндерү эшләре планы кысаларында биш урамга вак таштан чокырлы ремонт ясалган, “Җирле инициатива- лар” программасы кысаларында Юность урамына асфальт са- лынган. Клубта җылыту мәсьәләсе хәл ителгән — котельныйны бина эченә урнаштырганнар, аны район мәдәният комитеты кайгырткан. Тукай күпере Спас районы Бозлау администрациясе авылларында юлларны тиешле дәрәҗәдә тотуга зур игътибар бирәләр. Күптән түгел Тукайда Полевая урамындагы иске күперне сүтеп, яңасын төзегәннәр. Аны булдыруга җирле администрация шактый сумма биргән, ә төзү материалларын авыл халкы кайгырткан. Шулай ук тукайлылар төзү урынында елга юлын үз көчләре белән чистарткан. АВЫЛЛАРДА Сафаҗай главасы Фәрит Каюмов белдерүенчә, өлкә гранты исәбенә мәдәният йортына яңа аппаратура сатып алганнар, ә администрация җирле “Киров” СПКсы ярдәме белән хоккей ко- мандасы өчен яңа форма кайгырткан. Печәдә бүгенгә клуб, Лопатин администрациясе вәкиллеге, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы һәм ике кибет эшли. Уразавыл мәктәбе укучылары укытучы Динара Яруллина җитәкчелегендә “Сделано с заботой” Бөтенроссия акциясе кысаларында кошлар өчен 15 җимлек ясаганнар һәм аларны бакчага элгәннәр. Камка клубында Әниләр көне уңаеннан җирле үзешчәннәр концерт куйган. Чүмбәлинең хөрмәтле кешеләренең берсе Садек Арслановка 19 ноябрьдә 90 яшь тулган. Семочки мәчетендә алты дистәгә якын өлкәннәрне җыеп, сый-хөрмәт күрсәткәннәр. Аларны район һәм авыл башлыклары Халит Сөләйманов белән Равил Бәдретдинов, имам Рәшит хәзрәт Хайретдинов котлаганнар. Красный Остров мәдәният йортына мәскәүле авылдашлары әлеге учреждениенең исеме язылган элмә такта бүләк иткәннәр. Шөбилеле Эмиль Мөхәммәдияров йөзү буенча өлкә беренчелеге ярышларында ирекле стильдә 1500 метрлык дистанциядә финишка өченче, 800 метрлык дистанциядә икенче булып килгән. Петрякс мәктәбенең өлкән класс укучылары өчен, Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына һәм Комсомол оешмасының барлыкка килүенә туры китереп, тарих сәгатьләре үткәрелгән. Кече Рбишча һәвәскәре Илдус Харрясов бу көннәрдә Казанда барган “Татар моңы” Халыкара конкурсында катнаша. Ишавылдан Рәхилә Аймасова Спас районы игълан иткән фото- конкурста катнашып 1 урынны алган. Иске Мочалида моннан өч ел элек мәскәүче авылдашла- ры, эшмәкәр Шамил Хайретдинов крестьян-фермерчылык хуҗалыгы оештыра һәм аңа әнисенең исемен бирә. Бүген “Хабибуллина Н.С.” КФХсы уңышлы гына эшләп килә. 24.11.2017 Илнар ТОКТАРОВ әзерләде. Татарские сёла Нижегородской области (список) В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия
<urn:uuid:2c429386-3c73-4b33-bd73-5fe2b1f2ca90>
CC-MAIN-2021-17
https://shubino-video.ru/2017/11/20/kyiska-ya-alyiklar-24-11-2017/
2021-04-19T11:18:38Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038879374.66/warc/CC-MAIN-20210419111510-20210419141510-00344.warc.gz
tat
0.999971
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 0.9999712705612183}
shubino-video.ru
Буа ветеринария техникумында республика аш-су бәйгесе узды (фоторепортаж) Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган әлеге конкурс “Әбием сандыгы” дип аталды. Анда һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары татар ашларын әзерләүдә осталыкларын сынадылар. Республиканың төрле районнарыннан 13 конкурсант 1,5 сәгать эчендә токмач, куллама, кош теле, урама, гөлбанак әзерләделәр. Аларны республиканың танылган аш-су остасы, якташыбыз – Татар милли мәдәнияте һәм кухнясы Халыкара ассоциациясе Президенты Резеда Хөсәенова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Моннан тыш өй эше дә бар иде. Һәр конкурсант “әби сандыгыннан” онытыла башлаган ризыкларны пешереп килеп, аларның рецепты, әзерләү технологиясе белән бүлеште. Күбесе аны милли йолалар белән дә бәйләп, театральләштереп күрсәттеләр. Техникум укучылар, кунаклар матур чыгышларын да бүләк иттеләр. Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынны Буадан 4 курс студенты Илгизә Төхфәтуллина яулады. Катнашучыларны барысы да билгеләп үтелде – призлы урыннарны алучыларга, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә Резеда Хөсәенова, муниципаль район, техникум җитәкчелеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Нет комментариев
<urn:uuid:3b95dac9-97df-4927-ac79-1e5cdaa24e41>
CC-MAIN-2023-23
https://buinsk-tat.ru/news/kich-bgen-irtg/bua-veterinariya-tekhnikumynda-respublika-ash-su-bygese-uzdy-fotoreportazh
2023-06-05T02:49:01Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224650620.66/warc/CC-MAIN-20230605021141-20230605051141-00391.warc.gz
tat
0.999892
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9998917579650879}
buinsk-tat.ru
Казан зооботаника бакчасының устав бурычларына: хайваннарны экспонацияләү, фәнни һәм фәнни-агарту эше алып бару, Хайваннарны саклау халыкара берлегенең Кызыл китабына кертелгән читлектәге хайваннарны карау, үрчетү һәм саклау керә. Бу эш безнең планетада биологик төрлелекне саклауга, халыкның экологик культурасын күтәрүгә юнәлтелгән. Зооботаника бакчасы эшчәнлегендә тотыла торган төп акчалар Казан шәһәре бюджетыннан һәм керү түләвеннән керә. Планетабызның хайваннар дөньясы язмышына битараф булмаган барлык шәхси затлар һәм оешмалар, безнең хәйрия программасында катнашып, фаунаны саклау эшендә ярдәм итә алалар. Моның өчен яраткан хайванны карамага алып, иганә ясарга була. Иганәләрне шулай ук зооботаника бакчасы эшчәнлегендә хайваннарны карап тотуны яхшыртуга һәм бакчага килүчеләрнең аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән билгеле бер программага кертергә мөмкин. Иганәчелек, нигездә, акча, җиһазлар яки кирәкле материалларны тапшыру рәвешендә булырга мөмкин. Безнең программада катнашу өчен хайванны сайларга һәм зооботаника бакчасы белән иганә килешүе төзергә кирәк. Программа шартлары буенча акча кертү суммасы сайлап алынган хайванны ашату һәм тоту өчен кирәкле чаралардан чыгып исәпләнә. Килешү нигезендә зооботаника бакчасы ярдәм итүче турында һәм аның карамага сайлап алган хайваны турында мәгълүмат стендын урнаштырачак. А-3 стендының стандарт күләме. Аерым очракларда стенд, хайванның төренә һәм аның вольерына карап, төрле зурлыкта булырга мөмкин. Иганәчегә сертификат бирелә. Шулай ук килешү гамәлдә булган вакытта, зооботаника бакчасына чакыру билеты тапшырыла. Чакыру билеты, сертификат биргәндә һәм мәгълүмати стендны урнаштырганда иганә күләме исәпкә алына. Стендның формасы һәм эчтәлеге ике як белән дә килешенә. Барлык сораулар буенча Казан зооботаника бакчасына 278-11-70 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. Электрон адрес: [email protected], [email protected]
<urn:uuid:7cdfffde-2ab4-4936-895f-223ffc6a9b1e>
CC-MAIN-2021-49
http://kazzoobotsad.ru/ta/opekunstvo
2021-12-03T10:48:30Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-49/segments/1637964362619.23/warc/CC-MAIN-20211203091120-20211203121120-00360.warc.gz
tat
0.999994
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999942779541016}
kazzoobotsad.ru
Реклама Кирәкле кызыклар сандыгы Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә. Бакча җиләген бер урында дүрт ел гына үстерәләр. Картайган җиләклекнең уңышы начар, ә җимешләре вак була. Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә. Җиләкне болытлы көндә яки кич белән утырту дөрес. Дымы саклансын өчен рәт араларын пычкы чүбе белән мүлчәләгез. Җиләк үсентесен кибеттән сатып алсагыз, шуңа игътибар итегез: ул стаканнарга утыртылган, ягъни тамыры ябык булырга тиеш. Тамырының исә кимендә 5 см озынлыкта булуы шарт. Җиләкне кояшлы урынга утыртыгыз. Аны яңа гына помидор, баклажан, бәрәңге, көнбагыштан бушаган урынга утыртмаска тырышыгыз. Ә менә борчак, фасоль, редис, сарымсак, петрушка, горчица, укроп, салат, суган үскән җиргә курыкмыйча утырта аласыз. Үрчетү өчен җиләкнең әйбәт үскән, күп һәм эре җиләк бирә торган куакларын сайлагыз. Аларның һәркайсында бишәр мыекча калдырыгыз. Утырту өчен чокырчыкларны 20 см диаметрда, 25-30 см тирәнлектә ясыйлар. Чокырчыкка компост яки черемә, көл салып калдырасыз һәм мыекча-үсентене туфрагы белән алып утыртыгыз. Тамыр муентыгындагы үзәге җир өсте тигезлегендә булырга тиеш. Суны башта көнаралаш сибегез. Киләсе елга җиләк янәшәсенә борчак утыртсагыз, ул туфракны җиләк өчен дә файдалы булган азотка баетачак. Суган яки сарымсак янында үскән җиләккә исә корткычлар ияләшмәячәк. Түтәл араларына петрушка белән шалфей утыртсагыз да яхшы. Җиләккә күрше итеп кузгалак, шпинат, салат та утыртырга мөмкин. Фото: татар-информ Чыганак Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:760f0473-ac1f-4c2d-bf4d-56e7ac720231>
CC-MAIN-2022-40
http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/bakcha-ilgen-kcherep-utyrtabyz
2022-09-30T05:39:40Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335444.58/warc/CC-MAIN-20220930051717-20220930081717-00562.warc.gz
tat
0.999998
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999983310699463}
bavly-tat.ru
«Иң матур тел – туган тел» И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда якташыбыз, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенә багышланган кичә һәм «Көйле, моңлы татар җыры - 2019» бәйгесе гала-концерты булды. Башка елларда аерым үткәрелүче әлеге ике зур чараны быел бер үк көндә, бер үк вакытта оештырганнар. Кичәгә ике чараны берләштерүче «Иң матур тел – туган тел, иң моңлы көй – милли көй» дигән бик матур гына исем дә тапканнар. Инде тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтәргә кирәк: мәгълүм булганча, бу ел илебез күләмендә – «Театр елы», ә Татарстанда исә «Эшче һөнәрләр елы» буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм дә шуның кысаларына яраклаштырып уздырылды. Разил Исмәгыйль улы премиясенә бәйге яшь иҗатчыларны танытырга, аларның осталыкларын үстерергә ярдәм итә. Ул быел 21 нче мәртәбә уздырыла. Шунысы куанычлы: ике дистә елдан артык даими оештырылучы бәйгенең популярлыгы арта гына бара. Мәктәп укучылары әдәби иҗатка елдан-ел күбрәк тартыла. Кичәне ачып, алып баручылар шәһәрнең һәм районның төрле мәктәпләрендә укучы әдәби иҗат белән шөгыльләнүче балаларны сәхнәгә чакырдылар. Эльмира Рәхмәтуллина, Ильяс Гыйниятуллин, Алинә Галиуллина, Камилла Шакирҗанова, Әминә Шәрифуллина, Камилә Ялалова, Алия Хәмәтованың үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларын тамашачылар һәм бәйрәм кунаклары алкышларга күмде. Бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгеле – төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләрне бүләкләүдер, мөгаен. Бәйгенең икенче турында җиңүчеләр Әминә Шәрифуллина (5 нче мәктәп), Дания Гарипова (15 нче мәктәп), Илнур Нуриев (9 нчы мәктәп), Камилия Гыйльманова (33 нче мәктәп), Әдилә Яхина (9 нчы мәктәп), Ильяс Кәлимуллин (Каенлы авылы мәктәбе), Гадел Сибгатов (2нче мәктәп), Гүзәл Якупова (25 нче гимназия), Азамат Хәйретдинов (Кадетлар корпусы), Гөлия Хәкимуллина (Түбән Уратма мәктәбе), Зилә Гыйлаҗетдинова (27 нче мәктәп), Камилә Мелкозерова (33 нче мәктәп), Эльмира Рәхмәтуллина (8 нче мәктәп), Алинә Галиуллина (31 нче мәктәп), Камилә Ялалова (36 нчы мәктәп) сәхнә түрендә урын алдылар. Менә алып баручы быелгы бәйгенең төп җиңүчеләрен игълан итте. Өченче урынны алган Зур Афанас урта мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Алия Әхмәтовага, икенче урынга лаек булган 7 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфы укучысы Камилла Шакирҗановага һәм беренче урынны алган 35 нче лицейның 7 нче сыйныфы укучысы Ильяс Гыйниятуллинга бәйге хуҗасы Разил Исмәгыйль улы тамашачыларның көчле кул чабулары астында үзенең бүләкләрен тапшырды. «Егерме елдан артык вакыт эчендә бу бәйгедә ике меңнән артык бала катнашты. Мин беләм: Татарстанда, гомумән, Россиядә ике мең язучы була алмый. Әмма ләкин бу балалар шигырь-хикәя язып, үзләренең күңелләрен сафландыралар, рухларын баеталар. Чөнки шигырьләр гел яхшылыкка, матурлыкка гына өнди. Әгәр бала кечкенәдән күңелендә шундый матурлыкны туплый ала икән, димәк, аннан беркайчан да начар кеше чыкмаячак. Аларның һәрберсеннән дә, иң беренче чиратта, тәрбияле, яхшы кешеләр чыгачак. Шуннан да зуррак бәхет бармы икән?! Бу конкурсның максаты да һәр баланы яхшылыкка, матурлыкка өндәү», – диде халык шагыйре Разил Вәлиев үзе. Җиңүчеләр хөрмәтенә 7нче мәктәпнең 1-4 нче сыйныфы укучылары «Гүзәл туган ягыбыз» җырын башкардылар. Әдәби-музыкаль кичә моның белән генә тәмамланмады, шунда ук аның икенче өлеше – «Көйле-моңлы татар җыры» бәйгесенең гала-концерты башланды. Уку елы башында ук мәктәпләрдә киң колач алган әлеге бәйгедә быел Түбән Кама муниципаль районы шәһәр һәм авылларыннан 1020 укучы бала, ягъни 30 җыр коллективы, 24 ансамбль үзара милли җырларыбызны башкару осталыгында көч сынашкан. 2019 ел – Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» дип игълан ителгәнлектән, «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесе үз репертуарына шушы темаларга багышланган җырларны сайлаган. Шуңа күрә, тантана башлануга ук, 29 нчы мәктәп укучылары «Укытучым», 11нче мәктәп укучылары «Мин – шофер» җырын башкардылар. Ә «Яңа гасыр татар яшьләре» җыры 13 нче мәктәпнең 5-8 сыйныфы укучылары башкаруында яңгырады. Әлбәттә, залда утыручылар узган уку елында җиңү яулаган коллективларга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевнең матди ярдәме белән тектерелгән милли киемнәрне тәкъдим итүне, «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесенә йомгак ясалуны һәм җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итүне зур түземсезлек белән көттеләр. Бу көнне бирегә җыелуның төп сәбәбе дә нәкъ менә шул иде. 2018-2019 нчы уку елында ансамбльләр арасында беренче призлы урынга Балалар сәнгать мәктәбе укучылары лаек дип табылган, алар 8 милли киемгә ия булганнар. 7-8 нче сыйныф укучылары арасында беренче призлы урынга 31 нче гимназия укучылары лаек булган, алар да 8 милли кием тектергән. «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесендә җиңү яулаган коллективларга дипломнарны бәйгене оештыручы һәм аның иганәчесе Рөстәм Ганиев тапшырды. Сәхнәгә шулай ук төрле номинацияләрдә җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган коллективларның музыка җитәкчеләрен дә чакырдылар. 1-4 нче сыйныф укучылары арасында «Җырлы балачак» номинациясендә 10 нчы мәктәп (җитәкчеләре – Фәйрузә Әһлиева) һәм 3 нче мәктәп укучылары (Валентина Мещанова); 5-8 нче сыйныф укучылары арасында «Серле ноталар» номинациясендә 8нче лицей (Анатолий Коротков), 18 нче мәктәп (Светлана Шәехова), 26 нчы мәктәп (Наталья Терентьева), 25нче гимназия (Светлана Пшеворская) һәм 27нче мәктәп (Алсу Александрова) җиңү яулаган. Ансамбльләр арасында 10нчы мәктәп (җитәкчеләре – Фәйрузә Әһлиева), 25 нче гимназия (Светлана Пшеворская), 11нче мәктәп (Миләүшә Шәфигуллина, Эльвира Вәлиәхмәтова); Иске Чишмә мәктәбе (Рәмилә Әхмәтова); Зур Афанас мәктәбе (Сания Әхмәтова) «Былбыллар тугаенда» номинациясе ияләре булганнар. Хор коллективларыннан өченче призлы урынга 1-4 нче сыйныф укучылары арасында 7 нче мәктәп укучылары (җитәкчеләре – Гөлия Вәлиуллина, Гүзәлия Шәрипова); 5-8 нче сыйныф укучылары арасында – 13 нче гимназия (Лилия Зиннәтова, Илсөя Фәттахова); 14 нче лицей (Инга Короткова, Сәмәрә Әбуярова) лаек булган. Ансамбльләр арасында 29 нчы мәктәп (җитәкчеләре – Александр Серов, Ләйсән Хәнәфиева) һәм И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае укучылары (Ирек Хәтбуллин) өченче призлы урынны яулаган. Җыр коллективларыннан 1-4 нче сыйныф укучылары арасында – 11нче мәктәп (җитәкчеләре – Миләүшә Шәфигуллина, Эльвира Вәлиәхмәтова); 5-8 нче сыйныф укучылары арасында 35нче лицей (җитәкчеләре – Диана Зевакина, Гөлнар Галиева, Ләйсән Хөснетдинова) икенче мактаулы урынга ия булганнар. Ансамбльләр арасында икенче урынны 7 нче мәктәп укучылары (җитәкчеләре – Гөлия Вәлиуллина) яулаган. «Абсолют җиңүче» титулына ансамбльләр арасыннан Балалар сәнгать мәктәбенең М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясе бүлеге укучылары ия булды. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге һәм Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе исеменнән «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесенең I дәрәҗә лауреат дипломы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге исеменнән акчалата премия тапшырылды. Бүләкләрне Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлфия Шәмшетдинова кабул итеп алды. «Иң матур тел – туган тел, иң моңлы көй – милли көй» әдәби-музыкаль кичәсендә бүләкләү тантанасы җыр, бию, музыка белән үрелеп барды. Тамашачылар алдында Балалар сәнгать мәктәбе ансамбле, «Сердәш» ансамбле, «Мирас» бию коллективы һ.б. балалар иҗат коллективлары чыгыш ясадылар. Фотода: яшь курайчылар «иң моңлы көй – милли көй» булуын расладылар. Альберт Муклаков фотосы. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:ddd328db-2906-4178-b401-b1616fec9903>
CC-MAIN-2022-33
http://nkamsk-rt.ru/news/kich-bgen-irtg/i-matur-tel-tugan-tel
2022-08-09T13:25:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882570977.50/warc/CC-MAIN-20220809124724-20220809154724-00126.warc.gz
tat
0.999979
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999788999557495}
nkamsk-rt.ru
Реклама Кичә Балык Бистәсендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры булып узды. Ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә. Быел әлеге бәйгедә районыбызның 4 асыл хатын-кызы катнашып, мәртәбәле жюри һәм тамаша залындагы күпсанлы халык каршында төрле яклап үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурска республикабызның 10 муниципаль берәмлегеннән иң оста, иң булган 48 хатын-кызы һәм ир-аты килгән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Кызыл Мишә авылында гомер кичерүче, авылның ак әбие- абыстай Зәләфрүз апа Гаттарова («Мәдәният һәм рухият» номинациясе), «Кибәче» бүлекчәсенең Тәбәк фермасы бозау караучысы Язилә Сөнгатуллина («Минем һөнәр- минем горурлык») җиңүчеләр дип табылдылар. Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Рәмзия Сафина («Минем һөнәр- минем горурлык» номинациясе) һәм «Хатын-кыз ана» номинациясе буенча чыгыш ясаган Сабабаштан Гүзәлия Габдерахманова да бәйгенең махсус дипломнарына лаек булдылар. Гүзәл затларыбызны котлыйбыз! Бәйге турында тулырак газетабызның алдагы санында. Автор фотосы
<urn:uuid:4d0bb4b7-3a36-4f47-ab15-e83e64ddf4f0>
CC-MAIN-2019-18
http://saby-rt.ru/news/rayon/el-khatyn-kyzy-el-ir-aty-khatyn-kyz-karashy-respublika-konkursyny-zona-tury
2019-04-25T09:54:50Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-18/segments/1555578716619.97/warc/CC-MAIN-20190425094105-20190425120105-00285.warc.gz
tat
0.999963
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999629259109497}
saby-rt.ru
Чарага Башкортостанның иҗтимагый оешмалары активистлары, республика мөселманнары Диния назәрәте вәкилләре, Уфа югары уку йортлары шәкертләре, Башкортостан шәһәр һәм районнарыннан мәктәп укучылары чакырылды. Бөтен республикадан җыелган йөзгә якын милләттәшебез корбан итеннән әзерләнгән табын янында очрашты. Бәйрәмдә катнашучылар дин әһелләренең вәгазьләрен тыңлады. Шулай ук ислам дине кысаларында булган, киң һәм кызыклы мәдәни программа да каралган иде. Казаннан килгән “Бәрәкәт” ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады, кунаклар катнашында пәйгамбәребез хәдисләре һәм ислам диненә, татар халкы тарихына кагылышлы фактлар турында сораулардан төзелгән викторина да узды. “Мондый чаралар татар яшьләрен берләштереп кенә калмый, яңа буын вәкилләрен туган телләрен, мәдәниятен, тарихын яхшырак белергә, аларны өйрәнергә этәрә. Татар халкының тарихы да, бүгенге яшәеше дә ислам белән тыгыз бәйләнгән”, - дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин. Корбан ашын оештыручылар – Уфада эшләүче “Берлек” мәдәни-агарту төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортостан татар яшьләре берлеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы. БТЯФ башлап җибәргән Корбан ашы мәҗлесләре ел саен уза торган инде күркәм бер гадәткә әверелеп бара. Башка еллардан аермалы буларак, аны быел Казанда түгел, Уфада үткәрделәр, чөнки Башкортостан, Татарстаннан кала, татарлар иң күп яши торган төбәк. Яшьләр өчен Корбан ашы беренче тапкыр 2012 елның 27 октябрендә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган иде. Бөтендөня татар яшьләре форумы һәм “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте тарафыннан оештырылган бу чарага бөтен Татарстаннан актив татар яшьләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, төрле югары уку йортлары студентлары һәм мәдрәсә шәкертләре, республика районнарыннын мәктәп укучылары – барлыгы биш йөзгә якын кеше җыйналды.
<urn:uuid:95f3b735-f84c-425d-9ab5-150fdd27658f>
CC-MAIN-2019-09
https://www.azatliq.org/a/26666447.html
2019-02-19T17:36:28Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-09/segments/1550247490806.45/warc/CC-MAIN-20190219162843-20190219184843-00302.warc.gz
tat
0.999991
Cyrl
17
{"tat_Cyrl_score": 0.9999912977218628}
www.azatliq.org
Русия тикшерү комитеты Ахтем Чийгозга каршы җинаять эше ачкан полиция хезмәткәрләрен эзәрлекләгән өчен Украина полициясе һәм прокуратурасы хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгаткан. Бу турыда Русия тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү комитеты Русия тикшерүчеләрен эзәрлекләүне канунсыз дип белдерә. “Чийгозның җинаять кылуын раслаган фактлар булуга карамастан, 2020 елның февралендә Украина Илкүләм полициясе һәм Кырым автоном республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре алда әйтелгән кешегә карата тикшерү алып барган һәм гаепсез булулары ачык аңлашылган өч русиялегә карата канунсыз җинаять эше кузгаттылар”, диелә комитет хәбәрендә. Украина хокук саклау оешмаларына карата җинаять эше “гаепсез кешеләргә карата канунсыз җинаять эше ачу” маддәсе нигезендә кузгатылган. Моңа кадәр Кырым автоном республикасының Херсон шәһәрендә урнашкан прокуратурасы Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Ахтем Чийгозны эзәрлекләгән 25 кешегә шикләнү белдерде. 25 февральдә “26 февраль эше” нигезендә хөкем карарлары чыгарган Русия контролендәге 10 мәхкәмәнең хөкемдарларына карата да шикләнү белдерелгән иде. 2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Югары Радасы бинасы янына Украинаның яңа хакимиятен тану таләбе белән биш меңгә якын кырымтатар җыелды. Алар Кырымны аннексияләүгә каршылык белдерде. Аларга каршы Акъярдан (Севастополь) махсус автобуслар белән сивил киемдә Русия хәрбиләре китерелеп, Русия яклы митинг башладылар. 27 февраль Кырым хөкүмәте, дәүләт биналары Русия тарафыннан аннексияләнде. Кырымтатар халкы Мәҗлесе тыелды. 2015 елның гыйнварында Русия тикшерү комитеты 26 февраль митингындагы тәртипсезлекләр турында җинаять эше ачты. Ахтем Чийгоз, Али Асанов, Мустафа Дегерменджи, Эскендер Кантемиров, Талят Юнусов, Эскендер Эмирвалиев, Арсен Юнусов һәм Эскендер Небиев тоткарланды. Соңрак мәхкәмә әлеге эшне икегә бүлде, Кырымтатар Мәҗлесе лидерларының берсе Ахтем Чийгоз эше аерып чыгарылды. 2015 елның декабрендә Талят Юнусов 3,5 елга, Эскендер Небиев ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде. 2017 елның 11 сентябрендә Чийгоз тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп, сигез ел колониягә хөкем ителде. Шул ук елның 25 октябрендә Русия хакимияте Ахтем Чийгозны иреккә чыгарды һәм Төркиягә тапшырды. Соңрак ул Киевка кайтты. 2018 елның 19 июнендә Али Асанов һәм Мостафа Дегерменджи 4,5 елга, Арсен Юнусов һәм Эскендер Кантемиров 4 елга, Эскендер Эмирвалиев 3,5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде. Һәрберсенә өч еллык сынау вакыты билгеләнде. Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.
<urn:uuid:86bb5d04-2c06-4f72-8b49-2a0ec35eda7e>
CC-MAIN-2021-21
https://www.azatliq.org/a/30464144.html
2021-05-12T05:43:32Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243991252.15/warc/CC-MAIN-20210512035557-20210512065557-00247.warc.gz
tat
0.999926
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999263286590576}
www.azatliq.org
Ясалма үзенчәлекле аниматроник кингконг панда моделе Продукциянең детальләре Продукция тэглары ҖИТЕШТЕРМӘ ТАСВИРЛАМАСЫ Sound:Динозавр, хайваннар, хайваннар тавышы. Хәрәкәтләр:1. Авыз ачык һәм ябык тавыш белән синхронлаша.2. Күзләр ялтырый.3. Муен өскә һәм аска-сулдан уңга.4. Баш һәм аска-сулдан уңга.5.Форелимблар хәрәкәтләнә.6. Күкрәк сулышны охшатып күтәрә / төшә.7. Койрык.8. Алгы тән өскә һәм аска-сулдан уңга.9. Төтен спрей.Product Продукция күләменә карап нинди чаралар кулланырга икәнлеген сайлагыз.) Контроль режим:Инфракызыл сенсор, дистанцион контроль, автоматик, токен тәңкә эшләде, төймә, сенсор сизү, махсуслаштырылган һ.б. Сертификат:CE, SGS Куллану:Игътибар һәм популярлаштыру.(күңел ачу паркы, тема паркы, музей, уен мәйданчыгы, шәһәр плазасы, сәүдә үзәге һәм башка ябык / ачык корылмалар.) Көч:110 / 220В, AC, 200-2000W. Плаг:Евро плагин, Британия Стандарты / SAA / C-UL. (Сезнең ил стандартына бәйле). ЭШЛӘР 1. Контроль тартма: Дүртенче буын мөстәкыйль эшләнгән. 2. Механик рамка: Датсыз корыч һәм чистасыз двигательләр озак еллар динозаврлар ясау өчен кулланыла.Eachәрбер динозаврның механик рамкасы модельләштерү процессы башланганчы ким дигәндә 24 сәгать дәвамында өзлексез һәм оператив рәвештә сыналачак. 3. Модельләштерү: ensгары тыгызлыктагы күбек модельнең тышкы кыяфәтен һәм иң югары сыйфатын тоя. 4. Уеп ясау: Профессиональ уеп ясау осталарының 10 елдан артык тәҗрибәсе бар.Алар динозавр скелетларына һәм фәнни мәгълүматларга нигезләнеп, камил динозавр пропорцияләрен ясыйлар.Килүчеләргә Триас, assра һәм Борай чорлары нинди булганын күрсәтегез! 5. Буяу: Буяу остасы клиент таләбе буенча динозаврларны буята ала.Зинһар, теләсә нинди дизайн бирегез 6. Соңгы тест: dinәрбер динозавр шулай ук җибәрү алдыннан бер көн өзлексез эшләячәк. 7. Урлау: күпер капчыклары динозаврларны зыяннан саклый.PP пленкасы күпер сумкаларын төзәтә.Eachәрбер динозавр җентекләп тутырылачак һәм күзләрне һәм авызны саклауга юнәлтеләчәк. 8. Тапшыру: Чунцин, Шэньчжэнь, Шанхай, ingиндао, Гуанчжоу һ.б.Без җир, һава, диңгез транспортын һәм халыкара мультимодаль транспортны кабул итәбез. 9. Сайтта урнаштыру: Динозаврлар урнаштыру өчен без инженерлар урынына клиентлар җибәрәчәкбез. Продукт күзәтүе Кингконг (CP-02)Гомуми күзәтү: Кинг-Конг персонажын Америка кинорежиссеры Мериан С. Купер уйлап чыгарган һәм булдырган.Оригиналь фильмда персонажның исеме Конг, аңа Indianинд океанындагы уйдырма "Баш сөяге" кешеләре биргән исем, анда Конг плесиозаврлар, птерозаврлар һәм төрле динозаврлар кебек зур хайваннар белән бергә яши.Карл Денхэм җитәкчелегендәге Америка кино экипажы Конгны яулап ала һәм аны "Дөньяның сигезенче могҗизасы" күргәзмәсе өчен Нью-Йоркка алып китә. Сугыш аты (CP-06)Гомуми күзәтү: Сугыш аты - сугыш өчен махсус әзерләнгән ат, ул уртача атка караганда көчлерәк, зуррак һәм тизрәк.Атлар меңнәрчә ел элек кешеләр тарафыннан яратылган һәм һәрвакыт кешеләрнең бик мөһим партнеры булып торалар.Алар гади иҗтимагый чараларда кешеләргә бик булышмыйлар, шулай ук кеше сугышларында төп роль уйныйлар.Борынгы армиянең бик мөһим тармагы, танклар һәм автомобильләр уйлап табылганчы, ул һәрвакыт сугыш һәм транспорт формаларында өстенлек итә. Панда (CP-07)Гомуми күзәтү: Панда сүзе инглиз теленә француз теленнән алынган, ләкин француз панда сүзенең килеп чыгышы турында төгәл аңлатма табылмады.Күп дистә еллар дәвамында гигант панданың төгәл таксономик классификациясе бәхәс астында иде, чөнки ул аюлар һәм раконнар белән характеристика уртаклаша.Ләкин, молекуляр тикшеренүләр гигант панда - Урсида гаиләсенең бер өлеше булуын күрсәтә.Бу тикшеренүләр күрсәткәнчә, якынча 19 миллион ел элек Урсида уртак бабасыннан аерылган. Мультфильм Панда (CP-08)Гомуми күзәтү: Күпчелек иске чыганакларда "панда" яки "уртак панда" исеме аз билгеле кызыл панда дигәнне аңлата, шулай итеп исемнәр алдында "гигант" һәм "кечерәк / кызыл" префиксларны кертүне таләп итә.Хәтта 2013 елда, Британника энциклопедиясе әле дә аю өчен "гигант панда" яки "панда аю", һәм кызыл панда өчен "панда" кулланган, гигант пандаларга карата "панда" сүзенең популяр булуына карамастан.Карнаворан буларак таксономик классификациясенә карамастан, гигант панда диетасы беренче чиратта үләнле, бамбуктан гына тора. Сөйләшә торган агач (CP-15)Гомуми күзәтү: Сөйләшә торган агачлар - мифологияләрдә һәм хикәяләрдә ямьсез агачларның бер төре. Хәзерге заманда кешеләр Сөйләшү агачы - зирәклек символы, һәм аның образы еш кына зирәклек тарату белән бәйле, шуңа күрә Сөйләшү агачын кую бик урынлы. Грек мифологиясендә Додона (Грециянең төньяк-көнбатышындагы Эпирус) бакчасында (Зевс изгелеге янындагы урман) барлык агачлар пәйгамбәрлек бүләкләре белән бүләкләнде, имәннәр генә сөйләшмәделәр. һәм тере хәлдә сөйләделәр, ләкин корабка салынгач.
<urn:uuid:657de522-ccb1-4f6f-a650-e40af922a479>
CC-MAIN-2023-06
http://tt.dinosaursage.com/artificial-customized-animatronic-kingkong-panda-model-product/
2023-02-03T04:27:50Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500042.8/warc/CC-MAIN-20230203024018-20230203054018-00191.warc.gz
tat
0.999899
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9998992681503296}
tt.dinosaursage.com
Китапханәдә «Бар дөньяны буярмын» күргәзмәсе ачылды (12+) Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам Светлана Солоникованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Вернисаж хөрмәтенә сәламләү сүзләре белән Светлана Николаевнаның мөгаллиме, ТР Халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм «Россия рәссамнар берлеге»нең Чаллы бүлеге рәисе Ленар Әхмәтов чыгыш ясады. Рәссамның беренче күргәзмәсе уңаеннан, аның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе рәссам ханымның ихласлылыгын һәм иҗади дәртен, аның үзенчәлекле стилен ассызыклап узды һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде. Рәссамның кызы Юлия әнисен видео аша котлады. Юлияның Латин Америкасында яшәүче дуслары Светлана Солоникованың Эквадор һәм Венесуэла күренешләрен сурәтләгән рәсемнәре турында тулырак мәгълүмат бирде. Автор-башкаручылар Лариса һәм Андрей Даниловларның, шәһәр шагыйрьләренең чыгышлары кабатланмас атмосфера тудырды. Рәсем һәм җыр сәнгате, шигърият бу кичне бергә үрелеп барды һәм катнашучыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Теләге булган һәркемне күргәзмәдә көтеп калабыз, рәхим итегез.
<urn:uuid:2b6d456a-2e76-4dc4-80ba-a9617c473d0e>
CC-MAIN-2022-21
https://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908a/news/220898/
2022-05-24T21:53:43Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-21/segments/1652662577259.70/warc/CC-MAIN-20220524203438-20220524233438-00566.warc.gz
tat
0.999974
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999744892120361}
kitap.tatar.ru
Реклама Югары хоккей лигасы чемпионаты уеннары башланырга санаулы көннәр генә калды. Шул уңайдан бүген Әлмәт хоккей командасы җитәкчелеге, тренерлар һәм команда капитаны журналистлар белән ачыктан-ачык сөйләшү уздырды. Пресс-конференциядә каләм ияләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды. Яшерен-батырын түгел, әмма узган сезон «Нефтяник» өчен әллә ни уңышлар китермәде. Әле дуслар уенында ук безнекеләр берничә тапкыр җиңелүгә дучар булды. Югары хоккей лигасына аяк атлаганда исә уенчылар да, тренерлар һәм капитан да барлык хаталарны исәпкә алырга сүз бирделәр. - Быел командага 9 яңа уенчы килде. Алар өчен хоккей ят түгел, һәммәсе дә команда белән эшләү тәртибен белә. Бер егетебез Латвиядән. Физик мөмкинлекләре дә һәммәсенең канәгатьләндерерлек. Без иң яхшыларын гына сайлап алырга тырыштык. Республиканың әйдәп баручы «Ак барс» командасы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Команда гадәттәгечә быел да үзалдына иң югары максатларны куя -җиңәргә дигән уй белән генә бозга чыгачакбыз. Әмма уен гел җиңүләрдән генә тормавын җанатарлар аңласыннар иде. Команда һәрвакыт күңелен биреп уйнаганда гына уен мавыктыргыч килеп чыга, - диде команданың баш тренеры Илнур Гыйзатуллин. Клуб президенты Ринат Шәфигуллин алдагы елларга планнар белән дә уртаклашты. Якын киләчәктә Әлмәттә «Татнефть» ААҖ ярдәме белән «Нефтяник» балалар командасына махсус боз сарае һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа спорт мәктәбе төзеләчәк. Инде әлеге юнәлештә беренче адымнар ясалган. Ул ачылган очракта балалар арасында хоккейны тагын да җәелдереп һәм бу спортка кызларны да кызыксындырып булачак. - Бозга кытлык булуын сезон ачылган саен тоябыз. Гади халык өчен мәйдан юк, шуңа да бу мәктәпнең ачылышы бик күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Җиңү холкын кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Балалар арасында бу спорт төрен киңәйтү шарт. Бездә моның өчен бөтен алшартлар да бар, тренерларыбыз да көчле, җиһазлар да җитәрлек, - диде Ринат Илдус улы. Команда капитаны итеп быел Максим Хапов сайланды. Аңа да яңа сезонда тренерлар да, уенчылар да һәм шул исәптән җанатарлар да зур өметләр баглый. - Капитан - ул тренерлар составы белән уенчылар арасында күпер ролен уйнаучы звено. Миңа лидер булырга кирәк: бозда да, көндәлек тормышта да, чишенү бүлмәсендә дә. Нинди зур җаваплылыкны үз өстемә алганымны беләм, миңа бу рольне ышанып тапшырганнары өчен зур рәхмәт, - диде яшь егет. Кыскасы, яңа сезонга Әлмәт хоккей командасы тулысы белән әзер. Инде мавыктыргыч уеннарны карап хозурланасы гына кала. Чемпионатның беренче уены исә 9 сентябрьга планнаштырылган. «Нефтяник» «Саров» командасы (Түбән Новгород өлкәсе) белән очрашачак. 2017/2018 Югары хоккей лигасы чемпионатында барлыгы 52 матч булырга тиеш, аларның 26 сы Әлмәт стеналарында узачак. Яраткан «Нефтяник» командасына уңышлар теләп калабыз!
<urn:uuid:85084bf3-94ab-4093-b44d-29052252ef8a>
CC-MAIN-2018-22
http://almet-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/neftyanik-chempionatka-ktrenke-ruhta-ayak-atlyiy-f
2018-05-27T07:57:12Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-22/segments/1526794868132.80/warc/CC-MAIN-20180527072151-20180527092151-00152.warc.gz
tat
1
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 1.0}
almet-rt.ru
Татамида кызлар гына Шушы көннәрдә Сокуры мәктәбендә беренче тапкыр кызлар арасында дзюдо буенча район фестивале булды. Лаеш, Сокуры һәм Никольский спортчылары ике төрдә: көрәштә һәм физик әзерлектә үз осталыкларын күрсәттеләр. Лаеш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты һәм район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән тренер Рөстәм Насыйбуллинга һәм иң яхшы спортчыларга рәхмәт хатлары һәм спорт костюмнары тапшырды. Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм кубок белән бүләкләнделәр. Спорт бәйрәмендә катнашучылар Лаеш районы символикасы булган сувенирларга ия булдылар. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Нет комментариев
<urn:uuid:b8fc0051-db21-43b1-8292-3d9b8c5f6243>
CC-MAIN-2023-14
https://laishevskyi.ru/news/sport/tolko-devushki
2023-03-27T03:20:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296946637.95/warc/CC-MAIN-20230327025922-20230327055922-00594.warc.gz
tat
0.999884
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9998842477798462}
laishevskyi.ru
Төзелешләрне туктаткан балерина Ильмира Баһаветдинова: «Экспериментлар – татар каныннан» Санкт-Петербургта Мария театры биючесе Ильмира Баһаветдинова – дөньяда пуанте (балет туфлиләре) белән рәсем ясый торган бердәнбер балерина. Ул, Фин култыгында боз өстендә «Аккош күле» балетыннан бию башкарып, бөтен дөньяга танылды. Аның әтисе – күренекле биюче. «Әти Казан театры аны алып калмаганга үпкәләгәндер дә, бәлки», – дип сөйләде Ильмира. Моннан 2 ел элек Фин култыгында ак кар өстендә «Аккош күле» балетыннан бию башкарган Мариинка театры биючесе Ильмира Баһаветдинова турында ишеткән булгансыздыр, бәлки. Аның Фин култыгындагы Батарейная бухтасында ашлык терминалы төзүгә каршы акциясен бөтен телеканаллар күрсәтте, интернетта күп мәгълүмат чыкты. «Менә нинди безнең татар кызы!» дип сокланып караган идем аның бу акциясенең видео һәм фотоларын. Санкт-Петербургка барасы булгач, үз алдыма «Мария театры биючесе Ильмира Баһаветдинованы күрмичә кайтмыйм» дигән максат куйдым. Рәхмәт Ильмирага – очрашырга һәм аралашырга вакыт тапты. ххх Ильмираның әтисе ягыннан тамырлары Татарстанның Апас районына тоташа. Бабасы нигезе районның Ябалак авылыннан. Ильмираның әтисе – Мария театрының танылган биючесе Равил Баһаветдинов. Хәзер ул педагогика белән шөгыльләнә – төрле елларда Ростов театрында, Әстерханда эшлиләр, чит илләрдә дә укыткан. Хәзер Питерда эшли. Ильмираның киләсе елга иҗади юбилее: 25 ел сәхнәдә. Әмма балеринаның тормышы һич кенә дә сәхнә белән чикләнми. Ул – социаль акцияләр герое, сәнгати фотографларның музасы һәм яңа төр рәсем сәнгате тудыручы үзенчәлекле рәссам, әле өч ул – Иннокетий, Артем, Вениаминның әнисе дә. Без Ильмира белән Мария театры, пуантизм һәм аның социаль акцияләре һәм шундый акцияләргә этәргән татар каны турында сөйләштек. Ильмира, сезнең янга интервьюга килгәндә Казан урамы аша уздым. Казан урамы Казан шәһәрен күз алдына китерәме? Казанда еш буласызмы? Яраткан урыннарыгыз бармы? Казанны бик яратам. Питерда Казан урамы белән янәшә генә яшим. Казанда яңа ЗАГС бинасы бик матур, Кол Шәриф мәчетен яратам. Кремль урамын яратам. Казанның атмосферасын Питер белән чагыштырганда «киңлек» дип бәялим. Питер архитектура белән тыгызланган. Тарихи ватаным миңа чит түгел – Казанга биергә чакыргаладылар. Казан халыкара мөселман киносы фестивале тантанасында биедем, Нуриев турындагы программа белән Казан тирәсендә мәдәният сарайлары буйлап йөргән идек. Казан балет училищесында да биегәнем бар. Питерда да татар чараларында катнашам. Татарлар белән бәйле чараларда мин бик актив. Хәтта, «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирәбез, дигәннәр иде. Онытылды бугай ул вәгъдә. Ә Ябалак авылы турында нәрсә әйтә аласыз? Ябалак – 200ләп кенә кеше яшәгән авыл. Балачакта ул авылда бик еш була идек, казлар куып йөргәнемне хәтерлим... Авылда музей бар иде. Мин хәтта анда пуля тишкән партбилет саклануын да хәтерлим. Авылда хәзер мине белмиләрдер, бәлки. Әтине беләләр. Әти алар белән татарча сөйләшә иде, мин аңласам да, сөйләшә алмыйм. Соңгы елларда авылга кайтканым булмады. Әти оныклары белән кайтып килсен иде, дим. Әтиегез турында сөйләгез әле. Беләсезме, Апас районының Ябалак авылы музеенда бер газета саклана. Анда «Бу авыл белән Пушкинның нинди элемтәсе бар» дигән мәкалә язылган. «Бу авылдан чыккан малай – Мария театры солисты, театрда Пушкин партиясен башкарган», – дип горурланып язганнар. Мин әтинең данлыклы Пушкин ролен яхшы хәтерлим. Шул ук музейда әтинең сигезенче буынга кадәр шәҗәрәсе эленеп тора. Әти үзе Казанда туган. Ул вакытта Казаннан иң талантлы укучыларны сайлап Ленинградка укырга җибәргәннәр – әти Ваганов исемендәге Рус балеты академиясендә укыган. Укуын тәмамлагач, Казанга кайткан. Әмма аны армиягә озатканнар, һәм ул флотта 2 ел хезмәт иткән: бу – балет артисты өчен зур срок. Ә әти, аннан кайтып, Мариинкада солист була алган. Ни өчен Питерга киткәнме? Казан театры аны алып калмаганга үпкәләгәндер дә, бәлки. Әти Мариинкада зур партияләр башкарган, күп гастрольләргә йөргән. Биючеләр баласы булгач, балачагыгыз театрда узгандыр инде. Әйе, балачагым театрда узды – ложада утырып, әти-әнием катнашкан спектакльләрне карый идем. Әнием Ольга Вторушина – заманында Варнада узган Балет артистларының халыкара бәйгесендә (Болгария, 1966 ел) Михаил Барышников белән бергә катнашып, алтын медаль алган кеше. Мариинкага үтүе авыр идеме? Җиңел булмады. Мин эшли башлаганда бик катлаулы сайлаулар аша үттек. Мин үземне башка театрда күз алдына да китерми идем. Мариинка – балет бишеге. Дөньяның иң данлыклы балериналары биредә эшләгән. Хәзер театрда штат зуррак, 2 сәхнә эшли, Владивостокта һәм Владикавказда филиаллар бар. Репертуар да зур – спектакльләр күп. Шуңа театрга артистлар да күбрәк кирәк. Ильмира, Мариинкадан китәләрме? Әллә бер монда эләгү бәхете тигән артист «ябышып ятамы»? Элек Мариинкага эләккән кешенең тормышы уңган дип санала иде, һәм пенсиягә кадәр биредә тулы канлы, кызыклы тормыш алып барасың – актерлык партияләре, аннары миманс... Хәзер вазгыять үзгәрә: ритм зур – кемнәрдер, авырлыкка түзәлмичә, китеп тә бара. Китәсе килгән вакытлар булдымы? Мин – иҗади эмоциональ кеше, «китәм» дигән вакытлар булмады түгел. Рәхмәт, театр миңа гастрольләргә йөрергә рөхсәт итте. Заманында Европа буенча озак гастрольләрдә йөри торган халыкара труппа белән эшләү мөмкинлеге туды – 6 илне гизеп, Европаның тарихи сәхнәләрендә эшләдек. Тагын бер тапкыр Америка гастрольләре өчен рөхсәт сорадым – рөхсәт иттеләр. Дөнья күрдем, рәхәтләнеп биедем. Ул вакыт бездә спектакльләр аз иде һәм үз партияңне озак көтәргә туры килә иде. Чит илдә калу кызыктырмадымы? Юк. Мин үз шәһәремне яратам. Дөнья күрдем һәм әйләнеп кайттым. Ул ярату ничек сизелә? Монда сулавы да җиңел. Архитектура, кешеләр – барысы да якын. Башка җирдә мин үземне чит итеп тоя идем. Югыйсә, яшь чагында ниндидер бәйлелек булмый бит: гаилә дә юк, дөнья ачык. Әмма ул вакытта да бик кайтасым килгәнне хәтерлим. «Буяулы пуантелар белән киндер өстендә биим» Ильмира Баһаветдинованың кызыклы бер шөгыле бар: ул – рәссам-пуантист. Ягъни, пуанте (балет туфлиләре) белән рәсем ясау техникасын уйлап тапкан һәм тормышка ашырган рәссам. Пуантилизм белән бутамагыз, зинһар – анысы французча point (нокта) сүзеннән алынган. Ягъни, нокта-нокта чиста буяу сылап картина язу техникасы. Ул XIX гасыр неоимпрессионизмына барып тоташа. Әмма без бу темага тирән кермәбез. Сүзебез Ильмира турында. Ильмира әлеге нокталарны пуанте белән ясый һәм киндер яки фанера өстендә үзенчәлекле картиналар тудыра. Шулай итеп, биюченең балет карьерасы турындагы әңгәмә рәсем сәнгатенә күчте. Пуантелы картиналары турында да сөйләшик инде. Озак балет карьерасыннан соң, каядыр башка юнәлештә дә хәрәкәт итеп карыйсы килде, чөнки балериналарның актив иҗат чоры озак булмый. Рәсем сәнгатенә фотографлар аша килдем. Мин алар белән актив аралаша, фотокүргәзмәләрдә еш була идем, балет карьерасы дәвамында алар өчен модель булдым. Бервакыт танылган балет фотографы Марк Олич белән бер эксперимент эшләдек. Ташларга кызганыч булмаган пачка (балеринаның бию костюмы) киеп, өстемә буяу койдым да, мине берничә фотограф төшерде, аларның берсе Будапешттан махсус килгән иде. Пуантелы рәсемнәр идеясенең башы да шунда барып тоташкандыр. Әмма бию беренче планда булгач, ул чакта аны тормышка ашырып булмады. Идея әкренләп өлгерде, һәм мин фотограф Григорий Майофисның юбилеенда ничектер шул идеямне әйттем. Ә ул аны эләктереп алды да, үз остаханәсендә эшләргә чакырды. Мин остаханәгә килеп, пумала урынына пуантелар белән иҗат итә идем. Театрдан соң айдан артык, эшкә йөргән кебек, остаханәгә йөрдем. Буяулар белән эш иткәндә киндернең үзен ничек тотуын тикшерә торган экспериментларым да күп булды. Юешләнеп кипкән киндерне подрамникка тарттырып булмагач, катыргыга тарттырылган киндердә эшли башладым. Аннары фанерада эшләп карау идеясе килде. Чөнки каты материал булгач, аның өстендә биеп була. Бәлки, алга таба фанерага киндер тарттырып карарбыз. Мине сынлы сәнгатькә этәргән тагын бер вакыйга булды. Социаль активистка буларак, җимерелеп барган һәм игътибар соралган биналарны саклау өчен аукцион оештыру эшендә катнаштым. Миңа үземә бик ошаган биналардан картина төшерергә тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, мин үземне рәссам дип атый алмыйм. Аларның иҗатын бик хөрмәт итәм, алар аңа гомерен багышлый. Әмма бу – хәйрия аукционы, һәм мин оештыручыларның берсе идем, шуңа ризалаштым. Кыскасы, мин иҗат иткән 2 картина аукционда сатылды... Пумалалар белән ясалган картиналармы? Әйе. Бу мине канатландырды һәм пуантелы картиналар иҗаты башланды. Моны ничек күз алдынап китерергә соң? Буяулы пуантелар белән киндер өстендә биим. Катыргыга тарттырылган киндергә яки фанерага рәсем булып буяулы эзләр төшәме? Әйе. Мин картина ясау процессын видеога төшереп интернетка урнаштыргач ук, телевидениедән шалтыраттылар. Димәк, бу иҗат кешегә кызыклы. Димәк, моны дәвам итергә мөмкин, дигән ышаныч туды. Бу – сез уйлап тапкан рәсем ясау техникасымы, әллә дөньяда бармы? Мин эзләнеп карадым, беркайда да болай картина тудырган кешене тапмадым. Дәвамчыларыгыз килеп чыкмадымы әле? Әлегә мин берүзем. Кемдер эшли башласа, көнләшер идем, мөгаен. Майлы буяулар белән язасызмы, дөресрәге, биисезме? Акрил буяулар белән. Майлы буяуларга күчәсем килә, ләкин бу – катлаулы. Майлы буяулар катламы озак кибә. Үз студиям түгел бит, озак киптерү мөмкинлегем юк. Пуанте белән язылган картиналарыгыз күпме? 28 булды. Шуның 25е күргәзмәдә тора. Быел ул күргәзмәнең ачылышы да бик матур булды. Миңа терәк булып, бик күп музыкантлар, үзем социаль акция аша коткарып калырга тырышкан Бию мәктәбе укучылары да килде. Балет рәссамы Василий Братанюк килеп, бик җылы сүзләр ирештерде. Тамашачы да күп иде. Башлап кына килгән кеше өчен бу – кыю эксперимент. Мине сынлы сәнгать дөньясы ничек кабул итәр, дигән курку бар бит. Әле бер хезмәттәшем үз интерьеры өчен зур картинага заказ бирде... Яраткан төсләрегез? Артык чуар итмичә генә ачык төсләр белән эшләргә яратам. Театр затлылыгын саклыйсы килә. Шул ук вакытта эшләрем якты да булырга тиеш. Аеруча шәмәхә төсне яратам. Коллегаларымның миңа шәмәхә пуанте бүләк иткәннәре бар. Искиткеч матур иде. Беренче триптихым да «Шәмәхә рух» дип аталды. Мин аны, студия бушаганын көтеп җиткерә алмыйча, көткән арада идеям үлеп китәр дип куркудан, Мария театрында ясаган идем. Мариин залында кеше югында, идән буялмасын өчен әйбер җәйдем дә эшләдем. Пуантелар арзан тора, дип уйламыйм. Буялган пуантеларны ташлыйсызмы? Берсе дә ташланмый. Барысы да кадерләп саклана. Рәссамның пумалалар җыелмасы урынына миндә пуантелар җыелмасы. Мин, төсләрне туры китереп, аларны кат-кат кулланырга тырышам: төрле төсләргә манылган 10 пар пуантем эленеп тора – тулы бер палитра. Минем пумалаларым бик кыйммәтле булып чыга шул: пуантелар кыйммәт тора – 5-20 мең. Минем әле иске запасларым бар иде, әни биегән чордан калган 50 еллык туфлиләр сакланган. Аның очы кечкенә генә. Хәзер ул пуантем шәмәхә буяуга манчылган килеш эленеп тора. «Пуанте эволюциясе» дигән картинаңны интернетта күрдем. Ул – минем музей кыйммәте булган тарихи пуантелар белән ясалган картинам. Элек балерина кечкенә генә «пятачок»лы пуантелар киеп биегән – балерина күктә оча кебек күренсен дип, шулай уйланылган. Хәзер балет техникасы камилләшкәч, уңайлы булсын өчен, балериналарның «пятачогы» зурайды. Әмма визуаль яктан образ, аяк линиясе югала. Мин мөмкин кадәр тар пятачокта биергә тырышам. Хәзер пуантелар эчкә пластик стакан куелып та ясала. Андыйлар озакка җитә, кер юу машинасына салырга да ярый. Ә мин җилемле тукымалы пуантеларны яратам. 1 пуанте 3 тулы спектакльгә җитә. Аннары йомшара, ватыла. Пуантелар сайлауның да профессиональ нюанслары бар. Фин култыгында кар өстендә биегәннән соң танылып уянган Ильмира Сезнең белән сөйләшәсе килгән тагын бер тема – социаль активлык. Сезнең Фин култыгындагы бухтаны саклап калу өчен акция оештыруыгызны күреп сокланган идем. Үз идеягезме? Бу – шәхси инициативам иде. Әлеге акцияне «Би-Би-Си»га кадәр бөтен дөнья күрсәтте. Сезнең өчен бу урын – Батарейная бухтасы – нәрсәсе белән кадерле? Безнең анда ял иткәнебез бар, дачабыз да якын гына урнашкан. Анда элек су асты көймәләренә заправка базасы булган. Шул вакыттан калган озын хәрби пирс әле дә сакланган, һәм анда йөрүе бик рәхәт. Җимерелеп барса да, ул – кызыклы объект. Анда серферлар шөгыльләнә икән. Ул алар өчен уңайлы дулкынлы бердәнбер урын, ди. Шундый урында төзелеш башлану куркынычы мине тыныч кына калдырмады. Боз өстендә! Пачкадан! Үзегезне кызганмадыгызмы? Беләсезме, ниндидер азарт иде ул! Нәрсәгәдер тәэсир итә алу мөмкинлеге… Тәэсир итә алдыгызмы? Әйе. Проекттан баш тарттылар. Күпмедер дәрәҗәдә сезнең аркадамы? Күпмедер дәрәҗәдә – әйе. Анда миңа кадәр дә каршылык акцияләре булган. Ул бит – уникаль табигать почмагы. Суыкта биегәч, соңыннан авырмадыгызмы? Юк. Мин бит өстемә тун, аягыма чунилар кигән идем. Бу гамәлегезне театрда хупладылармы? Әйе. Хезмәттәшләрем минем яклы булды. Фотоларны да интернетка алар куйды. Минем ул чакта социаль челтәрләрдә аккаунтларым да юк, аларны куллана да белми идем. Хәзер алып барам инде. Әмма вакытны бик күп ала. Бу – беренче акция идеме? Әйе. Танылып уяну! Уянып китсәм, телефоным тулы таныш түгел шалтыратулар. Миндә шок иде. Кискен тема иде бит, хәтта бераз куркып та калдым. Әлеге проектка катнашы булган кешеләр шалтыратмадымы? Минем телефонны табуы алай җиңел түгел дип беләм. Матбугат чаралары театрның пиар хезмәте аша эш итә. Пиар хезмәте аларны миңа белеп кенә юллый. Башка юллар белән телефонымны табучылар да булгалады... Ягъни, янаулар булдымы? Культуралы кисәтүләр, дип әйтик. Ул хакта искә төшерәсем дә килми. Интернетта бер хейтер, әшәке сүзләр язып, төркемнәр буенча тарата башлаган иде. Куркып калдым хәтта. Әмма гаиләм көлеп кабул иткәч, аларның тыныч реакциясе мине дә тынычландырды. Теге хейтерның аватаркасына билгеле футболист фотосы куелган иде. Мин ул футболчыга яздым. Аның пиар хезмәте социаль челтәргә шикаять язгач, аватарканы алып ташладылар, һәм бик күп уңай кайтавазлар арасында ул күмелеп тә калды. Башка акцияләрне дә искә төшерик. Шувалово сараен һәм паркын саклау буенча акциядә катнаштым. Анда концертта мин сарай басмаларында биедем. Шул перформанс белән ролик төшердек. Башта ул урыннар фәнни институт карамагында иде. Аннары ташландык хәлгә килде. Аның юкка чыгу куркынычы бар иде. Ул – бу районда бердәнбер тарихи сарай. Аның паркында 300 еллык гаҗәеп чыршылар үсә. Миннән сорадылар… «Нигә искене җимерергә?» Акцияләр буенча белгеч итеп, сездән сорый башладылармы? Миңа таныш урыннар ул. Улым кечкенә чакта без анда ял итеп йөри идек. Анда – буалар, күлләр, күперләр... Тәкъдимнәр була, ләкин чынлыкта мин бөтен акция тәкъдимнәрен күтәреп алмыйм. Мәсәлән, Колтуш калкулыкларын (Ленинград өлкәсенең Всеволожский районында урнашкан) яклау акциясенә катнашырга мине озак үгетләделәр. Ул урынны белми идем, өйрәндем. Анда гаҗәеп парк, урман полосасы икән, табигый кыйммәткә ия ком дюнасы бар. Ул җирләр экологлар өчен табигать могҗизасына тиң. Аларга ул урын чынлап та бик кадерле булуын аңлагач, мин ризалаштым. Роликларны төшергәндә, халык бик күп җыелды. Бездә яңа архитектура өчен шулкадәр күп урыннар бар. Нигә искене җимерергә? Төзегез яңаны! Искесен җимермичә генә төзегез! Сарай (Дворцовая) мәйданында балалар белән биюең дә бар бит әле. «Танец маленьких лебедей»ны биюегезне интернетта яратып карадым. – Санкт-Петербургның Киров районында бердәнбер Балет мәктәбен, ниндидер реформалар нигезендә, түрәләр гомумбелем бирү мәктәбе белән кушарга уйлаганнар. Гади урта мәктәп белән Хореография мәктәбенме? Әйе. Менә сез аңлыйсыз. Ә алар шуны да аңламый. Акциянең максаты мәктәпкә игътибарны юнәлтү, мондый кушуның ялгыш булуын кешеләргә аңлату иде. Әлеге акцияне телевидениедән дә күп күрсәттеләр. Әти-әниләр дә балаларның концертларын интернетка куя башладылар. Кайтавазларның күплегеннән түрәләр үзләре шаккатып калдылар булса кирәк. Әлегә мәктәпне 1 елга саклап кала алдык. Кемнәрдер бинага кызыгамыни? Әйе. Тирәлегендә элиталы йортлар төзелеп килә. Әлеге элитар күчемсез милек арасында мәктәп зур мәйдан тотып тора, аның зур паркы да бар. Шуңа кызыгалардыр. Бу урын – районның йөзек кашы. Гаҗәеп матур урыннар! Хәтта шул элитар йортларда торучылар өчен дә матур урын булып калыр иде ул. Нигә бетерергә?! Шул урынны бетереп, тагын бер коробка куйганнан кемгә файда? Кошмар! Сарай мәйданында кызларны кечкенә аккошлар итеп тездем дә биедек. Мин алар арасында кара аккош идем. Биюләрне үзем куйдым. Мин бит белемем буенча балетмейстер. Балалар белән педагог булып та күп эшләдем. «Татарлык – минем бер өлешем» Ильмира, тагын бер тема калды. Фамилияң Багаутдинова (Баһаветдинова). Җиңел генә әйтелешле түгел. Әйткәндә буталып бетмиләрме? Алыштырасың килмәдеме? Фамилиям белән һәрвакыт горурландым, гәрчә, чыннан да, авыр әйтелсә дә. Мин аны кешегә ачык итеп аңлашылырлык итеп әйтәм. Фамилиямне беркайчан да алыштырырга уйламадым. Сезнең өчен татарлык нәрсә? Миндә – яртылаш татар тамырлары. Татарлык – минем бер өлешем. Бәлки, минем бөтен иҗади экспериментларым да шуннан – татар каныннан киләдер. Мине нәрсәдер дулкынландырса, дәшми кала алмыйм. Шул каршылыгым акцияләргә китерәдер.
<urn:uuid:bfe462d4-323e-49db-9129-cc307031cf83>
CC-MAIN-2023-40
https://intertat.tatar/news/tozeleslarne-tuktatkan-balerina-ilmira-bahavetdinovaeksperimentlarym-tatar-kanynnan-5860680
2023-09-29T16:43:54Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233510520.98/warc/CC-MAIN-20230929154432-20230929184432-00729.warc.gz
tat
0.999986
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999985933303833}
intertat.tatar
Рөстәм Миңнеханов: Каравон Татарстан бренды булып танылды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус халык бәйрәме Каравонда булды. Ул утызынчы тапкыр Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында уза. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Лиля Шәйхетдинова яза. «Каравон безнең традицион бәйрәмнәрне беренче булып башлый. Аннан соң мари, чуваш, татар бәйрәмнәре була. Ул безнең республиканың танылган брендына әверелде», - диде ТР Президенты. Ул проектта катнашучыларның барысына да - 170тән артык коллективка, 150дән артык халык һөнәрчелеге осталарына рәхмәт белдерде. Бәйрәмне оештыручыларны да, район җитәкчелеген дә искә алды. «Рус мәдәнияте - безнең илнең нигезе. Һәм мин бу ямьле бәйрәм өчен чын күңелдән рәхмәтлемен», - диде ул. Аның сүзләренчә, «Каравон»ны үткәрү нәтиҗәсендә бүген күп кенә традицион осталыклар яңадан торгызылды, алар яшь буынга тапшырыла. «Нәкъ менә шуңа күрә Каравон республика халкын гына түгел, башка төбәкләрне дә җәлеп итү ноктасы булып тора. Аның үсүен һәм ныгуын телим», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов. Искәртик, бу минутларда Лаеш районының Никольское авылында изге һәм могҗиза тудыручы Николай көненә багышланган «Каравон» рус халык бәйрәме уза. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
<urn:uuid:ed92bc99-a2ca-4ee9-a94a-a157d46618f1>
CC-MAIN-2022-27
https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-karavon-tatarstan-brendy-bulyp-tanyldy-5855216
2022-06-29T22:25:36Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103645173.39/warc/CC-MAIN-20220629211420-20220630001420-00580.warc.gz
tat
0.999967
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999674558639526}
tatar-inform.tatar
Арчада зарядкада онытылган смартфон аркасында, коточкыч хәл килеп чыга Арчада яшүсмер зарядкада онытылган смартфон аркасында чыккан янгында зыян күргән Хатын гаджетны төнгә зарядкада калдырган, ул аны озынайткычка тоташтырган һәм нәрсәдер дөрес булмаган. Төнлә ул янган истән уяна, улын уята һәм утны сүндерергә тырыша. Шул вакытта түшәмдәге эрегән пенопласт белән аркасын пешерә. Утны үзләре җиңә алмый, янгын сүндерүчеләрне чакыралар. МЧС гаджетларны зарядкада күзәтүсез калдырмаска киңәш итә. Чыганак-фото: @tatarstansos Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:b210c99b-8e55-4f2f-bd57-5066ae983326>
CC-MAIN-2024-10
https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/arcada-zariadkada-onytylgan-smartfon-arkasynda-kotockyc-xal-kilep-cyga
2024-02-26T01:11:28Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947474649.44/warc/CC-MAIN-20240225234904-20240226024904-00098.warc.gz
tat
0.999895
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9998947381973267}
yashel-uzan.ru
Гaбдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елның 11 июнендә шагыйрьгә багышлап әдәби музей ачыла. Музей Г. Б. Руш һәм Ф. Р. Амлонг проекты буенча төзелгән ике катлы аерым таш йортта урнашкан. Йорт беренче дәрәҗәдәге сәүдәгәр Ибраһим Исхак улы Аппаковныкы (1821-1885) була. Иске Татар бистәсенең күрке саналырдай әлеге бинаның халыкта “Шамил йорты” дип аталуы очраклы түгел. 1884 елда И. Аппаков кызы Бибимәрьямбануны отставкадагы генерал-майор, кавказ халыкларының милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе атаклы Шамил әл-Галинең уртанчы улы генерал Мөхәммәдшәфигә кияүгә бирә һәм бирнә итеп әлеге йортны да бүләк итә. 1904 елда Мөхәммәтшәфи Шамил Кавказга дәваланырга киткән җирендә вафат була. Бибимәрьямбану йортны кондитер товарлары җитештерү белән дан казанган Вәлиулла Ибраһимовка сата, ә үзе балалары белән С.- Петербургка китә. Шул рәвешчә, аерым бер дәвердә әлеге бина кондитер товарлары җитештерү урынын, аннары торак йорт ролен дә үти. Йорт шагыйрьнең исемен йөрткән урамда урнашкан. Г. Тукай Юнысов мәйданындагы “Ялт-Йолт” журналы редакциясендә эшләгән. Редакция хәзерге Г. Тукай исемендәге кинотеатр урынында булган. Әлеге мәйданнан 1913 елның 15 апрелендә казанлылар шагыйрьне соңгы юлга озатканнар. Бу урамда Г. Тукай һәм аның дусларына бәйләнешле башка йортлар да булган. 63 нче йортта 1908-1909 елларда Тукайның актив катнашлыгы белән “Әл-ислах” газетасы чыгып килгән. 73 нче йортта рус-татар укытучылар мәктәбе (“учительская школа”) урнашкан булган. Казанга күчеп килгәннән соң Г. Тукай яшәгән “Болгар” һәм “Амур” кунакханәләре дә ерак түгел. Янәшәдә үк шагыйрь лекцияләр укыган “Шәрык клубы” бинасы. Әдипнең сатирик әсәрләрендә сурәтләнгән атаклы Печән базары да якында гына урнашкан булган. Музей экспозициясе, анда тәкъдим ителгән әйберләр Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында җентекле мәгълүмат бирә: шагыйрьнең бала чагы; әдип булып формалашкан Җаек һәм Казан чоры еллары; шагыйрьнең Түбән Новгород, Сембер өязе, Әстерхан, Өфе, Петербург калаларына булган сәяхәтләре; Тукайның шәхес һәм язучы буларак дөньяга тәэсире турында сөйли. Килгән кунаклар шулай ук Г. Тукай яшәгән чор, аның даирәсеннән булган аерым шәхесләр турында да мәгълүмат ала. Музей коллекциясендә шагыйрьнең фаянс тартма, түбәтәй, көмеш җиң каптырмалары, юл кәрҗине, карандаш савыты кебек мемориаль әйберләре, үлгәннән соң төшерелгән битлек, үзе исән вакытында дөнья күргән китаплары, фоторәсемнәре, Г. Тукай даирәсеннән булган шәхесләрнең шәхси әйберләре саклана. Бүгенге көндә Г. Тукай әдәби музее татар милли-мәдәният дөньясының бер учагы булып тора. Биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар уза. Музейга рәхим итегез!
<urn:uuid:462cb015-2fd2-44c3-848a-f368d82fec83>
CC-MAIN-2018-39
http://tat.g-tukay.tatmuseum.ru/literaturnyjj-muzejj-gabdully-tukaya/
2018-09-26T05:36:27Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-39/segments/1537267163326.85/warc/CC-MAIN-20180926041849-20180926062249-00370.warc.gz
tat
0.999993
Cyrl
14
{"tat_Cyrl_score": 0.9999927282333374}
tat.g-tukay.tatmuseum.ru
Яңа “Чаңгы юлында, шугалакта һәм саф һавада!” фотоконкурсында катнашырга чакырабыз. Сездән саф һавадагы уеннарның мавыктыргыч мизгелләре, чаңгыда матур итеп, тимераякта җилдәй җитез шуганда һ.б. ясалган фоторәсемнәр көтәбез. Эшләрне Бакалы авылы, Күпер урамы, 6нчы йорт яки “Чаңгы юлында, шугалакта һәм саф һавада!” фотоконкурсына” билгесе белән [email protected] адресына җибәрегез. Җиңүчеләрне призлар көтә.
<urn:uuid:496cf141-a300-459a-8459-f6673081484a>
CC-MAIN-2022-05
https://avyltan.ru/articles/obshchestvo/2019-01-25/ig-tibar-fotokonkurs-cha-gy-yulynda-shugalakta-m-saf-avada-77619
2022-01-20T01:42:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-05/segments/1642320301670.75/warc/CC-MAIN-20220120005715-20220120035715-00475.warc.gz
tat
1.000001
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 1.0000009536743164}
avyltan.ru
2019 елның 15 мартында Казанда Федераль татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының IX хисап-сайлау конференциясе узды. Хәзерге вакытта бу оешма 39 төбәкнең милли-мәдәни автономияләрен берләштерә. Конференциядә бу оешмалардан сиксәннән артык делегат катнашты. Чарада Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Әнвәр Горланов һәм мин, Тольяттида яшәүче Самара өлкә автономиясе әгъзасы Зөлфия Галиханова, катнаштык. Татарстан Президенты исеменнән җыенга килүчеләрне Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламләде. - Милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга Татарстан Республикасы һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Шул уңайдан грантлар булдырылды. Ә Татарстан президенты аларның күләмен ике тапкырга арттырды. Хәзер ул 10 миллион сум акча тәшкил итә. Туган телебезне пропагандалау өчен без барысын да эшләргә тиеш, — дип сөйләде ул. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау эшендә, мәгариф өлкәсендә һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Бу турыда Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов сөйләде. “Идел” яшьләр үзәге директоры Алсу Хафиз, җыенда катнашучыларны сәламләп, яшьләр белән эшләүне активлаштырырга, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, тарихи тамырларын барлауда булышырга чакырды. - “Сәләт” лагере — белемгә, фәнгә тартылган, акыл сәләтләрен төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохиты. Ул Татарстанда, Россиятөбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче, татар телендә аралашучы һәм туган телен өйрәнергә теләүче яшьләрне берләштерә”, — дип тәмамлады чыгышын Алсу Хафиз. Федераль татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, узган, дүрт елга нәтиҗәләр ясаганда, мохтарият җитәкчеләрен грантларда актив катнашырга өндәде. Узган елларда 7 конкурс оештырылып, төбәкләргә 40 миллион сум акча җибәрелгән. Грант алуда Ульян, Мәскәү, Красноярск өлкәләре, Бурятия Республикасы актив булуларын әйтеп үтте. “Чит төбәкләрдә туган телне саклап калу максатыннан тел лагерьлары оештырылып тора. Балаларның барысын да Татарстанга китертеп бетереп булмый, бу эшне үзегездә дә оештырырга мөмкин. Новосибирск, Төмән өлкәләре нәкъ шулай эшли дә. Без бу юнәлештә дә ярдәм итәргә әзер”, — дип белдерде ул. “Ә мәктәпләр мәсьәләсенә килгәндә — рус, инглиз, кытай, төрек телләренә әһәмият бирүче көчле мәктәпләрнең директорлары белән тыгыз элемтәдә булып, татар теле дәресләрен дә кертергә тырышырга. Ә иң дөресе — ясли, балалар бакчасыннан башларга кирәк. Шулай эшләгәндә генә балалар татар телен камил беләчәкләр. Татар милли хәрәкәтенә авторитет җыярга түгел. Абруйлы иҗтимагый оешмалар татар җанлы иганәчеләрне әйдәп барсалар, үз артыннан белемле олпат милләттәшләребезне ияртсәләр генә, татарлыгыбызны саклап кала алачакбыз. Татар автономиясе акча суга торган машина дип исәпләүчеләрнең читтә торулары хәерлерәк булыр, минемчә”, — дип сүзен төгәлләде ул. Быелгы конференциядә оешманың Уставына үзгәрешләр кертелде. Шураның яңа әгъзалары, Федераль татар милли-мәдәни автономия Советы рәисе дә сайланды. Әлеге җаваплы эшкә кабат Илдар Гыйльметдинов хупланды. Урынбасары итеп — Ирек Шәрипов һәм башкарма директоры итеп Миләүшә Шәрәпова сайланды. Күп еллар буе регионнарда яшәүче татар оешмаларына ярдәм кулы сузып, Татарстан халкыбызның горурлыгын ныгыту юнәлешендә күп эшләр эшләп килә. Менә өч көнгә сузылган бу җыен минем өчен дә әһәмиятле чара булды. Моның өчен Самара өлкә милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Татарстан — рухи үзәгебез ул. Казаннан һәрвакыт ниндидер илаһи көч җыеп, башкаларга да дәрт-дәрман өләшердәй булып, канатланып кайтасың. Зөлфия ГАЛИХАНОВА, Тольятти шәһәре буенча штаттан тыш хәбәрче. КОНТЕКСТ: Просмотров: 857
<urn:uuid:3fcfbf01-9b6f-4ee4-a16c-f28015d65f8e>
CC-MAIN-2023-50
https://samtatnews.ru/2019/03/22/%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD-%D1%80%D1%83%D1%85%D0%B8-%D2%AF%D0%B7%D3%99%D0%BA-%D1%83%D0%BB/
2023-12-03T17:08:27Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100508.42/warc/CC-MAIN-20231203161435-20231203191435-00626.warc.gz
tat
0.999994
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.999994158744812}
samtatnews.ru
Лениногорскида мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды +ФОТОЛАР Лениногорскиның Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды, анда узган елга йомгак ясалды һәм киләсе уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Аның эшендә районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин катнашты. Конференциягә кадәр Лениногорск мәгариф учреждениеләрендә шахмат, халык традицияләре буенча күргәзмәләр эшләде шәһәр һәм районның уку йортларында зур иҗади казанышлар тәкъдим ителде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин «Лениногорск муниципаль районында мәгариф һәм тәрбия системасын үстерү нигезе буларак милли традицияләр» темасына чыгыш ясады. Министр Айрат Хәйруллин үз чыгышында август киңәшмәсенә йомгак ясады, педагогларга уңышлы уку елы теләде. Рәгать Хөсәенов мәгариф җәмгыятьнең социаль-икътисади потенциалын, аның иҗади үсешкә сәләтен билгели торган өстенлекләренең берсе булуын һәм шулай булып калуын искәртте. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
<urn:uuid:b9ae30e6-0855-44a3-9081-fc88b9e63c21>
CC-MAIN-2024-18
https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskida-mgarif-khezmtkrlrene-avgust-kishmse-uzdy-fotolar
2024-04-19T22:50:13Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-18/segments/1712296817455.17/warc/CC-MAIN-20240419203449-20240419233449-00151.warc.gz
tat
0.999902
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999018907546997}
zamansulyshy.ru
Кадерле әниебез, сине туган көнең - 50 яшьлек юбилеең белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез! Син - матур гаиләбезнең, тыныч, мул тормышыбызның олы терәге һәм таянычы! Без синең белән горурланабыз! Кадерле кешебез, Аллаһы тәгалә синең ару-талу белмәс аяк-кулларыңа ныклы сәламәтлек, изге, ачык, туган җанлы йөрәгенә күңел тынычлыгы, иман байлыгы насыйп итсен! Килер көннәрең көтелмәгән шатлык-куанычлардан гына торсын, башлаган һәр эшләрең гел уңайга барсын! Әтиебез Илшат белән пар канатлар булып, тигезлектә, без - балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәвеңне теләп калабыз!!! Һәрчак шулай көчле рухлы, ярдәмчел, ачык күңелле, безнең өчен үрнәк булып кал! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Әниебез - безнең кадерлебез, Без бәхетле җирдә син барга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңә Туган көнең белән котларга. Теләкләрнең телик изгеләрен, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына Табып була олы бәхетне. Гомереңнең бу мизгеле - Туктап бер җырлап алу, Үткәннәргә шөкер итеп, Киләчәккә юл салу! Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Илшат, балаларың Ирек-Чулпан, Ландыш, кода-кодагыең, дәү әти, дәү әниләребез, якын туганнарың.
<urn:uuid:da39e4c4-1ee3-4738-83eb-4d7a7d717f82>
CC-MAIN-2023-40
https://kaibicy.ru/grats/10477-olyi-kaybyich-avyilyinda-yashche-niebez-vsil-ravil
2023-09-21T08:54:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233505362.29/warc/CC-MAIN-20230921073711-20230921103711-00243.warc.gz
tat
0.999995
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999947547912598}
kaibicy.ru
Безнең яклар үзләренең матур табигате, төрле гаҗәеп урыннары, урман-күлләре белән бик бай бит. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылына кунакка баргач, безгә хуҗабикәләр шундый бер истәлекле урынны күрсәттеләр. Бу күрше Исаклы районының Мордово-Аделяково авылы янындагы дәвалы күл иде. Биредәге мордва һәм чуваш авылларының әле 1750 елларда ук барлыкка килүләре билгеле. Ул вакытларда елга буйларында кеше үтә алмаслык сазлыклар булган диләр. Шуларның берсендә юлбасарлык белән шөгыльләнүчеләр зур сумма акчасы булган үтеп баручы сәүдәгәрне талаганнан соң, атларын, үзен һәм сакчыларын батырганнар, имеш. Нәкъ шул урында зур саз күле барлыкка килгән дә инде. Аны җирле халык, ялгышмасам, мордва телендә Нисьма – Сара Нисьма күле дип атап йөртә икән. Менә июль аеның соңгы кызу көннәренең берсендә безгә шушы саз күлендә рәхәтләнеп, тәнебезне сазлы ләмгә буйый-буйый, коену бәхете тәтеде дә инде. Шушы гаҗәеп күлне күреп, коенып, юынып чыккач та, үз алдыма уйлап та куйдым: нигә, мин әйтәм, безгә дә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк тоз күлләрендәге кебек юллар салып, аерым йортлар төзеп, туристик ял итү, дәвалану базасы ясамаска? Саз күле төбендәге ләмнең файдасын белеп, хәзер үк кырыена көчле суырткыч җайланмасы (качалка) урнаштырганнар һәм Серноводск курортына дәвалау өчен шушы күл ләмен җибәреп торалар икән инде. Безнең татар эшкуарлары да шушындый матур, файдалы урыннарны күреп, акчаларының бер өлешен шушы агротуризм бизнесына куйсалар, начар булыр идеме икән!? Аннан, табигать кочагында булып кайткач, үземнең тагын бер уй-фикеремне дә әйтеп үтәсем килде. Безнең төбәкнең урманнарын, урман полосаларын өрәнге (клен) агачлары басып киткән (аны күбрәк Америка клены дип атыйлар). Чөнки бу әрсез агачны һәм амброзия дигән чүп үләнен безгә үткән гасырның илленче елларында чирәм җирләрен күтәргәндә Америкадан алып кайтканнар дип сөйлиләр. Әгәр без шул чүп агачына һәм үләненә каршы ныклап көрәш ачып җибәрмәсәк, алар берничә елдан бөтен Россияне каплап китәчәк. Мордово-Аделяково авылында булганда бер бинаның диварына зур портрет белән календарь эленеп торганын күрдем, ә эмблемасына “Единая Россия партиясе” дигән сүзләр язып куелган иде. Рәсемендә Губерна Думасы депутаты, “Самаратрансгаз” фирмасы җитәкчесе Владимир Субботинны танып алдым. Бәлки, аңа мөрәҗәгать итеп караргадыр, чөнки ул өлкәбезнең нәкъ шушы төньяк районнары буенча депутат итеп сайланган бит. Арабызда башка шуның кебек дәрәҗәле һәм акчалы кешеләр һәм җитәкчеләр әле тагын бардыр, мөгаен. Разия ӘЮПОВА, өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе. Просмотров: 1028
<urn:uuid:a27989b3-62d9-4226-807c-5e841b43bd96>
CC-MAIN-2023-23
http://samtatnews.ru/2017/09/14/%D1%81%D0%B0%D0%B7%D0%BB%D1%8B-%D0%BA%D2%AF%D0%BB%D0%B4%D3%99-%D0%BA%D0%BE%D0%B5%D0%BD%D1%8B%D0%BF-%D0%BA%D0%B0%D0%B9%D1%82%D1%82%D1%8B%D0%BA/
2023-06-05T07:22:39Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224651325.38/warc/CC-MAIN-20230605053432-20230605083432-00046.warc.gz
tat
0.999993
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999932050704956}
samtatnews.ru
Базы буеның тылсымын тоеп яши Шигырь белән канатландым Шигырь белән яшьнәдем. Яшәмәслек чакларда да Шигырь белән яшәдем. Гаделсезлек, авырлыклар Какты-сукты дөньяда. Җиңеләйде гомер юлым Шигырьдән көч алганда... Ак кәгазь белән каләмне күңел сердәше итеп, шигърият илендә яшәүче Сәрия Сафиуллинаның узган елда “Кызыл таң” гәзите каршында “Базы буйкайлары тылсымлы...” дигән шигырьләр һәм хатирәләр җыентыгы дөнья күргән иде. Бу уңайдан күптән түгел Илеш районы үзәк китапханәсендә китапның исем туе үтте. Автор, Кужбахты авылында туып-үсеп, бүген Югары Яркәй авылында яши. Мәгариф ветераны район үзәк китапханәсендә эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубының, “Маяк” гәзите каршындагы “Балкыш” әдәби берләшмәсенең, район ветераннар хорының актив әгъзасы булып тора. Авыл уңганнары, хезмәт алдынгылары турында сурәтләмәләр, гыйбрәтле язмышларны яктырткан мәкаләләре район һәм республика матбугаты битләрендә даими рәвештә дөнья күрә. Әлеге китапта шигырьләр, мәкаләләр тупланып, авторның төрле елларда язылган һәм заман асылын, гомер агышын үз язмышы аша чагылдырган иҗат җимешләре урын алган. Шулай ук, китапта авторның “Авылкаем”, “Әнкәем” җырлары (композиторлар Мөдәрис Морзаханов, Мөдәрис Газетдинов көйләре) да бар. Чараны район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Клара Хәлиуллина һәм Роза Мамалимова әзерләгән. Алар иҗатчының тормыш юлына һәм әсәрләренә байкау ясады, кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Каләм иясен котларга дуслары, якыннары, иҗатын яратучылар җыелган иде. Югары Яркәй авыл Советы биләмәсе башлыгы урынбасары Алсу Мослыхова, мәгариф ветераны Сәрия Сафиуллинага һәм тагын берничә активистка район Хатын-кызлар советының Мактау грамоталарын, Югары Яркәй авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков, район Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Кужбахты авыл биләмәсе башлыгы Альфред Хәтмуллин, авылдашы Винер Латыйпов, шагыйрьләр Рафаэль Хафизов, Фәнис Рәхмәтуллин, Зәлифә Кашапова, Светлана Васикова, Югары Яркәйдән хезмәт ветераннары Фәнә Минһаҗева, Рәвилә Шәһабетдинова, 1нче гимназия укытучысы Галимә Галиева авторга ихлас теләкләрен белдерде. 86нчы һөнәри лицей һәм урта мәктәп укучылары, Чияле-Әтәч урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Кәбирова яттан шигырь сөйләсәләр, Рания Әхмәтҗәнова башкаруында җыр яңгырады. Хезмәт ветераны Мөгътәбәр Шаһиянов скрипкада “Зәңгәр күлмәк” җырын уйнап-җырлап ишеттерде. Сәрия апаның ире Кәрим абыйның да әйтер теләкләре бар иде. Ул Сәрия апа сүзләренә язылган “Авылкаем” җырын башкарды. Бай тормыш тәҗрибәсенә ия, көчле рухлы, шигъри күңелле Сәрия апага сокланмый мөмкин түгел. Аның иҗади җыентыгы китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителер, шигърият сөючеләр күңелендә үз урынын табар. Автор күңеле белән һаман яшь булып кала һәм илһамланып, дәртләнеп иҗат илендә гомер кичерә. Илфира Нигъмәтуллина. Илеш районы.
<urn:uuid:6ca8e24b-910b-4738-87d1-a768d3b0d145>
CC-MAIN-2019-26
http://ktrb.ru/tat/news/literatyra/27385.html
2019-06-25T18:44:22Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-26/segments/1560627999876.81/warc/CC-MAIN-20190625172832-20190625194832-00304.warc.gz
tat
0.999927
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999271631240845}
ktrb.ru
- Татарстанның көньяк-көнчыгышында туфрак кирәгеннән артык дымлану турында хәбәрләр булды. Әмма мин бездә ниндидер чәчүлекләр юкка чыкты, үлде димәс идем, - дип белдерде ул. Ә менә терлек азыгы хәзерләү буенча эшләр, чыннан да, авырдан бара. Бу кыенлыклар оештыру мәсьәләләренә түгел, ә һава шартларына бәйле. - Чәчүлек мәйданнарында культураларга үсәр өчен... - Татарстанның көньяк-көнчыгышында туфрак кирәгеннән артык дымлану турында хәбәрләр булды. Әмма мин бездә ниндидер чәчүлекләр юкка чыкты, үлде димәс идем, - дип белдерде ул. Ә менә терлек азыгы хәзерләү буенча эшләр, чыннан да, авырдан бара. Бу кыенлыклар оештыру мәсьәләләренә түгел, ә һава шартларына бәйле. - Чәчүлек мәйданнарында культураларга үсәр өчен җылы да җитеп бетмәде, шуңа күрә терлек азыгы буенча күрсәткечләр әле тыйнак кына. Хәзерге вакытка бер шартлы терлеккә 7,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, узган елда бу күрсәткеч ике тапкыр югары иде. Беренче чабымнан җыеп аласы күп әле, аның вакыты узып бара дисәк тә, эссе, кояш җитмәү эшне бераз тоткарлады. Шулай да, күпьеллык үләннең сусыллыгы шактый югары, печән чабу буенча нык артта калдык димәс идем. Дым запасы бик югары. Метеорологлар алда җылы көннәр вәгъдә итә. 7-8 көн кояшлы булса, күпьеллык үләннең беренче чабымын төгәлләп булачак, - дип белдерде Марат Әхмәтов. Министр әйтүенчә, терлек азыгы хәзерләү район җитәкчеләренең эшне ничек оештыруына турыдан-туры бәйле. Дөрес, техника белән кораллану да зур роль уйный. Моннан тыш, терлек саны күбрәк булган районннар азык әзерләү мәсьәләсенә дә җаваплырак карый. Зәй, Актаныш, Саба, Тәтеш, Әтнә районнарында күрсәткечләр яхшы, ә менә Спас, Бөгелмә, Әгерҗе, Мөслим, Менделевск, Кама Тамагында эшләр сүлпәнрәк бара. - Алар да азыксыз калмас анысы, әмма эшләрне соңрак башкарган саен азыкның сыйфатына зыян килә. Быелгы җәйнең соңрак килүе ул әле терлек азыгы хәзерләүдә дә соңга калдык дигән сүз түгел. Бәлки алдагы кояшлы көннәрдә әзерләнгән терлек азыгының сыйфаты безнең моңа кадәр азапланып салынган сенажга караганда яхшырак та булып чыгар, - ди ул. "Яшелчә уңышы мулдан булыр дип уйлыйм" Көннәрнең яңгырлы торуы яшелчә, җиләк-җимеш үсешенә дә тискәре йогынты ясый. Халык, суган, бәрәңге черемәсме, җиләк-җимешләр булырмы, дип борчыла. Бу, әлбәттә инде, киләчәктә бәяләрнең артуына да китерергә мөмкин, дигән шик тудыра. Министр да: "Татарстанда базарның яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин ителеш мәсьәләсендә шигем юк", - дип белдерсә дә, бәяләрнең берникадәр артуын кире какмый. - Шәхси хуҗалыкларда да, яшелчәчелек белән махсус шөгыльләнүче хуҗалыкларда да яшелчә, җиләк-җимеш үсеше тоткарланып килә. Ул шаукым кеше күңелендә берникадәр шик уяткандыр дип уйлыйм. Базарга продукция ике атна соңарып чыгуын күздә тотып, ихтыяҗ бар, ә тәкъдим әле килеп җитмәгән дияргә була, бу очракта бәяләрнең берникадәр үсүе мөмкин. Әмма алдагы кояшлы көннәр безнең бу эшне тизләтер һәм без базарны яшелчә, җиләк-җимеш белән җитәрлек күләмдә тәэмин итәчәкбез. Моннан тыш, явым-төшемле һава торышы яшелчәләрнең алдагы чорда үсешен нык тизләтәчәк. Хәтта яшелчә уңышы буенча мин узган еллардан күбрәк уңышка өметләнәм. Бу мәсьәләдә базарның тәэмин ителешендә шигем юк, - диде ул. "Катлаулы, дымлы урак көтәбез" Башка елларда комбайннар июльнең урталарында ук уракка төшсә, быел бу эшләр дә чигерелеп килә. Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел уракка августның беренче көннәрендә төшәргә планлаштыралар. - 1 августка кадәр берәр миллион тонна ашлыкны суктырып салып та куя идек. Бик күп хуҗалыклар соңгы елларның урагында киптерү җайланмаларыннан файдаланмады, чөнки иген кырыннан 8-9 процент дымлылыкта икмәк кайтты. Күпме телисең, шуның кадәр сакларга мөмкинлек бар иде. Быел катлаулы, дымлы урак көтәбез. Климатик яктан 1978 елга охшаш дип әйтәләр замандашлар, - диде Марат Әхмәтов. Министр республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда махсус эш комиссиясе булдырылганын да билгеләп узды. Аның әйтүенчә, комиссия ындыр табакларында да киптерү җайланмаларының торышын тикшерәчәк. - Кемнәрдәдер киптерү җайланмасы өчәү булып, бәлки, берсен, икесен генә эшләткән булса, быел барысы да эшкә җигеләчәк. Без быел барлык җайланмаларны тәртипкә китерү бурычын куйдык. Аннан соң хәйран гына өлешне икмәк кабул итү предприятиеләренә урнаштырырга туры киләчәк, чөнки бүгенге көндә икмәкнең торышы гадәти еллардан зуррак уңыш вәгъдә итә. Шулай ук, авыл хуҗалыгы оешмасы һәм икмәк кабул итү предприятиесе арасында йөрү өчен бик күп транспорт җәлеп ителәчәк, шул ук вакытта уракны да өзмәскә кирәк. Быел без транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсенә җитди карыйбыз. Гадәттә, 200-300 техника җәлеп ителә иде, быел уракны өзмәс өчен меңләгән техника кирәк булыр дип уйлыйбыз, - дип белдерде Марат Әхмәтов. Шушы эшләр өстенә, министр әйтүенчә, быел тимер-бетон траншеяларда консервация ясау технологиясен да киңрәк кулланырга туры киләчәк. - Урак алдыннан, республиканың төрле зоналарда уракны катлаулы һава шартларында үткәрү тәҗрибәсе, хезмәтне ни дәрәҗәдә оештыру мәсьәләсе каралачак. Ашлыкны траншеяларга консервацияләү уракка мөмкин кадәр иртәрәк төшәргә мөмкинлек бирәчәк. Нәрсә булса да, сентябрьгә чыккан урак икенче инде ул, анда икмәкнең өлгереше дә узган була, уракның сыйфаты да чамалы. Шуңа күрә бик күп факторларны искә алып, быел без уракка ныграк һәм җаваплырак әзерләнәчәкбез, - дип белдерде Марат Әхмәтов. Министр ике ел дәвамында эшләп килгән киптерү җанланмалары буенча махсус субсидияләр бирү программасы быел да булачагы турында әйтте. Әмма, еллар коры килү сәбәпле, хуҗалыклар ул программа белән егылып шөгыльләнмәгәнен билгеләп узды. - Ел саен 40-50 шәр җайланма алып барылды, анда 3 әр миллион сумга кадәр субсидия бирелә иде. Быел ул гына да безне коткара алмаячак, чөнки безгә, һава торышы нинди булуга карамастан, 200 шәр йөз мең тонна икмәкне һәр көнне суктырып кайтарырга кирәк булачак. Бу очракта безгә күптөрле ысулларны кулланырга туры киләчәк, - дип белдерде Марат Әхмәтов. Зөһрә Садыйкова Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:eeeaf82d-d7a5-49de-8500-3898ba01fc2d>
CC-MAIN-2021-43
http://tulachi.ru/news/novosti/katlaulyi-dyimlyi-urak-ktbez
2021-10-27T23:34:44Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323588244.55/warc/CC-MAIN-20211027212831-20211028002831-00503.warc.gz
tat
1.000002
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 1.0000022649765015}
tulachi.ru
Торак – алар өчен зур терәк 7 декабрь көнне Бөгелмәдә яңа төзелгән йортны эксплуатациягә тапшырдылар. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Воропаева, ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. Кольцов урамының 2 "А" йортын төзүне "Жилсервис" җәмгыяте Татарстан Республикасының... 7 декабрь көнне Бөгелмәдә яңа төзелгән йортны эксплуатациягә тапшырдылар. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Воропаева, ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. Кольцов урамының 2 "А" йортын төзүне "Жилсервис" җәмгыяте Татарстан Республикасының "Ятимнәрне һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү" программасы нигезендә башкарып чыкты. Әйтергә кирәк, Татарстан - Россиядә ятим балаларга өр-яңа йортлардан фатир бирүче бердәнбер төбәк. Программага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән контрольлек итә. Балалар торакны прописка буенча гына түгел, ә теләгән шәһәреннән алырга мөмкин. Кольцов урамындагы торакны бер ел дигәндә торгыздылар. Өч катлы йортта - 36 фатир, шуларның 30ыннан ачкычларны балалар йортында, опекуннары белән тәрбияләнгән балаларга тапшырдылар. ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев сүзләренә караганда, әлеге программа нигезендә, быел республикада 311 ятим бала фатир алырга тиеш, шуларның 241енә фатир ачкычлары тапшырылган инде. Әлеге торак ятим балаларга закон буенча наемга 5 елга бирелә, аннан соң аны үз милке итеп теркәп булачак. Киләсе елга тагын 317 ятим өчен торак төзеләчәк. Кызыл тасманы кискәндә бераз традицияне үзгәрттеләр, бу юлы кайчыны олы кунаклар түгел, ә балалар үз кулларына алды. Тасма кисүчеләр арасында Евгения Покатилова да бар иде. Тумышы белән ул - Хабаровск краеннан. Аны, әти-әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәч, әнисенең апасы Ирина Пузанова тәрбиягә алып үстергән. - Мин "ТНГ-Групп" җәмгыятендә геофизик булып эшлим, әлеге фатирымны, гариза биргәч, ике елдан соң алдым. Озак көттермәделәр. Мине үстергән апамны мин күптән инде "әни" дип, йөртәм һәм мин аңа шушындый матур тормышка юл биргәненә рәхмәтлемен, - дип Евгения әнисенең кулына бер бәйләм чәчәк тоттырды. Ирина Пузанова күз яшьләрен сөртә-сөртә: - Дәүләт программасы ятим балалар өчен - зур терәк. Алар хәзер үз киләчәкләренә ышанычлы төстә аяк баса ала. Мин моны, гомумән, ятим калып, балалар йортында тәрбияләнүчеләр турында әйтәм, - ди. Йортка аяк атлап кергән "хуҗалар"ның шатлыклары эчләренә сыймады, "супер", "минеке" дигән сүзләр белән алар үз фатирларын эзләп табарга ашыкты. Валентина Булгакова фатирны җиде ел көткән. Аның 7 яшьлек улы да бар инде. - Гаиләле кеше булгач, иң беренче итеп, кухняны карадым. Иркен итеп ясалган, газ мичендә бүген үк "курник" пешерәчәкмен, тикшереп карарга кирәк бит инде - ди ул. Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров балаларны шәһәр исеменнән котлады һәм аларга көнкүреш кирәк-яраклары алыр өчен сертификатлар тапшырды. Хәзер Бөгелмә ятимнәренең 27 квадрат метрлы торыр җире, гаилә учагы кабызыр терәге һәм киләчәк турында хыялланыр урыны бар. Моны алар гомер буе көткән. Айгөл ШӘРӘФИЕВА. Автор фотосы. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:b4b1694e-35d4-49db-9476-3f13a14f200c>
CC-MAIN-2021-31
http://bugulma-tat.ru/news/tema-dnya/torak-alar-chen-zur-terk
2021-07-25T02:22:21Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-31/segments/1627046151563.91/warc/CC-MAIN-20210725014052-20210725044052-00693.warc.gz
tat
0.999942
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999415874481201}
bugulma-tat.ru
21 июнь 2017 яңалыклары - Конфедерацияләр Кубогы кызганнан-кыза: кайда, ничек һәм кайчан? Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында бүген ике матч уза. Россия җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша. Матчны 18.00 сәгатьтә “Беренче канал” аша карап була. Сочи Мексика бе... - КАЗАН - ЧӘЧӘКЛӘР ҺӘМ АЧЫК ЙӨЗЛЕЛӘР ШӘҺӘРЕАлар – һәрвакыт позитив дулкында. Кояшны үз күңелләрендә йөртүче кешеләр алар. Кемнәр бу дисезме – Конфедерацияләр Кубогы волонтерлары. Туристлар да “Сезнең Казаныгызда 10 метр саен волонтер, шәп бит... - Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солистлары халыкара конкурс җиңүчеләре булдыВ Москве подвели итоги престижного международного состязания — XIII Международного конкурса артистов балета и хореографов, сообщает ИА «Татар-информ». Солисты Татарского академического государствен... - FIFA вәкилләре Татарстан волонтерларының эшен мактадыПо итогам первого матча Кубка конфедераций между командами Португалии и Мексики в Казани команда волонтеров Татарстана получила положительную оценку представителей FIFA. Об этом сообщил сегодня на пре... - Конфедерацияләр Кубогы: Казан Германия - Чили матчына әзерләнәВторой казанский матч Кубка конфедераций FIFA 2017 состоится 22 июня в девять вечера на стадионе «Казань - Арена». На поле встретятся сборные Германии и Чили. Попасть на стадион можно только при на... - FIFA: Конфедерацияләр Кубогы матчларына барганда стадионга ни алырга ярамый?На стадион Кубка конфедераций FIFA 2017 с собой нельзя приносить вувузеллы, самокаты и файеры, сообщается на сайте fifa.com. 22 июня на стадионе «Казань Арена» состоится матч группового этапа Кубка... - КОНФЕДЕРАЦИЯЛӘР КУБОГЫ: ФУТБОЛ СӨЮЧЕЛӘР МАТЧАПУРИ АШЫЙ!Нинди генә гурман булсаң да, синең әле «матчапури» дигән ризык турында ишеткәнең юктыр. Казалылар Конфедерацияләр Кубогы вакытында кабаттан мөгез чыгарды! Хәзер футбол белән җенләнүчеләрнең үзләренең... - Татарстанда браконьерларга "ау" башландыЕжегодная операция «Нерест», проводимая с 15 апреля, завершилась в республике. Ее итоги подвел Радик Мутахаров, начальник отдела по надзору за использованием объектов животного мира Управления по охра... - ТИМАТИ МОБИЛЬ ЭЛЕМТӘ АЧАКара бургерлар белән дан казанган рэпер Тимати ашау белән генә чикләнмиәячәк! Хәзер инде ул Stars Mobile дигән шәхси элемтә операторын ачарга җыена. Black Star компанияләр төркеме һәм аның җитәкчес... - «СОЛДАТКА ХАТ»: КАЙНАР ЙӨРӘКЛӘРДӘН ЧЫККАН СҮЗЛӘР22 июнь – безнең ил өчен авыр кайгы алып килгән көннәрнең берсе. 1941 елның нәкъ шушы көнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Күпме гомерләрне вакытсыз алып китә ул! Күпме яшь егетне, туган нигезеннә... Белми калма - 23 апреля 2024 - 15:03 БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ - 21 апреля 2024 - 13:16 ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ - 20 апреля 2024 - 10:07 УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА - 19 апреля 2024 - 16:17 «ДЕЖУРНЫЙ ПО ПЛАНЕТЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ!
<urn:uuid:d17efd32-cdf1-4e9e-a788-6d7bd356fa66>
CC-MAIN-2024-18
https://yalkyn.ru/news/date/list/2017-06-21%2017:32:24
2024-04-23T22:58:02Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-18/segments/1712296818835.29/warc/CC-MAIN-20240423223805-20240424013805-00449.warc.gz
tat
0.992609
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9926093816757202}
yalkyn.ru
Җирле шагыйрәбез Мария Максимова бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә Игътибарыгызга юбилярның яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез. Җирле шагыйрәбез Мария Максимова юбилей алды мәшәкатьләре белән мәшгуль бу көннәрдә. Кеше гомерендә була торган мондый олы вакыйгаларның бер уртак үзенчәлеге бар – алар уйландыра, үткәннәрне күз алдыннан кичереп, йомгак ясыйсың да башкарылган эш-гамәлләргә бәя бирәсең; киләчәккә матурдан-матур планнар корасың. Мария үз юбилеен зур иҗади уңышлар белән каршы ала – шул чор эчендә шигырьләре тупланган биш китабы дөнья күрде аның. Бу күп тырышлык һәм үҗәтлек таләп итә торган хезмәт җимеше. Киләчәккә дә планнары зур Марияның – яңа иҗади уй-ниятләр белән янып йөри ул. Без Марияны олы юбилее белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез һәм киләчәктә дә укучыларыбызны, иҗатына гашыйк җаннарны яңадан-яңа шигъри әсәрләре белән сөендерер дигән өметтә калабыз. Юбилеем, 60 яшь Алтмыш язым, җәем, көзем, кышым Гомер узганын да сизмәдем. Мең рәхмәтле үткән елларыма: Сезнең белән бергә яшәдем. Яшәү дәрте, чиксез өмет хисе – Хыялымда күңел түрендә. Якын туган, дус-ишемнең урыны Юбилейда табын түрендә. Алтмыш яшем, юбилеем җитте, Картаерга ашыкмыйм мин һич. Пар канатлы булып яшәт, диеп, Ходаемнан сорыйм иртә, кич. Гомеремне җиз иләктән иләп, Күзалдымнан барлап үткәрәм. Күптән түгел япь-яшь идем дә бит, Гомер көзләренә мин кердем. Яшьлек кайта бары тик төшләрдә, Йөрәк ярсый, белмим нишләргә. Үткәннәрне барлый-барлый менә Керәм инде алтын көзләргә. Яшисе килә гүзәл дөньяда Күп кирәкми сиксәне җитә. Күпме гомер калганын белмибез Тынгысыз күңел өмет итә. Гомер көзем Гомерем язлары үтте, Көзләренә дә кердем. Юксынып яшьлегемне мин Төшемдә эзләп йөрдем. Гомер көзем – сары алтын, Йөрәгем тулы ялкын. Ямьле язлар бик тиз уза, Көзләр яңгырлы, салкын. Һәр мизгелнең тәмен табам, Ашыкмыймын мин үзем. Ләззәт алам мин яшәүдән – Озая гомер көзем. Гомер көзләренә кергәч, Яшьлекне эзли күңел Никадәрле тырышсак та, Кайтару мөмкин түгел. Куе томанга күмелеп, Офык артында калды. Гомер көзенә керсәм дә, Күңелдә өмет янды. Мәхәббәтнең ятмәсе Мәхәббәтнең ятмәсенә Чорнадың, чыгып булмый. Оныта алмый күңелем, Гел сине генә уйлый. Яннарымда башка берәү, Нигә икән син түгел. Гафу итәм, сине көтәм, Әле соң түгел, түгел. Соңга калма - үкенерсең, Төренеп сагышларга. Кавышсак, рәхмәт әйтербез Ягымлы язмышларга. Калырсың үкенечкә Уйларым чуалды кинәт, Күргәч зәңгәр күзеңне. Карашыңнан телсез калдым – Сихерләдең үземне. Иреннәрең ал таң кебек, Пешкән кура җиләге. Сине күргән кешеләрнең Өзеләдер үзәге. Буең зифа, билкәйләрең Талчыбыктай бик нечкә. Хисемә урый алмасам, Калырсың үкенечкә. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:efde7378-b540-462d-a487-7998e9540c6b>
CC-MAIN-2024-18
https://pestrecy-rt.ru/news/%D3%99d%D3%99bi-i%D2%97at/irle-shagyyrbez-mariya-maksimova-bgen-zene-60-yashlek-yubileen-bilgelp-t
2024-04-17T16:59:49Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-18/segments/1712296817158.8/warc/CC-MAIN-20240417142102-20240417172102-00801.warc.gz
tat
0.999989
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999890327453613}
pestrecy-rt.ru
Терлекчеләр династиясе төзегән Наилә Баһаветдиновага 90 яшь (фото) Яңгул авылында гомер итүче Наилә Нургаян кызы Баһаветдинова 23 июнь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Наилә апа тумышы белән Кукмара районы Кәчемир авылыннан, Яңгулга килен булып төшкән. Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрәфетдин Баһаветдинов белән 60 ел парлы гомер итеп, 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. "Ана даны" медаленә , "Герой Ана" дигән мактаулы исемгә лаек булган. Ул гомере буе "Яңа тормыш" колхозында төрле эштә һәм терлекчелектә эшләгән. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә хезмәт тәрбиясендә үскәннәр. Әлеге тырыш, күркәм гаилә әгъзалары терлекчеләр династиясен төзегән. Алар бүген дә "Яңа тормыш" җәмгыятенең мактаулы хезмәтчәннәре. Юбиляр хәзерге көндә төпчек улы Рашит һәм килене Гөлсу гаиләсе белән яши. "Әбиебез", дип өзелеп торучы 16 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ветеран кадер-хөрмәттә тәрбияләнә. Һәр якынының тормышы һәм ил-көн яңалыклары белән кызыксынып тора. Тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, үзенең киңәшләрен бирә, теләкләрен тели. Тормышка шөкер итеп яши. "Төп нигез булгач, биредән бервакытта да кеше өзелмәде. Әни һәркайсын якты йөз белән каршы алды. Озак еллар ике килен белән яшәде. Ул балалар үстергәндә, тормыш алып барганда һәркайсыбызга олы терәк булды," - ди киленнәре. "Әниебез күп авырлыклар кичергән, дәһшәтле сугыш чоры үткән, гомере буе авыр хезмәттә булган. Газиз бер баласын һәм 5 ел элек әтиебез Шәрәфетдинне мәңгелеккә югалту хәсрәтен дә олы йөрәге аша сабыр гына уздырды. Инде менә сәламәтлеге бик нык какшады. Соңгы ике елда урын өстендә авырып ята. Тик әниебезгә инвалидлык группасы рәсмиләштерә алмыйбыз. Кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, уңай җавап ала алган юк", дип балалары күңелләрендәге борчуларын да белдерделәр. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
<urn:uuid:9c898f90-f963-4e8a-b891-572851998806>
CC-MAIN-2023-50
https://baltaci.ru/news/m%D3%99rh%D3%99m%D3%99tlelek/terlekchelr-dinastiyase-tzegn-nail-baavetdinovaga
2023-12-10T07:24:01Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679101282.74/warc/CC-MAIN-20231210060949-20231210090949-00264.warc.gz
tat
0.999989
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.99998939037323}
baltaci.ru
Чәчү кызганнан-кыза Авыл эшчәннәренең иң кызу чоры- язгы чәчү башланды. Елны нинди уңыш белән тәмамлаулары язгы чәчүне үткәрү темпына һәм агротехник чараларның югары сыйфатына бәйле булачак. «Кама Тамагы» АХП механизаторлары берничә көн инде сабан культуралары чәчә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин, ә аның белән без чәчү агрегаты эшләгән Олы Карамал... Авыл эшчәннәренең иң кызу чоры- язгы чәчү башланды. Елны нинди уңыш белән тәмамлаулары язгы чәчүне үткәрү темпына һәм агротехник чараларның югары сыйфатына бәйле булачак. «Кама Тамагы» АХП механизаторлары берничә көн инде сабан культуралары чәчә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин, ә аның белән без чәчү агрегаты эшләгән Олы Карамал басуында очраштык, болай дип аңлатты: «Чәчүне Иске Барышта һәм Келәнчедә башладык, аннары Варварино һәм Уразлинога күчтек, чиратта Кирельск һәм Тәмте, соңрак Сөйки һәм башка бүлекчәләр». Арпа һәм язгы бодай чәчәләр, чиратта борчак һәм башка культуралар. Шул арада туфракка басымны киметү өчен ике күчәрендә дә ике көпчәк булган «Нью-Холланд» тракторы алып баручы «Селфорд» чәчү комплексы бер тапкыр әйләнеп килде һәм безнең авыл хуҗалыгы да кергән «Ак Барс Холдинг» МТКдан механизатор Илһам Халиков белән кыска әңгәмә кордык. -Эшегез ничек оештырылган?- дип кызыксындым аңардан. -Минем смена иртәнге җидедән кичке сәгать җидегә кадәр, аннары төнлә эшләү өчен кулдашым килә, иртә белән яңадан аны алыштырам. Агрегатка ашлама һәм орлыклар басуда ук салына, кул хезмәте юк, шнеклы төягеч кулланабыз, көненә дүрт тапкыр ашаталар, торак белән проблема юк. Әлеге чәчү комплексы югары җитештерүчән. Киңлеге 12 метрдан артык булган комплекс берничә технологик операция башкара: культивацияли, берүк вакытта минераль ашлама кертеп чәчә, тигезли. Шуңа күрә аны максималь рәвештә продуктив кулланырга кирәк. Кичәге көнгә тулаем район буенча пландагы 29777 гектар сабан культураларының 7 проценты чәчелгән, язгы бодай, арпа һәм берьеллык үлән чәчелә. Чәчү белән бергә басуларда дым каплату һәм чәчүләрне минераль ашлама белән тукландыру эше дә алып барыла. Район буенча туңга сөрелгән җирнең планнан 26 проценты, уҗымнарның 6 проценты, күпьеллык үләннәрнең 90 проценты тырмаланган. Уҗымнар пландагы мәйданнарның 85 процентында тукландырылган. Рәсемдә: механизатор Илһам Халиков. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Нет комментариев
<urn:uuid:4bd84a5e-f7c7-4b1c-9264-63ba057573e4>
CC-MAIN-2023-14
https://kamskoe-ustie.ru/news/kon-temasi/chachu-kezgannan-keza
2023-03-25T21:14:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945372.38/warc/CC-MAIN-20230325191930-20230325221930-00147.warc.gz
tat
0.999976
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999761581420898}
kamskoe-ustie.ru
Якшәмбедә Мәскәүдә Останкино үзәге янында оппозиция активистлары НТВ каналында «Протест анатомиясе» фильмы күрсәтелү уңаеннан каршылык чарасы үткәрде. Шәһәр хакимиятләре белән килештерелмәгән чарада берничә йөз кеше катнашты. Дистәләрчә кеше, шул исәптән “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов, теркәлмәгән Халык иреклеге партиясе рәистәше Борис Немцов полиция тарафыннан тоткарланган. Әлеге фильмда оппозиция митингларына халык акчага чыга дигән фикер үткәрелгән. Бүгенге чарада катнашучылар бу фильмга һәм НТВ каналына нәфрәт белдерде, “НТВга хурлык!” дигән шигарләр яңгыратты. Полиция чарада катнашучыларны куып таратты. НТВ каналы, тамашачылар үтенече дигән аңлатма белән «Протест анатомиясе» фильмын якшәмбе кич кабатлап күрсәтте.
<urn:uuid:931dee3d-de6d-4ebe-9633-e216dd9cd941>
CC-MAIN-2017-22
https://www.azatliq.org/a/24519658.html
2017-05-28T22:26:55Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-22/segments/1495463611569.86/warc/CC-MAIN-20170528220125-20170529000125-00437.warc.gz
tat
0.999926
Cyrl
13
{"tat_Cyrl_score": 0.9999263286590576}
www.azatliq.org
Балаларга багышланган гомер (фото) Талантлы укытучы үз белемен балаларга аңларлык итеп җиткерә белә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, бала күңелен сизә, аңлый. Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында дип зур киңәшмәләрдә биек трибуналардан еш сөйлибез. Әмма җәмгыять тарафыннан кеше тормышында укытучының роле һәм урыны тулысынча бәяләнгән дип әйтеп булмый. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идек. Бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Элегрәк, бу профессия вәкилләрен зурлап, мөгәллимнәр, дип атаганнар. Аңлашылганча, бу атама галим, гыйлемле, белемле дигән мәгънәне чагылдыра. Заманалар үзгәрсә дә, белем бирүдә, мәктәп тормышында, яңа буын тәрбияләүдә укытучы төп кеше булып кала. Юкка гына 2023 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә «Педагоглар һәм остазлар елы» дип игълан ителмәде. Бу нисбәттән, безнең редакциябез дә бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтеп, агымдагы ел барышында районыбыз мәгариф тарихын барлап, укытучылар династияләре белән таныштырып, бүгенге укытучыларның хезмәтен калку итеп күрсәтү бурычын максат итеп алды. Талантлы укытучы үз белемен балаларга аңларлык итеп җиткерә белә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, бала күңелен сизә, аңлый. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Һәр кеше мәктәптә белем һәм тәрбия ала, һәр кешенең «менә ул чын укытучы» дип атарлык остазлары бар. Аны еллар үткән саен сагынып искә алабыз, гомер буе аңа рәхмәт укыйбыз. Укытучы булу җиңел түгел, моны һәркем белә. Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Ул балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәңне, белемеңне балаларга бирергә, күңел җылыңны өләшә белергә дә, таләпчән дә булу кирәк. Ә бу күпләргә җиңел генә бирелми, бу очракта сабырлык, максатчан булу сорала. Ә инде бу вазифаның авырлыгын укытучы әниеңнең, әтиеңнең, туганнарыңның көндәлек башкарган хезмәтендә күрү һәм аны үзеңнең дә тормыш юлың итеп сайлап алучылар, укытучылар династиясен дәвам иттерүчеләр аерым зур ихтирамга лаек. Ә андый династияләр, берничә гасыр үзләренең профессияләрен балаларына, оныкларына тапшырган олы җанлы мөгаллимнәр бихисап безнең районда. Бөтенрәсәй мәгариф профсоюзының Балтач районы территориаль оешмасы җитәкчесе Резеда Гаязова башлангычы белән барланган гомуми педагогик стажы 100 елдан алып 500 елга кадәр исәпләнгән районда шундый 40тан артык династия бар. Төп чыгышлары Норма авыл җирлегеннән булган Габделхәй Сөләйман улы Сөләймановлар, Гариф Зәки улы Ибраһимовлар, Субаш җирлегеннән Антон Митрофанов гаиләләренең гомуми педагогик стажлары 500 елдан артык санала. Мөгәллимнәр турында район, авыллар тарихларына багышлап нәшер ителгән китапларда күп материал табарга була, аларны барлап, без сезнең ярдәм белән, хөрмәтле укучы, аларның тормыш юлын, районыбыз тарихын тагын бер кат искә төшереп алырбыз. Бу очракта түбәндәге авторларның төп хезмәтләрен искә алып, аларның хезмәтләре алдында баш иябез: Ике томлык Балтач район энциклопедиясе һәм «Кариле» китаплары, һәм башка бик күп китаплар авторы, үзе дә хезмәт юлын укытучы булып башлаган Гарифҗан Мөхәммәтшин, «Мәгърифәтле Таузар иле», «Себер юлы серләре» китаплары авторы, Татарстан һәм Россия мәктәпләренең атказанган укытучысы Бакый Зыятдинов, «Алгарыш ташкыны. Ак җилкәннәр» һәм башка китаплар авторы, СССР халык мәгарифе отличнигы Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, «Тирән тамырлы Түнтәрем», – авторы Рәфхәт Зарипов. Шушы хезмәтләр арасында нәкъ менә совет чоры мәгарифенә, укытучылар язмышына багышланганы Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗановның китабы икәнен ассызыклап узарга кирәк. Бу зур хезмәтнең кереш өлешендә язылган автор сүзләрен китерү урынлы булыр: «Беренче совет чоры мөгаллим һәм мөгаллимәләренә наданлык киртәсен үтәргә, сүтәргә һәм яңа сукмак, яңа юл – белем юлын салырга туры килгән. Кемнәрдер салган әзер сукмаклардан атлап китмәгәннәр алар. Укытучы дигән исемне югары тотарга тырышканнар. Аны беркайчан да тапландырмау өчен һәммәсен дә эшләгәннәр. Хәтта яшәү кагыйдәләренә, милли традицияләргә, гаилә тәртипләренә, шәхси тормышларына зарар китереп булса да. Алгарыш ташкынын алга, киләчәккә алып баручы ак җилкәннәр алар! Мәктәп авыл жирендә балаларга белем һәм тәрбия бирү белән генә чикләнмичә, авылның зәвыгын тәрбияләү, аның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дә үз вазыйфасына алган. Ягъни, укытучы балаларны гына түгел, милләтебезне дә укытты һәм тәрбияләде.» Газета битләрендә язмалар чыга башлагач, фикерләр дә туар, кемнәрдер хаксызга онытылып та калган булырга мөмкин, шуларны искә алып, аралашу җаен табарга иде. Хат юллаган очракта редакциянең [email protected] электрон адресы буенча җибәрелсә, күпкә уңайлы булыр, дип уйлыйбыз. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
<urn:uuid:5019885c-980d-4ad0-a8b3-df57cf8a5267>
CC-MAIN-2024-10
https://baltaci.ru/news/m%D3%99garif/balalarga-bagyslangan-gomer-foto
2024-03-05T10:04:07Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707948234904.99/warc/CC-MAIN-20240305092259-20240305122259-00507.warc.gz
tat
0.999998
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999977350234985}
baltaci.ru
Бүген Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне 2014 ел ахырына Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 меңгә артыграк. Яман шеш белән Татарстанда яшәүче һәр 45нче кеше авырый. Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне - бу Халыкара ракка каршы көрәш берлеге 2005 елдан башлап ел саен оештыра торган чара. Аның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге глобаль проблемага юнәлтү, хәзерге вакытта онкология чирләренең никадәр куркыныч булуын һәм киң таралуын искәртү. Яман шешнең бөтен дөньяда үлемгә китерүче иң киң таралган сәбәп булуы берәүгә дә сер түгел, Россия дә искәрмә түгел. Статистика буенча, 2005 елда илебездә 2,3 миллион кеше онкология чирле дип саналган, бу 1995 ел белән чагыштырганда 1,75 миллион кешегә күбрәк. Ел саен 400-500 мең кешедә әлеге куркыныч чир ачыклана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, рактан интегүче кешеләрнең 70 процентына нур терапиясе кирәк. Россиядә моңа мохтаҗ пациентларның нибары 30 проценты гына нур терапиясен ала. 2014 ел ахырына Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 меңгә артыграк. Әлеге саннарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы, Идел буе федераль округы баш онкологы Рөстәм Хәсәнов китерде. Аның сүзләренә караганда, яман шеш белән Татарстанда яшәүче һәр 45нче кеше авырый. "Бер яктан, әлбәттә, авыручыларның саны арту кызганыч күренеш. Әмма яман шешне күбрәк һәм башлангыч этапта вакытында ачыклау табибларга авыруларны тулысынча савыктыру мөмкинлеге бирә", - ди Рөстәм Хәсәнов. Ул, "яман шеш яшәрә" дигән фикерне инкарь итеп: "Онкологик авырулы ир-атларның уртача яше 65, хатын-кызларныкы 66га тигез", - дип белдерде. Идел буе федераль округы баш онкологы яман шеш авыруларының рейтингын да китерде. Беренче урында тире яман шеше булса, икенче урынны күкрәк бизе яман шеше, өченче урынны исә юан эчәк шеше алып тора. Гадәттә, бишенче урында булган мәни бизе (простата бизе) яман шеше - дүртенче урында. Әлеге яман шеш төрләре барлык онкологик авыруларының 61 проценттан артыграк өлешен тәшкил итә. Әмма, Рөстәм Хәсәнов билгеләвенчә, алар башлангыч этапта ачыклау, ягъни скрининг технологияләренә бирешүчән. Димәк, бу төр авыруларны башлангыч чорда ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге зуррак дигән сүз. Мәгълүмат "Татар-Информ.ру" сайтыннан алынды. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:555618aa-5861-49c3-ae55-3745ae86681a>
CC-MAIN-2022-33
http://saby-rt.ru/news/tema-dnya/bgen-btendnya-yaman-shesh-avyirularyina-karshyi-kr
2022-08-14T18:29:00Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882572063.65/warc/CC-MAIN-20220814173832-20220814203832-00006.warc.gz
tat
0.999992
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999921321868896}
saby-rt.ru
Татарстанда бер тәүлек эчендә СОVID-19 йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды: дүртесе - читтән керүчеләр, дип хәбәр итә республика оперштабы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, республиканың стационарларында хәзер 495 кеше исәпләнә. Бөтен чорда 4559 кеше савыкты, шул исәптән 60ы соңгы тәүлектә. Казанда 22 яңа очрак теркәлгән. Икесе - Саба районына, 4 се - Яшел Үзән районына. 1әр очрак - Әтнә, Лаеш һәм Ютазы районнарында. Татарстанда пандемия башыннан алып таҗ инфекциясенең 5633 очрагы ачыкланган. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:a980bb24-daa2-4f84-b53f-09a82c7a6763>
CC-MAIN-2020-34
http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/ber-tlek-echend-tatarstanda-koronavirny-31-yaa-ochragy-achyklandy
2020-08-14T20:02:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439739370.8/warc/CC-MAIN-20200814190500-20200814220500-00150.warc.gz
tat
0.999914
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999139308929443}
yashel-uzan.ru
Реклама Соңгы биш елда Ташкичү авыл җирлегендә 15 гаиләгә кече фермалар төзү өчен субсидияләр бирелде. 2020 елда 3 гаилә алган иде, быел тагын 3 гаилә кече фермалар төзергә теләк белдерде. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин: – Безнең авыл җирлегенә 10 авыл керә. Ташкичү, Иске Ашыт, Мәмсә, Ашытбаш, Акчишмә, Хәтнә, Печмәнтау, Иске Кенәр, Кысна авылларының тарихы бай булса, Наратлык авылының төзелүенә 25 ел гына тулды. Элек биредә урманчылык кордоны иде. Биредә әзерләнгән мунчаланы Казан, Арча ярминкәләрендә бик яратып алалар. Җирлектә 2523 кеше яши, 2019 елның 1 гыйнварына 2608 кеше иде. 85 кешегә кимегән дигән сүз. 2020 елда 16 бала туды, 20 кеше үлде. 920 хуҗалык исәпләнә. Пенсионерлар – 621. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә – 218, бюджет өлкәсендә 111 кеше эшли. Укучылар – 272, студентлар – 94. 42 күп балалы гаилә бар. 90 яшьтән өлкәнрәкләр – 16, 100 яшьтән узган бер кешебез бар. Ирләр – 1290, хатын-кызлар – 1347. Ташкичү авыл җирлегендә эш сөючән халык яши. Һәр хуҗалыкның яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы бар. 3 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Шәхси эшмәкәрләр – 18. 2021 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкларда 1501 мөгезле эре терлек, шул исәптән 607 сыер бар иде. Ташкичү һәм Иске Ашыт авылларында шәхси хуҗалыклардан икешәр көтү чыга. Иске Ашытта даими көтүчеләр бар. Шундый кайгыртучанлык нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыкларда сыерлар арта. Авылларда ел саен яңа йортлар төзелә. Арендалы торак программасы буенча йортлар төзү өчен 8 җир кишәрлеге әзерләп куелды. Иске Ашытта – бер, Ашытбашта 2 йортны төзү тәмамланып килә инде. Аларда яшь белгечләр гаиләләре яшәячәк. Үзмәшгуль кешеләр – 43. Алар металл эшләнмәләр, мичләр, агач әйберләре, хуҗалык техникасы, машина төзәтү белән шөгыльләнә. Безнең авыл җирлегендә “Ашыт” кулланучылар кооперативы төзелде. Аның 125 әгъзасы бар. Җитәкче Фәргать Гайнуллин 20 еллап сөт җыю белән шөгыльләнә. 2020 елда кооператив 2 млн сумлык грантка ия булды. Безнең җирлектә туристик маршрутка кертү өчен дә игътибарга лаеклы урыннар күп. Бай тарихлы Перцовлар утары, “Изгеләр чишмәсе”, “Хотня” минераль су заводы, Ташкичү авылында 200 еллык тарихы булган “Мәрҗани мәчете”, “Мәрҗани музее”, “Мәрҗани чишмәсе” һ.б. күпләрдә кызыксыну уята. Аларны торгызуга якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин зур өлеш кертте. Иске Ашыт авылы мәдәният йортында күп еллардан бирле “Саяра” халык театры уңышлы эшләп килә. Аның режиссеры – ТР халык артисты Фердинант Фәтхи. Ташкичү мәдәният йортында “Өммегөлсем” фольклор ансамбле эшли. 2018 елда ул “Халык фольклор ансамбле” исеме алды. Җитәкчесе – Рузалия Насыйбуллина. Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
<urn:uuid:18bead9e-bf88-4b82-a3e6-108ceca2b612>
CC-MAIN-2022-27
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bezd-tyrysh-keshelr-yashi
2022-06-24T21:58:05Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103033816.0/warc/CC-MAIN-20220624213908-20220625003908-00249.warc.gz
tat
0.999995
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999995231628418}
arskmedia.ru
Тәүге кыңгырау чыңлады 1 сентябрьдә Әлмәт районының 70 мәктәбендә белем алучы 21 мең бала өчен кыңгырау чыңлады. Шуларның 2117 се тантаналы кыңгырау чыңын беренче тапкыр ишетте. "Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә..." Һәркемгә мәгълүм әлеге юллар бәйрәм көнендә күпләрнең телендә булгандыр. Көн болытлы булуга карамастан иртәдән үк калага бәйрәм рухы таралды: ак бантиклар, чәчәк бәйләмнәре, елмаюлы йөзләр... Укучылар әти-әниләре, әби-бабайлары белән тантаналы линейкага ашыкты. Бу көн бигрәктә беренче сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч. Беренче мәктәп, беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче хәрефләр, беренче бишлеләр... Каланың 1 нче мәктәбенә укучыларны Белем көне белән тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул котлавында 1918 елда оешкан бай тарихлы бу мәгариф йортында традицияләрнең саклануын, татар телендә тирәтен белем бирүче мәктәпнең бүген дә әйдәп баручылар сафында икәнлеген, мәктәпне мәртәбәле шәхесләр тәмамлавын ассызыклады. Уку-укыту процессын югары дәрәҗәдә оештырган педагоглар коллективына һәм һәрдаим ярдәменнән ташламаган "ТАТЕХ" җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, укучыларны дәресләрдән соң сыйныфтан тыш чараларга җәлеп итү өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Август киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Президенты белдерде. Бу уку елында 1 нче мәктәптә 695 бала белем алачак. Шуларның 74 е беренче тапкыр парта артына утырды. Алар мавыктыргыч, кызыклы мәктәп тормышына аяк басты. Уку елы юбилейларга бай булачак: шәһәрнең 60, Татарстанда кара алтын эшкәртелә башлауның 70 еллыклары билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, Россиядә Экология, Татарстанда Ана теле елы игълан ителү, Казанда Универсиада кебек күренекле вакыйгалар белән дә истә калачак. 1 нче мәктәптәге тантаналы линейкада шулай ук Россия Федерациясе һәм Кыргыз Республикасы каһарманы Салижан Шәрипов, космонавт-сынаучы, хәрби-һава көчләре полковнигы Антон Шкаплеров, ТР экология министры урынбасары Рөстәм Камалов та кунак булды. ××× Шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә белем алучыларны бу көнне әлеге уку йортының чыгарылыш укучысы, башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Ганиев тәбрик итте. Быел 83 бала тәүге тапкыр әлеге мәктәп ишекләрен ачып керде, шулай ук бирегә 5 яшь укытучы эшкә килде. Шәһәр мәктәпләре арасында (статуслылардан кала) әлеге белем йорты күрсәткечләр буенча беренче урынны алып тора. Мәктәп директоры Светлана Галанина билгеләгәнчә, сыйфатлы белем бирү өчен мөмкинлекләр дә бар, педагогик коллектив та 100 % ка комплектланган, казанышлар да байтак. Яңа уку елында аларны тагы да арттырырга язсын. Ләйләгөл МИНАЕВА Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА М.Фарукшин фотосы - 21 марта 2018 в 16:16Өстәп тә түләрләрме? Юлда ике машинаның бер-берсенә килеп төртелүе – гадәти хәл. Хәзер моңа артык игътибар да итмибез кебек. “Алла сакласын!” дибез дә, юл һәлакәтенә юлыгучылар яныннан тизрәк узып китәргә тырышабыз. Башына төшкәннәр белә: зыян күрү – бер хәл, бәрелгән машинаны төзекләндерүгә иминият акчасын алу өчен дә шактый тир түгәргә туры килә. Түләгән кадәресе “тимер ат”ны яңартырга җитмәскә дә мөмкин. Тик бу хәл озакка түгел: ОСАГО буенча акча түләүгә бәйле яңалык бар! - 21 марта 2018 в 14:38Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы тоткарлаганнар Түрәнең өендә тентү уздырганнар. Водопьянова янап акча алуда шикләнә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. - 21 марта 2018 в 14:17Римма Никитина: "Элвин Грей җырымны тыңлады да качты" Яшь җырчы Римма Никитина Радикка багышлап “Өйлән давай!” дигән җыр язган иде. Күпләр кызны Элвин Грейга гашыйк булган, хәтта кияүгә чыгарга җыена дип сөйләде. Ә чынлыкта ничек соң - 21 марта 2018 в 13:45ОДНга “дару” таптык... Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясендә ниләр язылганын аңлыйбызмы? Әллә инде бурыч җыелмасын дип кенә түләп барабызмы? Сер түгел, күбебез кәгазьдәге саннарны тикшереп тә тормый, суммасын да санап азапланмый. Ә менә идарәче оешмаларның күрсәткән хезмәтләренә тоткан су, җылылык өчен күпме акча килгәненә борчылучылар да шактый икән. Бу хакта кичә “Татар-Информ” мәгълүмат үзәгендә җиткерделәр. - 21 марта 2018 в 11:34Кырым күпереннән беренче автомобиль майда үтәчәк Кырым күперен билгеләнгән вакыттан алда файдалануга тапшыруны планлаштыру максатында быел майда пассажирларны йөртү өчен җиңел транспорт һәм автобуслар юлын ачарга ниятлиләр. - 21 марта 2018 в 10:51Демограф предложил платить семьям с четырьмя детьми по 100 тыс. рублей в месяц Юрий Крупнов обеспокоен тем, что при возможном разделении мира на различные цивилизации российская окажется самой малочисленной. - 21 марта 2018 в 10:41Хатын-кызга да алимент түләү каралган Әмма аны күпләр "оныта". - 21 марта 2018 в 10:19Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникада түләүле коляска урыны турында аңлатма бирде Видеокамералар урнаштырганнан соң коляскаларны саклаган өчен түләү алынмаячак, дип әйттеләр министрлыкта. - 21 марта 2018 в 09:52Ей 57 лет и она избавилась от 12 кг лишнего веса, отёков и болей в суставах, выпивая всего 1 стакан этого напитка! И она делится рецептом Ожирение и лишний вес является одними из наиболее распространенных проблем со здоровьем в наши дни. - 21 марта 2018 в 09:32Менделеевск колониясендә бер хөкем ителүче үзенең авызын тегеп куйган Менделеевскидагы 10нчы колониядә хөкем ителүче үзенең авыз кырыйларын тегеп куйган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды. - 20 марта 2018 в 15:56Синоптиклар Татарстанга карлы циклон якынлашу турында кисәтә Республикада кышкы һава торышы саклана. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе кар явачак. Кар катламы тагын 2-3 мм га артачак, ди белгечләр. - 20 марта 2018 в 15:17Бер хатын-кыз өч баласын суеп, үз-үзенә кул салган Ульяновскта гомер кичергән күп балалы әнине бу акылга сыймаслык адымга ни этәргәне әлегә билгесез булып кала. Фаҗига урынында Тикшерү комитеты эшли - 20 марта 2018 в 14:402018 елда туган балага айлык пособиенең күләме 8 490 сум тәшкил итә Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә. - 21 марта 2018 в 10:51 - 19 марта 2018 в 11:03Как номер автомобиля влияет на судьбу его владельца: а номер вашей машины счастливый? Так же, как и дата рождения, номер вашего автомобиля также содержит множество сведений и прогнозов для своего владельца. - 20 марта 2018 в 13:24Скоро появится новый платёж за ЖКХ С 1 июля текущего года Вашу платёжку за услуги ЖКХ пополнит ещё один платёж. Это будет налог на мусор. И придётся за него платить отдельно и больше чем сегодня. С июля не всем регионам пока будет приходить данный платёж, но уже с 2019 года данный платёж заработает в полную силу. - 20 марта 2018 в 08:39В России объявлены военные сборы: призываются запасники Есть только две причины, которые могут служить основанием для неявки – собственная болезнь или тяжелое заболевание у близких родственников - 19 марта 2018 в 14:11Ребенок рисует черным цветом: когда это норма, а когда бить тревогу О чем может рассказать черный цвет, преобладающий в рисунках вашего ребенка? С этим вопросом мы обратились к нашему постоянному эксперту. - 19 марта 2018 в 13:07Язның кайчан киләсе билгеле Бүген бар кешене көннәрнең кайчан җылытачагы борчый. Март ае бетеп бара ә урамда һаман кыш уртасы. - 21 марта 2018 в 09:52 - 19 марта 2018 в 15:38Владимир Путин яңа президентлык срогында нәрсә эшләячәген әйтте Владимир Путин илнең оборона сәләтен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ниятли.
<urn:uuid:927f6f3e-c379-45f1-86fb-b31f47cca3b9>
CC-MAIN-2018-13
http://almet-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/tge-kyigyirau-chyiladyi
2018-03-22T04:00:54Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-13/segments/1521257647768.45/warc/CC-MAIN-20180322034041-20180322054041-00727.warc.gz
tat
0.99978
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9997797608375549}
almet-rt.ru
Главная Кораны, Тафсиры и исламская литература Книги издательства "Раннур" Хөтбәләр һәм вәгазьләр / Төзүче һәм текстны басмага әзерләүче Җәгъфәр хәзрәт Мөбәрәк. – Казан Хөтбәләр һәм вәгазьләр ОписаниеХөтбәләр һәм вәгазьләр / Төзүче һәм текстны басмага әзерләүче Җәгъфәр хәзрәт Мөбәрәк. – Казан: Раннур, 2001. – 95 б. (каты тышлы). Хитабәт фәненең кыскача тарихы, вәгазь-нәсыйхәтләр, җомга, никах, Рамазан һәм Корбан гаете хөтбәләре тәкъдим ителә. Гарәп язуын әле камил дәрәҗәдә белмәүчеләр өчен хөтбәләрнең кирил¬лица белән транскрипциясе дә бирелә. Необходима консультация? Позвоните нам! Отзывы Оставьте отзыв Обратная связь
<urn:uuid:75d8aa02-6f3d-4494-b48e-c7fdcc2b3210>
CC-MAIN-2021-17
https://akmechet-shop.ru/magazin/product/765352016
2021-04-14T05:53:04Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038076819.36/warc/CC-MAIN-20210414034544-20210414064544-00450.warc.gz
tat
0.999361
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9993614554405212}
akmechet-shop.ru
Бүген Түбән Камада шин производствосы ветераны, Түбән Кама шин заводы үзәк лабораториясенең элеккеге җитәкчесе Вера Никитична Зеленованы соңгы юлга озаттылар. Ул, озакка сузылган авырудан соң, шимбә, 14 ноябрьдә вафат булды. Вера Зеленованы шәһәр зиратында ире кабере янәшәсендә җирләделәр. Вера Никитична 1932 елда Ленинград өлкәсенең Кронштадт шәһәрендә туа. Югары белемне М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү институтында химия технологиясе юнәлеше буенча ала, шунда булачак ире - киләчәктә республиканың шин тармагына нигез салучы Николай Александрович Зеленов белән таныша. 1955 елның октябрендә, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Вера Никитична (ул чагында инде кияүдә була) юллама буенча Воронежга китә: авиация заводында, шин заводының үзәк лабораториясендә эшли. В. Н.Зеленованың Түбән Камада хезмәт эшчәнлеге 1971 елда, Николай Александрович биредә төзелә торган шин заводы директоры итеп билгеләнгәч башлана. Воронеж шин заводында тәҗрибә туплаган Вера Никитична заводның үзәк лабораториясен җитәкли. Ул чакта заводның үзәк лабораториясен ачу – Түбән Кама шинчылары алдындагы катлаулы, мөһим бурыч санала. В. Н.Зеленова җитәкчелегендә һәм аның катнашында лаборатория төзелә, кирәкле җиһазлар сатып алына, кадрлар сайлана. Вера Никитична Зеленова 2002 елда лаеклы ялга чыга, әмма Түбән Кама шин производствосы эшчәнлеге турында һәрчак кайгыртып яши. Шин сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, В. Н.Зеленовага Халыклар дуслыгы ордены, ВДНХның бронза медале, мактау грамоталары бирелә. Ул «ТАССРның Атказанган химигы», «РСФСРның Атказанган химигы», «Россия Федерациясенең Мактаулы химигы» исемнәренә ия, шин производствосы ветераны. Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль район Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетлары Вера Никитична Зеленованың вафаты сәбәпле, аның туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. «Татнефть» төркеменең KAMA TYRES шин бизнесы меңләгән коллективы да Вера Никитична Зеленованың туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL + ENTER басыгыз
<urn:uuid:7779f7ef-fea2-4841-9b67-b854f9c3050f>
CC-MAIN-2020-50
https://tat.e-nkama.ru/news/2537/93764/
2020-11-27T14:36:40Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141193221.49/warc/CC-MAIN-20201127131802-20201127161802-00679.warc.gz
tat
0.999884
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9998844861984253}
tat.e-nkama.ru
Совет солдатларының Әфганстан җиреннән чыгарылуына быел 25 ел була. Чирек гасыр үтсә дә, әлеге дәһшәтле көннәр элеккеге сугышчылар күңеленнән бер генә минутка да китми. Әлеге афәт Татарстанның өрлектәй 257 егетенең гомерен өзде. Безнең район исә 6 улын югалтты. Тормышның ачысын-төчесен татырга да өлгермәгән, 18 яшьлек егетләр өчен генә түгел, аларның... Совет солдатларының Әфганстан җиреннән чыгарылуына быел 25 ел була. Чирек гасыр үтсә дә, әлеге дәһшәтле көннәр элеккеге сугышчылар күңеленнән бер генә минутка да китми. Әлеге афәт Татарстанның өрлектәй 257 егетенең гомерен өзде. Безнең район исә 6 улын югалтты. Тормышның ачысын-төчесен татырга да өлгермәгән, 18 яшьлек егетләр өчен генә түгел, аларның әти-әниләре, ил халкы өчен дә зур сынау еллары булды ул. 9 елдан артык барган бәрелеш күпме егетләрнең сабырлыгын сынады, нервларын какшатты. Ничә еллар үтсә дә, ул вакытлар төшләренә кереп тинтерәтә, ятып калган иптәшләре өчен җаннарын сыкрата. Актанышта туып-үскән Фаис Ваһаповның да 16 ай гомере Әфган җирендә үтә. Актаныш урта мәктәбен тәмамлаган егет 1979 елның 11 ноябрендә армия сафларына алына. Идел буе хәрби округына караган Куйбышев шәһәрендә хезмәт итә башлый. Ярты ел өйрәнүләрдә булганнан соң, отрядларга бүләләр һәм тагын өч айлап укулар үткәрәләр. - Август аенда Чаллы егете Илья Бахарев белән икебезне штабка чакырып алдылар да, сезне Мәскәүдән тәкъдим иттеләр, икегезне Ташкентка командировкага җибәрәбез, диделәр, - дип искә ала Фаис абый. - Әмма алар алдаган булып чыкты. Безгә өр-яңа киемнәр бирделәр. Куйбышевтагы пунктта 7 көнләп тордык. Башка частьлардан да 150ләп кеше җыйгач, аэропортка алып киттеләр, һәм төнлә Ташкентка очтык. Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә алар Ташкент җиренә аяк баса. ЗИЛ машинасына төяп, аларны күчмә пунктка китерәләр. Биредә бер атна тоталар. Көн дә күренекле артистлар килеп концерт программасы күрсәтә. Шулай итеп, үзләренчә солдатлар белән хушлашалар. Идел буе хәрби округыннан килгән солдатларны тезеп бастыралар да, машина белән хәрби аэродромга алып китәләр. Аннан ТУ-150 самолеты белән Кабул шәһәренә озаталар. - Килеп җитүгә безне бишәр кеше итеп рәтләргә тезеп бастырдылар, рәт араларын унар метр итеп калдырдылар. Анысы, мөгаен, шартлатулар булган очракта, югалту әзрәк булсын өчендер инде. Кояш кыздыра, су юк. Эчәсе килә. Бераз торгач, машиналар килә башлады. Бишәр кешене генә алып китә торалар. Чират безнең рәткә җитте. Частькә таба барабыз. Юлда янып яткан БТРлар очрый башлады. Башта башларыбызны күтәреп күзәтеп бара идек, ахырга таба алар әкренләп иелде, йөрәккә шом керде. Частькә килеп җиткәч, палаткаларга урнаштырдылар. Идәне ком һәм сәкедән башка берние дә булмаган палаталарда башта баш очына үзләре белән алып килгән капчыкларын салып йоклыйлар. Ерак та түгел, тау артында яшенле яңгыр яуган шикелле тавышлар ишетелә. Яшен уты кебек яктылыклар шәйләнә. Башта яшенле яңгыр килә, дип уйлый егетләр. Соңыннан, үзләреннән ерак та булмаган җирдә чын сугыш барганын, яшен түгел, шартлау тавышлары икәнен аңлый алар. Егетләргә автомат тоттыралар. Шул көннән башлап, кайтканчы ул аларның аерылгысыз бер кисәгенә әйләнә. Фаис абыйны корал склады сакларга куялар. Соңыннан бүлек командиры итеп билгелиләр. Һәм ул корал төялгән машина колонналарын озатып йөри башлый. Ә андый вакытта төрле хәлләргә юлыгып кына торалар. - Шулай бер вакыт, корал төялгән машиналарны озата барабыз. Иң арттан без - озатучылар утырган машина. Шул вакыт, каяндыр кран машинасы чыгып, машинабызны кысрыклый башлады һәм безгә килеп бәрелде. Алдагы машиналар бездән ераклашты. Ә без алардан калырга тиеш түгел. Пулеметтан без утырган машинага ата башладылар. Шофер егет бик каты яраланды. Без дә каршы якка ут ачтык. Ярый, бәхетебезгә, патруль машинасы килеп чыкты. Яралы егетне шуның белән озатып җибәрдек тә, үзебез колоннаны куып тоттык. Андый хәлләр еш булды. "Секрет"та торган вакытта коелган ташлар тавышы ишетелде. Без һавага аттык. Шуннан соң, ярдәм килеп җитте һәм бер әфганчыны кулга алдык. Әлеге батырлык өчен Фаис абыйга сайлау мөмкинлеге бирәләр. Я медаль, я ял алып авылга кайту. Ул, әлбәттә, икенчесен сайлый. Чөнки туган ягын, әнисен (әтисе Фаис абыйга 7 яшь вакытта үлгән), туганнарын сагыну хисе медальдән өстен була. Алар янында 10 көн торганнан соң, кабат Әфганстан җиренә аяк баса ул. - Мылтык саклау склады төзү өчен тауга ташка барырга кирәк иде, тик мин нарядта калдым. Таш төяп кайткан вакытта эшелонда булган 12 сугышчыны да әфганчылар суеп чыкканар иде. Шул вакытта исән калуыма Ходайга рәхмәтләр укыдым. Иптәшләренең үлемен күрү солдатлар күңелендә авыр хисләр уята. Башта моны бик авыр кичерсәләр дә, тора-бара өйрәнәләр, бүген мин исән калдым бит әле, дип сөенәләр. Анда булган хәлләрнең меңнән берен дә сөйләмәде миңа Фаис абый. Әлеге тема әфганчылар өчен иң авыртканнардан санала. Еллар үтсә дә, алар кичергәннәрен бүген телләренә алмаска тырышалар. Хезмәт итү вакыты чыккач, калырга кыстамадылармы, дип кызыксынгач: - Безнең алда гына булган вакыйга зур сабак биргән иде, берәү дә калырга риза булмады. Алдагы чакырылыштан бер егет хезмәт итү вакыты төгәлләнгәч, килешү буенча калырга була. Ленинградта өч ай укып, прапорщик булып әйләнеп килә. Тик өч кенә көн хезмәт итеп кала. Аны суеп үтерделәр. Без тизрәк кайтып китү ягын кардык. - Улын исән-сау күргәч, әниегез бик сөенгәндер инде? - Ул минем Әфганстанда хезмәт иткәнемне белмәде, Мәскәүдә хезмәт итәм, - дип яза идем. Апалар да ялга кайткач кына белделәр, тик әнигә әйтмәдек, чөнки инфаркт кичергән иде, йөрәге чыдамас, дидек. Ул, мине Мәскәүдән башка җиргә күчермәсеннәр иде, дип, көн дә догалар укыган. Тыныч тормышка кайткач, Фаис абый Минзәләдәге совхоз-техникумда укып, агрономлык белгечлеге үзләштерә. Озак еллар ПМК-4 оешмасында эшли. Хәзер исә су кудыру станциясендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Наилә апа белән бер ул үстерәләр. Инде онык сөяләр. Фаис Ваһапов райондагы әфганчылар советы рәисе дә булып тора. Җирлектәге әфганчыларның борчу-мәшәкатьләрен хәл итүдә булыша. Күп сандагы медальләр иясе Фаис абый бүген тыныч тормышка сөенеп гомер итә. - Шул вакытлар бик еш төшләремә кереп йөдәтә. Анда бер булдым бит инде, нишләп тагын шунда җибәрделәр икән, дип уйлап кинәт уянам да, Аллага шөкер, төш кенә бит, дип сөенәм. Әфганстанда хезмәт иткәннәрнең барысы да шулай ди. Ул еллар онытылырга тиеш түгел, киләсе буыннарга сабак булсын, андый сугышлар башка булмасын иде. Әйе, үз башыннан кичкән сугышчының ихлас сүзләре бу. Куркыныч бер хатирә булып, тарих битләрендә генә калсын ул.
<urn:uuid:9dafdd5a-43ca-4eb9-8fde-7f2d327fa2fc>
CC-MAIN-2019-18
http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/tshlren-kerep-uyata
2019-04-25T16:50:16Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-18/segments/1555578727587.83/warc/CC-MAIN-20190425154024-20190425180024-00509.warc.gz
tat
1.000002
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 1.0000019073486328}
aktanysh-rt.ru
Безнең бәяләр материаль тәэмин итүгә һәм башка базар факторларына карап үзгәрергә мөмкин.Күбрәк мәгълүмат алу өчен сезнең компания безнең белән элемтәгә кергәч, без сезгә яңартылган бәяләр исемлеген җибәрәчәкбез. Әйе, заказ үрнәкләрен раслагач, минималь заказ 1 * 40HQ. Әйе, гадәти җибәрү документлары, CE сертификаты һәм кайбер әйберләр өчен FDA сертификаты, килеп чыгу сертификаты һәм туры килү декларациясе кебек башка документлар бар. TT яки LC Зинһар, мәгълүмат өчен безнең җирле дилерларга яки агентларга мөрәҗәгать итегез. Әйе, химик товарларны куркынычсыз ташу өчен MSDS һәм сертификатлар бар. Без гадәттә FOB шартларын сайлыйбыз, җибәрү өчен түләүләр клиентлар счетында булачак.Эчке транспорт һәм бронь түләүләре безнеке булачак.
<urn:uuid:69cf4b4f-e004-410d-8b86-b87419e98815>
CC-MAIN-2023-14
http://tt.jtemobility.com/faqs/
2023-03-27T10:24:52Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296948620.60/warc/CC-MAIN-20230327092225-20230327122225-00191.warc.gz
tat
1.000004
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 1.0000044107437134}
tt.jtemobility.com
Узган җомгада терлекчеләргә хезмәт хакы түләү һәм эштә тиешле шартлар тудыру мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Чарага авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары чакырылды. Тәлгат Җамалетдинов. "НЖ". Семинарны ачып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, күптән түгел булып үткән республика киңәшмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның эшчеләргә аз хезмәт хакы түләгән һәм терлекчелек объектларында технология һәм оештыру эшен җитди бозуларга юл куйган җитәкчеләрне тәнкыйтьләвен ассызыклады. Бу мәсьәләләрне игътибардан читтә калдырырга ярамый, чөнки авыл хуҗалыгы продукциясе халыкның яшәү чыганагы, шуңа күрә аны җитештерүчеләр турында тиешенчә кайгыртырга кирәк. Семинарда катнашучылар башта Отрада авылыннан Александр Спиридонов крестьян (фермер) хуҗалыгында булдылар, бүгенге көндә монда 200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның йөздән артыгы - савым сыерлар. Хуҗалыкта кышка ышанычлы азык запасы тупланган, терлекчелек биналарын тәртипкә китергәннәр. Фермада сигез кеше эшли, аларның уртача айлык хезмәт хакы җиде мең сум чамасы тәшкил итә. Монда терлекчеләргә тиешле шартлар тудырырга тырышулары әллә каян сизелеп тора. Мәсәлән, терлекчеләр өчен иркен ял итү бүлмәсе бар. Бүлмәдә һәрвакыт җылы һәм якты, газ плитәсендә чәй кайнатып эчәргә, ә буш вакытта газета укырга мөмкин. Терлекче почмагында ясалма сөт әзерләү, яшь терлекләрне ашату кагыйдәләре, беренчел зоотехника учёты һәм мәҗбүри башкарылырга тиеш булган башка нормативлар белән танышырга мөмкин. Боларның барысы мактауга лаек булса да, күпчелек эшнең кул көче белән башкарылуын онытырга ярамый. Әлбәттә, ит һәм сөт җитештерү процессын механикалаштыру шактый чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә башка фермерлар кебек, Александр Ивановичны да терлекчелек продукциясен сату бәяләре борчый. Чынлап та, кибетләрдә сөтнең бер литрын 40 сумга саталар, ә хуҗалыклардан аны 9-10 сум белән җыялар. Ит сату буенча да проблемалар җитәрлек. Ит җыеп йөрүчеләр үзләренә файда китерү өчен генә тырышалар, терлек үстерүнең никадәр авыр, мәшәкатьле эш булуы аларны кызыксындырмый. Терлекчелек продукциясен сату бәяләре тәртипкә китерелгәнче, фермерларга яшәү бик авыр булачак. Александр Иванович барыбер күңелен төшерми, алдагы көнгә ышаныч белән карый һәм дәүләт крестьяннарга тиешле ярдәм күрсәтер дип ышана. Семинарда катнашучылар шулай ук Дала Йорткүле авылындагы Рузалия Минһаҗева хуҗалыгында да булдылар. Управляющий Зөфәр Минһаҗев фермада эшләрнең ничек баруы турында сөйләде, фермерларны борчыган мәсьәләләргә аерым тукталып үтте. - Эшләр быел мактанырлык түгел, - диде ул. - Һәр гектардан нибары 13әр центнер уңыш җыеп алдык. Бу бик аз, алган керем чыгымнарны капларга да җитми. Моннан тыш, терлекләрне кышлату өчен фураж да шактый кирәк. Ярый әле, печән белән саламны язга җитәрлек хәзерләдек... Бүген алар фермасында 80 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 45е - савым сыерлар, моннан тыш, 20 баш нәселле сарык асрыйлар. Хуҗалыкта 5 кеше эшли. Управляющий сүзләренә караганда, коллективта очраклы кешеләр юк. Барысы да тәҗрибәле терлекчеләр, аларга теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була. Яхшы эшләгәнгә күрә, хезмәт хакын да вакытында алалар. Бүген ул аена уртача тугыз мең сум тәшкил итә. Авыл өчен бу аз түгел. Мондагы ферма абзарларында - тулы тәртип. Стеналар агартылган, бар җирдә чисталык. Терлекчеләрнең ял итү бүлмәсендә бөтен кирәкле мәгълүматлар бар. Тәртип булганда, эшләве дә күңелле. Бу һәр җирдә шулай булырга тиеш. Семинарга нәтиҗә ясап, бөтен көчен биреп эшләгән терлекчеләр хезмәтенә тиешенчә түләргә кирәк, дип тагын бер кат басым ясалды. Шул вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев катнашты.
<urn:uuid:7f82241d-4776-4117-8449-f8c252d0c141>
CC-MAIN-2020-45
http://spas-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/r-esht-trtip-bulyirga-tiesh
2020-10-31T21:31:14Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107922463.87/warc/CC-MAIN-20201031211812-20201101001812-00638.warc.gz
tat
1.000004
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 1.0000040531158447}
spas-rt.ru
Реклама Иртәгә 22 июнь, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу көн - шул мәхшәрне үткәннәр, яу кырларында башын салган миллионлаган солдатларның балалары, оныклары өчен Хәтер һәм кайгы көне. Каһәр суккан сугыш әйтеп бетермәслек кайгы китерде, күпме кешенең язмышын сындырды, йөрәкләребездә төзәлмәс яралар калдырды... Илебезне явыз дошманнан саклар өчен бөтен совет халкы күтәрелде. Совет солдатларының һәм офицерларның тиңдәшсез батырлыгына карамастан, дошманны беренче көннәрдә һәм айларда туктатып булмады. Әмма Германия генераль штабы тарафыннан әзерләнгән "яшен тизлегендәге җиңү" планы инде 1941 елда ук Мәскәү янында җимерелде. Брест крепосте, Ленинград, Сталинград, Курск дугасы, Тула, Смоленск һәм Мурманск янындагы һәм башка каты алышларны, совет солдатларының батырлыгын тарих онытмый... Бу көнне без шулай ук фронтларда һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда ачтан үлгәннәрне, үзенең гомерен Ватан өчен биргәннәрне искә алабыз. Кадерле ветераннар һәм Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында башыбызны иябез. Үткәннәрне хәтерләми торып, якты киләчәк төзеп булмый. Тарихи хәтерне саклау, үткәннәргә объектив бәя бирү - бүгенге көннең бурычы. Армия өчен генә түгел, илебез, җәмгыятебез өчен дә бик кирәк бу. Без шуны онытмаска тиеш! Руслан Җәләев әзерләде.
<urn:uuid:b96491ff-e7e3-4eb9-9884-9aecdb90aa45>
CC-MAIN-2019-09
http://bugulma-tat.ru/news/tema-dnya/ist-aman-da-ist-1524488854
2019-02-23T04:42:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-09/segments/1550249468313.97/warc/CC-MAIN-20190223041554-20190223063554-00566.warc.gz
tat
0.999998
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999983310699463}
bugulma-tat.ru
Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында "Тормыш буенча Җыр белән" дип исемләнгән концерт булды Концерт Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган. (Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”). 13 август көнне Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында, "Демография" проекты кысаларында, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган "Тормыш буенча Җыр белән" дип исемләнгән концерт булды. Аны Олы Шәмәк авыл мәдәният йорты хәбәр итә. Концерт программасында Олы Шәмәк авыл мәдәният йорты үзешчәннәре һәм солистлары, Олы Бисярино авылы Кушкуй һәм" Веснавея" төркеме солисты Елена Корсакова катнашты. Артистлар тамашачыларны төрле жанрдагы һәм чордагы җырлары белән сөендерделәр. Котлау сүзләре юбилярлар һәм юбилярлар хөрмәтенә яңгырады. Сәнгать номерлары августның календарь һөнәри бәйрәменә багышланган иде. Тамашачылар артистларның һәр иҗади чыгышын көчле алкышлар белән сәламләделәр. Яхшы кәеф һәм уңай аура бөтен аудиторияне колачлады. Финалда тамашачылар, артистларны сәламләп, аягүрә басып алкышладылар. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:11b83363-d0be-4011-a7bd-213a9176d6d6>
CC-MAIN-2022-40
http://tetyushy.ru/news/mgyyat/oly-shmk-avyly-mdniyat-yortynda-tormysh-buencha-yr-beln-dip-isemlngn-kontsert-buldy
2022-10-06T01:46:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030337680.35/warc/CC-MAIN-20221005234659-20221006024659-00724.warc.gz
tat
0.999914
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999135732650757}
tetyushy.ru
Лениногорскида “Милләтләр кроссы”: иң яшь катнашучыга – 6 яшь, иң өлкәненә – 71 (+фотолар) Көн болытлы, бераз яңгыр сибәләп торуга карамастан, бүген Лениногорскида “Яшьлек” паркы гөрләп торды, биредә “Милләтләр кроссы” узды. Массакүләм узышка 500 йөгерешче килде. Мәктәп укучылары өчен йөгерү аерым, стадионда уздырылды. “Яшьлек” паркында исә уку йортлары студентлары, предприятие-оешма хезмәткәрләре һәм ветераннар йөгереше үтте. “Милләтләр кроссы”нда иң яшь катнашучы ул – Инсаф Халиков иде. Инсаф әтисе Ленар Халиков белән 1500 метр арага йөгерде. “Әти, минем дә йөгерәсем килә дип, үзе теләк белдерде. Ике әйләнешне дә йөгерде. Дистанцияне җәяү генә үтәрсен, бәлки дим. Юк, йөгерәм, ди. Без гаиләдә спорт белән дус. Йөгерәбез, сикерәбез”, - дип сөйли Ленар Халиков. Ул үзе 10нчы мәктәптә информатика укыта. Инсаф исә 32нче балалар бакчасына йөри. Инсафка тантаналы рәвештә Кубок һәм диплом тапшырдылар. Студентлар йөгерештә актив катнашты. Кызлар арасында беренче урынны Камилла Мадишина алды. Ул Лениногорскидагы 2нче мәктәпне тәмамлап, Казанга “Олимпия резервы” училищесына беренче курска укырга кергән. “Ялга өйгә кайттым. Тренерым Марина Задорожная кросста катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булдым. Мин монда 1нче спорт мәктәбендә 7 ел дәвамында җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Киләчәктә дә язмышымны спорт белән бәйләргә телим. Югары күрсәткечләргә ирешәсем килә”, - ди Камилла. Кросста катнашучы йөгерешчеләр арасында җиңүче һәм призлы урын алучыларны Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туриз идарәсе җитәкчесе Марс Хасанов котлады. Шулай ук йөгерештә өлкән яшьтәгеләр дә үз көчләрен сынап карады, 71 яшьлек Хәлил Ибраһимов һәр спорт чарасында катнаша. Ул иң өлкән катнашучы иде. Кышын чаңгыда йөри, җәен йөгерә, скандинав йөрешен дә үз итә. Розалия Мостафина фотолары Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
<urn:uuid:267b1dec-67f6-4b69-8ea5-3b09067e3e3b>
CC-MAIN-2024-18
https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskida-millatlar-krossy-in-ias-katnasucyga-6-in-olkanena-71
2024-04-15T02:18:09Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-18/segments/1712296816939.51/warc/CC-MAIN-20240415014252-20240415044252-00319.warc.gz
tat
0.999938
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999375343322754}
zamansulyshy.ru
Барлык әниләр дә балаларына бәхет тели. Әмма ата-аналар күңеленә хуш килгән нәрсә балаларга ошамый. Яшь гашыйк пар мәхәббәтләре өчен бар кыенлыкларны җиңәргә әзер. “Әби- кияү” капма-каршылыгы тирәли бер дә көлке булмаган хәл-вакыйгалар куера. Кем җиңәр – беркадәр сәеррәк һәм каты холык-фигыльле әбиме әллә гашыйклармы? “Нур” татар дәүләт театры беренче тапкыр Уфада 1912 елда пәрдәләрен ача. Татар труппасын оештыручы, аның режиссеры һәм беренче артисткасы 19 яшьлек Сәхибҗамал Гыйззәтулина-Волжская була. Кыю кыз феодал- буржуаз стройның гасырлар буе килгән кануннарын җимереп ыргыта һәм татар сәхнәсенең, барлык төрки телле халыкларның “беренче карлыгачы” була. Труппага мәгърифәтле, талантлы, дәртле яшьләр килә. Авырлыкларны җиңеп, җитәкче бөтен оештыру һәм акча мәсьәләләрен хәл итә. Кыска гына вакытта театрның репертуары барлыкка килә, анда татар драматургларының, рус һәм чит ил классикларының әсәрләре керә. 1912 елдан 1918 елга кадәр яшь театр Урал, Идел буе, Урта Азия, Кырым, Көнбатыш Себер буйлап гастрольләрдә йөри, Кавказга бара. Гражданнар сугышы елларында гаять авыр шартлар аркасында труппа тарала, әмма бер кабынган “Нур” сүнми. Үз сәгате җиткәч, чаткы зур иҗат ялкыны булып кабына! Бүген “Нур” театрында республиканың атказанган сәнгать эшмәкәрләре, Уфа һәм Казан вузларының театр факультетларын тәмамлаган актерлар уйный. Театр иҗаты – күпмилләтле Башкортстан мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше! Театр елында актерлар бәләбәйлеләрне һәм районда яшәүчеләрне “Ычкындырмыйк кияүне” комедиясен карарга чакыра. Приют поселогының халык театры иҗаты “Нур” театры белән бәйләнгән. Коллектив җитәкчесе, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәсәнова аларның бәһалап бетергесез ярдәмен искә ала: – Приют сәхнәсендә “Алты кызга бер кияү” спектакле Уфа режиссеры тырышлыгы белән бара. Байрас Ибраһимов безгә Туфан Миңнуллин әсәренең сценарийын җибәрде, мин аны күптән эзли идем. Бүген бу лирик комедия – тамашачыларның иң яраткан спектакле. Безнең районда яшәүчеләр арасында театр сәнгатен яратучылар һәм белүчеләр аз түгел. Беренче мини-викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим итәбез. Беренче ике җиңүче Бәләбәйнең Үзәк мәдәният сараенда 28 августта булачак “Ычкындырмыйк кияүне” спектакленә билетлар алачак. Сорауларны Приют поселогының халык татар театры җитәкчесе Роза Хәсәнова бирә: 1. Приют поселогының татар халык театры ничек атала? 2. Халык театры оештырылганнан бирле уйнаган ветераннарны атагыз. Викторина сорауларына 8 (34786) 3-23-02 телефоны буенча 9.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр җавап бирергә мөмкин. Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
<urn:uuid:c6b5e40f-cdf8-47df-a5f0-38fe84d2f1d0>
CC-MAIN-2023-40
https://belizv-tat.ru/news/novosti/2019-08-08/yakty-nur-sib-che-nur-1126536
2023-09-28T10:34:18Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233510387.77/warc/CC-MAIN-20230928095004-20230928125004-00197.warc.gz
tat
0.999983
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999833106994629}
belizv-tat.ru
Татарстан җитәкчелегенең Сергей Миронов белән төрле мәсьәләләрдә эш иткәне булса да, бу Русия түрәсенең Татарстанга моңарчы килгәне юк иде. Сергей Мироновның Татарстанга карашы төрле булды. Аның республика җитәкчеләренең горурлыгы булган шартнамәнең кирәк булмавы турында да әйткәне бар, башка яклардан каршылык белдергәне булды. Ни генә булмасын, Русиянең зур түрәсен Татарстанда югары дәрәҗәдә кабул иттеләр. Чәршәмбе кичендә һава аланында аны президент һәм башка рәсми кешеләр каршы алды. Соңыннан аны парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде. Нефть ширкәтләре өчен аерым салымнар мәсьәләсе каралды Ике көнлек сәфәр барышында ул башта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып алды. Очрашу барышында ул республика өчен бик мөһим мәсьәлә, нефть ширкәтләре өчен аерым салым кертү мәсьәләсендә катнашырга вәгъдә иткән. Икенче көнне Сергей Миронов Универсиада корылмалары белән танышты, Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәк салды, Казан изге ана иконасы куелган чиркәүгә барды, анда шәмнәр куйды. Шул ук көнне Федерация Шурасы рәисе Казан федераль университетында геология факультеты студентлары алдында климат үзгәрүе турында чыгыш ясады, кичен ул опера һәм балет театрында сәнгать әһелләре белән күреште. Иң мөһим, иң кызыклы очрашу Дәүләт Шурасында булгандыр. Анда республика парламенты һәм Казан Думасы депутатлары, Яшьләр пулаты әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган иде. Русия Федерациясе Шурасы рәисе Сергей Миронов үзенең нотыгында Татарстанның заманча технологияләр белән эшләвенә, энергияне саклау юнәлешләрендәге эшләренә югары бәя биргән. Шулай ук агентлыклар хәбәренә караганда, ул Русия президентының юлламасында әйтелгән фикерләргә басым ясаган. Аерым алганда, халык санын кимүне миграция хисабына каплау дөрес түгел, 3 балалы гаиләгә йөз тотарга кирәк, дип әйткән. "Төбәк компонентын бетереп ашыктылар" Русия Федерациясе Шурасы рәисе депутатларга федераль кануннарга төзәтмәләр карауны тизләтергә вәгъдә иткән. Бу очрашуда Сергей Миронов сорауларга да җавап бирде. Дәүләт шурасының фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев милли мәгарифнең киләчәге, Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә бирү әмеренең Конституциягә туры килү-килмәү мәсьәләсенә карашы белән кызыксынды. Миронов Бердәм дәүләт имтиханына каршы булуын әйткән һәм, милли төбәк компонентын бетереп ашыктылар, дип белдергән. Разил Вәлиев соңыннан "Азатлык"ка очрашуның эчтәлеге һәм аннан алган тәэсирләр турында сөйләде. "Миронов матур җавап бирде, әмма сәясмәннәрчә, конкрет юллар күрсәтүдән качты", ди ул. Шулай ук аңа Русия төбәкләрендә иң югары җитәкчеләрнең, җирле парламентның исемнәре турында да сораулар бирелде, дип хәбәр итте Разил Вәлиев. Федерация шурасы рәисе Миронов, өлкә һәм республикада исемнәр кабатланмаска тиеш, дип әйткән. Иң югары җитәкчеләрнең президент дип аталуын да ул хупламый. "Ул үзен демократларча тотты, теле телгә йокмый. Матур сөйләү кирәк, аның артында конкрет гамәлләр торса, тагы да яхшырак булыр иде", диде очрашудан соң Разил Вәлиев. Разил әфәнде Сергей Мироновның Татарстанга килү максатын позицияләрен ныгыту теләге белән аңлатты. "Ул җитәкләгән "Гадел Русия" фиркасе дә республикада бик югары урыннарда түгел. Ул аны да уйлыйдыр. Хәзер Русиядә унитаризм төсмерләре арта бара. Бәлкем аның Федерация шурасының көчен арттырасы киләдер. Ни дисәң дә, бу аның беренче сәфәре, иң беренче чиратта аның максаты – танышу дип уйлыйм", диде ул. 1 декабрь кичендә Казан һава аланына килеп төшкәч ук, Сергей Миронов Татарстанга яңадан килергә җыенуын белдерде. Ул киләсе җәйдә Татарстанда күчмә форум үткәрергә теләвен әйтте.
<urn:uuid:dbf4a581-7f96-422d-9fa4-44eb9ccdeb8a>
CC-MAIN-2016-50
http://www.azatliq.org/a/2237391.html
2016-12-09T19:20:32Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2016-50/segments/1480698542765.40/warc/CC-MAIN-20161202170902-00505-ip-10-31-129-80.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999976
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9999756813049316}
www.azatliq.org
Истәлекләрне яңартып Илебездә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган гаилә юктыр. Әйе, вакыт дәвалый: еллар үткән саен ул фаҗигале чордагы югалтуларның, халкыбыз кичергән кайгы-хәсрәтнең авырлыгы кими. Ләкин, яу кырында сәламәтлеге, гомере хисабына Җиңү яулаучылар турындагы якты истәлекләр һәм аларга булган чиксез рәхмәт хисе безнең күңелләрдә саклана. 30 апрельдә Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең 5912 группасында Бөек Җиңү көненә багышлап оештырылган сыйныф сәгатендә яңгыраган сүзләр дә шуны раслый. Сыйныф сәгате дигәннән, ул үзизоляция шартларында онлайн режимда узды. Шунысын да билгләп үтәсе килә, студентлар яңа таләпләргә шактый күнегеп, zoom платформасы нигезендә видеоконференция рәвешендә үткәрелгән әлеге чараны зур кызыксыну белән кабул итте. 5912 группаның сыйныф җитәкчесе буларак, кереш сүземдә мин илебезнең бу Җиңүне гаять зур югалтулар бәрабәренә яулап алуы турында сөйләдем. Халкыбызга фронтта баштанаяк коралланган һәм зур көчкә ия булган күпсанлы дошман гаскәренә каршы көрәшергә, ә тылда сугышчыларны корал һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен көнне-төнгә ялгап эшләргә түры килүен ассызыклап уздым. Студентлар үзләренең ул дәһшәтле елларны кичергән ерак туганнарын, төгәлрәк әйткәндә, әти-әниләренең әби-бабаларын искә алдылар. Шунысы кызганыч, яшь буында бу хакта мәгълүмат бик күп түгел. Аларның сирәге генә 75-79 ел элек узган вакыйгаларның шаһиты булган туган-тумачалары турында нәрсәдер ишетеп белә. Шуңа күрә Айрат Сабитовның ерак бабасы турындагы истәлекләренә аерым тукталасы килә: – Бабамның әтисе Галимуллин Муллаәхмәт Галимулла улы 1921 елның 1 апрелендә Актаныш районы, Түке авылында туган, – дип башлады Айрат сүзен. – 1939 елда аны армиягә алалар. Ул Монголия чигендә хезмәт итә, Халхин-Гол елгасындагы хәрби бәрелештә катнаша. Демобилизация көне җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана һәм солдатларның тиздән өйгә кайту турындагы планнары тормышка ашмый, чөнки, Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы була. 1943 елга кадәр ул Байкал арты фронты составында хезмәт итә. Шул елны бабамның әтисе, минем ерак бабайны Көнбатышка, икенче Украина фронтына озаталар. Ул артиллерист булып сугыша, шул ук вакытта пушка тартып йөрүче атларны карап торучы да була. Чөнки машиналар язгы-көзге пычракта, кышкы бураннарда хәрәкәт итә алмый, батып кала, ватылалар, ә атлар ышанычны аклый. Будапешт шәһәре өчен барган сугышта әниемнең бабасы яралана һәм контузия ала. Ерак бабам Бөек Җиңү көнен Чехословакиядә, кече сержант званиясендә каршы ала. Ул I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Будапештны алу өчен», «Венаны алу өчен», «Праганы алу өчен» медальләре белән бүләкләнгән, – дип тәмамлады Айрат сүзен һәм 1988 елда ерак бабасының вафат булуы, ә аның документлары һәм хәрби бүләкләре бүген дә гаиләләрендә саклануы турында әйтеп үтте. Мин укучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан ике бабам: әтиемнең әтисе Закиров Хаммәтзәки Закир улы һәм әниемнең әтисе Сафин Әхмәтгата Сафа улы турында сөйләдем Закиров Хаммәтзәки 1893 елда Чистай өязенең Татар Волчьясе авылында дөньяга килә. Ул чорда татар авылында туып үскән һәм русча сөйләшү түгел, руслар әйткән аерым сүзләрне дә аңламаган Зәки, 1914 ел ахырында татар мохитеннән аерылып, Беренче бөтендөнья сугышына алына, фронтта яраланып, немецларга әсирлеккә эләгә. Аннан соң Кызыл Армия гаскәрләре сафында ул чорда Россиядә киң масштаб алган Гражданнар сугышында катнаша. ...1942 елның 30 маенда 49 яше тулып килүче Хаммәтзәки Закиров Бөек Ватан сугышына китә. Бу вакытта инде аның ике улы Мостафа белән Мортаза сугышта, өченчесе – 14 яшьлек Ибраһим колхозда эшли торган була. Бабай туган авылына Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1945 елның көзендә әйләнеп кайта. 1904 елда Иске Абдул авылында (бүген Тукай районына керә) туган икенче бабам – Әхмәтгата Сафа улы, кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы фронтында мәңгегә ятып кала. Ул сугышның беренче елында ук хәрби комиссариатка чакыру ала һәм аңа, фронтка барып җиткәнче үк, Суслонгер лагереның бөтен коточкыч яманлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Соңыннан билгеле булганча, башлангыч хәрби әзерлек бирү өчен оештырылган әлеге лагерьда солдатлар яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр була... 1942 елдан алып фашистларга каршы көрәшкән бабам Әхмәтгатаның хәрби юлы турында мәгълүмат бик аз. Республиканың «Хәтер» китабында бастырылган юллардан билгеле булганча, ул – Әхмәтгата Сафа улы Сафин 1943 елда һәлак була, Украинаның Луганск өлкәсе, Краснодон районы, Новосветловка авылында җирләнгән. Сыйныф сәгате ахырында 5912 группаның мастеры Марина Филенко студентларга үзләренең сугыш чорында яшәгән туганнары турында күбрәк мәгълүмат тупларга һәм шундый чараларны 9 майдан соң да оештырырга тәкъдим итте. Шул рәвешле һәркемгә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турындагы истәлекләре белән уртаклашырга мөмкин булачак. Нәтиҗәдә, халкыбызның ул дәһшәтле еллардагы батырлыгы турындагы истәлекләрне яңартып, аларны югалтмыйча киләчәк буыннарга да тапшыра алачакбыз. Рәхим Закиров Әхмәтгата Сафин (1904-1943) / фото авторның шәхси архивыннан. "Одноклассники"да сезне көтеп калабыз. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:5e0e1e23-246a-4c5d-a437-427452196ae0>
CC-MAIN-2024-10
https://nkamsk-rt.ru/news/hatlar/istleklrne-yaartyp
2024-02-26T13:18:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947474660.32/warc/CC-MAIN-20240226130305-20240226160305-00851.warc.gz
tat
0.999998
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999983310699463}
nkamsk-rt.ru
24 май 2013 яңалыклары - 24 май 2013 - 04:53ЯңалыкларЭшмәкәрләр бәйрәме Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов шәһәр һәм район бизнесменнарын Россиядә эшмәкәрлек көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итте. "Бөгелмәдә эшмәкәрлек тормышыбызның төрле өлкәләрендә актив күренә, инициативалы, булдыклы кешеләрне үзенә торган саен ныграк җәлеп итә бара. Яңа эш урыннары булдыру, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән... - 24 май 2013 - 04:21Язның бер көне ел туйдыраУзган ял көннәрендә муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов район хуҗалыкларында булды. Бу көнне ул җаваплылыклары чикләнгән "Муса Җәлил исемендәге", "Подгорный", "Возрождение крестьянства" җәмгыятьләрендәге эшләр белән танышты.
<urn:uuid:9736ba40-3a1e-4844-9df7-d60a46d6695a>
CC-MAIN-2020-34
http://bugulma-tat.ru/news/date/list/2013-05-24%2004:21:16
2020-08-04T04:48:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439735860.28/warc/CC-MAIN-20200804043709-20200804073709-00482.warc.gz
tat
0.999963
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999629259109497}
bugulma-tat.ru
Алдау көне төрле илләрдә төрлечә кабул ителә. Мәсәлән, Бөекбритания һәм аның йогынтысындагы илләрдә төшкә кадәр генә алдашу кабул ителгән. Бу көн хакындагы беренче тарихи истәлек 1509 елга карый. Француз шагыйре «Poisson d'Avril» - апрель балыгы дип яза. Тарихчылар бу сүзтезмәне Көлке көненә карый дип уйлыйлар. 1539 елда фламанд дворянының ялчыларына шаян эшләр кушуы билгеле. 1 апрельнең документаль теркәлгән очрагы 1686 елга карый - инглиз язучысы Джон Обри «Fools Holiday» - Тилеләр бәйрәме дип яза. 1696 елда Лондондагы берничә шаян кеше халыкны "арысланнар юганны карарга" чакыра. Ни өчен беренче апрельдә шаян алдашулар таралуы хакында берничә төрле фикер бар. Урта гасырларда Пасха бәйрәм иткәндә алдашу сценасы төрле дини чараларда кулланылган дигән фикер бар. Шулай ук апрельдәге һава торышының еш кына үзгәреп торуы да бу көннең барлыкка килүенә йогынты ясаган дигән фикер бар. Россиядә беренче массакүләм алдашу 1703 елда теркәлгән. Мәскәүдә халыкны "моңарчы булмаган чарага" чакыралар. Тамашачыларның исәбе хисабы булмый. Сценаның пәрдәсе ачылып киткәч, "Первый апрель - никому не верь!" язуын күрәләр. 1915 елның 1 апрелендә, Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында французлар немец хәрбиләре булган лагерьга бомба ташлый. Бомба шартламый, анда "1 апрель белән!" дип язылган була. 1957 BBC агентлыгы Швейцариядәге макарон уңышы турында язып чыга. Компания күп кенә хатлар ала - кешеләрне макароннарның вертикаль үсүе гаҗәпләндергәне ачыклана. 1 апрельдәге иң киң танылган алдашу ысуллары: "Аркаң буялган". Кешегә аркасына буяу тигәнен яки аркасы пычранганын әйтәләр. Кешенең боргаланып аркасын карарга тырышуы, көзге эзләве, киемен салып карарга теләве алдаучының җиңүе булып санала. Авылларда танышларын ягылмаган мунчага чакыру гадәте бар. Алданып, мунча алачагында чишенеп салкын мунчага керүчеләрне озак еллар искә алалар. Сәгатьне күчерү. Бу ысул элегрәк, электрон сәгатьләр булмаган очракларда кулланыла. Сәгатьне алга күчереп, кешене барасы җиренә алданрак китәргә һәм көтеп торырга, яки кире кайтырга мәҗбүр итәләр. Сәгатьне артка күчереп, кешене соңга калдыру кабул ителми. Берәр җиргә барырга йомыш кушып, балаларны җибәрү. Бу ысул да, телефон кергәннән соң сирәк кулланыла башлады, чөнки алданучының шалтыратып белешү мөмкинлеге бар. Машина-трактор паркларында арасында яшь белгечләрне "искра эзләп" җибәрү ысуллары таралган иде. Яшь белгечкә автомобильнең кабынмавын, "свечада искра юклыгы" белән аңлаталар һәм, чиләк тоттырып, "искра алып килергә" икенче бер кеше янына җибәрәләр. Ул кеше яшь белгечнең чиләгенә чүп салып җибәрергә мөмкин. Гомумән, 1 апрель алдашуының шаян, кешенең ачуын чыгармый торган булуы шарт. Кешене чыгымнарга китерә, аның нәфрәтен чыгара торган шаярту күңелсезлекләргә, кешеләрнең аралары бозылуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә 1 апрельдә якыннарыгызны алдар алдыннан тагын бер тапкыр уйлап карагыз - шаярту ачуланышуга китерә күрмәгез. Ә сезнең якларда нинди алдашу очраклары бар? 1 апрель белән сезне!
<urn:uuid:2408e631-cc36-48c2-9e81-9bc7a2d92b61>
CC-MAIN-2021-25
http://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/1-aprel-ni-chen-aldau-kne-dip-yrtel
2021-06-24T22:41:36Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623488559139.95/warc/CC-MAIN-20210624202437-20210624232437-00241.warc.gz
tat
0.999993
Cyrl
21
{"tat_Cyrl_score": 0.9999929666519165}
saba-rt.ru
Менделеевскига күчеп кайткан фин татары: “Тормышымны Татарстаннан аерып карап булмый" Егет Финляндия башкаласы Хельсинкида туып үскән. “Мин – Финляндиядә туган дүртенче буын татар. Милләттәшләребез бу илгә революциядән соң, узган гасырның 20нче елларында, күпләп күчкән. Тамырларым – Түбән Новгород өлкәсенең Сергач якларыннан. Миндә мишәр каны ага”,– диде ул, горурлыгын яшермичә. Әмир татарларның элек-электән сәүдә эшенә хирыс булуын билгеләп, аларның Финляндиягә күчү тарихын чагылдырган риваятьне дә сөйләп үтте. “Ике татар абзые сәүдә эшләре буенча поездга утырып Санкт-Петербургка киткән. Әмма, йоклап калу сәбәпле, алар Питерда түгел, Хельсинкида уянган. Ике атна шунда сату белән шөгыльләнгәннән соң, туган якларына – Түбән Новгород якларындагы татар авылына кайтып, башкаларны да Финляндиягә китәргә әйдәгәннәр”, – дип бәян итте ул. Әмир Вафин Бөтендөнья татар яшьләре форумында 17 яшеннән бирле катнашуын әйтте. Егет КФУның филология факультетында бер ел белем алырга да өлгергән. Анда ул рус телен өйрәнгән, татар телен камилләштергән. “Ул чакта Финляндиядә дә укуым бар иде. Аннан бер елга тәнәфес алып, Казанга килдем. Татарстан башкаласында бик күп татарлар белән таныштым, дуслаштым”, – диде Әмир. Былтыр сентябрь аеннан ул Татарстанның Менделеевск шәһәрендә яши. Андагы аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерә тоган “Аммоний” заводында хезмәт куя. Бу эш урынында үзен сынап карарга аңа университеттан тәкъдим иткәннәр. Тәҗрибә туплау мөмкинлеген, Татарстанда дусларының күп булуын исәпкә алып, Әмир ризалашкан. Ул заводта җитештерелгән продукцияне Европа илләренә, Америкага сату белән шөгыльләнә. Шул рәвешле, ата-бабаларыннан күчкән сәүдәгәрлек сәләтен Татарстанда файдалана. Егет эшенең үзенә бик ошавын, заводтагы һәр көннең үзенчәлекле булуын әйтте. “Рус телен дә камилләштереп өлгердем, чөнки компаниядә барлык эшләр дә русча алып барыла. Миңа күпләр татар дөньясында Хельсинкидан Менделеевскига күчеп кайтканнар бик сирәк дип әйтә. Чыннан да, кемгәдер бу билгеле бер дәрәҗәдә кызык тоеладыр. Әмма минем өчен бу – гадәти хәл. Хәзер тормышымны Татарстан, Казаннан аерып карау мөмкин түгел. Кабат Финляндиягә кайтып китсәм дә, бу якларга эзне суытырга җыенмыйм”, – дип, Әмир киләчәккә планнары белән уртаклашты. Ахыргы хәбәрләр - “Рубин” Мәскәүнең “Спартаг”ына оттырды - Фәрит Мөхәммәтшин: Милли сәясәт мәсьәләләрендә барлык резервларны да кулланмыйбыз - Мәрҗани мәчетендә җәяүләп хаҗга барган дин әһеле Ишмөхәммәт Зәитовны искә алачаклар - 4 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар - Татарстанда автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куюдан 500 сәүдә ноктасы ябылган - Рөстәм Миңнеханов: Туган телне саклауда хәл итеп бетермәгән мәсьәләләр бар - Казан консеваториясенең халык уен кораллары кафедрасы юбилеен бәйрәм итә - Казанның баш архитекторы Татарстан башкаласының яңа саклау зоналары проектын тәкъдим итте - ЮНЕСКО таҗик һәм үзбәк пылавын бөтендөнья мәдәни мирасы дип таныды - "Үзгәреш җиле" Мәскәүне яулый
<urn:uuid:850873b9-c70d-46c8-979a-eb54d2abacc6>
CC-MAIN-2016-50
http://tnv.ru/tat/main1/novosti/kul_tura/mendeleevskiga_kchep_kajtkan_fin_tatary_tormyshymny_tatarstannan_aeryp_karap_bulmyj/
2016-12-06T14:05:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2016-50/segments/1480698541907.82/warc/CC-MAIN-20161202170901-00349-ip-10-31-129-80.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999978
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999779462814331}
tnv.ru
Быелгы "Татар дозор" уенында 14 такым катнашты. Яшьләр башта Бауман урамында җыелып, уенның кагыйдәләре белән танышты, аннан һәрберсе үз маршруты белән уенның биремнәрен үтәргә чыгып китте. Оештыручылар бу уенның беренчел максаты - Казанның сәүдә үзәкләрендә, урамнарында, даруханә, кибетләрендә дәүләт телләре -татарча һәм русчаның тигез дәрәҗәдә кулланылышын тикшерү, дип белдерде. Катнашучыларга дистәдән артык ноктада биремнәрне үтәгән вакытта бар эшләрен видеога төшереп бару да соралды. Чараны оештыручылардан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин Азатлык сорауларын җаваплап, Татарстанда икетеллелек күбесенчә кануннарда гына бар, дип әйтте. "Үзебез басып торган Бауман урамын гына алыйк. Элмә такталар урыс телендә дә, инглиз телендә дә бар, ләкин татарчалары күренми. Башкортостан кебек кайбер республикаларда дәүләт телләре кулланылышын тикшерү белән дәүләт оешмалары шөгыльләнә. Бездә моның белән шөгыльләнүче дәүләт оешмалары булмагач һәм ике теллелекне кагыйдә буларак куллануны гамәлгә кертә алмагач, без татар теле кулланылышын тикшерүне менә шулай иҗтимагый инициатива буларак оештырабыз. Безнең иң беренче максат - кешене тәрбияләү. Без. кирәк булса, 200 дә, 2000 мең дә кибетне йөреп чыга алыр идек, ләкин безгә татар теле кирәкме ул юкмы дип уйланучы, аны күрә белүче һәм шулай ук таләп итә белүче яшьләр кирәк", диде ул. Яшьләр дигәннән, ул көнне төрле кибетләрдә, даруханәләрдә, ашханә һәм башка урыннарда йөргән уен-квестта катнашучыларга мөгамәлә төрлечә булды. Кайбер такымнарга караңгы чырай күрсәтеп, бөтенләй сөйләшмәүчеләр дә, хәтта ишекләрне ябып кую очраклары да булды. Кайбер кафеларда татарча белүче бер генә хезмәт күрсәтүче дә очрамады. Андый урыннарда квест-уенда катнашучылар оешманың шикаять дәфтәренә барлык кимчелекләрне теркәп куйды. Квест-уенда катнашучылар башка еллардагы "Татар дозор"лардан аермалы буларак быел Камал театры алдында Хуҗа Насретдин, Болак буенда "Итил" кебек персонажлар белән очрашып, алардан биремнәр алды һәм татарның тарихын барлады. Чара һәр такымның Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" язулы байракны табуы белән тәмамланды. "Татар дозор" уенында җиңүче такым 26 апрельдә быел унынчы тапкыр узачак "Мин татарча сөйләшәм" акциясе вакытында ачыкланачак.
<urn:uuid:ed25c85d-32e4-4dae-8b0c-748a36cc1e27>
CC-MAIN-2017-47
https://www.azatliq.org/a/26968547.html
2017-11-18T03:02:31Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-47/segments/1510934804518.38/warc/CC-MAIN-20171118021803-20171118041803-00178.warc.gz
tat
1.000003
Cyrl
21
{"tat_Cyrl_score": 1.0000033378601074}
www.azatliq.org
Реклама Әлмәт татар дәүләт драма театрының җитмеш елга якын тарихына күпме актер, режиссер, рәссам, хореограф, музыкант, күпме җитәкче язылгандыр?! (театрның 70 еллыгын каршылап) Бу зур исемлектән Әлмәт театры турындагы "көчле труппа", "экспериментларга тәвәккәл театр" кебек бәяләрдә кемнең өлеше зуррак булуын аерып әйтү авыр. Шунысы мәгълүм, театрның режиссерлардан бәхете бар. Аның алтын фондына керерлек спектакльләр сәхнәләштергән Габдулла Йосыпов турында акка кара белән язылган тарихи сәхифәләрдән укысак, гаҗәеп педагог, талантлы шәхес Гали Хөсәенов турында Әлмәт сәхнәсен тоткан "алтын багана" өлкән буын артистлар авызыннан ишетеп беләбез. Зәкия апа Туишева, Байрас Ибраһимовларны спектакльләре аша таныйбыз. Театр тарихы читтән чакырылган режиссерларга да бай: Фәрит Бикчәнтәев, Илдар Хәйруллин, Ринат Әюпов, Фаил Ибраһимов, Македония режиссеры Звездана Ангеловска, Петербургтан Искәндәр Сакаев... Искәндәр сәхнәләштергән "Гашыйк Кәриб" спектакле театр елъязмасына "иң уңышлы" дип язылганнарның берсе булыр. 5 театр фестивалендә катнашып һәммәсендә җиңү яулады ул. "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия бәйгесендә ике исемгә һәм "Ел яңалыгы" статусына ия булды. Бүген режиссер безнең театрда Бертольт Брехтның "Туй" ("Мещанская свадьба") спектаклен сәхнәләштерә. Репетициядән бушаган арада төньяк башкаладан килгән милләттәшебез театр сәнгате, милли театрлар, татар мәдәнияте турында фикерләре белән уртаклашты. Үзе турында 1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (профессор Рифкать Исрафилов остаханәсе), бер үк вакытта ВГИКта режиссерлык курсларын тәмамлаган. МХТ (МХАТ) мәктәп-студиясе каршындагы магистратурада һәм Мейерхольд исемендәге үзәктә Валерий Фокин остаханәсендә белемен күтәргән. Япония режиссеры Тадаси Судзукиның башкару сәнгате үзәгендә (Тога шәһәре) стажировка узган. Иҗат юлын Искәндәр Сакаев Уфа "Нур" театрында актер һәм режиссер булып башлаган. Соңрак Стәрлетамак рус драма театрында, курчак театрында эшләгән. "Башкортостан" ДТРКсендә, Башкорт дәүләт филармониясендә эш тәҗрибәсе бар. Дахау фашист концлагеры тоткыны Вәли Биктәшев язмышына багышланган документаль фильмы буенча да таныш. Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театрында (Санкт-Петербург) режиссерлыгы - билгеле факт. Бүген ул - "ирекле рәссам". Иҗади багажы - утыздан артык спектакль. Француз язучысы һәм режиссеры Жан Кокто режиссерлар турында "алар өч төрле була: акыллы, уйлап табучан һәм күпчелек" дигән фикер әйтә. Искәндәр Сакаевка бу бәяләмәнең беренче икесе, аеруча "уйлап табучан"дигәне тәңгәл. Татар мәдәнияте - бәһале Искәндәр Сакаев - татарның урыслашкан талантлы улы. Гаиләсендә татар телен әти-әнисе яшерен сүзләре булганда, балалары аңламасын өчен генә кулланган. "Бабайлар да телне белергә кирәк", - дип рус телендә акыл саталар иде, дип искә ала Искәндәр. Төрле шәхесләр белән аралашуы, төрле мохиттә, төрле "мәктәпләрдә" гыйлем эстәп йөрүе дә сәбәпче булгандыр, элегрәк Искәндәр үзен "космополит" (дөньяви киңлек идеялары тарафдары, бөтен дөньяны Ватаны дип танучы, гомумкешелек кыйммәтләрен билгеле бер милләт, дәүләт ихтыяҗларыннан өстен куючы) буларак сизә. Милләт вәкилләренә хас хөсетлек тә аны бездән бераз читләштерә, күрәсең. Ләкин "кан тартуы" көчлерәк икән. Хәзер ул үзен "татар милләте вәкиле" дип таныта һәм аның белән горурлана. "Татар уян" гәҗитендәге бәхәсләрне күзәтә. Шул күзәтүләреннән чыгып, бүгенге халәтне дә күздә тотып: "Дәүләтчелек булган очракта татар теле яшәячәк", - дип ассызыклый ана теле байлыгы "сайрак" милләттәшебез. Әңгәмә барышында "Ничә гасырлар дәвамында таркатырга көчәнәләр, ниятләре барып чыкмый", - дип алда әйткәненә каршы да чыкты ул. Татар телен мәҗбүри укыту кебек алымга тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Мәҗбүрият отышлы юл түгел аныңча! Ләкин ул үзе советлар заманында мәҗбүри урыслаштыруның "уңай" нәтиҗәсе, югыйсә. Хәер, сүз ул хакта түгел. Искәндәр Сакаев фикеренчә, театр нәкъ менә телгә кызыксыну уяту кыры. Милли мәдәният "авыл символы" булудан арына алса, сыйфаты камилләшсә, тел белән кызыксыну, аңа ихтыяҗ артачак. Милли театрларда эш тәҗрибәсе булган режиссер "татар мәдәнияте "конвертируема", ягъни теләсәң кемгә сату үзлегенә ия дигән фикердә. Коры икътисад термины белән атаса да, режиссерның бу бәясе татарның сәнгать әсәрләре ирекле сату, алмашу дәрәҗәсенә күтәрелгән дигәнне аңлата. Димәк, без халыкара мәйданга сатарлык "товар", "хезмәт" җитештерүчеләр (юкка гына, Искәндәр Сакаев куйган "Гашыйк Кәриб" "Россиянең иң яхшы товары" бәйгесендә отмаган икән. Л.М.). Ләйләгөл МИНАЕВА Искәндәр САКАЕВ турындагы тулы язманы газетабызның 6 нчы санында (25.01.13) укый аласыз. Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа
<urn:uuid:76ec498e-56cc-4c9b-bc18-b09f57f51fb2>
CC-MAIN-2020-29
http://almet-rt.ru/news/madniyat/galianp-rezhisser
2020-07-14T21:53:41Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-29/segments/1593657151761.87/warc/CC-MAIN-20200714212401-20200715002401-00557.warc.gz
tat
0.999924
Cyrl
12
{"tat_Cyrl_score": 0.9999240636825562}
almet-rt.ru
Хокук тәртибе сагында "Кайбыч" полиция бүлеге хезмәткәрләре 2012 елның 1 февраленнән 3 мартына кадәр җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар үткәрә. Бу чаралар Россия Федерациясе Президентын сайлауларга бәйле рәвештә уза. Полициянең участок уполномоченныйлары халык арасында җәмәгать тәртибен саклау, сайлау участокларына Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы документлар белән килергә кирәклеге хакында аңлату эшләре алып бара. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа Нет комментариев
<urn:uuid:2c8f9f74-4c7a-4a07-8d68-542b194ddd61>
CC-MAIN-2023-14
https://kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/hokuk-trtibe-sagyinda
2023-03-25T20:54:06Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945372.38/warc/CC-MAIN-20230325191930-20230325221930-00102.warc.gz
tat
0.999889
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9998891353607178}
kaibicy.ru
Вадим Захаровның күңеле нигә әрни? 19 декабрь көнне Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров тагын бер өр-яңа җырын тәкъдим итте Вадимның декабрь ае бик уңышлы булып чыкты. Әллә инде ае шулай булды, әллә инде ел ахырына җиткәнче планлаштырып куйган эшләрен бетерү максаты белән, Вадим яраткан тыңлаучыларына берьюлы өч җыр тәкъдим итте. Ике җыры белән Вадимның тыңлаучылары ай башында ук танышты. Болар - Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән берлектә башкарылган "Елмай" һәм Алсинә Сәләхова сүзләре, Фирзәр Мортазин көенә яздырылган "Сине югалтудан куркам никтер" җырлары. "Икесе дә бик матур килеп чыккан. Вадим теләсә кайсы җырдан хит ясый ала", - дип безнең бер укучыбыз комментарий да язып калдырган иде. Өченче җырын Вадим кичә Вконтакте социаль челтәренә чыгарды. Бу җырының исеме "Әрнемә әле күңел", дип атала. Руслан Чернов сүзләренә Айдар Тимербаев иҗат иткән, Илдар Ногманов аранжировкасына яздырылган җыр. "Рәхәтләнеп тыңлагыз һәм сезнең фикерләрегезне көтәм", дип язып калдырган атказанган артист. Сездән Вадимның яңа җырына фикерләрегезне көтеп калабыз. Бу җыры да, бер укучыбыз әйтмешли, хит була алыр микән? Ничек уйлыйсыз? Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз. Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:e9f01f7e-16e7-4036-a9b5-a85501c2418b>
CC-MAIN-2022-49
http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/vadim-zakharovny-kele-nig-rni
2022-12-08T23:28:43Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446711368.1/warc/CC-MAIN-20221208215156-20221209005156-00059.warc.gz
tat
0.99991
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999104738235474}
tuganaylar.ru
3 декабрь Мәләвез районының Җиргән авылында шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәндгә багышланган чара узды. Анда Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова, башка җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Конгрессның урындагы бүлеге җитәкчесе Лилия Камалова белдерүенчә, чара Дәрдмәнднең туган көненә багышланган. Ул Җиргән авылы активистлары тарафыннан оештырылган. Әдәби-музыкаль композициядә авыл эшчәннәре, балалар катнашкан. Шулай ук, Дәрдмәнднең шигырьләрен укыганнар, моңлы татар җырлары, дәртле биюләре башкарылган. Атап әйткәндә, районның “Рәйхан” халык вокал ансамбле, Федоровка районыннан “Умырзая” вокал ансамбле чыгыш ясаган. – Шунысы куанычлы, чарада үзебезнең Җиргән авылы мәктәбе укучыларыннан тыш, Мәләвезнең татар телен укытылучы 4нче һәм 6нчы мәктәпләре укытучылары һәм укучылары да булды. Балалар төбәктән чыккан күренекле шәхесләрне белергә тиеш. Моннан тыш, аларның телне өйрәнеп, җырларыбызны тыңлап үсүен телибез. Аларга чара ошады, бик игътибар белән тыңлап утырдылар, – диде Лилия Камалова. Резеда Галикәева
<urn:uuid:efae2337-2623-4853-8633-845f62fdb4a1>
CC-MAIN-2023-06
https://tatar-congress.org/yanalyklar/zhirgen-zhire-kyrenekle-yaktashyn-onytmyy/
2023-01-27T12:19:22Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764494976.72/warc/CC-MAIN-20230127101040-20230127131040-00156.warc.gz
tat
0.99999
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999902248382568}
tatar-congress.org
17 яшьлек Мамадыш егете егерме тапкыр урлашу һәм кеше талауда гаепләнә Мамадыш районы прокуратурасы, районның ике кешесенә карата ачылган җинаять эшләрен судка җибәргән. Алар 20 дән артык урлау һәм талауда гаепләнәләр. Бу хакта, "Нократ" газетасы хәбәр итә. Гаепләнүчеләр икәү. Мамадыш районында яшәүче 22 яшьлек К. 21 җинаять кылуда гаепләнә. 17 яшьлек С. 24 җинаять кылган дип исәпләнә. Алар - Җинаять кодексының 158 маддәсе (урлау),162 маддәсенең 3 өлеше буенча (алдан сөйләшеп, корал кулланып, йортка законсыз үтеп кереп, сәламәтлек һәм тормыш өчен куркыныч тудырып талау) гаепләнәләр. 17 яшьлек егетне бу җинаятькә өлкәнрәк иптәше җәлеп иткән дип санала. Шул сәбәпле, ул "балигъ булмаган кешене җинаятькә этәрү" маддәзсе буенча да гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 2013-2016 еллар аралыгында, Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсанты К., балиг булмаган С.ны урларга җәлеп итә. Әлеге факт буенча К., га карата, РФ ҖК ның 150 маддәсе нигезендә 21 җинаять кылуда гаепләү каралган. Күрсәтелгән вакыт аралыгында К. шулай ук 24 җинаять эшли, ә С. 20 җинаять кыла. Шуларның 19ын алар бергә эшлиләр. К. һәм С. күпчелек җинаятьләрен төнге вакытта башкара, алар белем бирү оешмаларына, клубларга, гаражларга, сарайларга үтеп керәләр, аннан компьютер һәм көнкүреш техникаларын, азык-төлек, машина запчастьләре һәм башка матди байлыклар урлыйлар. Гадәттә, урланган әйберләрне, К. әти-әнисенең хуҗалыгында, үзенең Казандагы яшәү урынында, шулай ук туганнарында һәм танышларында яшереп тоткан. Урланган матди байлыклар Мамадыш районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан кире алынган һәм хуҗаларына кире кайтарылган. Җинаять эшчәнлеге нәтиҗәсендә, К. һәм С. тарфыннан зыян күрүчеләргә 133604 сум күләмендә матди зыян салынган. Тикшерү барышында, күрсәтелгән вакыт өчен, зыян тулысынча түләнгән. Моннан тыш, 28.01.2017 К. һәм С. һәм Мамадыш районы Түбән Яки авылында яшәүче З. ны талау һәм милкен кулга төшерүне оештыралар. Шул максат белән алар план төзиләр, үзара рольләрне бүлешәләр. 01.02.2017 19-20 сәгатьләр аралыгында К. машинада Түбән Яки авылына килә, анда С. белән очраша. Машина салонында К. С. га «Golt Defender» маркалы пневматик пистолет, кәрәзле телефон, киемнәр бирә. Аннан соң, С. битен каплау максаты белән башлык кия, пневматик пистолет белән коралланып, ТР, Мамадыш районы, Түбән Яки авылы, Свобода урамы, 4 йорты адресы буенча урнашкан, З. ның йортына юнәлә. Законсыз рәвештә зыян күрүченең йортына үтеп керә, янап аннан акча тәлап итә. Пневматик пистолетның сабы белән зыян күрүченең башына суга, шуның аркасында, З. идәнгә егыла, аннан соң, С. 61000 күләмендә акча урлый. Бергәләп кылган җинаятьләр нәтиҗәсендә, К. һәм С. тарафыннан, З. га, башның арткы өлеше яралану, сул яңак өлешедә кан оешу һәм баш мие селкенү кебек тән җәрәхәтләре, шулай ук 61000 күләмендә матди зыян салына. Зыян тулысынча түләнгән.Тикшерү барышында К. һәм С. үз гаепләрен тулысынча таныганнар.
<urn:uuid:a754d685-00d5-4bfe-9df8-fbb0bb31e708>
CC-MAIN-2024-10
https://intertat.tatar/news/17-yashlek-mamadysh-egete-egerme-tapkyr-urlashu-m-keshe-talauda-gaepl-n-4851002
2024-02-21T16:08:26Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947473518.6/warc/CC-MAIN-20240221134259-20240221164259-00261.warc.gz
tat
0.999991
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9999910593032837}
intertat.tatar
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан язмышы өчен һәр кеше алдында җаваплылыкны тоям Сайланган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның һәркайсы алдында җаваплылык тотачагы турында белдерде. Бу хакта ул бүген узган инаугурация тантанасында белдерде. "Республика язмышы өчен, киләчәк буыннар алдында үз җаваплылыгымны тулысынча аңлыйм. Мин Россия Президенты Владимир Путинга һәрьяклы ярдәм күрсәткәне, шулай ук Федераль хөкүмәткә — республика инициативаларына күрсәткән игътибары һәм игътибары өчен чын күңелдән рәхмәтлемен», — дип белдерде ул. Ул искәрткәнчә, республиканың киләчәген күзаллавы 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясендә чагылыш тапкан, аның төп бурычы кеше капиталын үстерү булган. ТР Президенты сүзләренә караганда, бүген Татарстан — илнең динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Республиканың алдынгы позицияләре арасында-анда яшәүчеләрнең эш нәтиҗәсе. Татарстан командасының аермасы шунда: ул вакыт таләпләренә оператив рәвештә җавап бирә, "ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы республиканың Ватаныбызның куәтенә керткән өлеше аеруча зур. Без үз тарихыбызга сак карыйбыз, үткәннең Геройларын һәм казанышларын хөрмәт итәбез, көчле Россия төзелешенә юнәлешне эзлекле рәвештә хуплыйбыз», — дип билгеләп үтте ул. Татарстанның таянычы-ул икътисад. Республика хакимияте аны диверсификацияләүгә, заманча технологияләр кертүгә, шулай ук инвестицион җәлеп итүчән климат булдыруга зур игътибар бирә. Соңгы 10 елда Татарстанның тулай төбәк продукты чиреккә арткан. Республиканың югары үсеш дәрәҗәсе инвестицион проектлар һәм перспектив кадрлар, халыкара һәм бөтенроссия ярышлары һәм форумнар уздыру өчен үзенә тартып торучы факторга әверелә, дип өстәде ул. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/18-09-2020/minnihanov-osoznayu-otvetstvennost-za-sudbu-tatarstana-pered-kazhdym-zhitelem-5772526 Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
<urn:uuid:ea4c4193-c97e-482e-b9db-65dab961c838>
CC-MAIN-2024-18
https://muslumirc.ru/news/statit/rstm-minekhanov-tatarstan-yazmyshy-chen-r-keshe-aldynda-avaplylykny-toyam
2024-04-16T05:16:38Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-18/segments/1712296817043.36/warc/CC-MAIN-20240416031446-20240416061446-00145.warc.gz
tat
0.999887
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9998874664306641}
muslumirc.ru
Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы) Җанисәп кәгазьләрендә, ревизия документларында чагылыш тапкан мондый мәгълүматлар, күргәнебезчә, татарларның көнкүрешен, татар дөньясындагы үзгәрешләрне бик ачык күрергә, күзәтергә мөмкинлек бирә. (Башыннан МОНДА басып укыгыз) Татарларның конфессиональ составы – ревизияләр көзгесендә Петр I (1682–1725) җәмгыятьне үстерүнең көнбатыш моделенә йөз белән борылган чордан мөселманнарга карата сабырлык күрсәтү сәясәте юкка чыга. Ислам динен тотучылар көнбатыш үрнәгендә халыкны социаль һәм дини планда унификацияләргә омтылган хакимиятнең яңа эчке сәясәте объектына әйләнә (Каппелер П. Чуваши. Народ в тени истории: монография /пер. с нем. Е.В. Толстовой; науч. ред. Л.А. Таймасов. Чебоксары, 2019. С. 70). 1720 елларда дәүләттә чукынган крестьяннарга өстенлекләр бирү системасы формалаша. Анда үзәк урынны 3 елга салым түләүдән, бурычлар үтәүдән, шул исәптән иң авыры – рекрут бурычыннан азат итү тота (Ногманов А.Ю. Самодержавие и татары. Очерки истории законодательной политики второй половины XVI – XVIII веков. Казань, 2005. С. 83). Мәҗүсиләрне һәм мөселманнарны дәүләт хисабына һәм административ-суд басымы астында күпләп чукындыру императрица Елизавета Петровна (1741–1761) идарә иткән чорга туры килә. Нәтиҗәдә 1722 елгы I ревизиягә кадәрле чукынган татарлар «иске керәшеннәр» («старокрещёные»), соңрак христиан булып теркәлгәннәр – «яңа керәшеннәр» («новокрещёные») дип йөртелә башлый (Ислаев Ф.Г. Религиозная политика российского государства и её реализация в Волго-Уральском регионе (XVIII в.): Дисс. … докт. ист. наук. Казань, 2005. С.276). Урта Иделдә «новокрещён» татарларның төп өлеше «Новокрещён эшләре конторасы» («Конторы новокрещёных дел») вакытында, мәҗүсиләрне «чыбыркы һәм прәннек» белән чукындырган заманда хасил була. 1743 елдан 1760 елга кадәр Идел буе һәм Себердәге җирле халыктан 400 мең чамасы кеше, шул исәптән 12 мең татар православие диненә күчә. XVIII гасырда «иске керәшеннәр»нең яшәү географиясе киңәя, алар Көньяк Урал төбәгенә дә күченә. 1735 елгы Башкорт восстаниесе вакытында бер төркем «иске керәшеннәр» аны бастыруда катнаша, шуның өчен аларны ясак түләүдән азат итәләр. Казак гаскәрләрендә хезмәт итүче керәшен татарлары 1736 елны нигез салынган Нагайбәк кирмәненә һәм аның тирәсенә күчереп утыртыла, алар «нагайбәкләр» дип атала башлый. 1754 елга Оренбург казак гаскәре составында нагайбәкләрнең җәмгысы 12 торак урыны хисаплана. 1842 елны нагайбәкләрнең төп өлеше (1250 ир-ат) Оренбург губернасы Бәләбәй өязеннән Верхнеурал өязенә, Яңа Оренбург чик буе сызыгында хезмәт итәр өчен күчерелә (Аминов Р.Р. Татары-казаки в составе Оренбургского казачьего войска (1748–1917 гг.). Казань, 2017. С.37-38, 57-58). Зөядә урнашкан «Новокрещён эшләре конторасы» 1764 елда ябыла, бу Урта Иделдә яшәгән җирле халыкларны көчләп чукындыру кампаниясе туктауга китерә. XVIII гасыр башында 17 мең керәшен татары исәпләнә. Күпләп чукындыру сәясәте аркасында аларның саны 1744 елны – 23 мең, 1762 елны – 30,3 мең, 1782 елны – 35,1 мең, 1795 елны – 40 мең, 1833 елны – 86,3 мең, 1897 елны – 110 мең кеше тәшкил итә. (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. С.103). Кыска гына вакыт аралыгында шулкадәр күп сандагы халык чукындырыла ки, хөкүмәт тә, рухани хакимият тә аларны тиешле дәрәҗәдә миссионерлык эше алып барырлык чиркәүләр, дини әдәбият, приход мәктәпләре, җирле халык телендә сөйләшкән руханилар белән тәэмин итә алмый. Чукынганнар христиан өйрәтүен, чиркәү тәртипләрен кабул итми. Аларның христиан дине йолаларын үтәве номиналь характерда булып, күңелләре белән мөселманлыкта калалар, яшереп кенә, ислам йола- гадәтләрен башкаруны дәвам итәләр. XIX гасыр дәвамында новокрещённар арасында бабалары диненә кайтуга юнәлтелгән берничә массачыл хәрәкәт булып уза. 1905 елның 17 апрелендә кабул ителгән «Об укреплении основ веротерпимости» законы белән хакимият яңа чукынганнарга исламга кайтырга рөхсәт бирә. 1910 елга Идел һәм Урал буе губернияләрендә 50 мең кеше исламга кайта. Яңа мөселманнар арасында «новокрещён» татарлар, «старокрещён» татарлар, чуваш, удмурт һәм марилардан мәҗүсиләр һәм христианнар булуы билгеле. 1905-1909 елларда кире үз диннәренә кайтучылар барлык керәшен татарларның 40-45 процентын тәшкил итә (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. С.103, 177–179). Татарларда шәһәрләшү (урбанизация) процессын күзәтү Ревизия материалларына караганда, XVIII – XIХ гасыр урталарында шәһәрләргә күченүче татарларның саны арта, яшәү географиясе киңәя бара. Мәскәүдә яшәүче йомышлы татарларның саны тылмачлар һәм язу-сызу эшләре алып баручыларны (писарьләр), дәүләт учреждениеләре белән бергә, Нева елгасы буена урнашкан яңа башкалага күчергәч, нык кими. XVIII гасыр уртасында Мәскәүдәге татар бистәсендә 500 ләп мөселман исәпләнә, алар арасында күпчелекне сәүдәгәрләр һәм мещаннар тәшкил итә. Үзәк хакимиятнең Казакъ далаларын һәм Урта Азияне икътисади һәм сәяси интеграцияләү планнарына бәйле, XVIII гасырның икенче яртысында татарлар дипломатик элемтәләр булдыру һәм аларны ныгытуга, Россиянең Шәрык мөселман халыклары һәм илләре белән сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә арадашчылыкка тартыла башлый. Татарлар, казакълар һәм үзбәкләр исламның сөнниләр тармагына, Хәнәфи мәзһәбенә карый. Телләре һәм мәдәниятләрендәге уртаклык, дин берлеге һәм икътисади омтылышлардагы охшашлык аларның социомәдәни планда якынаюына китерә, этносара гаилә кору да ят булмый. Шуңа да илнең көньяк-көнчыгышында Россиянең Казакъ җөзләре белән бөтен сәүдә мөнәсәбәтләре, Урта Азия белән сәүдә җепләренең зур күпчелеге татар сәүдәгәрләре кулында булып чыга. Алар күчмә тормыш алып барган гаять зур төбәкне гомумрәсәй базарына тоташтыра, товар алмашу урыннарын, шәрык базарларын Россия сәнәгате продукциясен сату үзәкләренә әйләндерә. Урта Азия белән сәүдә әйләнеше 1830 елларга иң югары ноктасына җитә. Бу чорда Казакъ далаларына һәм Урта Азия илләренә Россиядә җитештерелгән киҗе- мамык товарларның зур күпчелек өлеше җибәрелә. 1840 еллардан исә Россиядән Кытайга, Иранга, Кавказ артына һәм Урта Азиягә экспорт күләме инглиз сәнәгать продукциясе белән көндәшлек аркасында елдан-ел кими башлый. Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләре ханлыкларны Россиягә буйсындыргач, кабат үсә. Нәтиҗәдә татар шәһәр мәхәлләләренең күбесе аларның тарихи туган җирләреннән еракта, Россиянең чик буйларында оеша. Кирмәннәр янында Товар алмашу урыннары (Меновой двор) төзелүгә бәйле, XVIII гасырның соңгы чирегендә татар мәхәлләләре Петропавловск, Троицк, Семипалатинск шәһәрләрендә хасил була. V ревизия (1795) материалларында татар мәхәлләләренә язылган кешеләрнең Идел-Урал төбәгендәге 15 шәһәрдә яшәгәнлеге күренә: Казан – 2760, Чистай – 793, Касыйм (Рязан губ.) – 444, Түбән Новгород – 118, Буа (Сембер губ.) – 36, Хвалын (Саратов губ.) – 59, Кузнецк (Саратов губ.) – 17, Сәет бистәсе – 6481, Троицк – 40, Верхнеуральск – 16, Чиләбе – 14, Оренбург – 10, Уфа – 30, Бәләбәй – 4, Бөгелмә – 26 (Оренбург генерал-губернаторствосы) (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. Табл.12. С.134 – 137). Оренбург губернасында шәһәр мөселман мәхәлләләре оешу аеруча актив бара. XIX гасырның беренче яртысында татарлар Стәрлетамакта (1800 ел), Уфада (1830), Соль-Илецкта (1833), Троицкта (1828, 1838), Җаекта (1861 елга – 2), Сәет бистәсендә (4 нчесе – 1802 елны, 5 һәм 6 нчысы – 1816 да) яңа мәчетләр төзи. Оренбургта XIX гасырның уртасына кадәр даими яшәүчеләр арасында мөселманнар күп булмый. 1826 елны биредә 146 мөселман ир-ат яши, 1857 елга аларның саны биш тапкыр арта – 2292 кешегә җитә. Озак вакытлар дәвамында шәһәр икътисады өчен чик буенда сәүдә итү мөһим була, аның күләме XIX гасырның уртасына кадәр артып килә. Шәһәрдә, шулай ук, татарларның тире иләү мануфактуралары эшли (Денисов Д.Н. Оренбург // История татар с древнейших времён. В 7 т. Т.6. Казань, 2013. С.79 – 81). Көнбатыш Себердә мәхәлләләр Томск һәм Омск шәһәрләрендә теркәлә. Аларда, татарлар белән янәшә, этноконфессиональ барышта Бохара һәм Урта Азия сәүдәгәрләре катнаша. Бу елларда Сәет бистәсендә татарлар күп яши (1857 елны – 8 мең кеше). Губерна шәһәрләре арасында иң эре мәхәллә Казанда булып (1857 елны 6854 кеше), монда 1781-1855 елларда, магистрат белән янәшә, мөстәкыйль шәһәр үзидарәсе органы – Татар шәһәр ратушасы эшли, ул шәһәр кешеләренә сәүдәгәр һәм мещан сословиеләрен беркетү, сәүдә таныклыклары бирү, салымнар җыю һәм башка хуҗалык-административ эшләр белән шөгыльләнә; башкарма хакимият буларак, дәүләт органнары алдында җавап тота. Иске һәм Яңа Татар бистәләрендә шәһәр инфраструктурасы өчен кирәкле барлык урыннар булдырыла: шәркый Печән базары, Юныс мәйданы, миһманханәләр, куну-туктау урыннары, сәнәгать предприятиеләре, мастерскойлар, мәчетләр, мәктәп- мәдрәсәләр, сәүдә урыннары шундыйлардан. 1857 елны җәмгысы 127 предприятиенең өчтән бере татарларныкы булып, алар Казанда яшәүчеләрнең җидедән берен тәшкил итә (Загидуллин И.К., Свердлова Л.М. Казань // История татар с древнейших времён. В 7 т. Т.6. Казань, 2013. С.75 – 76). XIX гасырның беренче яртысында төбәкнең якынча 30лап өяз административ үзәкләрендә татар крестьяннары арасында шәһәрләргә күченү һәм мещан сословиесенә язылу башлана. Бу чорда актив шәһәрләшү, бигрәк тә, ун өяз шәһәрендә күзәтелә. 1857 елга татарлар саны Касыймда (709 кеше), Чистайда (2090 кеше), Сәет Бистәсендә (8000 кеше), Троицкта (1144 кеше), Стәрлетамакта (2303 кеше), Верхнеуральскта (623 кеше), Бәләбәйдә (619 кеше) һәм Тәтештә (400 кеше) үсә (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. Табл.12. С.134 – 137). Шәһәрләшү күрсәткечләре яңа шәһәр мөселман мәхәлләләре оешуда да аермачык күренеп тора. Идел-Кама төбәгендә 1861 елга кадәр яңа мәхәлләләр Сембер һәм Самарада, өяз шәһәрләреннән, Вольск, Хвалында (Саратов губ.), Алабугада (Вятка губ.), Чистай, Тәтештә (Казан губ.) теркәлә. Бу үзгәрешләр Идел-Урал төбәгендә шәһәр татарларының гомуми саннарында да чагылыш таба. Әйтик, 1782 елны алар 8,7 мең кеше (1,7 %) булса, 1857 елга 29,7 меңгә (2%) җитә. Бу саннарга Көнбатыш Себер һәм Казакъ даласы шәһәрләрендә яшәгән татарлар керми. Аларны да кушсаң, бу саннарны якынча 15-20 процентка арттырырга мөмкин булыр иде. Мөселман мәхәлләләре формалашуга татарларның хәрби бурыч үтәве дә йогынты ясый. Кайбер шәһәрләрдә, әле мәхәллә теркәлгәнгә кадәр үк, мөселман хәрбиләр зираты була. Рекрут хезмәтенең озак сроклы булуы, даими урнашып, бер урында хәрби йөкләмә башкару – гаиләләр коруга, балалар тууга да китерә. Рус мәдәни мохитенә ияләшкән солдатлар еш кына отставкага чыккач та, хезмәт иткән урыннарында (Санкт- Петербург һ.б.) яшәп кала. XIX гасырның икенче яртысында тимер юл челтәре сафка басу һәм яңа сәнәгать районнары барлыкка килү миграция сукмаклары салып, яңа шәһәр мәхәлләләре нигезләүгә китерә. Яңа татар элиталары формалашу Петр I нең мөселман аристократиясен дворян итеп язасы урында аларны 1718 елда кораблар төзү өчен урман кисү вазифасына беркетүе, ә берничә елдан дәүләт крестьяннары итеп теркәве татар җәмгыятен «крестьян халкына» әйләндерә, морзаларны икътисади һәм хокукый яктан кысрыклый. 1887 елга кадәр сакланган кеше башыннан салым түләү системасы Россиядә крестьян сословиесенең авыр хәлен бик ачык күрсәтеп тора. ХVIII гасырда ярлылыкка дучар ителгән татар аристократиясе катламы татар җәмгыятенең икътисади һәм мәдәни тормышында элита ролен башкарудан туктый. Бу процесста күпчелек йомышлы татарлар һәм морзалар дәүләт крестьяннары дәрәҗәсенә төшерелә, тагын бер төркем профессиональ рәвештә сату- алу белән шөгыльләнә башлый, сәүдәгәрләр гильдиясенә языла. Кайбер йомышлы татарлар дин юлын сайлый, мөселман руханилары булып китә. Ревизия кәгазьләрендә йомышлы татарлар һәм «чабаталы морзалар» ике төрле языла. Бер төркеме Урта Идел, Мещера һәм өлешчә Урал төбәгендәгеләре Адмиралтействога урман кисәргә беркетелгән крестьяннар исемлегендә исәпкә алына. Оренбург губернасында чик буен саклау хезмәтенә тартылган икенче төркем (ул 1798 елда рәсми рәвештә иррегуляр гаскәр итеп оештырыла) «йомышлы татарлар» һәм «йомышлы мещеряклар» исемнәре белән аталып языла. Әби патшаның 1784 ел 22 февраль указы нигезендә Россия дворяннары ия булган барлык өстенлекләр 1724 елны дәрәҗәләрен җуйган һәм податное сословиегә теркәлгән мөселман татар морзаларына һәм кенәзләренә дә кайтарылу (христианнардан булган крепостнойлар тотудан башкасы) аларга һәм нәсел дәвамчыларына морза (дворян) булып язылу хокукы бирә. Моның өчен затлы нәселдән килгәнне исбатларга кирәк була, бу шактый катлаулы, күпләр өчен башкара алмаслык эш булып чыга. Шулай да, 1796 елгы IV ревизия мәгълүматларына караганда, Павел I нең 1796 елгы 29 ноябрь указы белән, әйтик, Оренбург төбәгендә 235 кеше кенәз һәм морза (дворян) статусын кайтарган. 1797 елны тагын 350 кеше дворян булып теркәлә (Хайрутдинов Р.Р. Татарская феодальная знать и российское духовенство: проблемы интеграции на рубеже XVIII–XIX вв. // Ислам в татарском мире: история и современность (материалы международного симпозиума. Казань, 29 апреля – 1 мая 1996 г.). Казань, 1997. С. 89–90, 98). Офицер дәрәҗәсе алу һәм хәрби бүләкләргә ия булу да морзалар саны үсүгә китерә. Идел һәм Урал буенда барлыгы 90 дворян нәселе саналып, аларның күбесе морзалыкны офицер чины яки Россия ордены белән бергә кабул итә. Шул ук вакытта сан ягыннан дворяннар арасында элекке кенәз һәм морза нәселе дәвамчылары күпчелекне тәшкил итә. 1775 елны сәүдәгәр сословиесе булдырылу белән, татар эшмәкәрләре һәм промышленниклары, һәвәс крестьяннар һәм мещаннар шушы яңа, Россия сословие иерархиясендә дворяннардан һәм православие руханиларыннан соң килгән югары баскычтагы төркемгә язылу, шулай итеп, үзләренең социаль-хокукый дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге ала. Дөрес, гильдияле сәүдәгәр статусын саклау өчен һәр елны матди хәлнең яхшы булуын раслап тору таләп ителә. Урта Азия кушылганчы һәм рус капиталы көньякка агылганга кадәр, татарлар Россия белән Урта Азия арасындагы кәрван сәүдәсендә арадашчы ролен башкара. Алар казакъ далалары, Бохара һәм Хива өчен мануфактура товарлары сатып ала; мөселманнарга адресланган товарларны: барыннан да элек, Казанда әзерләнә торган читекләрне, башка аяк киемнәрен, ирләр һәм хатын-кызлар өчен баш киемнәрен чыгаруны үз кулларында тота. Мәкәрҗә һәм башка ярминкәләр һәм алмашу урыннары аша Россиядән Урта Азиягә Казанда зур-зур тиражлар белән басыла торган мөселман дини китаплары тарала. Халыкара сәүдәдән һәм ил базарында товар сатудан кергән гаять зур табышлар мануфактуралар оештырганда, финанс нигезе булып тора. Эшмәкәрләр XIX йөз башында тире (олтанга сала торган, юфть, төрле төстәге сафьян, кәҗә тиресе) һәм текстиль товарлары җитештерүдә һәм сабын кайнатуда тулы цикл башкарганнар: сарыкның эч маен һәм тиресен Казакү даласында арзан бәягә сатып алып, Урта Азиядән киҗе-мамык тукыма өчен җеп кайтартып, җитештергән продукцияне Казакъ даласына, ярминкәләргә алып барып сатканнар. Татарларның терлекнең эч маен эретү буенча иң зур үзәкләре булып, Оренбург һәм Троицк шәһәрләре саналган. Казанда туң май һәм шәм җитештерүнең мөстәкыйль сәнәгать тармагына әверелүе шәһәрнең продукцияне төрле төбәкләргә озату үзәге булуы белән дә бәйле. Татар эшмәкәрләренең тире иләү, сабын кайнату, туң май һәм шәм җитештерүдәге уңышлары, барыннан да бигрәк, арзанлы чимал сатып алу һәм ул товарларга ил хуҗалыгында ихтыяҗ белән аңлатылган. Шулай итеп, татарларда дини белем бирү системасын булдыруга, мәктәп-мәдрәсә һәм мәчетләр салуга, китап бастыруга акча тотарлык бай эшмәкәрләр катламы барлыкка килә. Җанисәп кәгазьләрендә, ревизия документларында чагылыш тапкан мондый мәгълүматлар, күргәнебезчә, татарларның көнкүрешен, татар дөньясындагы үзгәрешләрне бик ачык күрергә, күзәтергә мөмкинлек бирә. (Дәвамы бар) "КУ" 03, 2021 Фото: pixabay Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
<urn:uuid:87ae6fff-a17f-42fe-b8f1-87c263728fa4>
CC-MAIN-2023-50
https://kazanutlary.ru/news/anisp-2021/rossiyad-khalyk-sanyn-alu-tarikhy-dvamy-1
2023-12-11T05:28:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679103558.93/warc/CC-MAIN-20231211045204-20231211075204-00297.warc.gz
tat
0.999953
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999529123306274}
kazanutlary.ru