tt-books-cyrillic / bylatypov /Шартламасын_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
05dd158 verified
raw
history blame
14.7 kB
Адлер Тимергалин
Шартламасың
Ишекне шаран-яра ачып, бүлмәгә берәү йөгереп керде, керде дә бик көр тавыш белән: "Һелло! Сәлам, Һенри!" — дип кычкырды.
Киң, озын өстәл янында, берсе өстенә берсе өелгән аппаратлар, төрле яктан сузылган электр чыбыклары пәрәвезе артында нидер язып утырган кеше сискәнеп куйды, аягүрә басты һәм беркадәр карап торгач:
— Ə... бу синме, Альберт? — диде.
— Нәкъ үзе, картлач, бу — минем персона,— диде тегесе һәм җитез атлап түргә
узды. Кочаклаштылар.
Моннан биш-алты ел элек, колледжда укыган чакта, алар аерылмас дуслар иде:
эреле-ваклы ресторан-кафеларны бергәләп айкап йөриләр, әле малайлык чыңлап торган нәзек тавыш белән сүгенгән булалар, нечкә билләр артыннан озак кына карап калалар да, икесе берьюлы тел шартлатып, тыела алмыйча көләргә тотыналар иде. Колледжны тәмамлагач, аларның юллары аерылды. Һенри фән сукмагыннан китеп барды, ə Альберт Линкольн үзенең банкир әтисе белән Аурупага юл тотты
— Син картайгансың, ак битле җен! Җитмәсә, кырынмагансың да!
Һенри, елмаеп, төк баскан ияген уды.
— Аның каравы, син чын джентльмен, Аурупа ничек шомарткан үзенне!
Дуслар, кулга-кул тотынышып, стена буендагы кәнәфигә таба атладылар.
— Бирегәрәк утыр,— диде Һенри, кәнәфинең чистарак җирен күрсәтеп. Ул күзлеген салды да, кәнәфи ертыгыннан чыгып торган паролон кисәге алып, пыялаларын сөртте.
— Ни хәлдә яшисең, Һенри? Бу синең үз лабораторияңме? Күпме тузан...
— Үземнеке. Абзый вафат булгач, кәгазь фабрикасы үземә генә калды. Мин аны саттым да лаборатория оештырып җибәрдем. Шәһәр ерак. Тыныч, һичкем борчымый, мәшәкатьләми.
Альберт бүлмәне күздән кичерде. Киштәләр генә түгел, тәрәзә төпләре дә эрелеваклы реторталар, колбалар, бихисап пыяла көпшәләр белән тулган, бер почмакта әкәмәт формалы антенна һәм тонык көзге тора, өстәл асларына аккумуляторлар, гальваник батареялар өелгән иде. Кая карама, шунда китаплар, журнал комплектлары аунап ята. Стенага химик элементлар таблицасы һәм дөнья картасы эленгән. нейтральләшү реакцияләре һәм башкалар, һәм башкалар, дөресме?
Альберт кулларын уа-уа кеткелдәп алды. Аннары, дустының һаман дәшмәвен күреп, туңган кеше шикелле иңбашларын кочаклап утырды.
— Юк, күрәм, онытмагансың,— диде аңа Һенри. Анын тавышында кырыс металл чыңы ишетелеп киткәндәй булды. Ләкин ул бик тиз үзен кулга алды, елмаеп куйды һәм сүнгән сигаретын идәнгә ташлады.
— Мин дә вакытны бушка уздырмадым, Альберт, — дип сөйләп китте ул. — Синең күзләрең әүвәлгечә үткер: мин химик, радиотехник, өстәвенә теоретик физикадан да читтә тормыйм. Мондый универсальлек хәзер сирәк бит, шулай түгелме?
— Әйе, хәзер фәнне аерым кешеләр түгел, зур-зур коллективлар алга этәрә бугай.
— Ансы шулай... тик материал һәм акча җитәрлек булганда, ялгыз галимнәргә дә эш байтак әле...
Фән турында сөйли башлагач, Һенриның йөзе яктырды, тавышында ят итү — дошманлык сизелми иде инде. Альберт Линкольн да җитдиләнде, аның күзләрендә кызыксыну катыш көнләшү кебегрәк бернәрсә чагылып китте. Дөресен әйткәндә, ул
— Тәҗрибәләремне мин менә шушында ясыйм,— диде Һенри. — Ачышым да шушында туды...
— Пьер һәм Мария Кюрилар кебек икән,— дип сүз кыстырды аның кунагы.
— Әйе, әйе, алар да иске амбарда эшләгәннәр... — дип, Һенри дустына игътибар белән күз төшереп алды. — Син, банкир, фән тарихыннан да хәбәрдар икән әле,— диде ул аннары. — Я, ярый...
— Мин колакларымны торгыздым,— дип елмайгандай итте Альберт Линкольн, җайлабрак утырып. — Тыңлыйм.
— Атом энергиясе турында да мәгълүматларың бардыр дип уйлыйм,— дип сүзгә кереште Һенри.
— Аурупа җилләре очырып бетермәгән булса... Шулай да син аңлатыбрак сөйлә, зинһар.
— Ə заманында син физиканы әйбәт сукалый идең бит,— дип башын чайкады хуҗа һәм сүзен дәвам итте. — Мәгълүм булганча, атом реакцияләре вакытында гаять күп энергия бүленеп чыга. Ләкин атомнарның мондый үзгәрешләре җирдәге табигать аның кулына ябышты:
— Ташла! Кирәкми!
— Бу тәҗрибәне мин күп мәртәбә кабатлап карадым,— диде Һенри, кулын ычкындырып һәм:— курыкма! Мин үлемне үтерәм бит,— дип өстәде.
Әйтүе булды, стенадагы рубильникның сабын аска тартып төшерде. Нәрсәдер жуылдый башлады, өстәлдәге параболик көзгенең үзәге очкын чәчрәтеп яктырып куйды, һәм шул мизгелдә авыр артиллерия тубыннан аткандагы кебек каты шартлау цемент идәнне тетрәтте. Альберт күзләрен чытырдатып йомды, аның йөзенә эссе һава ташкыны китереп бәрде. Кайдадыр пыяла коелып төште, түбә калайлары кызганыч тавыш белән чыңлап куйдылар. Аннары каралты тагы бер кат калтырап алды. Тишек-ярыклардан әче тузан болытлары үрмәләп чыкты.
Һенри янып-пешкән дустына таба борылды.
— Аңладыңмы?— дип сорады ул.
Тегесе, телсыз калгандай, ияген генә какты, аннары төчкереп жибәрде.
— Куркыныч,— диде ул, аңга килеп, — ләкин мин һични аңламадым, ихластыр! әйләнделәр!
...Кояш чыкты. Кар сулары акты. Боз кузгалды. Күзгә күренеп бөреләр башлады...
— Фильм тәмам,— диде Һенри, бүлмәне яктыртып. Ул, кулларын халат кесәләренә тыгып, җиңүче кыяфәтендә басып тора иде.
— Бу... бу бик хәтәр нәрсә бит!— диде банкир Линкольн, әле һаман күзен экраннан ала алмыйча. Электр яктысында аның йөзе акшарлаган кебек күренә иде. — Синең нурларыңнан берничек тә сакланып булмыймыни?
— Мөмкин түгел! Мин уран кисәкчекләрен калын металл һәм ярты метрлы бетон экран эченә яшереп карадым. Ләкин бу нурлар өчен тоткарлык юк. Сугышны паралич сугачак!— диде уйлап табучы горур кыяфәттә.
Альберт эшләпәсен салып куйды, кулъяулык алып битен, муеннарын сөртте:
— Син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы, Һенри?— дип сорады ул, шактый кискен итеп.
— Әлбәттә.
— Юк. Аңламыйсың. Бала булма, дустым. Әгәр бездә бомбалар булмаса, ике ел
— Əhə, Робинзон, син якты дөньяны онытып ук бетермәгәнсең икән әле!
— Син сорауга җавап бирмәдең, Альберт.
— Уилки утыра,— диде Альберт, читкә карап.— Иң каты режимлысында. Син бер дә газеталар укымыйсыңмыни соң? Хат та алмыйсыңмы? Язмыйсыңдамы? Ай-яй...
— Уилкины ни өчен утырттылар соң?
— Сугыш алласы Марс турындагы сатирик шигырьләре өчен. Демонстрацияләрдә дә актив катнашкан бугай. Менә шул. Кызганыч, әлбәттә.
Амбар эче караңгыланып киткәндәй булды. Идән астыннанмы, стена эченнәнме күсе чыелдап йөгереп үтте. Әчкелтем тузан исе килә иде. Һенри әкрен генә торды да, сәләмә халатын җилфердәтеп, ишекле-түрле йөренә башлады.
Тышта, ишек алдында агач яфраклары шыбырдап куйды. Тимер рәшәткәле тәрәзәләргә яңгыр тамчылары чирткәли башлады. Аннары коеп яварга тотынды.
Һенри дөньядан аерылган кешедәй туктаусыз йөренә, кайчакта башын тотып ыңгырашып куя иде. Түшәм ярыгыннан муенына эре тамчы килеп төшкәч кенә ул туктап калды.
Ләкин Һенри селтәнгән иде инде. Альберт атылып торды да урындык артына чигенде һәм кесәсенә тыгылды.
— Аңга кил,— диде ул, пистолетын төбәп,— көч безнең якта. Беләсең килсә, лабораторияңне һәрьяктан полиция уратып алган.
Һенри дер-дер калтырана иде. Анын йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ул дошманына ташланырга әзерләнгән юлбарыска охшап калган һәм алга ыргылу өчен Альбертның бер сүзе, бер хәрәкәте житәр кебек иде.
— Ах, син, хәшәрәт,— диде ул буылып һәм хәле китеп урындыкка ауды,
— Нишләмәк кирәк,— диде Альберт Линкольн.— Син, кошчыгым, инде ике ел буена күзәтү астында торгансың. Һәр адымың билгеле... Парижга, мсье П.га хат язган идеңме? Әйе, син анда бөтен уй-фикерләреңне, планнарыңны тәфсилләп язгансың. Хатың, әлбәтгә, барып җитмәгән.
— Адәм актыгы...
— Озын сүзнең кыскасы, сөеклем, сине изоляцияләргә туры килә. Үзең гаепле. Милли иминлек комиссиясе миңа сине көйләү-сыйпаштыру бурычын йөкләгән иде. Ə стенага сөялеп йотлыга-йотлыга тәмәке суыра иде.
— Сез күгәрчен турында сорамадыгызмы?— диде аңа шымчы, кәгазьләрдән башын күтәрми генә.
— Җае чыкмады...
— Шәп түгел. Әгәр дә мәгәр күгәрченнән җилләр искән булса... Әй, сез— чормадагылар! Кая олактыгыз?!
Дөбер-шатыр килеп түбәдән ике полисмен килеп төште. Алар өстәл янына басып үрә каттылар.
— Оя буш, шеф.
— Буш, әлбәттә!— дип кычкырып җибәрде өлкән шымчы, ниндидер бер кәгазьне күзләренә якын китереп.— Менә! Хат дүрт көн элек язылган һәм, башымны кисмәгә бирәм, шул көнне үк күгәрченгә тагып җибәрелгән... Ачык авызлар без, ләгънәт төшкере!
— Гафу итегез, мистер...
Шымчы Альберт Линкольнга ачулы караш ташлап дорфа гына:
— Мистер Ральф, Линкольн әфәнде!— диде.