|
Аяз Гыйләҗев |
|
Үги ана яфраклары |
|
|
|
Бер-берсенә сырышып утырган тәбәнәк агач келәтләр арасыннан ургылып чыккан дуамал җил такырда коенты бодайларны чүпләп йөргән эре ак казларның канатларын каера, аларга тыныч кына ашарга ирек бирми, йолыккалый, туктаусыз бимазалап тора. Келәтләр авылдан шактый еракта, атау сыман калкулыкта, нәкъ жил күзендә тезелешкәннәр. Казлар очып китәргә җыенгандай берара җилгә буйсынып ияреп баралар да кинәт туктыйлар, ка-ка дип кычкырып, ялгыз түгеллекләренә өерелеп куаналар да сүз берләшеп тагын келәт алдындагы бодайлы машинага таба тартылалар. |
|
Каравылчы Мифтахетдин, тол дүдәк булганга, төнлә генә түгел, көндез дә келәтләр янында урала. Ул озын кулларын җәеп казларны куа башлый, учларын бер-берсенә сугып шапылдата, яргаланган юка тиреле кызгылт иреннәрен бөрештереп сызгыра: |
|
— Кө-өш! Көш дим, каһәрләр! Фью-фью! |
|
Мифтахетдиннең буйлы-буйлы көрән чалбарының утыра торган җиренә тегәрҗеп белән эре-эре атлатып дәү кызыл ямау салганнар, ул стоп-сигнал кебек янып, әллә кайдан келпеп тора. Ямауны күреп шофер Галимҗан җыр-җыр көлә. |
|
Казлар бер тамчы да курыкмыйлар, алар кемне кемнән аералар, бүрекле ата каз, егетләрчә гаярь басып, Мифтахетдингә каршы ук китә һәм озын, юан чыбыркы муенын сузып яман ысылдый. Озак еллар каравылда торып мылтык асып йөрергә өйрәнгән Мифтахетдин коралсыз калганда тач куркакка әйләнә, ул вак-вак адымнар белән йөгереп кабина кырына килеп ышыклана, анда да шүрләп икенче якка ук чыга. Галимҗан көлүен оста яшереп авызын учы белән каплый: өйләнмәгән егеткә тол төнге каравылчы һәм, кабина тәрәзәсеннән башын тыгып: |
|
— Кырып бетерәсе затлар! — дип кычкырды.— Берәрсе чәнчелдеме? |
|
— Юк,— диде егет юаш кына. |
|
— Ни булды соң? |
|
— Очалар,— диде Галимҗан, казлардан җемелдәгән күзен ала алмыйча. |
|
Казлар чыннан да дәү, ак канатларын җилпеп-җилпеп җил уңаена йөгереп бардылар да келәтләр тезелешкән атаудан аерылып үзән өстена һавага күтәрелделәр: һава чуп-чуар булды! |
|
— Моторыңны ник сүндердең? |
|
— Тавышларын тыңлыйм. Ишетәсеңме, очканда гына шулай каңгылдашалар бит алар! Кыр казлары дип белерсең! |
|
Хәнәфи йон баскан кыска муенын кашып алды: |
|
— Бодай тыгынганнар да очалар! Ул Мифтахетдиннең муенын борасы бар! Себереп ал дим, иренә!.. Казлар симергән, түлләре мул, шаярасылары килә. |
|
Хуҗалар белән очрашудан һәрчак ниндидер хәвеф көткән йөкче ипи калагы төсле эре, саргылт тешләрен күрсәтеп ачуланырга тотынды: |
|
— Ни шайтаныма кирәкте әле ул сиңа? Шыпан-шыпан гына ташып бетерик тә сызыйк инде. Үз юлыбыз, үз эшебез. |
|
— Туктарга кушып кул изәде. |
|
Колхоз былтыр гына "Москвич" машинасы сатып алган иде. Гадәттә бер дә машинасыннан төшми торган председатель Шәйхулла, урак өсте җиткәч, әллә нишләде. "Москнич"ын калдырып җәйәү генә чыгып китә дә юл уңаенда туры килгән машиналардан файдалануны артыграк күрә иде. Эреләнми, атка да утырып китә! Шәйхулланың бу гадәтен белен өлгергән Хәнәфи, малай-шалай сыман тузанлы әрҗәдә аунап барырга туры киләсен уйлап, Галимҗанны әрләргә тотынды. |
|
— Күрмәмешкә салышып ычкынасы да бит, үз акылыңмы биреп булмый. Тинтәк! |
|
— Галимҗан,— диде Шәйхулла, исәнлек-саулык алышканнан соң,— сезнең янга ашыга идем. Семенаны кичкә ташып бетерәсезме? |
|
Хәнәфинең ансат кына бирешергә исәбе юк иде: |
|
— Егет кеше лә ул! Ак күлмәгенең дә бер-бер хикмәте бардыр, Зәйгә барам дип кимәгәндер. Атлыгып торалар ди берәүләр... Бишкөнлекләр əнəəү күпме булды инде безнең гомердә! Аннары, Галимҗанга аңа нәрсә? Мокыт бит ул, җиде камыт кидерсәләр дә тарта торган нәмәрсәкәй! Җене өзелсә дә, теле аркылы килсә дә дәшмәс ул, тартыр! |
|
Галимҗанның сабыры бетте, ул шап иттереп машина ишеген япты, газ бирде. Кузгалдылар. |
|
— Кая шул хәтле куасың? |
|
— Үзең тизрәк бул дидең ич, Хәнәфи абый. |
|
— Бая әйткән идем шул... Хәзер кусаң ни дә кумасаң ни! Ике чабата бер кием!.. Калхуздан, колхоз рәисеннән игелек көтсәң, икенче көнне үк тәпи сузарсың. |
|
Хәнәфи тәмәке кабызып, таракан кырырлык зәһәр төтенен йота-йота үзе белән үзе сөйләшеп бара иде. Ул шоферга чынлап торып ачуланган иде, тик кайсы яктан чеметергә икән дип җай эзли иде. тә, болай итеп тә рәт чыкмагач, гади генә әйтеп куйды: |
|
— Соң, апаң мунча ягып көтеп тора. Бәлеш салган булырга тиеш. Алган яртым мич артында балкып утыра булыр... |
|
— Күптән шулай диләр аны! — Егет яңгыратып көлеп җибәрде.— Мунчаңа да барырсың, Хәнәфи абый, өлгерерсең! Зәйгә үзем генә чыгып китәрмен. |
|
— Ə яртыны кем белән эчәрмен? |
|
— Үзең генә! |
|
— Бер башым аракы чөмереп утырырга син мине, теге кем, саран Гаптери дип белдеңме әллә? Мин бит шешәне синең белән икәү бөкләргә дип адарынып алган идем. |
|
— Нигә минем белән?— Егет шулай дип сорады да оялды һәм кызарынып өстәп куйды.— Эчәсем килми. |
|
— Кайчан исә бер башларга кирәк ич! |
|
— Исәп башламаска. |
|
— Тел сөйли ул! Безнең тормыш — ...кырмыш, үзеннән-үзе эчертә! |
|
— Мин аны әйтмим, Хәнәфи абый... Күр әле, дим, нинди матур чәчәкләр! |
|
Хәнәфи иренеп кенә карап тора иде, башын чайкады, авыр сулап әйтеп куйды: |
|
— Чүп-чар диген, әкәмәт! Нинди чәчәк булсын ди. |
|
— Чүп-чар түгел! — диде кызып егет.— Һәммәсенең дә исе, төсе, исеме бар аларның. Тик без белеп кенә бетермибез. Менә бу кырыйдагылары күзлут дип атала. |
|
Йөкче мәзәк кенә пырхылдады: |
|
— Урыны бәләкәйрәк, чабып алганда, ярыйсы булыр иде. Күзлутмы, чузлутмы, сыерга аңа барыбер, бөтерә дә тыга! Шәйхулладан курмыны барыбер бик каера алмассың. |
|
— Ə менә шушы чәчәкне беренче тапкыр күзлут дип атаган кешегә барыбер булмаган ул, Хәнәфи абый!.. Ə син кешеләрне бер калыпка сугалар, дисең! Алай түгел бит... Бик күпләр чүп дип йөрткәннәр, йөзләр, меңнәр уйлап-нитеп тормаган, шуны кабатлаган, ə берәү тоткан да |
|
— Нигә санамадың соң, Хәнәфи абый? |
|
— Җүләр булганга! Менә синең күк чакта акыл бирүче булмаган. Тотып ярган булсалар, аңлаган булыр идем, мөгаен! Хәзер инде соң. Гомер үтте. Күләгә булып, шәүлә булып, сүзсез-өнсез сарыктай яшәлде... |
|
Хәнәфинең үзалдына сөйләнә торган гадәте барын белә иде Галимҗан. Ул аны тыңламыйча акрын гына үз уйларын уйлый иде. Аның уйлары да шактый күңелсез, очсыз-кырыйсыз иде бугай бүген. |
|
Чәчәкле кишәрлекне төнәген үк күреп киткән һәм сокланып үткән иде Галимҗан. Төнәген үк аның башында бер план да төзелгән иде. Семенаны ташып бетергәч, эштән соң, туп-туры шушында килергә һәм бер кочак кыр чәчәкләре җыеп алырга иде аның исәбе... Бик кирәк иде аңа бу чәчәкләр. Бик кирәк! Ак күлмәкне дә юкка гына кимәгән иде ул. Соңгы рейстан өенә дә кереп тормаска иде аның исәбе. Тик менә соңгы рейс булмаячак. Аның урынына бодай төяп Зәйгә чыгарга кирәк. |
|
Бәлки Галимҗан чыннан да куркактыр? Мокыттыр? Киреләнсә, торган Хәнәфи бу юлы пошыргаланып, борчылып утырды. Беләсе дә бик килә иде, сорарга да уңайсызланды. Нәрсә булды икән? |
|
Моннан ары алар телгә алырлык сүз сөйләшмәделәр. Егет таркау һәм уйчан, Хәнәфи турсайган һәм хәтере калган иде. |
|
Семенаны кичкә кырын соң гына ташып бетерделәр. |
|
Районга кузгалганчы, иң элек өйгә кагылып чыгарга кирәк иде. Йөк белән өйгә кайтырга яратмаса да, Галимҗан бүген кереп чыгасы итте. |
|
Хәнәфиләр турысына җитеп, аны төшереп калдыргач, Галимҗан җиңеләеп киткәндәй булды, машина тыелып торган арада сиздермичә генә, әмма ниндидер яшерен өмет белән йөкчесенең өй тәрәзәләренә карады. Җил булганга, тәрәзәләр ныклап ябылган иде, өйдә хәрәкәт сизелмәде. Болдырга чыгып килүчесе Хәнәфинең озын, матур хатыны иде, ахрысы. Өй ягыннан бәлеш исе дә килгәндәй булды, егет көлемсерәп Хәнәфигә кул болгады һәм машинасын урам буйлап алга куды. |
|
Өйгә кайтып аяк өсте генә капкалады, баздан сөт алып чыгып, ишеклетүрле мыраулап йөргән песигә салды. Салкын, дымлы чүлмәкне күтәреп ниндидер олы, тиңдәшсез зур, мөһим эш итеп күз алдына китерә һәм ул минутларны гомергә онытылмаслык итәргә омтыла иде. Юк, Хәнәфи абый, кешеләр ахыр чиктә бер калыпка сугылмаганнар! Һич югында бер тармакта булса да кеше үз казанында кайнап пешә! Кеше дигәнең инкубатор чебеше түгел, башка күп җәһәттән алар бер-берсенә охшасалар да, күңел ягына килгәндә адәм уллары үзгәлеккә омтылырга тиешләр!.. Кешенең хет күңеле буйсынмыйча ирекле калсын! Хет бер ягы белән бүтәннәрдән аерылып торсын! Галимҗан шулай уйлый иде. Шуңа күрә егетнең кызга мөнәсәбәте тирән сер иде, күңеле серенә ул үзе, бер башы гына хуҗа иде. Ул башка бик күпләр кебек уртага яртыны куеп кызлар турында шалтырарга яратмады. Аның күңел капкасы бүтәннәр өчен ябык, бикле иде. Бүген ул шул капканы киң итеп ачарга һәм аны күңел түренә чакырып кертергә тели иде. Егет күңеле мөлдерәмә тулган һәм бүген чайпалырга тиеш иде... |
|
Ə Зәйгә бармаса? Таңнан, караңгыдан чыгып китә ала ич ул!.. Аңа бер сүз дә әйтүче булмаячак. Айлар, еллар буе сүз тыңлап, бер карышусыз эшләп йөргән егеткә кем базып сүз әйтә алыр?! йөри?.. |
|
Мотор теләр-теләмәс кенә кабынды. Урам буп-буш иде. Тик ниндидер мәгънәле серләр яшергән кебек буш иде. Җил тузан уйната, түгәрәк өермә ясап ындырларга, бәрәңге бакчаларына кереп китә. Тузан машинага кара коерык булып тагылып уйнаклап бара. Кабинага керә, егетнең ап-ак якасына куна, күлмәген каралта. Каралсын, инде хәзер барыбер. Алда юл, алда мәшәкатьле төн, алда Зәй, алда ялыктыргыч ялгызлык... |
|
Кемдер аның исемен яңгыратып кычкырган кебек булды. Ул колагы белән ишетүдән бигрәк күңеле белән сизенеп як-ягына каранды һәм Галәмәйләр тыкрыгыннан чыгып килүче аны күрде. Ул ап-ак күлмәк кигән иде. Йөгергән, ахры, йөзе, колаклары бурлаттай яна. |
|
— Галимҗан абый! Уф... |
|
Егет үз күзләренә үзе ышанмыйча машинасы белән бергә дерелди, калтырый иде. |
|
— Мине дә Зәйгә утыртып бар әле, Галимҗан абый. |
|
Зәйгә? Каян белгән ул аның Зәйгә барасын? Монда ничек килеп чыккан? калды, өянкеләр мул бизәгән Сай чокырны да үттеләр һәм икесе дә сүз берләшкәндәй җиңел сулап куйдылар. |
|
Сүз үзеннән-үзе килеп чыкты, ялганды. |
|
— Син бик арыгансыңдыр инде, Галимҗан абый,— диде кыз, аңа җылы карап. |
|
Егет баранкасын кысыбрак тотты: |
|
— Ə үзең, Сөмәя? |
|
— Мин бүген армадым! Юк, кая ди ару! — диде кыз, кабаланып.— Армадым! |
|
Егет өчен бу сүзләр кадерле иде. Кыз бүген диде бит! Ул аның таңнан торып кичкә хәтле ниләр эшләгәнен күз алдыннан үткәрде: мәшәкатьле авыр хезмәт ул сыер саву! Ə ул, əнə, армаган! Аны көткән! |
|
Кызның ничек итеп үзен көткәнне генә белә алмый иде Галимҗан! Чөнки кыз әбәд вакытында ук егетнең килә алмавын, икмәк төяп Зәйгә чыгасын ишеткән иде инде. Шуның өчен иптәшләре аның кичке савымын бүлешеп алдылар, ул беренче туры килгән машина белән авылга кайтып кебек, һаман барыр, кайтыр юлларны саклый... |
|
— Безнең әткәй: "күпме утын череп ята!" ди. Ватып ташларга кыҗрап йөри,— диде кыз, нигәдер әрнеп. |
|
— Юк, Хәнәфи абыйның да кулы бармас! Теле белән әллә ни әйтер, эш сүтүгә барып җитсә, уйлар... |
|
— Биектә утыра... |
|
— Биектә! |
|
— Кызганыч, еллар аямас, үзеннән-үзе череп таралыр инде. Һәйкәл дисең бит, Галимҗан абый. |
|
— Аңынчы кешеләр берәр нәрсә уйлап табар! Җитмеш бишәү ятып калган бит! |
|
Тегермән боегып артта калды. Бормаланып-бормаланып аккан тар инешне кичтеләр. Күпер култыксалары да кыйгаеп, җимерелеп беткән иде. Юл тузанлы, тигез диярлек иде. Иренеп кенә караңгы төште. Аның көндәгедәй иртәрәк иңүен икесе дә сизделәр. |
|
— Менә килеп тә җиткәннәр,— диде егет, күккә ымлап. сорау артык гади иде, кызның дәрәҗәсен, очрашуның бәясен төшерә кебек тоелды аңа. Бүген алар очрашырга тиешләр иде бит! Сөйләшеп куйганнар иде! |
|
Машина уты үзенә юл таләп итеп һаман алны ялый, алда җил. Җил тузанны кабинага бөркеп кертә, битләргә, колакларга сибә. |
|
— Җил! |
|
— Җил, Галимҗан абый. Бүген урман көне буе гөжләп торды. Чыгам да тыңлап карыйм: гөж-гөж итә. Туктаусыз гөжли. Машина тавышы дип әллә ничә кат алдандым. Күккә карыйм, кояш әле əнə кайда-а. |
|
— Җил! — диде куанып егет. |
|
— Яңгыр китерер микән? |
|
Кызның соравына җавап биргәндәй, кабина тәрәзәсенә беренче эре тамчы килеп сыланды. |
|
Егет шундук машинасын туктатты, җәлт кенә кабинадан чыкты да әрҗәгә сикереп менде. Кабалана-кабалана брезентны җәя башлады. |
|
Сөмәя башын ишеккә тыгып аңа карап тора иде. |
|
Егет үз ягындагы тәрәзәне яба башлады. |
|
— Тимә, Галимҗан абый. |
|
— Үтәли җил йөри. Сиңа салкындыр. |
|
Кызга чыннан да салкынча иде, тик аның кабина эчендә бернәрсәне дә үзгәртәсе килми иде. Ничек булган, шулай булсын! Менә шулай, менә шулай... |
|
— Үтәли җилдән курыкмыйм мин. Салкыннан да. |
|
— Ява! — диде егет, кулъяулыгы белән битен сөртеп. |
|
— Яусын! — диде кыз тантана белән.— Ныграк яусын! |
|
Яңгыр тавышыннан бөтен тирә-як җанлангандай булды, караңгылык хәрәкәткә килде, бу үзгәреш, җанланыш шушы кара төндә икәү генә калган юлчыларга ниндидер сөенеч, шатлык өсти иде. Алар шулай эчтән генә куанышып, төнге яңгыр шавы астында, бер-берсенә сыенып шактый озак бардылар. |
|
Тирә-як кинәт тынычланып, гадиләнеп калды. Алар сәерсенеп мотор тавышын ишетә башладылар. Ни булды? Җил көчәйгән иде шикелле, ə күлләвекләр очрый башлады. Димәк, урта юлга җитеп киләләр. Тирән чокырга... Тирәнлеге сай чокырдан әлләни артык булмаса да, атналар буе кипми торган авыр үзле балчыгы өчен аңа шундый исем такканнар. Шоферларның теңкәсенә тия торган әшәке бер урын иде бу. Ел саен нәзек бүрәнәләр тәгәрәтеп яңа күпер сугалар, ел саен яз башында тракторлар, авыр машиналар үтеп-сүтеп ул бүрәнәләрне сындырып, чәрдәкләп бетерәләр. Аннары шоферлар җәй буе күпер төбендәге зирек, тал әрәмәсен аяусыз ботарлыйлар. |
|
Машинаның хәле китте, тәгәрмәчләр, машина авырлыгын тигез тота алмыйча, таеп-таеп китәләр иде. |
|
— Чана кебек салулый! |
|
— Үтә алырсыңмы, Галимҗан абый. |
|
— Үтәргә кирәк иде, Сөмәя. |
|
Күпер башына язын бульдозерлар өйгән балчык дамба да җебеп аккан, монда аерата уяу булырга кирәк. Галимҗан кайда нәрсә ятканын ап-ачык хәтерли иде. Күпергә хәтле зыянсыз гына килеп җиттеләр, машина караңгыга карады: |
|
— Сөмәя, өстеңдә ак күлмәк ич! |
|
— Һей, Галимҗан абый! |
|
Егет казыган тар канаудан су түбәнгә, дамба астына ага башлады, кыз кочак-кочак ботак-сатак китереп торды. Шактый озак азапландылар. Тез тиңентен су шәрә балтырларны өшетә, тирләгән аркаларны суык җил үчегеп кыйный иде. |
|
Су күзгә күренеп кимеде, Сөмәя байтак ботакларны тәгәрмәч асларына җәйде. |
|
— Хәзер кузгатып карыйбыз.— диде егет. |
|
— Галимҗан абый, бу юлларны берәр заман рәткә салырлар микән? |
|
— Салырга кирәк иде дә... Тик әлегә мин белә-белгәннән бирле юл төзүче оешмада начальниклар гына алышына! Ə юллар һаман шул килеш! |
|
Агач-магач түшәлгән баткактан машина тиз генә чыгарга ашыкмады. Тәгәрмәчләр ботакларны туздырып, атып-бәргәләп бер урында әйләнделәр. Кыз яланаяклары белән тая-тая иңе белән әрҗәне алга этте. Менә салкынча, күк аязган, яңгыр юган күкнең кара шәленнән йолдызлар тамарга тора. Аяк астындагы юеш үләннәрне кабартырга тырышып җил йөгерә. |
|
— Чишмәгә еракмы әле? |
|
Кызның зур ачылган күзләреннән якты нур ага. |
|
— Менә монда, чокырда. |
|
Алар җитәкләшеп төшә башладылар, егет таеп шуа башлаган иде, яланаяклы Сөмәянең кулларына тотынып калды. Эре-эре яфраклар белән капланган чокыр төбендә тонык кына кара су елтырый иде. |
|
— Менә ул! |
|
— Бу бит Хәйри кизләве! |
|
— Әллә килгәнең бар? |
|
Кыз сүзсез генә ым какты. |
|
— Шушы чишмә янына агач утыртырмын дип йөрим, һаман өлгерә алмыйм. |
|
— Бу үләннең чәчәге яз башында, кар китүгә үк чыга. Кайбер авылларда аны умырзая дип тә йөртәләр. Бездә кимәшә башы дип атыйлар. Кимәшәсе нидер тагын, яздыр, мөгаен. |
|
— Күргәнем бар! Чәчәге сап-сары була, яр буенда сибелеп утыра. |
|
— Чәчәген ата, ə яфрагы һаман юк. Яфрак белән чәчәк бервакытта да очрашмыйлар. Яфрак үсеп чыкканда, чәчәге беткән була инде. |
|
— Бер дә, бер дә очрашмыйлармы? Кызганыч... |
|
Егет тә, кыз да ниндидер серле мәгънә алган салкын яфракларны җыя башладылар. Яфраклардан ниндидер төче саз исе, ләм исе аңкый иде. Галимҗан үз кулындагы яфракларны кызга сузды. |
|
— Менә! |
|
Алар икесе дә тавышсыз гына көлеп җибәрделәр. Бик, бик рәхәт, күңелле иде. Кайдадыр еракта машина гөжләгән тавыш ишетелеп китте. |
|
— Сәгать ничә икән, Галимҗан абый? |
|
— Белмим, Сөмәя. |
|
Ул көннең озынлыгын уйламас өчен сәгатен өйдә калдырган иде. сүзләр эзләп азапланды. Шул арада теге машина килеп тә җитте. |
|
— Син нәрсә, ватылып ятасыңмы әллә? — диде Ибраһим күрешкәч. |
|
— Юк. Сине көтәм. Менә Сөмәяне утыртып кайт инде син. |
|
— Ə ул каян кайта? |
|
— Киек каз юлыннан! — дип көлде кыз һәм Галимҗанның зур, кытыршы учын үзенең нәни, кайнар кулына кысты. |
|
— Рәхмәт сиңа, Галимҗан абый! |
|
— Хәерле юл, Сөмәя!.. |
|
Кабинага кереп утыргач кына, Ибраһим кызның өс-башы шактый юеш, пычрак икәнлеген абайлады һәм, кулындагы яшел яфракларга күрсәтеп: |
|
— Шушы себеркене җыярга килдеңме әллә? Әйт әле, нинди ырымы бар аның? Үзебезнең Чүке буенда да күп ич алар,— дип тезеп китте. |
|
Кыз эндәшмәде, яфракларны күкрәгенә кысты. |
|
* * * |
|
Сөмәя дөрес әйткән икән, яңа көн тугач кына әйләнеп кайтты |