Фаил Шәфигуллин Эстафета Рәгъдинең хатыны Гөлбикә эштән төсе китеп кайтып керде. Иренә бер кәлимә сүз әйтми-нитми кухняга узды. Рәгъди кәнәфидә гәҗит караштырып утыра иде. Бераздан ул хатынының краннан шаулатып су агызуын, ә тагын бераздан куна тактасында шылдыр-шылдыр уклау тәгәрәтүен ишетте. Рәгъди кухняга чыкты, Гөлбикә җилләнеп токмач җәя, ә үзе, утлы күзләреннән очкыннар чәчрәтеп, уйларында кемнедер изә иде. Рәгъди хатынына эндәште: — Ни булды тагын? Иртән дә бөтенләй адәм рәтле сөйләшмәгән идең... — Ни булганын син белергә тиеш аны, син...— дип тезеп китте Гөлбикә,— Ярар, иртә белән болай гына кәефем юк иде. Шуңа күрә кычкырдым сиңа. Ә хәзер нигә эндәшмәгәнемне беләсеңме соң? Юк инде, хатын итеп тотмыйсың син мине. — Тукта әле, Гөлбикә, кызма. Сорыйм ич менә. — Һе, сорыйсың! Эш узгач! Син минем хәлем белән кызыксына торган ир булсаң, проходной төбендә ирен кызартып утырган маргарин башыгызның телен тыяр идең азрак. Җитәкче кеше бит син... — Мөнәзирәнеңме? — Мөнәзирә тагын! Маргарин баш та артык әле аңа! Проходнойдан чыгармаган була мине. Ике минутка иртәрәк китәсең, имеш, Өстәвенә, бөтен халык алдында "Ялкау Хәмидә" дип рисвай итте... Иртәгесен Рәгъди фабрикага ашамыйча-эчмичә килде. Килде дә, беренче эше итеп, кабинетына Мөнәзирәне чакыртты. Тегесе ишектән килеп керүгә: — Беләм инде, беләм, Рәгъди абый, ни өчен чакыртуыгызны, гафу итегез, зинһар, бераз кызып, киткәнмен кичә. Гөлбикә апаны рәнҗеттем, гафу итегез,— дип күңелендәген түкми-чәчми әйтеп бирде. — Аның өчен генә чакыртмадым мин сине,— диде Рәгъди, кулларын бер йодрыклап, бер язып. - Кешеләр арасында эшләгәндә үзеңне кеше төсле тотарга кирәк. Мөнәзирә мышык-мышык еларга кереште. — Кеше төсле идем лә мин моңарчы, Рәгъди абый. Кичәгенәк завхоз Рәисә "Ялкау Хәмидә" исеме такканчы, көлеп кенә каршы ала идем кешеләрне, көлеп кенә озата идем. — Кайчан такты ул исемне? — Кичәгенәк, буяу алырга кергәч. — Безобразие! Йә, ярар, балавыз сыкма юк өчен. Бар әле, әйт мастерга, Рәисәне җибәрсен. — Рәисә озак көттермәде, җил кебек килеп керде дә, озын керфекләрен тибрәндереп, Рәгъдигә текәлде. Рәгъди сүзен ерактанрак башлады: — Кешеләр арасында яшисеңме син, тәти кыз, әллә океан уртасындагы кыргый атаудамы? Әмма Рәисә Рәгъдинең кинаяле сүзен бик тиз төшенеп алды. — Булды шул, Рәгъди абый, булды андый хәл, үпкәләттем Мөнәзирәне, бик ачуым килгән чак ие. — Нигә ачуың килә соң синең япь-яшь башыңнан? — Әй, ашханәдә нервымны бозып чыгардылар ла кичәгенәк. Соңгарак калып кергән идем әбәткә. Наҗия апа "Ялкау Хәмидә" дип мыскыл итте. — Соң, акыллым, Наҗия апаң синең кебек ун класс бетермәгән ләбаса. Нигә аннан үрнәк аласың? Нигә аның сүзләрен кабатлыйсың? — Мөнәзирәгә шаяртып кына әйткән идем мин "Ялкау Хәмидә" дип, Рәгъди абый. Су күтәрми икән серкәсе бер дә. Буяу тартмаларын идәнгә атып чыгып китте. Гафу үтенермен мин аннан, Рәгъди абый, бер дә борчылмагыз! — Гафу, гафу! Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк, акыллым, үлчәп! Бар, әйдә, үлгәннән соң тәүбә юк. Эш узгач мескенләнеп торма. Наҗия апаңа да әйтер идем... Олы башы белән... — Әйдүк, Наҗия апа, — дип урыныннан торып каршы алды ишектән керүчене Рәгъди. — Әйдә, түрдән уз, утыр. — Утырып тормам дигән идем дә инде, ашым кайный калды. Туктале, путевка-мазар бирергә чакырмыйлар микән, мин әйтәм. Шуңа ашыгып керүем; — Путевкасы булыр ла аның, Наҗия апа. Эшләгән кешенең кадерен беләләр бездә... Тәрбия мәсьәләсе менә... — Нишләгән тәрбия? Әллә минем малай... Малаеңны белмим. Әмма коллективыбызда яшь кадрларны "Ялкау Хәмидә" диеп мәсхәрә итүчеләр булганда, үзебезгә лаеклы алмаш әзерли алырбыз микән без, Наҗия апа? Наҗия тулы гәүдәсен дерелдәтеп көләргә тотынды. — Ә-ә, аны әйтәсең икән, Рәгъди энем. Мин гаепле, мин. Ачуым килсә дә, нервым купса да, кеше сүзен попугай кебек кабатлыйсым калмаган да бит аны!.. Юләргә акыл кирәкми шул. — Инде синең нигә ачуың килде, Наҗия апа, инде син тагын кем сүзен кабатладың? Наҗия урыныннан торды. — Әйтмәм дигән идем, Рәгъди энем, болай булгач, әйтергә туры килә инде... Кичәгенәк иртә белән трамвайдан төшеп барам шулай, пальто чабуым әллә кайсы җиренә генә кысылды бит, гөнаһ шомлыгына каршы, ишекнең. Ни алга, ни артка атлар хәл юк. Шунда синең хәләл җефетең Гөлбикә кычкырып җибәрмәсенме: "Атла инде, ни терәлеп каттың? Әллә ишеккә сыймыйсыңмы, Ялкау Хәмидә?!" — ди. Бөтен халык алдында бит. И, шунда ачуым килгәнен белсәң, Рәгъди энем. Көне буе эшем эш булмады. Күземә чалынган һәркемгә "Ялкау Хәмидә" дип кычкырасым килде. Инде хәтерләмим, кемгәдер кычкырдым да бугай шул...