tt-books-cyrillic / bylatypov /Ян, учагым, ян_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
05dd158 verified
raw
history blame
24.9 kB
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ
ЯН, УЧАГЫМ, ЯН
Март башлары иде. Колхозның ат караучы
сы Сөнгатулла абзый өенә кичкырын гына,
нигәдер кәефләнеп, бик шат чырай белән
кайтты. Ул өйалдында йөткергәләп, аякларын чистарткалап торды да, бүген генә чыптасы кубарылып алынган җиңел ишекне киң генә ачып, өйгә керде. Юка ак бияләйләрен мич буена кибәргә куйгач, кыска пальтосын салмыйча гына сәкегә утырды. Утырды да сораулы караш белән нидер көтеп торган карчыгына карап елмаеп алды һәм түгәрәк кенә, кечек кенә сакалын сыйпап куйды.
— Быел безнең өйдә барысы да начальникка әйләнеп бара бит, карчык, сизәсеңме?
Сәрби түти, кулындагы тастымалын тезе өстенә куеп:
— Нигә, сиңа әйтәм! Әллә берәр яңа нәрсә булдымы? - диде.
— Шул шул! Искитәрлек яңалык бар, карчык. Быел безнең колхоз "Динамо" колхозын ярышка чакыра.
— Әй Аллам! Җиңелеп, адәм көлкесенә калмассызмы соң? Тирә-юньдә генә түгел, районда да беренче колхоз лабаса!
Сөнгатулла абзый җиңелчә көлеп җибәрде:
— Калмассызмы, имеш! Калмабызмы диген. Сиңа да бик уңай эш таптылар әле, карчык.
Сәрби түти Сөнгатулла абзыйга гаҗәпләнебрәк карады да ышанырга да, ышанмаска да белмәгән тавыш белән әйтә куйды:
— Ай Аллам! Кайсы уйлап чыгарган аны?! Нинди эш ди ул тагын. Бакчага карачкы гына итеп куймасалар тагын, белмим!
Сөнгатулла абзый, бик җитди төс алып, үзе дә сизмичә, кулын селки-селки сөйли башлады:
— Бүген үзебезнең партиянең, әйе, ягъни коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының февраль пленумы карарын өйрәндек әле без, карчык. Ай-яй зур нәрсәләрне йөкли ул безгә. Язгы чәчүгә эшкә билгеләнгән кешеләрнең исемлеген дә тагын бер мәртәбә тикшереп чыктык. Наһарны яшелчә звеносына керткәч, председатель Исмәгыйльнең аш пешерүче итеп кемне куярга диюен ишетү белән, куегыз, мин әйтәм, минем карчыкны! Мондый кайнар елда ул барыбер тик ятарга риза булмас, дигән идем, Исмәгыйль көлеп үк җибәрде, үзебез дә шулай дип уйлап тора идек, Сөнгатулла абзый, ди.
Сәрби түти нәрсәдер әйтмәкче булып авызын ачарга җыенган иде, ишектән пөхтә генә киенгән кызы килеп керде. Ул сүзсез генә өстен салып элде дә, җилдә кызарган йөзен әнисенә борып:
— Сине котларга ярый бүген, әнкәй, - диде.
Сәрби түти:
— Кит аннан. Менә атаң да шулай дигән була. Булдырып булырмы соң аны? - дип маташса да, тавышында риза булу гына түгел, хәтта бераз горурлану һәм шатлану билгесе бар иде.
Сөнгатулла абзый, моны сизеп, яшьләрчә бармакларын шартлатып, аягы белән идәнгә тибеп үк куйды:
— Дәшмә, сиңа әйтәм. Булдырабыз аны!
Сәрби түти җиңелчә шаяру белән:
— Белмим инде, белмим! Эшкә дә бик акрын инде мин. Җитешә алмыйча көлкегә калмасам... - диде.
Кыз, озын калын толымнарын ике кулы белән сүтә-сүтә, анасының ябык, чандыр гәүдәсен бүген генә күргәндәй, йотылып карый-карый:
— Эш өстеннән беребез дә йөгереп кенә узмыйбыз инде анысы, - диде.
Сөнгатулла абзый бу юлы сүзгә кушылырга тиеш тапмады, ахры, киштәдә яткан күн бияләйләрен күзе белән эзләп алып киде дә ашыкмый гына чыгып китте.
Быел гына яшелчә звеносының җитәкчесе итеп билгеләнгән Разыя почмактан кечкенә каты тышлы китапны алып укый башлады. Әнкәсе исә лампага ут кабызды.
Сәрби түти, илле бишнең аргы ягына чыккач, колхоз эшеннән читләшеп, йорт тирәсендә генә урала башлаган иде. Уллары гына түгел, кече кызы Разыя да инде үсеп, кул арасына керә төшкәч, ул күбрәк вакытын тавык-чебеш, каз-күркәләр карап, җиңелрәк эшләр белән генә уздыра торган булып китте. Әмма аңарга картлыгын тыныч кына уздырырга туры килмәде. Сугыш башланып, олы уллары фронтка китте. Ул кечкенә кызы һәм карты белән генә калды. Ләкин Сәрби түти йорт тирәсендә генә йөрмәде, колхозга да бик күп ярдәм итте. Сугышчыларга җылы киемнәр җыйганда, оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә өлгерде. Чәче агарганнан-агара барса да, үзе иңе өстендә торган картлыгының бер ун елын алып ташлагандай булды. Сыер да сауды, хәтта уракка да чыккалады. Әмма менә сугыш беткән елны ул саулыкка туймый башлады. Еш кына биле авыртты, нигәдер күз аллары караңгыланып торды. Сәрби түтине, үзе дә сизмәстән, олы яшьтәге карчыклар рәтенә кертеп, колхоз эшенә тартмый башладылар. Ләкин менә бүген картыннан ишеткән хәбәргә ул, каршы килгән булып маташса да, эченнән куана. Зур хәзерлек белән, дүрт күз белән көтеп торгандай көтелә торган язгы чәчүдә үзенең дә тик ятмаганына, кырда шау-шу арасында булачагына куана иде. Гомумән, эшсез торуны яратмаганга, көченә күрә һаман-һаман тырышасы килә иде аның.
II
Колхоз председателе Исмәгыйль Билалов, утыз-утыз биш яшьләрдәге таза ир, эре генә итеп туралган йорт тәмәкесен юан гына итеп төрде дә, шырпысын сыза-сыза, тәрәзә аркылы күзәтә башлады. Правлениегә таба бер яшь егет килә иде. Исмәгыйль, чыгарга әзерләнгән җиреннән кире утырып, керүчене көтеп калды.
— Чыгарга әзерләнәсез, ахры, Исмәгыйль абый, саумысыз! - диде әлеге яшь егет, килеп керүе белән.
— Зарар юк, өлгерербез. Яхшы гына, энекәш.
Керүче унсигез яшьләрдәге, аксыл ябык чыраена килешеп тора торган юка кылыч борынлы, юка иренле егет иде. Аның авыру йөзе гадәттәгедән арыкланганга, зур кара күзләре тагын да зуррак, тагын да моңлырак булып калганнар. Йөзендә дә, нечкә озын бармакларында да ниндидер нәфислек, хатын-кызларга охшаганлык бар иде. Ул, моны сизгән кебек, үзенең ак нәзек бармакларын әле артына яшерә, әле шакмаклы кепкасы астына тыга иде. Үзе алдында утырган нарат кебек таза, нык Исмәгыйль Билаловка ниндидер гаепле чырай белән карагандай, ул уңайсызланып кына сүз башлады:
— Исмәгыйль абый, мин бит быел укырга бармыйм. Җәйне монда гына уздырырга уйлыйм.
Председатель, тәмәке төтене өреп:
— Йә, йә! Шуннан ни димәкче буласың? - диде.
— Шул. Мин эшсез ятам, ә сез мине күрмисез, - диде егет, тагын да оялыбрак.
Исмәгыйль, бу юлы инде бик җитди итеп:
— Онытмадык, Мөнир. Без сиңа берәр җиңелрәк эш бирербез. Мәсәлән... - дип сөйли башлаган иде дә, егет, Исмәгыйльне бүлеп:
— Ә нигә җиңел эш? Минем шул атлар янында йөрисем килә.
Председатель риза булмаган төс белән башын чайкап куйды. Аннан соң, Мөнирнең ак чыраена, нәзек бармакларына карап:
— Атлар янына? Сабан да, тырма да сиңа авыррак булыр шул, энем, - диде. - Аннан соң, сорарга онытканмын да, синең укуың нигә тукталды?
Мөнир әле генә ишектән килеп кергән Сәрби түтине бераз карап сүзсез торды да йомшак тавыш белән сөйли башлады:
— Авырдым мин, Исмәгыйль абый. Сынауларны көзгә кадәр кичектерделәр дә, мин менә ялга чыгарга мәҗбүр булдым. Хәзер инде рәтләнеп киләм. Бер ел булса да колхозда эшләп калыйм дим. Ике елдан бит инженер. Әллә сабан сөреп була аннары, әллә - юк. Сездә сабанчылар да җитеп бетми шикелле.
Сәрби түти таягын почмакка куйды да, өстәл янынарак килеп:
— Дөрес, улым Мөнир! Сабанчылар җитми. Мин дә нәкъ шул хакта сөйләшергә дип килдем. Бергәләп сөйләшик әле, - диде.
— Йә, йә, син ни димәкче буласың, Сәрби түти? - диде Исмәгыйль.
Сәрби түти урындыгына җай гына утырды.
— Менә шул, улым Исмәгыйль. Ул Сәхип малаен сабаннан алыгыз сез. Йокысыннан да уяна алмый, яшьрәк тә...
Председатель, бераз уйланып, бармаклары белән өстәлгә чирткәләп алды:
— Кешебез юк бит. Өйрәнер. Беренче елы бит.
Сәрби түти бер Мөниргә, бер Исмәгыйльгә карап дәвам итте:
— Аннары, Исмәгыйль улым, сукачылар иртәгә басу артын сөрә башлыйлар икән. Аш әзерләүне дә шунда, урманда гына көйләсәк, сабанчылар кайтмыйча, кунып эшләрләр иде. Кайтып йөреп, бик күп вакытлары әрәм була шул.
Исмәгыйльнең чыраена ниндидер бер ачыклык чыкты ул:
— Сиңа гына бик уңайсыз булмаса, Сәрби түти... Ул шулай карар да кылынган иде. Бик шәп чыгачак, - диде. - Иртәгәдән мин бөтен әйберләрне, атлар фуражын урманга илттерә башлармын.
Тәрәзә кырыена ук килеп баскан Мөнир бу хәбәргә бигрәк шатланды. Сәрби түти дә, Исмәгыйль дә беразга тынып калдылар. Алар икесе дә күчү мәшәкатьләре һәм аны җиңеләйтү турында уйлыйлар иде.
III
"Басу арты" дип йөртелә торган киң һәм кара туфраклы участокта, урманга якын гына урында, менә өч көн инде Мөнир җир сукалый. Башта усалрак сабанчы малайлар аның озын бармакларыннан, атларны төче сүзләр белән иркәләп атавыннан көлеп йөдәттеләр. Әмма Мөнирнең тырышлыгы, иптәшләренә ярдәм итәргә әзер булуы сабанчылар алдында аңа карашны үзгәртте. Кичләрен кояш батып, шәфәкъ нуры сүнәр-сүнмәс чакларда, сабанчылар урманга җыйналалар, һәм бу кичәләрнең уртасында һәрвакыт Мөнир була иде.
Ботак-сатаклардан эшләнгән кечкенә куышлар алдында дөрләп учак яна. Сәрби түти, нәрсәдер көйли-көйли, казанда аш болгата. Сабанчылар атларның муеннарына яңгыравыклы шөлдерләр, көмеш тавышлы кыңгыраулар тагып җибәрәләр дә, шау-гөр килеп, учак янына ашыгалар. Аш көткән, юынган арада, Мөнир аларга, дәртләнеп, шигырьләр укый. Күңелле яки сагышлы шигырьләрдән соң барысы да тынып калалар. Учакта сумалалы нарат ботаклары чартлап яна. Кинәт кенә берәр төн кошы кычкырып куя. Салкынча дым бәреп тора торган үзәннән күңелле кыңгырау тавышлары ишетелә. Ашапэчеп алгач, малайлар тагын Мөнир янына сырышалар.
— Мөнир абый, син шигырьчеме әллә? - диләр.
Мөнир уңайсызланып елмая. Аның авырткан җиренә тияләр. Чөнки Мөнир менә ике ел инде шигырь белән кызыксына, әмма әле бер генә юл әйбер дә бастыра алганы юк.
— Минме? Юк, шигырьче үк түгел, - ди ул.
Баягы малайның тагын күңеле булмый:
— Шигырьче, шигырьче, шигырьче булмасаң, бу кадәр шигырьләрне кайдан белер идең. Чыгар әйдә безнең хакта шушында бер шигырь!
Башка сабанчылар да малайның сүзен куәтлиләр, аннан төнге урман һәм янган учак хакында шигырь укуын сорыйлар. Мөнир кулындагы ботагын учакка ташлый һәм, сораулы карашлар белән үзенә текәлгән иптәшләренә карап, көр тавыш белән башлап җибәрә:
Дөрли-дөрли, тирә якка чәчеп очкын,
Учак яна, ботак шартлый, ә урман тын.
Аның тәне буйлап эссе йөгерә. Шушы тын урманда, якты учак тирәсенә сырышкан малайларның нинди гади һәм шигъриятле тормыш иткәнлекләре, аларның чиксез бәхетләре, күктәге йолдызларның, төннең матурлыгы, кырлар өстендәге язгы-җәйге көрәшнең искиткеч көчлелеге хакында шигырь укыйсы килә Мөнирнең. Ул күзләрен йома һәм үзенең арыган тәне буйлап учак җылысының ничек таралуын тоя. һәм учак янында килеш шигырь туа.
Кызыл нурлар чәчә учак тирә-якка,
Караңгыда йокымсырап урман ята.
Ян, учагым, дөрли-дөрли. Мин куаныйм.
Кирәк булса, синең белән кушылып яныйм.
Сабанчылар Мөнир янына тагын да тыгызрак елышалар, бөтен күзләр аның авызына текәләләр, хәтта Сәрби түти дә, табак-савыт юуын ташлап, "бәет" тыңларга килә.
Ян, учагым, төнге урман тынлыгында,
Биесеннәр яшь каеннар ал нурыңда.
Дулый-дулый көчеңне бир бөтен якка,
Чәчрәсеннәр очкыннарың бик еракка.
Ул туктала. Малайлар тын гына дөрләп янган учакка карап торалар. Мөнир аларның татлы балалык хыялы белән дулкынлануын күрә, аны үз хисләрен шигырендә әйтеп бетерә алмавы борчый. Ул уңайсызланып башын ия.
Сәрби түти, алар янына ук килеп:
— Йоклагыз инде, балакайлар. Иртән бик иртә уятырмын, көн бик матур булырга тора, - ди.
Алар, куышларга кереп, туннарга, бишмәтләргә төренәләр. Баш очында гына, яшь үлән кимереп, атлар йөри. Ерактан тонык кына булып этләр өргән тавыш килә.
Мөнир озак кына уяу ята. Бераздан ул йокымсырый башлый. Аның уяулы-йокылы хыялына төрле төшләр, иксез-чиксез башак диңгезләре, яшел уҗымнар, тагын әллә ниләр керә. Кинәт ул өнендәме, төшендәме Сәрби түтинең ачык итеп "Ян, учагым, ян!" дип мыгырдаганын ишетә.
IV
Көмеш кыңгырау тавышлары тын урманны, шул тынлыкта караңгылыкка чумып йоклаган агачларны салмак кына кочалар да еракларга, бик еракларга таралалар.
— Дзин, дзин, дзин!
Салкынча дым бәреп торган үзән ягыннан төн кошының сузып-сузып моңланганы ишетелә. Йокычан урман өстеннән йомшак кына исеп җил уза.
Куышларда сабанчылар тигез генә сулап йоклыйлар. Сәрби түти, сүнәр-сүнмәс янган учагына вак-төяк ботаклар аткалап, бәрәңге чистарта. Ул әледән-әле башын күтәрә дә йә төн кошының тавышын, йә атларның кырт-кырт үлән өзүен тыңлый. Учактан ерак та түгел колыны белән бурлы бия ашап йөри. Учак өстеннән җиңелчә төтен үрли. Ялкын телләреннән төшкән шәүләләр чикләвек куаклары астына посынган караңгылыкта зәгыйфь кенә бииләр. Тик бу шәүләләрне күзәтергә Сәрби түтинең вакыты юк.
Тиздән таң ата. Көнчыгыш як сизелер-сизелмәс кенә агара башлый. Үзәндә бытбылдыклар, тартарлар уяналар. Көн туып килә...
Кинәт Сәрби түти бурлы биянең, ниндидер ят хәрәкәт ясап, колакларын кайчы очы кебек итеп куеп, борчылуын күрә. Яшь колын яшен тизлеге белән әнисе янына сыена. Сәрби түти учак яныннан читкәрәк китә. Ут телләре бу кечкенә һәм ябык карчыкның күләгәсен таң алды караңгылыгында уйнаталар. Ул учак өстенә коры ботаклар ата. Бия тагын да ныграк борчыла башлый. Түти сагая, аның колагы ниндидер ят кыштырдауны ишетә.
Бераздан барысы да тына. Бия, борчылуын басып, үләнгә иелә. Сәрби түти, җил генә кыштырдый, ахры, дип уйлап куя һәм, мыгырданып, учак янына килә. Кинәт аның күзләренә куак асты караңгылыгыннан елтыраган ике ут күренә. Бу нәрсә? Арырак тагын ике ут. "Бүреләр!!!" Ул хәлсезләнеп китә. "Бурлы бия!" Бу бияне кыш буе аның карты Сөнгатулла тәрбияләгән, колыны исән үссен дип, көннәр-төннәр тырышкан. Ә хәзер Сәрби түти үз күзе алдында бүреләргә ашатырмы?.. Ул, җиңеләеп, Мөнир яткан куышка йөгереп керә. Ишек аркылы саркылган яктыда Мөнирнең киң генә сулап ятуы күренә. Шундый тәмле итеп, сабый балалардай рәхәт итеп йоклый ул. "Арыгандыр", - дип пышылдый карчык. Бер генә секунд тора да тышка атылып чыга карчык. Утлар акрын гына колын янына якынаялар. Сәрби түти учактан ялкынлы бер кисәүне ала да бүреләргә таба китә. Бүреләр аның хәрәкәтен тиз сизәләр. Алар бер-бер артлы куак артына шуышалар. Сәрби түти, утлы ботагын болгый-болгый, ерткыч өеренә каршы китә һәм, үзе дә сизмәстән, кинәт:
— Ян, учагым, ян! - дип кычкыра.
Көнчыгыштан, укалы яулыгын болгап, алсу кояш чыгып килә. Якындагы үзәндә челтерәп су ага. Бурлы бия яшь, матур колынын исни дә яңгыратып кешнәп җибәрә. Карт баһадир төсле, киң күкрәген ачып, каралып яткан җир өстендә тургайлар сайрый. Аксыл бөдрә төтен очыртып, алан уртасында учак яна. Ә Сәрби түти, берни дә булмаган төсле, пешеп килә торган бәрәңгене болгата. Сизепме-сизмиме, аның иреннәре еш кына:
— Ян, учагым, ян! - дип пышылдыйлар.