|
|
|
Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугы-шырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән. |
|
Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, ка-расын Тукмар дип атаган. Чукмар чукыр-га бик оста, ə Тукмар бик оста тукый икән. |
|
Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кер-дең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешепәйтешеп кенә калмый-лар икән, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чу-кырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән. |
|
Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга бат-канчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орыш-кан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби ал-дында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын су-гышырга тотынганнар. |
|
Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп: |
|
- Әби, әби, кара әле, Тукмарың тук-мый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,- дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый: |
|
- Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,ди икән. |
|
Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култы-гына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине",- дип ку-рыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган. |
|
Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек",- ди икән. "Ярый,- дигән әби,- алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итэм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан. |
|
Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр. |
|
Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән. |