Фәнис Яруллин ЯШИ БЕЛҮ Кызы Зөләйха институтны ташлаганнан бирле Равил ә җаны әрнүгә чыдый алмый йөри. "Әй юләр кызый, юләр кызый. Кайберәүләр шикелле имтиханнарын бирә алмый интексә, укып-укып та башына кермәсә, аңлар, кичерер идең. Юк бит, алай түгел, китабына ике тапкыр күз төшереп алса, чатнатып сөйләп бирә. Уйнап кына укый. Кешеләр институтка эләгер өчен чәчләрен йолкый-йолкый әзерләнәләр, тегендә чабалар, монда йөгерәләр. Балаларының артыннан йөрийөри ата-аналарының таб аннары төшә. Ә бу юләр укуының яртысын бетергәч ташлый. Сәбәбе җитди булса тагын бер хәл иде. Имеш, укыган кызларга кияү чыкмый. Имеш, картайганчы укып гомер уздырганчы, тегүчелеккә эшкә керәм..." Институт ташлавы белән ана бәлки килешер дә иде, ни генә әйтмә, кызының сүзләрендә хаклык та бар сым ан, укыган кызларның шактые нилектәндер тормыш кора алмыйлар. Кыз бала өчен ялгызлык зур фаҗига, зур кимчелек. Ә менә Зөләйханың "тегүче булам" дигән сүзләре аның сабырын сындырды: — Юк! - диде ул, кискен итеп. - Тегүче кеше дөньяд а иң бәхетсез кеше. Ул сукыр тычкан кебек яктылык күрми яши. Минем бәхетсез булуым да җиткән. — Син бит, әни, бәхетсезлегенә үзең сәбәпче. Яши белсәң, тегүчелек хәзер иң шәп һөнәр. Ә син яши белмәг әнсең... Кызыннан мондый гаепләү карары ишетермен димәг ән иде Равилә, куырылып төште. "Яши белмәгәнсең!" Бу бит кеше өчен иң олы, иң каты хөкем. Димәк, синең гомерең бушка узган, димәк, сиңа бары шул кала: яки барган юлыңнан кире борылырга һәм барысын өр-яңад ан башларга, яки ахыргача шушы ялгыш юлыңны дәв ам итәргә. Гомер юлының уртасын узган кешегә кире борылу җиңелрәкме, әллә кирәксез йөгеңне өстерәп алга барумы? Кыен, һәр икесе бер үк дәрәҗәдә кыен. Зөләйх а әнисе йөрәгенә никадәр шом салуын аңлап җиткермәд е күрәсең, үзенекен дәвам итте: — Соң, әни, үзең уйлап кара: я, нәрсәбез бар безнең? Нәрсәгә ирештек? Патша сараедай фатирыбызмы? Кеш еләрнең һушың алырлык өй җиһазларыбызмы? Үзебез тегеп кигән күлмәкләрдән гайре ниебез бар соң? — Андый фатирларга кызыккач, укуыңны ташламыйлар аны. Укыган кеше теләгенә бер ирешә. Мин над анлыгым аркасында сиңа матур тормыш бирә алмаганмындыр. — Юк, әни... - диде Зөләйха. - Эш белемдә түгел. Син үзеңне хөрмәт иттерә белмәгәнсең. Ә бит синең кулл арың алтын. Алтынны аны саклабрак тоталар. Акча бәясе артында алтын торган кебек, кешеләрнең дә вакл анмый торган байлыгы булырга тиеш. — Миңа синең сыман институтларда уку бәхете эләкмәде шул, - диде Равилә, хәтере калуын яшермич ә, - синең төсле матур итеп сөйли белмим. Алай бик белдекле икәнсең, аңлатып бир: минем ялгышым, синеңч ә әйтсәк "яши белмәвем" нәрсәдә? — Үз кадереңне үзең белмәүдә. Кем сораса, шуңа бил бөгүдә. Син дөньяга энә күзе аша гына карап яшис ең, ә энә күзеннән күренгән дөнья бик тар, бик кысан ул. Шуның аша гына карап син әтинең гөнаһларын ва кытында күрмәгәнсең. Шуның аркасында... — Җитте! - диде Равилә, чиксез ачуланып,әтиеңн ең исемен телгә аласы булма. Менә үзең тормыш корып кара әле, шуннан соң дөньяга нәрсә күзе аша карарсың икән! Укымаган килеш әллә кая сикерә алмассың. Торм ыш аякларга бик тиз тышау сала ул. — Һәрхәлдә, үземне санлата белермен мин, - диде Зөләйха, бирешергә теләмичә, - кирәк икән, институтны да бетерермен. Затлы савытсабалар шкафында диплом тоту модага кереп бара. Әйе, синең каланчаң биеклегендә калмас өчен мин бөтенесен эшләрмен. Хәзер эшлекле кешеләр заманы... "Эшлекле кешеләр..." Ә соң, Равилә эшлексезмени? Кечкенәдән бөтен йорт эшләре аның, җилкәсендә иде. Әнисе җитәкче кеше — авыл Советы председателе, көне-төне башкалар турында кайгыртып, үз өенә күз салырга вакыт тапмады. Шуның аркасында үзе ирсез, Равилә әтисез калды. Паспорт алырга яше җитүгә Равилә райо нга китте. Тегү мастерскоена эшкә керде. Идрис белән танышуларына да Равиләнең тегүчелеге сәбәпче булды. Равилә әле һаман ул вакыйганы бик яхшы хәтерли. Алтмышынчы еллар. Кешеләр әле бүгенгедәй һәр яңа чыккан мода артыннан кумыйлар, өсләре бөтен булса, шуңа куанып яшиләр. Равиләгә күбрәк гади ситсы күлм әк тегәргә туры килә. Ни хикмәттер, Равилә тегүчелекн ең серләрен бик тиз үзләштерде. Бер генә кеше дә ул теккән киемне күтәреп, теге җире ошамый, бу җире килешми дип, тавыш кубарып килмәде. Хәер, Равилә эшне "ярар әле" дип эшли белми. Матурлыкны аермаган бе терешкән карчыкмы ул яки яңа аягына баскан сабыйм ы — һәммәсенә бөтен сәләтен, бар осталыгын салырга тырыша. Шуңамы, шәһәрләр артыннан куып килүче район үзәгендә аны белмәгән кеше юк диярлек, шуңамы, аның өенә эш китереп йөдәтеп бетерәләр. Бу нәрсәгә бәлки осталыгыннан бигрәк карусызлыгы сәбәпче булганд ыр. Кулына шактый ук кыршылган пальто тотып килеп керүче бер егетне күргәч тә һич гаҗәпләнмәде Равилә. Бары тик: — Миңамы? - дип кенә сорады. — Юк, - диде егет, - миңа Равилә апа кирәгие. Равилә чак пырхылдап җибәрмәде. "Апа, имеш. Аңа нибарысы унтугыз тулды ла. Тукта, кызык итик әле бу егет кисәген..." — Кызганычка каршы, Равилә апаны Казанга курсл арга җибәрделәр шул. Рәтләп тегә белмисең, өйрәнеп кайт, диделәр. Егет Равиләнең бу сүзләреннән соң, алып килгән пальтосын кая куярга белмәгәндәй, әле бер кулына, әле икенче кулына күчергәләде. Аның бар өмете шушы иске пальто белән Равиләдә иде ахрысы: "Равилә апаны бик яхшы тегүче дигәннәрие бит", - дип, һаман чыгып китә алмый торды. — Нәрсә тектерәсең? - диде Равилә, ул инде аның кулындагы пальтосын күрүгә үк эшнең асылын анлаган иде, ләкин кыюсыз егетне үртәү йөзеннән уенны дәвам иттерде: "Равилә апа урынына әлегә мин калдым, бәлки йомышыңны миңа әйтерсең", - диде ул. — Миңа оста тегүче кирәгие шул. — Әлбәттә, әлбәттә, - диде Равилә, җитди күренергә тырышып, - бу кадәр олы пальтоны минем кебек кеп-кечкенә кыз ничек әйләндереп чыксын ди... — Каян белдең аны әйләндерергә икәнен? — Күзләреңә язылган. Кая әле, карап карыйк - Рав илә егет кулыннан пальтоны алды. - Әйе, эше шактый күренә моның, әйләндерергә, сиңа таманлап тегәргә, шулаймы? — Әйе. — Якасын көя ашаган икән. Бүтән берәр нәрсә китер ерсең. Ну-ка, егет, салып ташла әле шинелеңне, үлчәп карыйк. Сиңа яраклы берәр нәрсә чыгарып булыр мик ән моңардан? Равилә егетнең үлчәмен алырга кереште. Куллар эшл әгәндә телләр дә тик тормады. Егет Идрис исемле икән. Бер елга якын армиядә хезмәт иткән. Ни беләндер авырг ач, кайтарып җибәргәннәр. "Монда минем җизниләр тора, җизни мине буровойга эшкә кертәм, ди. Анда эшли башласам, беренче получкамны алуга, әйләндергән пальт оны трактор астына салып таптатам", - диде Идрис, хыялга бирелеп. — Ә нигә трактордан таптатырга? Чыгарып кына ташларсың. — Юк, ярамый. Чыгарып ташласаң, тагын берәрсе алып кияр. Болай да инде ул олы абыйдан бәләкәй абыйга, бәләкәй абыйдан миңа күчте. — Ничәү соң сез? — Унау. Әти-әниләр белән унике. Равилә үзе гаиләдә бердәнбер бала иде. Шунлыктан унике кешенең бергә яшәп ятуын һичничек күз алдына китерә алмады. Идрис белән алар әнә шулай таныштылар. Равилә озак вакыт егеткә үзенең исемен әйтми йөрде. — Пальтоңны тегеп бетерәм инде, Равилә апаң һа ман кайтмый, - дип каршы ала иде ул Идрисне. — Ярый безгә, каткан тезгә, Равилә апаның помошнигы да, - дип җавап кайтара иде кыюлана башлаган Идрис. Билгеле, Равиләнең кем икәнлеген ул күптән төш енгән иде инде. Идриснең пальтосы коеп куйгандай таман һәм килешл е чыкты. Беренче получкадан ук трактор астына салам дип шапырынган егет аны ике ел буе киде. Бары тик Равилә белән өйләнешкәндә генә яңа пальтога, яңа кост юмга ирешә алды Идрис. Туйлары аларның заманына күрә ярыйсы матур узды, тик туйдан соң Равилә өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Идрис һәр ял саен авылга кайту ягын карад ы, ә анда буш кул белән кайтып булмый, җитмәсә, авыллары район үзәгеннән шактый ерак. Машинадан маш инага күчә-күчә, арып-талып кайтып керүгә, аннан-моннан тамак ялгау белән, тегү машинасы артына утыр ырга кирәк. Идриснең туганнары бик төче теллеләр иде, Равиләнең һәр киеп килгән киемен үтереп мактарга тот ыналар: — Әбәү, җаным, костюмың бигрәк матур икән, үзең тектеңме? — Үзем, - ди Равилә. — Кулың алтын шул синең, күзебез тия күрмәсен... Әнә шулай Равиләнең күңелен йомшаткач, арадан берәрсе, көрсенеп: — Безгә шушындый матур, үзебезгә үлчәп теккән киемнәр кияргә язмагандыр инде, - ди. Әлбәттә, бу сүзләрнең үзенә ишарә икәнлеген аңлый Равилә һәм: — Кая соң, кемгә нәрсә тегәргә? - дип, үзенең әзер икәнлеген белдерә. Тиз арада сандыклар актарыла башлый, чөнки Равил ә кайтуга дип күлмәклек яки костюмлык махсус алынг ан була. Ләкин дипломатиягә оста туганнар: — Әллә кайчаннан бирле сандык төбендә аунап ята- ята искереп бара инде, - дип, өр-яңа тукыманы тартып чыгаралар. Аннары: — Кунакка кайткан кешегә эш кушу уңайсыз, шулк адәр уңайсыз, әгәр якын-тирәдә синең кебек оста тегүч е булса, сине җәфаламас идек, - дип көрсенәләр. Тук ыманы бирергәме-юкмы дип, икеләнеп калалар. Кайв акыт: — Юк, юк, берәрсеннән тектерербез әле, авыл кешес енә ярамаган тагы, күз бетереп утырма, - дигән булып, әйберләрен кире яшерә башлыйлар. Яшьлеге белән берк атлы Равилә аларның кулларыннан таварны тартып диярлек ала. — Кулың белгән эшне эшләү рәхәт кенә, - ди, башк алардан бигрәк үзен ышандырыр өчен. Әйе, авырсынм ый Равилә, кем сораса, шуна тегә. Ә эш кимеми, һаман арта. Идрис кайчагында аны ачуланып ташлый: — Утырдың инде, клубка чыгарбыз дигәнием, Казанн ан театр килгән, - ди. — Син үзең генә бар, Идрис, - ди Равилә, йомшак кына итеп. - Күрәсең бит, башлаган эшне бетерергә кир әк. Киләсе, атнага әллә кайта алабыз, әллә юк... Идрис баштарак клубларга бик кыенсынып чыга иде, тора-бара күнекте. Кая киткәнен Равиләгә әйтеп тә торм ый башлады. Аның турында: "Армиягә киткәнче йөргән Шәфигасы белән очраша икән, тыкрыкта үбешеп торганн арын күргәннәр", - дигән хәбәрләр дә Равиләнең колаг ына килеп ирешкәләде. Үз күңелендә тамчы кер булмаг ан Равилә бу сүзләргә ышанмады. Матур яшәвебездән көнләшеп, араны бозар өчен әйтелгән гайбәт дип карады. Аннары Идрис үзе дә торган саен игътибарлырак була бара, Равилә чәчен икенче төрлерәк тарап үрсә дә, хәзер күреп ала: — О, хатынкаем, син көннән-көн чибәрләнәсең. Ка ра аны, авылда берәр егет үзеңә гашыйк булып, миннән тартып алмасын! Безнең авыл егетләре бик усал, - дип шаяра һәм, Равиләне күтәреп алып, өй бетереп әйләндер ергә тотына. — Түшемдәге энәгә кадаласың, - ди Равилә. Мондый вакытларда аңа бик-бик рәхәт була. Ул көне буе эшләп аруларын оныта. Башын Идриснең күкрәгенә куеп, күпм едер вакыт дөньяның бөтен мәшәкатьләрен онытып тор у аңа яңа көч, яңа рух өсти. Ә Идрис сизгер, хатынын ың кайсы кылын тарткач нинди көй чыгасын белә. Кичл әрен озаграк йөрергә туры килсә, юри күңелсезләнеп кайтып керә. — Яңадан синсез беркая аяк басмыйм, күңелсез. Ки ләсе атнада бу күлмәкләргә тотынма. Гомумән, син тел әсә кемгә әйбер тегүеңне туктат. Кешесенә карабрак тек, - ди. Равиләнең Идрис белән клубларга чыгасы, башын иренең иңенә салып кинолар, спектакльләр бик карыйсы килә, әлбәттә. Ул күңеленнән һәрвакыт: "Миңа да кеше төсле ял итәргә ярыйдыр, моннан соң, никадәр ялынсал ар да, берсенә берни текмим. Җитте!" - дип катгый карар кыла, әмма сүзендә тора алмый. Идриснең апалары, сеңелләре үзләренең тасма телләре белән аны тәмам эретәләр. Хәл белергә кергән күршетирәләренә Равилә теккән киемнәрне күрсәтеп, киленнәрен күккә чөеп макт ыйлар. Авыл апалары "аһ" итә. — Безнең кызыбызга да берәр күлмәк тегеп бирмәсс ең микән? - дип гозерләнергә тотыналар. Равилә карш ы тора алган кадәр тартышып карый. Ләкин авыл апал арын җиңеп кара син! — Беләбез, җаный, беләбез, - диләр алар. - Эшең муеннан икәнен беләбез. Синең кебек алтын куллы ке шеләргә, әллә нинди нәчәлник хатыннары асыл таварлар китерәләрдер. Андый куллар безнең ише кара крәстиянга күлмәк тегәргә яратылмаган. Алма, җаный, безнең әйберләрне, алма. Ярамаган безгә авылның прастуй тег үчесе. Сиңа тектерергә теләвебез, матур тәти күреп кы зыккан баладай, нәфесебезне тыя алмаудан гына, - диг ән булалар. — И, апалар, - ди Равилә, кыенсынып, - үзегезне алай кимсетмәгез әле. һәм: — Өйдә булса да тегәрмен, - дип, аларның тукымал арын алып кала. Ә өендә аның һич вакыты юк. Идрис кайтуга ашарга-эчәргә әзерләп куясы бар. Кызлары Зөләйха бик елак. Үз яныннан бер минутка да җибәрми. Декрет ялы вакыт ында тегәрмен дигән әйберләренең күбесенә кул тимәг ән килеш ята. Равилә инде үзе өчен матур күлмәкләр тегү турында бөтенләй онытты. Иртән тору белән өстенә җылы чуар халатын киеп куя да ятканчы шуны салмый. Хәер, Равиләнең нәрсә киеп йөрүе беркемне кызыксындырмый шикелле. Идрис иртән китә, кич кайта. Ул күбр әк үзе турында кайгырту белән мәшгуль. Берәр яры барырга җыенса, хатын-кызлар кебек, көзге каршында озаклап киенә-ясана. Хәзер инде Идрис Равилә әйләндер еп биргән пальтодан йөрми, өстендә каймактай йомшак хром пальто, костюм-чалбарлары төрледән-төрле, күлмәкгалстук ишеләре исәпсез. Гомумән, Идрисләр бөтен гаиләләре белән матур киемгә әвәсләр. Ә Идрис арада аеруча купшысы. Сәгать ала икән — алтын булсын, йөзек ала икән — кыйммәтле ташы ялык-йолык итеп торс ын. Идриснең тагын бер сәер ягы ачылды: һәр яңа кием алган саен фоторәсемгә төшәргә әвәсләнде ул, рәсемнең гадиенә түгел, кыйммәтлесенә, төслесенә һәм бөтен буйг а басып. Күрәсең, тышкы кабык кешенең холкына да тәэсир ясамый калмыйдыр. Идристә мин-минлек чире күренә башлады. Соңгы вакытта ул тазарып, матурлан ып китте. Чит-ят хатынкызларның үзенә яшертен күз салуларын сизсә, күңелендә ниндидер канәгатьлек хисе кузгала иде. Равиләнең, утырган тавыктай, гел өйдә торуы, чүп-чар тегүе кимсетүле сүзләр әйтергә Идрис өчен әйбәт сәбәп иде. Ул үзен зуррак итеп тойган саен торм ышыннан ризасызлана барды. Аңа инде район гына тар иде. Бервакыт Равиләләргә Идриснең хезмәттәш дусты Илгизәр килеп чыкты. Идрис аңа үзенең тормышыннан зарланды. — Районда сәләтеңне ачарлык эш юк, - диде. Равил ә җыен ыбыр-чыбырга очсызлы кием тегеп вакыт үтк әрә, - диде. Илгизәр: — Нигә соң шушы уч төбе кадәр поселокта кадалып ятасыз, әйдәгез Казанга! - дип, Идрисләрнең йөрәгенә ут салды. - Анда җаның теләгән эш табарга була. Син, Идрис, минем янга вертолет заводына эшкә керерсең, безгә слесарьлар бик кирәк. Равиләне әйтмим дә, ана теләсә кайсы ательеның ишеге ачык. — Ә квартира? - диделәр Идрисләр. — Аптырамагыз, беразга бездә торырсыз. Безнең бит Каравайда үзебезнең йорт. Әниләр барыбер квартирантл арсыз яши алмый. Бездән заводка якын, җәяүләп бар-малы. Илгизәрнең бу сүзләре Идриснең күңелендә әллә нинд и өметләр уятып җибәрде. "Анда бәлки берәр техни кумга урнашып булыр. Нигә гомер буе кара эштә чилән ергә?" Равиләнең дә көннән-көн күңелсезләнә барган торм ышына берәр төрле үзгәреш кертәсе килә иде. Казанда алар туп-туры Илгизәрләргә килеп төштел әр. Илгизәрләрнең өе зур икән, дүрт бүлмәле. Бер бүлм әсендә әти-әниләре, берсендә яңарак өйләнешкән Илг изәрләр, берсендә өч студент кыз тора иде. Тыкрык кеб ек тар, аның да яртысын мич алып торган кечкенә бүлм әне Идрисләргә бирделәр. Алар моңарга да бик шат иделәр. Берничә көннән Идрис дусты Илгизәр янына заводка урнашты. Равилә исә тегүчелеккә керергә аяк терәп карш ы торды: — Туйган, - диде ул, - моннан соң кулыма энә тотач ак түгелмен. Синең яныңа заводка урнашам. Тегү текм әгән кешеләр ачка үлмиләр әле. Алар икесе бер заводта эшли башладылар. Зөләйхан ы, бакчага урнаштыра алмаганлыктан, бер карчыкка илтеп калдыралар иде. Районда мул гына тормышта яшәргә күнеккән яшьл әргә зур шәһәр бик үк ошап җитмәде. Берсенең эш хак ы тулысы белән квартирага түләргә һәм бала караучыг а кереп бетә барды. Матур киенергә, учындагы шытырд ап торган акчалар белән мактанырга гадәтләнгән Идрис бу хәлне аеруча авыр кичерде. — Болай булмый бу! - диде, түземен җуеп, - тегүч елегеңә кер. Шундый шәп эш белә торып, ничу заводта тимер-томыр юып йөрергә! Равиләнең һич тегү машинасы артына кадакланып утырасы килми иде. — Өйдә теккәләрмен, тормыш һаман болай бармас, синең разрядыңны күтәрерләр, - дип карады, әмма Идр ис аның сүзләренә каршы яңаданяңа дәлилләр китерә торды. Хатынының көне-төне чекрәеп утыруларының дөнья көтәр өчен никадәр кирәкле икәнен ул инде күптән төшенгән иде. — Өйгә эш алырмын, имеш, - дип сукранды ул, - монда, шушындый зур шәһәрдә, синең тегүче икәнеңне чуртым беләме?! Берәр ательега керсәң, ичмасам, кешел әр белән танышыр идең. "Тизрәктизрәк", - дип ашыкт ыручыларга: "Тиз кирәк булса, өемә китерегез", - дияр идең. Дөнья әнә шулай бара ул, җаным. Бәлки, баланы бакчага урнаштырырлыграк кеше очрар... Вак дулкыннар бәрелә-бәрелә биек каты ярларны ишә, Равиләнең күңеле алай каты түгел иде, җиңелде. Заводтан чыгып ательега урнашты. Көннәр тагын нәкъ райондагыча агыла башлады. "Миңа тегеп бир", - диюч еләр күбәйде. Ә беркөнне Илгизәрнең хатыны Гөлнара Равиләгә, ярым шаярып, ярым җитди итеп: — Кара инде бу йомыкыйны, - диде. - Күпме бергә яшәп, тегүче икәнен теш арасыннан да чыгармый. Равилә акланырга тотынды. — Бу эшкә яңадан якын бармам дигән идем, - диде. Равилә акланган саен, Гөлнара аны ныграк кысты: — Миңа бер күлмәк тегеп бирмәсәң, мәңге бәхиллег ем юк, - диде ул һәм, каршы килергә юл калдырмыйча, кара бәрхет күтәреп керде. Ике көн дигәндә, аның күлм әге әзер иде инде. — Кая, киеп кара әле, - диде Равилә, - җиң төбе кысмыймы? Гөлнара чишенеп ташлады. — Бигрәк сылу инде син! - диде Равилә, каршында эчке күлмәктән басып торган Гөлнараның чибәрлегенә сокланып. Бу вакытта Идрис чаршау артында йоклап ята иде, хатыннарның тавышына уянып китте. Шунда, чаршаун ың тар ярыгы аша сылу гәүдә күреп, шым калды. Хат ын-кыз гәүдәсен күзәтергә ул кечкенәдән үк әвәс иде, бервакыт олы кызлар су кергәндә өянке башыннан аларны карыйм дип егылып та төшкән иде. "Кара син аны, - диде ул, Илгизәрдән көнләшеп, - үзе мүкләк сыер кебек кенә нәрсә, хатынның ниндиен эләктергән!" Идрис шушы көннән сон, җае чыккан саен, Гөлнарага үзенең соклануын белдерергә тырышты. Тар коридорд а кара-каршы очрашсалар, кагылыбрак узды. Гөлнарадан килгән ят хушбуй исе аның башын әйләндереп җиб әргәндәй итә иде. Гөлнара сәүдә техникумын тәмамлап йөри, вакыты күп. Диплом язам дип, көннәр буе өйдә утыра. Еш кына Идрисләргә керә. Равилә өйдә юк чак туры килсә, Идриснең күзен яндырып, көзге каршысында бөтерелә. Гөлнарада һәр матур хатын-кызга хас бер кимчелек бар иде. Үзенең матурлыгы турында кешеләр авызыннан гел-гел мактау сүзләре генә ишетәсе килеп тора иде аның. Ире мактауга саран, яратып, үз итеп, бер кочып алса ала, матур сүзләр яудырмый. Ул яктан Идрис бөт енләй Илгизәрнең киресе. Гөлнараны күрүгә, күзләренд ә соклану балкышы кабына, теленнән җанга ятышлы сүзләр агыла. — Дөньяда бәхетле кешеләр бар, валлаһи, - ди ул, Илгизәрне күздә тотып. - Минем шушындый хатыным булса, күзләренә генә карап торыр идем. — Туяр идегез, - ди Гөлнара, назланып, - гел бер генә төрле нәрсә туйдыра ул. — Юк, туймас идем, - ди Идрис, кайнарланып. - Бел әсегез килсә, сезнең күзләрегез диңгез кебек, минут саен, сәгать саен үзгәреп торалар. Дөресен әйткәндә, Идриснең диңгезне күргәне юк. Кинолар, телевизорлард а күргәне буенча гына фикер йөртә ул диңгез турында. Тик бу минутта күрү-күрмәү мөһим түгел, тәэсир генә ит сен. Гөлнараның күңелен генә эретсен. Ә Гөлнара чын лап эреп килә, ул, Идриснең мактау сүзләрен ишетмәсә, түзә алмас хәлгә җитте, яшь, чибәр хатынның тәмам баш ы әйләнде. Үзе үк Идрис белән очрашу юллары эзли башлады. Еш кына алар киноларга бергә бардылар. Анд ый чакларда Идрис, Равилә күңелендә шик тудырмас өчен: — Бүген кинога барырбыз дигән идем, - дип көрсенг әндәй итә, - бәлки ташлап торырсың, ә? Равиләгә кая инде эшен ташлау. Мөмкин булса, тәүл екне озынайтыр иде әле. Көннән-көн акча күбрәк кирәк. Үтенеп килүчеләр арта, кеше гозерен ничек аяк астына саласын, һәм Равилә, ирен нәүмизләтмәс өчен: — Син бар, Идрис, әнә иптәшкә Гөлнараны иярт, Ил гизәре киноларга йөрергә яратмый бугай, - ди. Идрис, син кыстаганга гына барам инде, дигән кыяфәт белән чыгып китә. Ә урамда, чат башында Гөлнара аны күптән көтә, шунда ук алар берберләренең кочакларына ташл аналар. Равилә берни белмичә яши бирде. Илгизәрнең әнисе: — Син иреңә артыгын юл куясың, Идрисең безнең килен белән шаяргалый бугай,— дигәч, кычкырып көлде. — Идрисме? Идрис бит ул үсмер малайлар кебек, хатын-кызга туры карарга да ояла. Кая инде аңа ятлар белән чуалу! - диде. Кешегә ышану — сафлык билгесе. Саф күңелләргә вак-төяк пычрак йокмый, алар үзләренең ышанычлары, хисләрне олылый белүләре белән 'югары булалар, тик егылганда каты егылалар. Равилә белән дә шулай булд ы. Гөлнараны үзләрендә Идрис кочагында күргәч (чөнк и тегеләр, тотылмаячакларына ышанып, саклык чарал арын оныта башлаганнар иде) тәмам миңгерәүләнеп калды. Ныклыгын, ышанычын югалтты. Әйтерсең аны шома боз өстенә бастырып, кулыннан таягын тартып алд ылар. Ә боз ифрат зур, тотынырга таллар юк, юнәлеш алырга ярлары күренми. Кая барырга, кемгә таянырга? Мондый өметсез хәлдән тизрәк чыгарга кирәк, аның бит Зөләйхасын үстерәсе бар. Бәлки, бугазга утырган кай нар төерне эчкә йотып, элеккечә яши бирергәдер? Әзмени алай яшәүчеләр. Ә вөҗдан ни әйтер! Юк! Һич юк! ...Аерылышып чыгып киткәндә Идрис Равиләгә авыр сүзләр әйтте: — Сукыр син. Дөньяның ничек барганын белмисең. Озын гомерне саф килеш кенә яшәп бетереп булмый. Шуның өстенә җебегән дә. Күпме мөмкинлекләрне кулд ан ычкындырдың, рәтле кешеләр белән таныша белмәд ең. Җыен эштән чыккан карт-корыга күз нурлары түгеп утырасың. Аларның сәдака акчалары белән ерак китә алмассың. Ә Гөлнара алдата торганнардан түгел, менә мин әйтте диярсең, бер-ике елдан ул кибет директоры креслосына менеп утырачак. Каршысына бил бөгеп бар ырга туры килер әле. Аның күңелен күрү сиңа да файд ага иде. Юләр, тавыш кубардың. Үзең яши белмәгәнгә мин гаепле... - диде. Идриснең "яши белмисең" дигән сүзләре нык рәнҗ етте Равиләне, хәтта аның хыянәтенә дә бу кадәр хәт ере калмаган иде. Озак вакытлар Равиләнең колагынд а "яши белмисең", "яши белмисең" дигән сүзләр яңгыр ап торды. Тормышын башка юнәлешкә борырга тырыш ып карамады түгел Равилә, карады. Ләкин намус дигән компасның уклары һаман элекке якка борылдыл ар. Ахырдан, андый тартышларга көч түкмичә, үзенең күңеле кушканча яши башлады. Барлык көчен, барлык тырышлыгын Зөләйханы тәрбияләүгә бирде. Зөләйха эш сөючән булып үсте. Алтынчы класста укыганда ук үзенә өс-баш тегеп кия башлады. Баштарак Равилә Зөләйханың бу эшенә: "Балалык мавыгуыдыр, үтәр", - дип карады. Әмма Зөләйханың үскән саен мав ыгуы артты, куллары остарды. Урамда берәрсенең өст ендә матуррак, яңачарак тегелгән күлмәк күрсә, кайтып, әнисенең тәкатен корытып, әйберен алдыра һәм тиз арад а тегеп тә кия торган булды. Мода үзгәргән саен, күлм әкләре үзгәрә торды аның. Иптәш кызлары аның кием енә кызыгалар: — Безгә дә тегеп бир әле, - дип ялыналар, тик аларның үтенечләре Зөләйханың бер колагыннан керә, икенч есеннән чыга. Әнисенең: — Нигә шул тиклем ялындырасың? - дигән сүзләр енә Зөләйха: — Үзеңнең дәрәҗәңне белергә кирәк, - дип җавап бирә. - Ялынсыннар әйдә. Ялынып тапкан нәрсә кадерл ерәк була. Кайчагында Равиләгә кызының сүзләрендә хаклык бар сыман тоела. Әнә бит, әгәр Зөләйха берәрсенә әйбер тегәргә алынса, шатлыкларыннан биемиләр генә. Зөләйх а әле аларны: "Вакытым юк", - дип, соңгы төймәгә калгачтын да озаклап йөртә. Әгәр Равилә әйткән вакыт ында эшен төгәлли алмаса, аны, вәгъдәсезләктә гаепләп, ачуланып чыгып китәләр. Нәрсәнедер аңлап бетерми Равилә. Зөләйханы ул үзе кебек гади тегүче итеп түгел, зур укыган, акыллы кеше итеп күрәсе килә. Урта мәктәпне бетергәч, ул аны инстит утка керергә күндерә алган иде, хәзер үз сүзендә каты тора Зөләйха. — Укыган кадәресе җитеп торыр хәзергә, яши башл арга вакыт, - ди. Бәлки әтисенең хатлары шундый йогынты ясыйлардыр? Әтисе тел белән юарга оста, үз карашларын әкренләп кызының күңеленә сеңдерә килә. Әнә ич, тормышын ничек мактый: "Дүрт-биш бүлмәле үз йортымда король кебек яшим, эшкә машина йөртә, тәэм инатчы булып эшлим", - дип яза. Бәйрәмнәрдә кызын а бүләкләр сала. Үзенең ничәнче хатын белән торуын гына язарга оныта. Зөләйха күп ягы белән әтисенә тарткан. Озын керф екләр, косметика таләп итми торган төзек кашлар, хәр әкәтләренә нәфислек бирүче сыгылмалы гәүдә. Әйе, бар ысы да әтисенеке. Хәтта "яши белмисең" диюенә кадәр. Ана күңелен нәкъ әнә шул нәрсә сагайта да. Кызы торг ан саен бу сүзләрне ешрак кабатлый. "Ә яши белү ничек була соң ул? Ниндидер очраклы дулкын аркасында югары менгән кешеләр алдында, гор урлыгыңны эчкә йотып, түбәнчелек белән баш июме яки сиңа ышанган саф күңелле дусларыңның, якыннарың ның иңнәренә басып үзең өскә үрмәләүме? Юк, Равилә кара акыл белән дә мондый яшәүнең дөрес түгеллеген яхшы аңлый. Елмаясың килмәгәннәргә елмаю, мактыйсың килмәгәннәрне мактау, кискән тырнагыңа да тормаганнарга табыну аркасында килгән байлыкка, яуланган дәрәҗәгә һичбер вакыт кызыкмады Равилә. Мондый "яши белү" — ул әле дөрес яшәү дигән сүз түгел. Яхшы мы, яманмы, Равилә дөрес яшәде. Соңга калганчы Зөл әйхага менә шуны төшендерергә кирәк".